Салкын...Тәнгә салкын,Җанга салкын,Чәчкә коя гөлләр.Үзәкләргә үтмәс иде, бәлки,Котыптандыр җилләр. Салкын...Сиздерми дә,Искәрми дәҖиткән кара көзләр.Арабызда берни дә юк, барыЯңгыр юган эзләр.Салкын.....
Салкын...
Тәнгә салкын,
Җанга салкын,
Чәчкә коя гөлләр.
Үзәкләргә үтмәс иде, бәлки,
Котыптандыр җилләр.
Салкын...
Сиздерми дә,
Искәрми дә
Җиткән кара көзләр.
Арабызда берни дә юк, бары
Яңгыр юган эзләр.

Салкын...
Көнне баса,
Тәнне баса
Көрән кургаш болыт.
Җир читендә җылы эзләп йөрим,
Ялгыз торна булып.
Салкын...
Өшесәм дә,
Күшексәм дә,
Җәйләр күптән узган.
Унсигездә кебек иде йөрәк,
Баксаң, ул да тузган.
Җәйләр инде узган.
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Тәнгә салкын,
Җанга салкын,
Чәчкә коя гөлләр.
Үзәкләргә үтмәс иде, бәлки,
Котыптандыр җилләр.
Салкын...
Сиздерми дә,
Искәрми дә
Җиткән кара көзләр.
Арабызда берни дә юк, бары
Яңгыр юган эзләр.

Салкын...
Көнне баса,
Тәнне баса
Көрән кургаш болыт.
Җир читендә җылы эзләп йөрим,
Ялгыз торна булып.
Салкын...
Өшесәм дә,
Күшексәм дә,
Җәйләр күптән узган.
Унсигездә кебек иде йөрәк,
Баксаң, ул да тузган.
Җәйләр инде узган.
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала