Журнал «Безнең мирас»

З.Бәширинең бер хаты

Габдулла Тукай әдәби музеена килүчеләрне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты гына түгел, аның даирәсе һәм фикердәшләре дә кызыксындыра. Музейда Тукай замандашлары – Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Камал, Г.Ибраһимов, М.Гафури, С.Рәмиев, Х.Ямашев, С.Сүнчәләй, Я.Моради, Ш.Әхмәрев, М.Бигиев, Г.Исхакый турында азмы-күпме мәгълүмат бар. Соңгы елларда фәнни хезмәткәрләр шагыйрь белән бәйле башка шәхесләрне өйрәнүгә дә зур игътибар итә, экскурсантларга моңарчы исемнәре бик азларга гына билгеле булган Кәбир Бәкер, Николай Ашмарин, Иван Харитонов, Исмәгыйль Рәмиев, Зариф Бәшириләр турында да сөйләп узалар. Г.Тукай әдәби музеена килүчеләр Зариф Бәшири белән бәйле бер генә экспонат күрә алалар – бу 1916 елда Оренбургта төшерелгән фоторәсем. Фотода «Шура» журналын чыгаруда катнашкан язучылар – Н.Думави, З.Бәшири, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй, М.Гафури.


Зариф Бәшири Зариф Бәшири

Габдулла Тукай замандашлары белән бәйле һәр экспонат музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Шундыйларның берсе ТР Милли музее фондларында саклана, ул Габдулла Тукайның замандашы, шагыйрь һәм язучы Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири (1888-1962) хаты. Хат 1944 елның 12 ноябрендә Уфа шәһәрендә язылган, адресаты – Гази Кашшаф (1907-1975), язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1944 елда ул «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире булып эшли, шул ук вакытта Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе вазифасын да башкара.
Хатның тулы эчтәлеге:


«Гази иптәш!
Сез Уфадан киткәч, мин картны бөтенләй оныттыгыз. Минем әлеге Гафури һәм Тукайлар турында язган истәлекләр турында да, «Ил карты» турында да бернәрсә дә язмадыгыз. Минем әхвәл болай тора: Язучылар союзы «Ил карты»н ике кешегә рецензиягә биргән иде. Яхшы рецензия бирделәр. Аннары союзның шагыйрьләр секциясендә укылды. Анда да нигезендә яхшы табып, беркадәр төзәтеп, үзгәртеп бастырырга булдылар. Шунда бирелгән киңәшләр буенча мин аны өчкә бүлеп, өч китап иттереп яңадан эшләдем. 1 – «Ил карты», 2 – «Ил мәхәббәте» (аерым шигырьләр рәвешендә), 3 – «Ил баласы» (балалар өчен).


Совет, партиянең законы, установкасы буенча инде мин Союзга восстановить ителүгә хаклы булсам да, Сәйфи Кудаш һаман да «теге-бу» дип сузып, читкә этеп килә.


Тормышым һаман да шулай: көненә өч йөз грамм икмәктән башка бер төрле дә паек ала алмыйм. Утыртып, алган бәрәңгем дә юк. Бер полин утын юк. Үзем дә, балалар да ялангач.
Саулык мәсьәләсе шулай: йөрәк авыруы өстенә ачлык та кушылгач, инде бөтенләй шешенеп аяктан егылдым. Докторлар: «Яхшы ашау, җылылык, тынычлык кирәк», – диләр, нык дәваланырга кушалар. Ләкин миндә аларның берсе дә, бер генәсен булдыруга көч тә, шараит тә юк. Шуның өчен дә якын киләчәктә үлемнән башка нәрсә күренми дә, көтә дә алмыйм.


Өч балам 1939 нчы елдан бирле фронтта. Берсенең үлүе турында рәсми хәбәр алынды. Берсе 1941 нче елда пленга төшкән булган икән. Ул немец лагереннан качып, Одесса областена килә дә өч елга якын шунда партизаннар арасында эшли. Одесса областен Кызыл Армия алгач, ул шуларны каршы алып, тагын сугышка керешә. Ләкин, ни сәбәпледер, үзе хат язса да, үз адресын җибәрми. (Шул улым Казанда фин.-эконом. вузны бетергән иде.) Өченче, зур улым – старший лейтенант, алдагы позициядә артиллерист булып батыр сугышуы өчен, өч тапкыр орден ала. Ләкин хәзер каты контужен булып госпитальгә керә. Алардан, мәгънәви шатлыктан башка, матди ярдәм юк. Һәрхәлдә Ватан сугышының, шул өч геройның кырык ел буена әдәбият өстендә булган карт аталары бүген кайбер аерым личностьләрнең капризлары аркасында ачлык-ялангачлык белән салкын кухняда үлем көтеп ята.


Мин Сездән шуны үтенәм, Сез мөмкин булса, әгәр минем Тукай һәм Гафури турындагы нәрсәләрем ярарлык табылган булсалар, институт белән сөйләшеп, шулар өчен акча җибәртә алмассыз микән. Ул акчаның гына мине үлемнән коткаруына, килеп өлгерүенә түзем җитмәсә дә, бәлкем, алар балаларыма укуга йөрүләренә ярдәм итәр иде. Чөнки алар ялангачлыктан укуга йөри алмыйлар.


Бәшири З.Ш. 12/ХI. 1944
Уфа»


Зариф Бәширинең бу хаты аның советлар чорындагы тормышын һәм иҗатын күз алдына тулырак итеп китерергә мөмкинлек бирә.


Хатта исеме аталган Сәйфи Кудаш (1894-1993) Ватан сугышы чорында Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә. Авторның «...мин Союзга восстановить ителүгә хаклы булсам да» дигән юллары аның 1938 елда гаепсезгә хөкем ителеп биш елга хезмәт белән төзәтү лагерена эләгүе, аннан кайткач та рәсми оешмаларның әдипкә булган мөнәсәбәте үзгәрмәве турында искә төшерә.


«...минем Тукай һәм Гафури турындагы нәрсәләрем...» – бу хатирәләрнең Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич турындагы бүлекләре Уфада «Агыйдел» журналында басыла. 1961 елда З.Бәшири кулъязмасын Татарстан китап нәшриятына тапшыра. Ләкин китап аның үлеменнән соң гына дөнья күрә. Бик нык кыскартылган бу истәлекләр, Гали Халит тарафыннан эшкәртеп-редакцияләнеп, «Замандашларым белән очрашулар» исеме белән 1968 елда Татарстан китап нәшриятында 7000 данә тираж белән аерым китап булып басылып чыга. Әлеге истәлекләр, тулыландырып, 2014 елда Зариф Бәширинең шул ук нәшриятта чыккан «Сайланма әсәрләре»нә (төзүчесе Ркаил Зәйдулла) дә кертелгән.
...Габдулла Тукайның үзе исән чакта басылмаган шигырьләреннән берсе – «Җавап» шигырен әдәбият белгечләре нәкъ менә Зариф Бәширигә мөнәсәбәтле дип саный.


Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул.
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.


Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың, җитми, җитми, кит күчеп.


Кит хәзер, ләкин китәрдә, сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!


Шигырь Тукай кулъязмалары арасында табыла, беренче тапкыр 1926 елда «Г.Тукай шигырьләре» җыентыгында басыла. 1930 елда «Яңалиф» нәшриятында чыккан «Г.Тукай әсәрләре»нең 2 нче томында да, 1955 елгы «Г.Тукай әсәрләре»ндә дә шигырьнең язылу елы итеп 1911 ел күрсәтелә. Шигырь узган гасырның 70 нче елларына кадәр Галимҗан Ибраһимовка атап язылган, дип санала. ХХ гасыр башы татар матбугатын фәнни тикшерү нәтиҗәсендә, Тукайның 1975, 1985 еллардагы әсәрләрендә, 2011 елгы академик басмасында шигырьнең язылу вакыты итеп 1908 ел күрсәтелгән һәм аның Зариф Бәширигә мөнәсәбәтле булуы турында язылган.


Егерме ике яшьлек Тукайны үз иҗатына әүлиялардай бәя бирергә этәргән Зариф Бәширинең әлеге ике битлек хатын асыл нөсхәдә күрергә теләсәгез, Г.Тукай әдәби музеенда эшли торган «Без сугышта юлбарыстан көчлебез...» дигән күргәзмәгә рәхим итегез. Бәшири хаты, бәхәссез, музейның яңа экспозициясендә дә урын алырга лаек.


Мәкаләнең журналдагы исеме: «Үзем дә, балалар да ялангач...»

Теги: Лена Тябина Яңалыклар Тарихи мирас Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру