Журнал «Безнең мирас»

Марсель Галиев. ЗАТЛЫ ЧЫБЫРКЫ ХУҖАСЫ

Кояш Суыр тавына яшеренер-яшеренмәс чак. Утынлыкта инде эш бетеп килә идее. Урам як капканы киң ачып, күрше Мотыйк абзый килеп керде. Гадәтенчә, протезлы аягына киез итек кигән. Кәкре башлы шомырт таягына таянып, әкрен генә безгә таба килде дә, исәнлек-саулык сорашып, бүкән өстенә утырды һәм кесәсеннән каешланып беткән янчык чыгарды. Тәмләп кенә тәмәке төрде.


— Кибет янында... — дип, сүзен башлады ул. Мотыйк абзыйны тыңлар өчен үзенә бер әзерлек, түземлек кирәк. Бер сүз әйтер дә ул, ник әйтүенә үкенгәндәй, сүзен кире тәмләп йотып җибәрер. Мәгънәле генә тынып тора-тора, җөмләнең икенче яртысына күчәр. — Сөйләп тордылар, — дип, сүзен дәвам итте. — Әллә чын, — чыжылдатып тәмәке суырды, — әллә ялган. Теге... көтүче Гамис бар ие бит әле...


Әти сабыр гына «әйе» дип җөпләп куйды. Мин түземемне җуеп, йә, әйт инде тизрәк, дип кычкырып җибәрә яздым.


— Шул... кайткан, диләр.


— Кит аннан! — диде әти, гаҗәпләнеп.


— Хатыны да бар, имеш.


— Кара син аны, ә! — дип, әти тел чартлатып куйды.


— Бик чибәр нәмәрсә, ди. Безнеңчә сөйләшми икән...


— Менә кеше сүзенә ышан, — диде әти. — Үлгән икән, дигән булдылар, тагын әллә нинди имеш-мимешләр сөйләделәр.


— Бик баеп кайткан, ди.


— Гелгә дип кайтты микән?


— Кайтты ди. Үтешли генә кергән.


— Гамис та кеше булган, диген, ә!


— Әйтмә инде.


Кечкенә генә яңалык та авылның салмак агышлы тормышын үзгәртеп җибәрә. Кешеләр сүзчәнләнеп китәләр, үз мәшәкатьләрен онытып, азга гына шул яңалык белән яшәп алалар. Яңалыкны, очынып, күршедән күршегә җиткерергә тырышалар.


Мин, тиз-тиз генә юынып, киемнәремне алыштырдым да, әллә нинди бер алгысыну белән югары очка таба ашыктым. Димәк, Гамис исән. Нечкә күңелле, изге булып хәтеремдә калган Гамис исән!


Аның кебек чыбыркы шартлата алучы, белмим, авылда тагын булдымы икән?! Үзенчә ипле, килешле итеп сабыннан тотар иде дә, кулын өскә чөеп, баш әйләнәли ыспай гына селтәп җибәрер иде... Бөтен тирә-юньне индәп күк гөмбәзеннән таеп киткән шикелле, шартлау авазы яңгырый, һәм бераздан ул өзек-өзек булып кире кайта, әйтерсең, таулар бу яңгырашны, югалтырга теләмәгәндәй, чөеп-чөеп уйныйлар. Без, малайлар, һушыбыз китеп басып торабыз, кайсыбызның авызы ачык калган, кемнеңдер борын астыннан «каен суы» төшеп килә, кемнеңдер тешсез авызында елмаю оеп калган.


Гамисның тавышы бөтенебезне хәрәкәткә китерә:


— Йә, кайсыгыз уздыра?!


һәркемнең беренче булып үзен сынап карыйсы килә. Ләкин каударланып үрелгән куллар һавада асылынып кала. Гамис чыбыркысын артына яшерә дә, җитди булырга тырышып, күзгә карый:


— Күкәй алып килдеңме соң?


— Килдем, килдем, менә, Гамис абый.


— Урлап алдыңмы?


— Юк, юк, әнкәй бирде.


— Шулай дисәң генә.


Чыбыркы кулдан-кулга китә. Күңелләрдә очынып торган дулкынлану.
Күкәй алып килә алмаганын да Гамис нәүмиз калдырмый, чыбыркысын биреп тора. Ләкин без беребез дә көтүче Гамис кебек чыбыркы шартлату осталыгына ирешә алмыйбыз, оста итеп шартлата белмәсәк тә, чыбыркысын тотып карау да үзе бер бәхет бит. Андый чыбыркы тагын кемдә бар соң? Сабына елкылдап торган кара елан кабыгы киертелгән.


Җидедән үрелгән каеш чыбыркының буыны саен чуклар асылынып тора. Шул чукларга ялтырап торган җиз гильзалар кигезеп чүкелгән. Алтынсу сары гильзалар чыбыркыны кулга алуга күңелле чылтырашып куялар. Чынлап та, андый затлы чыбыркыны минем бүтән беркемдә дә күргәнем булмады.


Көтүче Гамис чыбыркысын иңенә салса, буй җитмәс бер әкият каһарманына әйләнә, шундый чакта аның иске ботинкасы, терсәк турлары сыпылып уңып беткән зәңгәр күлмәге, ямаулы чалбары да өр-яңа булып күренә иде.


Аның әти-әнисе дә, якын туганнары да авылда юк иде бугай. Ул түбән очта иң кырый өйдәге бер карчыкта яши иде.


Көтү карт өянкеләр күләгәсенә туплануга, без гел Гамис тирәсендә әвәрә киләбез. Гамис учак ягып җибәрә, без алып килгән йомыркаларны пешерә, һәрберебезгә өлеш чыгара, әллә нинди үләннәрдән тәмле итеп чәй кайната иде.


Аннары ул яшергән җиреннән кечкенә көрәген ала һәм без, узыша-узыша, аксыргаклыкка таба йөгерәбез, Гамис түмгәкне казып шөпшә оясын ача. Без усалланып тузынган кортлардан качып читтәрәк ятабыз. Бераздан ул безнең янга килә, учында — әче бал белән тулы кечкенә шарчыклар.


Аксыргаклар арасыннан ваемсыз гына барган чакта ул кинәт тукталып кала. Без сак кына аның тирәсенә елышабыз. Гамис кош оясына тап булган икән. Тик ул сипкелле нәфис йомыркаларга кул белән кагылдырмый иде. Кагылдың исә, кош, бу оясын ташлап, бүтән җиргә күчә икән.


Көтүче Гамис әнә шулай бөтен нәрсәне белүче серле бер зат булып тоела иде безгә, үги ана яфрагын өзеп ала да, әле бер ягын, әле икенче ягын битенә тидереп карый. Аның хәрәкәтләрен без дә кабатлыйбыз.


— Сизәсезме? — ди ул. — Бер ягы җылы, бер ягы салкын. Шуңа күрә дә үги ана яфрагы дип атаганнар аны.


Без аңа эчке бер соклану, беркатлы ышану белән карап торабыз, шулчак арабыздан берәү:


— Бу яфракның нигә кирәге бар икән? — дип куя.


— Табигатьтә бер генә артык нәрсә дә юк, барысы да кирәккә яратылган, — ди Гамис.


— Черки дәме? — ди малайларның берсе, чытлыкланып.


— Черки дә.


Без тыела алмыйча көлеп җибәрәбез. Ә ул җитди итеп:


— Әгәр черки булмаса, җәйге хозурлыкта артык рәхәт булыр иде, ә кеше дигәнең артык рәхәткә чыдый алмый, маемлый, — дип, безне ышандырырга тырыша.


Нөгеш суы көтү тупланган төбәктән икегә аерыла. Инешнең бер тармагы тегермәнгә таба китә, икенчесе, урау бөгелеш ясап, ерактагы тау тезмәләре итәген юып килә дә, тегермәнне узгач, үзенең төп ярына кайтып егыла.


Беркөнне без әнә шул икенче тармакны буарга булдык. Шау-гөр килеп кәс ташыйбыз. Кычкырышу, бәхәсләшү, узышу — кыскасы, яр буенда туктатып булмас бер хәрәкәт, тантана купкан иде. Шулчак үзәнне тетрәтеп килгән тояк тавышы безне сагайтып җибәрде. Җайдак туп-туры безгә таба чаба иде. Җилбәгәй җибәргән күн җиләне, кара җилкән булып, ялык-йолык итә. Шомлы тавыш белән кайсыбыздыр:


— Ибәтулла абзый... — дип куйды.


Ибәтулла агай халык арасында курку һәм дәһшәт салып торучы бер кеше иде. Бәйрәм саен сугышмыйча калмый, салкын кыш дип тә тормый, майкадан гына кала да, тотына... Хәйран таза ир-атлар да аны тыя алмыйлар иде. Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. Әгәр ул сугышмыйча калса, безнең өчен бәйрәмнең һичбер кызыгы булмый иде.


Ибәтулла абзый, атын үрә катырып туктаткан уңайга, җәһәт кенә сикереп төште дә, Гамисның изүеннән бөтереп тә алды. Гамисның болай да изрәп беткән күлмәге буйдан-буйга умырылып чыкты. Без тын алырга да куркып бөрешеп калдык. Ибәтулла агайның тавышы каяндыр эчтән ертылып чыкты.


— Син нәрсә, малай актыгы, башыңны бетерәм бит! Иң олы сарыгымны Әмәт чишмәсенә батыргансың. — Һәм ул, үҗәт бер ярсу белән, Гамисны сугып екты да, күн итеге белән типкәли дә башлады. — Бот буе малайлар белән... Көзен суеп сатарга дигән сарыгымны... Бетерәм!


Кан күрүгә курку онытылды бугай, без, малайлар, сүз бирешкәндәй, кайсыбыз инәлеп елый-ялвара, кайсыбыз янаулы кычкыра-кычкыра, Ибәтулла абзыйга ташландык. Ләкин нишли ала идек соң без, аның кул җиңеннән үк читкә сибелдек.


— Сарык хакын барыбер чыгарам мин синнән!


Зәһәр ысылдап Ибәтулла абзый Гамисны күтәреп җиргә бәрде дә, атына атланып, килгән кызулыгы белән чаптырып китеп тә барды.


Кинәт көн әллә нишләде: сүнеп, сүрелеп калгандай булды. Без, кепкалар белән инештән су ташып, Гамисның яраларын юдык. Ул, терсәкләренә таянып, күтәрелә төште. Күзләрендә коточкыч газап, ятимлек рәнҗүе иде аның. Бераздан ул хәлсез тавыш белән:


— Барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз,— диде.


Беребез дә кузгалмадык, аны ялгызын гына калдырасыбыз килми иде.


— Китегез! — дип ачуланып кычкырып җибәргәч, без, аптырап, әкрен-әкрен чигенә башладык һәм өйләребезгә таралыштык. Бу күңелсез хәбәрне олыларга җиткерергә кирәк иде.


Шул көннән соң Гамис бүтән күренмәде. Көтү чиратка салынды. Соңыннан төрле сүзләр булды. Берәүләр, больницага салганнар икән, диделәр. Икенчеләре, кайсыдыр шәһәрдән туганнары кайтып, үзләренә торырга алып киткәннәр икән, диделәр. Өченчеләре, читтә үлгән икән, мескен, диделәр.


Гамисның дөрләп кабыныр шикелле кызгылт чәче, учлап сибелгән ком бөртекләре шикелле сипкелләнгән йөзе һәм гаҗәп оста үрелгән затлы чыбыркысы гына хәтердә калды. Сизелми дә үтеп киткән ике дистә ел эчендә инеш ярында ул утырткан таллар шаулап үстеләр. Халык аны «Гамис таллыгы» дип йөртә башлады.


Һәм менә бүген көтелмәгән хәбәр: Гамис исән, Гамис авылга кайтып төшкән!


Чирәмле мәйдан уртасына урнашкан кечкенә генә кибеткә килүчеләр кичке сәгатьләрдә аеруча күбәя. Күрергә теләгән кешене шуннан гына эзлә. Күңелем сизенгән икән, Гамис та шунда иде. Фетр эшләпә кигән, яхшы костюмнан, плащын бөкләп беләгенә салган. Гади киемле агайлар уртасында купшылыгы күзгә бәрелеп тора. Йөзендәге җирән сипкелләре беленер-беленмәс кенә калган. Ә барыбер, ныклап карасаң, элеккеге Гамисны төсмерләп була. Гәүдәсе авыл кешеләренә ят торышта, гадәттән тыш төз, башын артка чөеп-чөеп сөйләшә. Күзләрендә элеккеге моң юк, әллә нинди салкынча, үтәли караш.


Әлбәттә, ул мине танымады. Әтинең исемен сорап кына кем булуымны чамалады. Чирәмгә чүмәшеп утырган авыл агайлары кинәнеп гәпләшәләр иде.


— Да-а, кеше булып кайткансың, Гамис энем!


— Маладис.


— Шахтада эшлим дисең инде, ә?


— Безнең братлар анда хәтсез бугай. Кызыбрак алганы, Гамисның җилкәсенә сугып, яратуын белдерә.


— Гел кайтырга уең юкмы соң?


Гамис вәкарь белән генә көлеп куя.


Шулвакыт чытыр арбасының бөтен сынын дыңгырдатып, кибет ишек төбенә җигүле ат килеп туктады. «Ибәтулла-а», — дип куйды агайларның берсе. Ибәтулла агай, дилбегәсе очын арбага ташлады да безгә таба килә башлады. Аның исемен ишетүгә үк, Гамисның яңаклары тимгел-тимгел агарып чыкты, чүгәләгән җиреннән торып басты. Агайларның да кайберләре кунакка хөрмәт йөзеннән тез шартлатып күтәрелделәр. Гамисның күзләрендә нәфрәт уты күреп: «Мин бәләкәй чакта, әнине елатып, актык бозауны алып чыгып киткән идең бит син, имансыз», — дип, егет-җиләннәрнең элеккеге налог агентын кыйнаганы хәтеремдә калганга күрә, эшләр тирәнгәрәк китмәсен дип, мин дә төркемнең уртасынарак тартылдым.


— Кайтканыңны ишеткән идем, нихәл, энем, исән генәме? — дип, Ибәтулла агай ике куллап Гамис белән күреште, иреннәре сәер генә тартышып куйды, әллә ничек үтә дә юашланып калган иде ул.


Ибәтулла агай гәүдәгә дә бирешеп, картая төшкән инде. Тешләре иске койма кебек араланып, кыйшаеп калган, күптән инде бәйрәмнәрдә дә сугыш чыгармый, ярпачрак яшьләрне читтән генә күзәтеп йөри иде.


Шушы җирдән тамыры аерылуга сәбәпче булган кешегә карата, бәлки, Гамис гомере буена кичереп булмаслык рәнҗү, үч саклап йөргәндер. Ә менә бүген, кайчандыр күн пинжәк киеп, гаярь йөргән Ибәтулла абзый урынына бетәшкән картны күргәч, ул ни кылырга һәм ни әйтергә дә белмичә катты да калды. Аннары Ибәтулла абзый кулын сузып килә башлауга каушап артка чигенебрәк куйды. Гамис, үз күзенә тәгаен ышанырга теләгәндәй, аның пинжәген тотып карады.


— Синең... Ибәтулла агай, бик шәп күн пинжәгең бар иде элек...


Ибәтулла агай, җиңел сулап, көлеп куйгандай итте, әмма күзләре аның җитди һәм сагаюлы иде.


— Әллә кайчан тузды инде ул, Гамис энем. Пинжәк ни, үзебез дә...


Гамис кулъяулык чыгарып тирләгән маңгаен сөртте дә кинәт шундый сорау биреп куйды:


— Сарык хәзер ничә сум тора?


Сагаебрак калган агайларның берсе:


— Сарыгына карап инде ул, энем, — диде.


— Кышлау булса, җитмеш-сиксән тәңкә була.


— Шулаймы?! — Гамис кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды һәм шыгырдаган унлыкларны санап, Ибәтулла абзыйга сузды. — Теге чакта, Ибәтулла агай, минем аркада ... сарыгың чишмәгә төшеп үлгән иде, мә, ал.


Ибәтулла агай тагын артка чигенеп куйды.


— Күптән булганны, энем, кузгатма инде син.


— Мин чынлап әйтәм, Ибәтулла агай.


— Синең гаеп тә булмагандыр, дуамаллык бит, үзең беләсең... Гомергә килгән кебек йөрисең дә... Мал барыбер кала икән...


Гамис һаман үҗәтләнеп, акча белән аның касыгына төртте:


— Мә, төп-төгәл җитмеш тәңкә.


— Рәнҗетмә инде, энем, ни сөйлисең.


Ибәтулла агайның тавышы еламсырап чыкты. Кулларын бер артына куйды, бер кесәсенә тыкты. Гамис үзе дә уңайсыз халәттә калган иде, әле генә тәмләп сөйләшеп утырган агайларның да йөзенә күләгә йөгерде. Гамисның ничә еллар буе таш итеп күңелендә йөрткән үченең мәгънәсе калмаган иде инде. Олыгаеп, инде чүгә башлаган агайны кыен хәлгә куюына ул, үкенеп, кулына йомарлаган акчасын нишләтергә белмичә, уңайсызланып, як-ягына каранып алды да, кинәт кузгалып, миңа сузды:


— Мә, энекәш, магазиннан тамак җылытырга алып чык, булмаса...


Киеренке халәтнең болай борылыш алуына канәгать калган агайлар җиңел сулап куйдылар. Ибәтулла агай кыенсынып кына Гамисның иңенә кулын салды.


— Кайтканыңны ишеткәч... сарык суйган идем. Аштан олы булмасаң... Гомер буе күңелдә төер йөрде, җуйыйк әле шуны бер, ичмасам...


— Барабыз болай булгач, барабыз, — дип, икеләнергә урын калдырмыйча, Гамисны уратып алдылар.


— Хатыныңны да ал, барыбыз бергә, — диде Ибәтулла агай.


— Иртәгә миңа. Миңа,— дип шаулашты агайлар.


Ибәтулла агайның өенә күчәсе мәҗлес әнә шулай чирәмлектә башланды.


— Их, авылдашлар, — диде Гамис, — тартуын ташлаган кешенең төшләренә тәмәке кереп йөдәткән кебек, минем дә менә ничә еллар инде чыбыркы шартлатасым килеп, кул кычытып йөрде. Кая, бирегез әле миңа чыбыркы!


— Каян табасын инде аны, энем.


— Чыбыркы түгел, көтүчесе дә юк әле аның. Өй борынча, чиратлап көтәбез.


Суыр тавы артына кояш яртылаш чумган. Авырайган кичке тузанны туздырып, тук тавышлар белән олы урамга көтү кереп килә. Авыл киченең монлы манзарасына карап торган Гамисның шул чакта кул аркасы белән сиздермичә генә күз яшен сөртеп куйганын кем генә искәрде икән?..



1976

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру