Журнал «Безнең мирас»

Җәүһәр иясе Җәүһәриягә (Кыйсса)

Исеменнән күренгәнчә, язмам Җәүһәриягә багышланса да, тасвир ителәчәк вакыйгаларда туган авылымны да, авылдашларымны да, туган якның табигатен дә очратырсыз.


Елга-күл, урам-тыкрык, кеше исемнәре, кушаматлар бәян итүгә җиңеллек өчен авылым Таҗыйдан «аренда»га гына алынганлыктан, авылдан әллә ни ерак китеп булмастыр. «Исем җисемне тарта» дигән мәкаль хакыйкатькә нигезләнгән.


Авылымны Станбул дисәм укучыга кызыклырак булыр иде, бәлки. Ләкин мин инде Таҗый дияргә өлгердем. Башка татар авылларыннан төзелеше белән әллә ни аерылмаса да, кешеләренең Таҗыйдан булуын бер күрүдә таныйсың.


...Кеше авылдан шәһәргә акча эшләр өчен китә, диләр. «Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә» дигән гыйбарә дә бар. Икенчесенең беренчесен юкка чыгаруы кебек бу. Шагыйрь булмасам да, шигырь яратканлыктан, үзем дә иҗат кешесе булганлыктан, ике гыйбарәгә дә искәрмәләр белән генә кушылам.


Безнең буын кешеләре шәһәргә акча эшләргә дип түгел, һөнәр үзләштерергә дип килде. Укуны тәмамлап, һөнәре буенча авылда эш булмагач, шәһәрдә калырга мәҗбүр булды. 80 яшемне узып китсәм дә, үлем-җирләү турында уйлыйсы килми.


Ярый, шәһәргә акча эшләргә китә дигәнгә кушылыйк та ди. Ә авылына кеше рухи байлыгын арттырырга, сәламәтлеген ныгытырга, шәһәр шау-шуыннан, ыгы-зыгысыннан качып, ял итәргә, узган гомер мизгелләрен хәтерендә яңартырга, әби-бабайларының, әти-әниләренең, мәрхүм туганнарының рухына дога кылырга дип кайта.


Мин үзем авылымнан 20 яшемдә аерылдым. Яшьрәк чакта елына бер булса да кайту мөмкинлеген таба идек. Олыгая килә, ял вакытларын җылы якларда үткәрү модасына иярдек. Җәүһәриям тәэсирендә. Сөйләмебезгә Кырым, Кавказ, курорт сүзләре катнаша башлады. Ә менә картлыкка күчкәч, бу сүзләр телдән төшеп, җылы яклар җылытмый башлый, җан җылысын туган яклардан эзлисең икән. Әти-әни үлгәч, ерак туганнар да якынаеп, күрше-күлән дә үз була. Хатлар алыша башлавыбыз кемгәдер нәрсәдер кирәклектән түгел, ә сагыштан, юксынудан булуын ике як та аңлый иде.


Авылдашларымның язмышларын беләсе килү теләге мине якташлар белән очрашу чарасын эзләргә этәрде. Эзләдем, таптым: ниһаять, 80 яшьлегемдә туган авылымда «Якташлар очрашуы» чарасында катнашырга кайтырга булдым. Җирле үзидарә рәисенә оештыру эшләренә керешүне, район хакимияте белән килешүне, газета-журнал редакцияләренә, Башкортстан язучылар берлегенә чакыру билетлары җибәрүне үтенеп хат салдым. Чыгымнары булса, барысын үз өстемә алам, саранланмаска тырышыгыз, дип тә өстәдем.


Билгеләнгән көн килеп җитте.


Очрашуыбыз абруйлы узсын өчен, минем белән скрипкада виртуоз уйнаучы композитор, хөрмәтле дүрт җырчыбыз, телевизион камерасын күтәргән оператор һәм аппаратуралар белән эш итүче инженер да кайтырга ризалашты. Аларны, ял итеп кунсыннар өчен, район кунакханәсенә урнаштырып, үзем «обстановка»ны үзләштерә торырга авылдагы энекәшләрдә тукталдым. Әмма мин авылымда авылдашларымны да, туып-үскән элекке авылымны да тапмадым. Кемгәдер үпкәләвем дә, гаепләвем дә түгел. Яшьтәш һәм кордаш авылдашларымның күбесе мәрхүм, элекке агач өйле урамнарда хәзер икешәр-өчәр катлы ак кирпечтән салынган коттеджлар, аларны каплаган калай койма аша берни күренми, керим дисәң, капкалар бикле. Һәр ихатадан эт өргән тавышлар ишетелә. Үскән йортым, сүтелеп, читкә өелгән. Аның урынында яңа йорт салу өчен китерелгән кирпеч өеме һәм эт оясы. Моны күргәч, җаным-тәнем аша узган кичерешләрне тасвирларлык сүзләр таба алмыйм. Исемә төшсә, хәзер дә тетрәнәм. Ярый әле янымда Җәүһәриям юк, югыйсә елаудан туктамас иде.


«Монда кем өй салырга җыена?» – дип сорарга кеше таба алмадым. Безгә күрше булганнардан «наследник» дигән яңа токым – өч туган, ата-бабалары истәлеге булган йортларын әллә каян күчеп килгән нефтяникларга сатып, Төмән өлкәсе шәһәрчекләрендә төпләнгәннәр, имеш. Еларга күз яшьләрем юк, сораштырырга яңа авылдашларым өйләренә бикләнгәннәр.


«Ятып калганчы – атып кал» мәкале кушканча, койма аша сикереп ишегалдыбызга кермәкче идем, кирпеч өеме артындагы бәйдәге эттән куркып калдым. Ихатаны да, үзем утырткан агачларны да күрмичә, кайттым дип әйтергә телем бармавын белеп, бездән соңгы йорт урынындагы «коттедж»ның капкасын кагарга киттем. Кем дә булса чыкмый калмас, гозеремне әйткәч, бәлки әле, экскурсоводым булып, озатып та йөрер.


Капканы шакып торасы булмады, бу күрше мине үз капкабыз янына килеп туктаганнан бирле күзәтеп торган икән. «Мидхәт Әнвәрович», – дип таныштырды үзен.


– Нигә, машинаңнан төшүеңә, миңа кермәдең? – диде ул исәнлек-саулык та сорашып тормыйча, гаепләгән сыман.


– Мин Сезне белмим бит, энем.


– Зато мин сине беләм. Без – синең театрларыңны карап үскән буын. «Әфганчы» дип йөртәләр мине.


– «Фильм-спектакльләр»не, дисәгез, дөресрәк булыр.


– Ни дисәң дә, театр инде алар. Иртәгә дә җыелыштан соң театр булачак, диделәр. Вахтага китмәгәннәр очрашуга әзерләнә. Ишетәсеңме, әнә бүгеннән үк җырлап утыралар.


– Аңа әзерләнәсе юк. Килүегез генә кирәк. Бер очрашу – үзе бер гомер.


– Очрашуның ахыры ни белән тәмамлануын үзең дә чамалыйсыңдыр, артист абый. Ну түлке кибеттә берни юк. Халык тетя Нинаны баетырга ябырыла. Ә син аңа ялынып барма, аның технический гына. Настоящий спирт Альбертның анасында. Ә Альберт үзе Верхоянскийда, вахтада. Минем сменщик. Анда 90 градустан киме булмый. Медицинский.


– Миңа үзем үскән ишегалдын, бакчаны күрү кирәк, энем. Вакытың булса, озат мине.


– Бер яртылык булырмы?


– Бөтене дә кызганыч булмас, тик бүген түгел.


– Артистларның сүзгә юмартлыгын беләм мин. Аванс кирәк бит.


– Анысы ни була?


– Коры кашык авыз ерта.


– Минем бөтен нәрсәм саквояжда калды, район кунакханәсендә, иптәшләр белән. Алар иртүк монда киләләр. Бәхилләтермен.


– Үзең монда кунгач, энекәшләрең сине көтәләрдер. Бакчаңны карап чыгуга, мин сине аларга озата барырмын да, шунда... бәхилләшербез. Ризамы?


– Бакчаларны карагач, мин әткәй һәм абый каберен зиярәт кылырга бармакчы идем, энем.


– Кабер беркая да китми ул, өлгерерсең.


– Юк инде, караңгы төшкәч, зиратта йөрү килешмәс. Аннан кайтышлый сиңа тукталырмын.


– Хәйләләмә, абзый. Өйдә булмасам?


– Кич белән өйдә булмый кайда булырсың икән?!


– Мәҗлестә! Ахшам намазында! Безнең буш вакыт юк, абзый. Һәр секунд санаулы... Пока!


Әткәм һәм абый каберен зиярәт кылырга ялгызым гына киттем.


...Безнең авылда өч зират булган. Беренче зират 1903 елда ябылгач, ике авыл уртасында икенчесе ачылган. Минем бабам, авылыбызча әйткәндә, картәтәм һәм картыем шул икенче зиратта җирләнгән. Әтиемнең һәм өлкән абыемның кабере авылдан ерак түгел – өченче зиратта. Икенче зират, мин авылдан киткәч, 50 нче елларда ябылып, аның өстенә ике авылга бер урта мәктәп бинасы салынган. 1903 елда ябылган беренче зират өстенә 1934 елда башлангыч мәктәп, авыл советы, почта һәм медпункт урнашачак ике катлы бина салынган. Башлангыч классларда укыганда, бу зираттагы мәрхүмнәргә куелган кабер ташлары арасында качышлы уйный идек. Ул кабер ташларының, җыелып, зират өстендәге башлангыч мәктәп бинасы артында өелүен хәтерлиләр. Соңрак аларны кая озатканнардыр – кемнән генә сорасам да, җавабы – «белмим». Яңа рәис эше, диләр. Зират өстендәге бәдрәфләр, авыл советының җирән алашасы, абзары һәм колхозның идарә атларына салынган конюшнясы турында авылдашларның горурланып сөйләүләрен хәтерлим.


Авылга нигез салучыларның каберләре белән аларга куелган ташларның да юкка чыгуына үкенүчене очратмадым. Гамьсезлек – безнең авыл халкының фамильный тамгасы, дияр идем. Башка сыйфатлары да мактанырлык түгел.


Өченче зиратыбызның капкасы (тимер капкасы) бикле иде. Келәсенә зур гына йозак эленгәнлеген күреп, китә башлагач, каравыл өеннән хатын-кыз тавышы ишетелде:


– Нидән курыктың, бабай? Ялган йозак кына ул, йөз аклыгы өчен генә эленгән.


– Мин йозактан курыкмадым. Зираттан хатын-кыз тавышы ишетү шомландырды.


– Курку гаеп түгел. Мин шуның өчен утырам бит.


– Син кем соң? Синнән куркып, үлем-төшем кимедеме авылда?


– Көлмә, бабай, кемлегемне беләсең килсә, кереп сөйләш.


– Бикле ич йозагың.


– 1903 номерын җый да, кергәч, ул саннарны җуйдырып, йозакны урынына эл... Әнә шулай.


– Булды, ачылды.


– Булса, монда килгән кире китми, кер.


– Авызыңнан җил алсын. Мин әле китмәскә килмәдем, әби.


– «Әби» дигәнеңне җил алсын, бабай. Якынрак кил, зиратта кычкырып сөйләшү ярамый. Кая, чәчәкләр китердеңме?


Шул соравы белән ул, каравыл өеннән чыгып, миңа, капкага таба килә башлады. Килеп җиткәч карасам – каршымда гүзәлләрдән-гүзәл хатын-кыз заты басып тора. Тулы күкрәкләренә карап катып калуымны күргәч һәм сәбәпләрен дә сизенгәч, кыен хәлдән үзен дә, мине дә коткарырга теләп булса кирәк:


– Зиратта гөнаһлы уйларга бирелергә ярамый, бабай. Нәфесеңне тыеп, бисмиллаңны әйт тә йомышыңны үтә.


– Син монда нишлисең, кызым?


– Җомга-шимбә, гает көннәрендә кайтучылар күп була. Ата-аналары, якыннары каберенә чәчәк куеп, дога кылырга киләләр. Күбесе таба алмый. Мин шундыйларга ярдәм итү йөзеннән... Монда комендант.


– Карчыклар эше ич бу, кызым. Кыз кешенең кайда кем җирләнүен белүеннән шикләнмиләрме?


– Әти-әнием, ирем белән улым да шушында җирләнгәнлектән, беләм инде. Кәсебем дә шул бит.


– Әтиең кем иде?


– Моряк Тәмимдар.


– Беләм. Ә «ирем» дигәнең мин белгән кешеме? Шаяртып кына сөйләнүеңме?


– Ир белән шаярмыйлар бездә, бабай. Син бит шушы авылныкы, беләсең, бездә аерылышу модада түгел.


– Соравыма җавап бирмәдең бит. Кыяфәтеңә, үз-үзеңне тотышыңа караганда, шаяртуың да гаеп түгел. Чибәрлегең чиксез, димме, чутсызмы?


– Азынма, бабай. Минем ирем безнең авылга колхозыбыз Татлысу елгасы буенда дуңгыз абзарлары төзегәндә килгән прораб – төзелеш остасы иде. Әрмән егете. Ул мине, мин аны яраткач, әнкәй ризалыгы белән, Шәмсекәй бабайга өч сум биреп, никах укыттык та иске ферма йортында бергә яши башладык. Миңа ымсынып йөргән авыл егетләре, тәвәккәллек итмичә, авыз ачып калдылар. Әрмәнем кызу кеше иде. Көнләшү сәбәпле, сугышлар да булгалады. Кыскасы, малае туганны да көтмәде, үзенә-үзе газраил булды. Бигрәкләр дә кызу канлы, гарьчел кеше иде шул әрмәнем.


– Әрмәнем, дисең... Тагын кемең бар иде? Молдаван, урысмы?


– Улым, дидем ич. Сорама, елатасың.


– Улыңның атасын Әрмәнстанга алып китеп җирләделәрме?


– Хәбәр иттем. Килүче булмады. Детдомда үскән бала иде ул. Шушында җирләдек. Улымны да. Монда андыйлар бер алар гына түгел. Зиратның артты­рылган ягында дүрт аллеяда шундыйлар күмелә.


– Дүрт аллеяда да әрмәннәрме?


– Ул ялгызы. Беренче аллеяда – эчеп үлгәннәр, өченчедә – башка дин тотканнар.


– Әрмәнем улын да күрә алмады, дидең. Көнләшүе сәбәпме?


– Син миңа шундый сораулар бирәсең, бабай, әйтерсең лә, миңа тәкъдим ясарга җыенасың... Ясап торма, мин риза!


– Сиңа тәкъдим ясаучылар булуына шигем юк, кызым. Язучы буларак, миңа өчегезнең дә язмышы гыйбрәтле. Улыңны эчеп үлгәннәр аллеясында, дидең.


– Андыйлар бер минем улым гына түгел, дидем. Йомышыңны әйт тә... Сәдакаң булса... тартынма, мин биргәннең битенә бакмыйм.


– Авырткан җиреңә тиярмен дип, сорамаган идем, кичер, кызым... Елама, зинһар, мине дә елатасың.


– Улым ялгызы ятса, елар идем. Ярты авыл шулай киткәч, хәсрәткә дә күнәсең, күздән яшь тә чыкмый икән. Эчтән көясең, тыштан көләсең, бабай. Хәер, үзеңнең дә бердәнбер малаеңны югалтканыңны ишетеп беләбез. Зинһар, кайгы-хәсрәт турында сөйләшмик.


– Ризамын. Синең улыңның язмышын бик тә беләсем килгән иде. Бигрәк тә яшьли үлгән...


– Ятим үскән баланың язмышы билгеле инде. Бик авырлык белән үстердем. Әрмиягә китте. Кайткач, тракторда эшләде. Өйләнгәнче йорт салырга тотынды. Кызы башкага чыкты. Әрмән калдыгы, дип мыскылладылар. Эчә башлады. Йоклаган килеш... Сөйләштермә, зинһар...


Төзи башлаган йорты ярты юлда калды. Әни үлгәч, төп йортыбызны үзбәктән кайтканнарга саттым да улым башлаганны төзеп бетердем. Ул планлаштырганча. Әнә, чишмә урамындагы иң биек йорт улымныкы.


Ярый, бабай, җитәр, бер китап язарлык кына сөйләгәнмендер инде. Бар, Акбабай белән Шәкерт абзый рәнҗеп ятмасыннар... Күрсәтергә кирәкме?


– Ташларын үзем куйдым. Постыңны ташлама.


– Тәһарәтсез керү гөнаһ бит, комган чыгарыйммы?


– Мин сәфәрдәге кеше, намаз укырга ниятем юк, рәхмәт.


– Юл кешесенә дә зиратка тәһарәтсез керү ярамый. Коръәндә коры балчык белән булса да «юынып» тәһарәт алырга кирәк, дигән.


– Анысын белгән булсам да, ихластан кисәтүеңә рәхмәт, кызым. Исемеңне белмим, кем син?


– Газдә, диләр. Моряк Тәмимдар кызы.


– «Акчарлаклар»дан Газизә була инде бу, Газизә. Бәхетле бул.


– Кемнеңдер газизе булырга язсын, бабай. Җылы сүзеңә рәхмәт. Без шул көтеп, өметләнеп яшәү белән генә бәхетледер инде.


– Син әле яшь җан, дәртле, киләчәгең өметле.


– Карале, бабай, куаклыклар басып киткән булса, табалмавың ихтимал. Тапмасаң, Акбабай миңа рәнҗеп ятыр... Иң курыкканым – рәнҗеш.


– Мәрхүмнәрнең рәнҗешен белмим. Тереләрнең сиңа рәнҗү ихтималы булмас. Ягымлылыгың йөзеңдә дә, телеңдә дә. Бәхетле киләчәгеңне сорап, догаңны ташлама.


– Амин, ташламам. Син дә ташлама яхшы карашыңны.


– Акбабай, дидең. Минем әткәйне хәтерлисеңмени? Бик яшь күренәсең бит...


– Яшәртүең өчен дә рәхмәт. Әрмиядән кайткач бер генә ел яшәп үлгән улым яшенә аны 18 яшьтә табуымны кушып санаганда, мин әби инде, бабай. Акбабайның бүләк итеп биргән көянтәсен истәлек буларак саклыйм.


– Газизә, синең очравың минем өчен бик тансык күрешү бүләге булды. Янымда сәдакалык та акчам юк. Иртәгә очрашуга килгәч, бәхилләтермен, үпкәләп калма.


– Миңа очрашуларга йөрү ярамый шул. Исем кушу, ясин чыгуларга йөргән остазбикә булгач, килешмәс тә. Үзең, миңа кереп, дога кылып чыксаң, абруем бермә-бер артыр иде. Сине бит авыл гына түгел, республика да белә. Киноларың буенча гына түгел, үзең турындагы фильм буенча да.


– «Белә дә, киптереп элә дә», диләр. Синең мине белүең көтелмәгән кадерле бүләккә тиң. Очрашуыбыз очраклы гына булып калмасын иде, Газизә.


– Казанга Диния нәзарәтенә, йомышыбыз булганда, хәзрәтебез мине генә җибәрә. ИншәАллаһ, дөньялар тыныч-имин булса... очрашырбыз.


– Улым үлгәннән соң, Җәүһәрия әбиең гел авылда яши. Мин ялгызым диярлек. Вакыты булганда, оныгым гына килгәли.


– Авыл халкына барысы да билгеле. Сезнең гаиләгә тынычлык, тигезлек теләп, картлар җомга намазыннан соң дога кылалар, карчыклар да калышмый.


– Син дә кушыласыңмы?


– Безнеке аерым бит. Гает көннәрендә кылына...


– Әнә, япун машинасында кемнәрдер килә. Чыгышлый адресым белән телефон номерымны язып калдырырмын. Китмәссеңдер бит әле?


– Адресыңны белсәм дә, телефон номерың зыян итмәс. Акбабай белән Шәкерт абзыйга Коръән чыгу кирәк булса, читтән эзләмә, авылда андый кәсепчеләр күп, үзем чыгармын. Мин кыйммәт алмыйм, кеше үзе белеп биргәнгә ризамын.


– Коръәнне яттан беләсеңмени?


– Яттан белү мәҗбүри түгел, ди хәзрәтебез. Укырга өйрәндем.


– Кайчан? Кайда?


– Коттеджымның өске катын мәдрәсәгә арендага бирдем.


– Авылда мәдрәсә дә бармыни?


– Атнасына өч кенә көн эшли. Хәзрәтебезнең вакытына карап.


– Кем йөри анда?


– Кемгә дә ирек. Бик теләп йөриләр. Хәзрәтебез кайчандыр Ленинградтагы партакадемиядә укыган, бик грамотный кеше. Партия таралгач, Уфага йөреп, указлы мулла булды.


– Дипломлы?


– Ул аны «диплом» дими, «сертификат», ди. Миңа да эшләтеп бирде. Кызыксынсаң, күрсәтәм.


– Болай да ышанам. Эзләнмә. Япун машинасы кая китте? Монда тукталмадылар.


– Алар зиратның арттырылган капкасыз ягына киткәннәрдер. Мөселманнар түгелдер. Бар, бабай, мөселманлыгыңны онытма.


– Оныттыра яздың шул, Газизә. Тәүбә әстәгъфирулла, онытылу да бәхет икән... Рәхмәт сиңа!


...Абыйның кабере каралып, чүпләре уталган кебек, әткәйнең чардуганы бер якка авышкан, һәйкәле «аягында» тора. Чәчәк түтәлен чүп үләннәреннән арындырып, әткәй өйрәткән «Колхуаллаһы»ны укыгач, башка әрвахлар рухына дога кылу нияте белән яр буена табарак киттем. Анда әфган, Чернобыль һәм Чечня корбаннары җирләнүен белә идем. Колхозның беренче рәисе дә шунда җирләнгән. Аныкыннан битәр, аның улы авиация полковнигы Ривнер Хафизовка куелган һәйкәлне күрәсем килә иде. Ләкин һәйкәле юк, тигезләгән урыны гына калган иде.


Әхтәм Зарипов


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру