Журнал «Безнең мирас»

Зәгъферән

Татарча чыгып килүче газета-журнал редакцияләренә ба­рып керсәм, эш башында утыручы мөхәррирләр, минем сиксән яшем тулып узудан чыгыптырмы, мәрхүм замандашларым турында истәлекләр сорыйлар.
– Юк, – дигәч, ышанмыйлар.
– Кырык елдан артык әдәбият-сәнгать әһелләре белән кулга-кул тотынып эшләгән режиссёрның иҗатташлары турында хатирәләре булмау – гаҗәп күренеш, – диләр. Шулайдыр.
Нихәл итәсең – үзем дә гаҗәпләнәм. Көндәлекләр язып барылмаган, күре­некле әдип яки сәнгатькяр белән очрашуга эш планы үтәү дип кенә каралган.
Бик үкенсәм дә, «узган эш кире кайтмый, үкен син, үл, ела»...


IMG_20160525_230157
Ә очрашуларның хәтердә калганнары гына да бер калын китаплык булыр иде...
Әйтик, Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы буенча телевизион спектакль әзерләгәндә әдипнең өендәге бәхәсләр; Фатих Хөснинең «Язмыш шуклыгы»н куйганда: «Яңа әсәр язам, дип искесен ботарларга рөхсәтем юк», – дип аның киреләнүе, тынычлангач: «Маташтырып карагыз, ни-нәрсә чыгарырсыз икән», – дип ризалашуы; Атилла Расих, Әхсән Баян, Шәриф Хөсәенов, Әхмәт Ерикәй, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан әсәрләре буенча телевидение яисә радиоспектакльләр әзерләгән вакыттагы сөйләшүләр кү­ңелдә якты эз калдырсалар да, әң­гәмәләрнең эчтәлеге хәтердә сакланмаган.
Шул эчтәлеге онытылган сөйләшү­ләрдән – Мөдәррис Әгъләмов һәм Хәсән Туфан белән очрашу хатирәсе. Мин аны «Зәгъферән» дип атарга булдым...
Безнең телевидение ихтыярына Мәскәүдән бер кварталга 30 минутлык кинотасма бирелә иде. Ул «кино­вставка» дип атала. Ягъни, студиядән күрсәтелүче спектакльләргә кирәкле (студиядән «живьем» күрсәтеп булмаган) эпизодларны кинога төшереп кушу – күрсәтү өчен (әйтик, пароходта, самолетта яисә атта). Без шул тасманы план бүлегенә «спектакль өчен кирәкле эпизод төшердек» дигән ялган отчет биреп, үзебезгә мөһим, кирәкле булган нәрсәләргә файдалана идек. Хәзер шул «киновставкалар» – бүген иң кадерле истәлекләр. Җитмешенче еллар ахырында (булса кирәк) 30 минутлык кинотасманы Хәсән Туфанны Аккош күле дачасында каләмдәшләре белән бергә төшерергә дип бардык. Алдан хәбәрләшмәгәч, безне көтеп торучы юк иде. Ярый әле Мөдәррис Әгъләмовның анда яткан чагы икән. Ул ярдәм итте: Хәсән абыйлар урманга кереп киттеләр, кулларында көрәк иде, озак тормаслар, чәчәк казып алуга чыгалар алар, – диде.
– Букетны казып алынган чә­чәкләрдән ясыйлармыни? – дигәч, Мөдәррис:
– Букет түгел – түтәл, – дип тө­зәт­те.
Баксаң-күрсәң, Хәсән ага сирәк очрый торган чәчәкләрне яратып үстерә икән, аерым түтәле дә бар икән.
– Кунак килгәч, буш җибәрү килешмәсә дә, запасым юк, егетләр, гаеп итмәгез, – диде Мөдәррис. – Нә­би абыйның «үзе куйганы» була торган иде дә, ул да бүген монда түгел – Казанда, кичкә килә.
Телеоператор Искәндәр Шәмсет­динов:
– Хәсән абыйда булыр әле, кыен­сын­масаң, чакырып кил, – дип шаярт­макчы булды.
Мөдәррис бу сүздән соң чын-чын­лап үртәлеп:
– Аның алдында бу турыда сүз чыгарсагыз, Аккош күленә юлыгыз киселер, – диде дә урманга кереп китте.
Бераз вакыт аңгы-миңге килеп вакыт уздыруга, кояштай балкып, Хәсән абый белән Мөнҗия апа күренде. Аларга утынлык чыбык-чабык кочаклаган Мөдәррис ияргән иде. Без шунда ук кинокамераны эшкә җикмәк булдык. Мөдәррис кочагындагы утынны «ялт» итеп читкә атты.
– Нигә ташлыйсың? Болай «образ­ный»рак ич! – дидем мин.
– Татар язучыларының газы беткән икән димәсеннәр, болай да юкны бар итеп сөйлиләр.
Без кинога төшерүне дәвам иттердек. Сүз, әлбәттә, алар казып алып чык­­кан үсемлек – үлән турында барды.
– Хәсән абый, бу корыган үлән са­ба­гын ташлап, кулыңа ромашка чәчәге тотмыйсыңмы? Зәвыклы да, матуррак та булыр иде.
– Бу «корыган үлән сабагы» ди­гәнең – минем күптән эзләгән гөлем ул. Урман эчендәге аланга ничек, каян килеп эләккәндер, ничек мин аның чәчәк аткан чагын күрмәгәнмендер – анысы башка мәсьәлә, бүген аны очратуым абага чәчәге атуны күрүдән кыйммәтрәктер.
– Аның суганын ашарга ярыймы соң? – диде Искәндәр ага Шәм­сет­ди­нов.
Хәсән абыйның бу сорауга рәнҗе­гә­нен тасвирларга тел байлыгым җитмәс. Мөн­җия апа аны «җитте, киттек» дигәндәй култыклап алуы күз алдымда.
– Туктагыз инде, китмәгез, үлән турында бер-ике сүз әйтегез, зинһар, нәрсәгә файдасы бар төнәтмәсенең? Томауданмы, ашказаны капризланганда эчәләрме?
– Эчмиләр! Исниләр! Хушбуй ясаганда катыштыралар аны. Кәнфит, прәнник пешергәндә тәм өчен өстиләр! Чөнки... чөнки зәгъферән бу. Бездә үсә торганнарының исе-тәме ничектер, минем гомерем узган теге якларда моны җыеп әптиккә бирсәң, алмашка кыйммәтле дару бирәләр иде... Хәсән абый, кызганнан-кыза барып, зәгъферәнне мактады.
– Сез аның чәчәк аткан вакытында аппаратыгызны алып килегез, сабагында озак утырмый ул – тиз шиңә, иң кыйммәтле серкәсе «пестигендә» генә була. Шул нәрсәсе өчен аны җыялар... Ә сез суганын ашарга җыенасыз... Тамак колы булмыйк инде, җегетләр...
Мөдәррис шунда, безне якламакчы булып, нидер әйткән иде, Хәсән абый сүз агышын кинәт шигърияткә күчерде:
– Үләннәр дә күп, аларның чәчәкләре дә төрле-төрле. Шигырь язучылар да күп, шигырьләре дә чыга килә. Әмма һәр шигырь язган кеше шагыйрь булмаган кебек, һәр шигырь – әсәр түгел. Шигырь әсәрләндерергә тиеш. Чәчәкләргә килгәндә дә шулай – әсәрләндерергә тиеш: матурлыгы бе­лән, исе, тәме белән.Зәгъферәнгә Ходай һәммәсен биргән. Гомерен генә кыска иткән. Иртән чәчәк атса, кичкә коела.
Шуннан соң Хәсән абый, ачылып китеп, хәзерге шагыйрьләр иҗатына кагылып, фикерләре белән уртак­лашты, әйтеп узганымча, мин ул фикерләрне теркәп куймаганмын. Шунысы гына уелып хәтердә калган:
– Менә безнең Мөдәррис тә, Зөлфәт тә, Кадыйр да (Кадыйр Сибгатуллин. – Ред.) зәгъферәнгә тиңләрлекләр. Шигырьләре матур да, соклангыч та. Һәркайсының үз бизәге, үз төсе.
Мөдәрриснең тыйнаклык күрсәтүе булдымы, шаяртуымы:
– Бизәкле, исле-төсле шигырь язу­дан ярый әле безне Хәсән абый сак­лый. Шигырьнең шигырь генә булганы яхшы! – диде дә китәргә рөхсәт сорады.
Ул киткәч, без әле Хәсән абыйларда чәй эчеп, әңгәмә корып утырдык. Шул арада дачага башка әдипләр дә килделәр. Җомга көн иде. Барысын да кинога төшереп, монтажлап студиянең фильмотекасына тапшырдым. Күп күрсәтелде алар.
Төрле әдәби тапшыруларда шул кинокадрларны ваклап-өзгәләп куллану очракларының шаһиты булдым. Хәсән Туфанның 100 еллыгы уңае белән үзем төшергән шул кинокадрларны эзләтсәм дә, аларны таба алмадылар, «юк», ди­деләр.
Гамьсезлек нәтиҗәсендә юкка чыкканмы, көнчелектәнме? Әллә икесе дә бармы? Бүген миннән бер редакциядә:
– Хәсән Туфан белән Мөдәррис Әгъләмовның фоторәсеме юкмы? – дип сорадылар.
– Юк! – дип әйтә алмыйм, чөнки кинога төшерүем факт. Ул инде мең фото дигән сүз. «Бар», дияр идем – кайдалыгын белмим. Бәлки, кемдер киләчәк өчен яшереп асрыйдыр?! Шул көн истәлеге итеп, Хәсән абыйда чәй эчеп чыккач очраткан язучылар белән бергә төшкән «үзешчән» фотоны гына тәкъдим итә алам. Хәсән абый: «Зәгъферәнне утыртасым бар», – дип, безнең белән бергә сурәткә төшмәде. Мөдәрриснең әллә инде китүе чын иде, әллә тыйнаклыгы муллыктан булдымы – яңа килгән әдипләр янына чыкмады. Бүген үзем Хәсән абый яшенә җитеп килгәндә ул утырткан зәгъферәнне барып күрәсем килә, һаман юл төшми. Түтәле исәнме икән?
Ниһаять, «җай чыгарып, юл тө­шереп» бардым мәрхүм шагый­ре­безнең эзләре сакланырга тиешле «Аккош күле» дачасына... Тик... Хә­сән абыйның йортын да, ул утырткан күпьеллык чәчәкләр түтәлен дә тапмадым.
Әдипләр дачасындагы ике шагыйрь йорты утырган урынны берләштереп, анда зур, мәһабәт йорт салып куйганнар, йозак элгәннәр...
– Кем йорты бу? – дип сораган идем, каравылчы:
– Хуҗасыныкы! – диде дә, өстәмә сораулар бирелүдән качып, китәргә ашыкты. «Озак юанмагыз, шәхси ми­лек!» дигәне соңгы сүзе булып, «Ни белән юанырга?» – дигән сорау һавада эленеп калды.
Юансак та, классик шагыйребез Хәсән Туфан фатихасы белән иҗат итүче шагыйрьләребез булудан һәм аларның шигъри түтәлләрендә зәгъ­ферәннәр чәчәк атуына өметләнүдән генә юанырбыздыр, ахры.


11 ноябрь, 2015 ел

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру