Журнал «Безнең мирас»

Югалган дәфтәр

Саҗидәгә 16 яшь. Югары Тәтешле. 1942 ел

Балачакта, яшьлектә кемнәр генә шигырь язмаган. Мин 3 нче сыйныфта яза башладым. Ул шигырьләр язгы тамчылар, кар таулары, әнкәй һәм, әлбәттә, Ленин турында иде. Аларны берәүгә дә күрсәтмәдем. Ә олыгая төшкәч (7 нче сыйныфта), «проза»га күчтeм. Үзебезнең яшьтәшләр турында пьеса язып карадым, чөнки балалар пьесалары аз иде. Ә мәктәп драмтүгәрәге бик актив эшли. Аптырагач, зурлар өчен язылганнарын куеп йөрдек.


Мәктәптә әдәби журнал чыгара идек. Анда бер хикәям басылды. Аннары... сугыш башланды. Халыкка килгән олы кайгы безне дә читләтеп узмады. Язу хыялы чигенде.


10 нчы сыйныфтан соң авыл мәктәбендә укыту. Уфа педагогия институтында уку. Тагын урта мәктәп коллективы (Аскар урта мәктәбе). Баштанaяк нагрузка. Минзәләдә дә шул ук хәл. Бала язмышы бит укытучыга бәйле. Гел шулар турында уйлыйсың, төшеңдә дә шулар белән саташасың. Башка чит нәрсә белән мавыгуны хәтта хыянәткә саныйсың. Кая анда шигырь язу турында уйлау.


***


...Еш кына «Ничек яза башладыгыз?» дигән сорау бирәләр. Менә бу юлы съездга баргач та, бер әфәнде шул сорауны бирде: «Язучыларның хатыннары яза башлый: Рәйсә Ишморатова, Гөлшаһидә, менә Сез. Ничек була ул алай?» Мин ничегрәк җавап бирергә, дөрес тә булсын, шаяру да булсын дип уйларга да өлгермәдем, әлеге мәҗлестә булган Миргазиян Юныс минем урынга җавап бирде: «Гаилә тормышы шундый нәрсә ул, монда шигырь язу гына түгел, әллә нәрсә эшли башларсың». Акыллы кеше әллә каян билгеле!


Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова. 28 декабрь, 1951 ел

***


Саҗидә Сөләйманова (уртада) оныгы Гөлнара, каенанасы Рауза (сулда) һәм әнисе Галимә белән. Югары Тәтешле. Август, 1965 ел

...Мин беркайчан да профессиональ язучы була алмадым, гомерем буе эшләдем. Язучы тормышны читтән күзәтеп торучы түгел. Ул аның эчендә кайнап яшәргә тиеш. Бу – минем иманым. Мин шуңа инанып яшим.


Төннәрен, бик соңга калып, кичке нефть техникумыннан эштән кайтканда һәм партия шәһәр комитеты лекторы чагымда иртәнге дүрттән вахта машинасы белән промыселларга чыгып киткәндә, үземә бер ачыш ясадым: шәһәр бервакытта да йокламый икән. Яңа төзелеш утлары, җем-җем итеп, күз кысыша. Кешеләр төнге сменага ашыга. Ышанычлы, салмак бер ритм белән буровойлар гөрли. Һәм менә шушы тынгысыз хезмәт ритмы үзе җыр сорап тора.


***


Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Гамил Афзал, Сәвия Атнабаева, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова. Уфа. 21 июль, 1973 ел

Ниндидер сәер гадәтем бар: дөнья шаулаткан авторны мин шундук укырга ябышмыйм. Шау-шулар тынгач кына иркенләп укыйм, бу чакта инде миңа беркем дә үз фикерен такмый төсле, хөкемне үзем чыгарам. Хемингуэй белән шулай булды, Межeлaйтис белән... Һәр икесе алдында да баш иям. Димәк, минем өчен әле дә яңа. Соңгы елларда үзем өчен тагын бер яңа шагыйрь, димәк, яңа дөнья ачтым: Марина Цветаева. Китабы кулга төшкәнгә чаклы минем аның хакында бернәрсә дә укыганым юк иде. Бары ике юлын гына ишеттем:


«Милый не вечен, но вечен Мир.
Не понапрасну служим».


Шуннан эзләп табып укыдым. Фикер һәм хисләр укмаштырган яшен ташы. Вознесенскийлар яңа сыман тоелган иде, алар Цветаеваның артыннан гына кабатлаганнар икән.


Бездә, татарда, хатын-кыз шагыйрьләрне аерым исемлеккә теркәү кагыйдәләшкән. Чын шагыйрьләр рәтендә торырдайлары булмаганмы? Әллә алар хатын-кызга гына тулысынча аңлаешлымы? Ләкин бит хатын-кыз бөтен укучыларның яртысын тәшкил итә. Ә менә Маринаны мин форма һәм фикер бердәмлегенең көче ягыннан хәзерге күп ир шагыйрьләрдән өстен куям.


Яраткан шагыйреңә ирексездән иярү була торгандыр. Сибгат Хәкимгә дә, Хәсән Туфанга да ияреп алдым бугай. Аз гына. Гомумән, мин иярү ягында түгел.


***


Авырлыклар күрдем, дип әйтә алмыйм. Булганнары, вакытлыча булгандай, үтә шикелле тоелды. Әткәй тәэсире, аның халык арасындагы абруе һәрвакыт янәшә булгандыр, каршылыкларны җиңелрәк үтәргә ярдәм иткәндер.


С.Сөләйманова гомеренең соңгы елларын үткәргән йорт бинасы диварына (Әлмәт, Ленин урамы, 24 нче йорт) эленгән беренче мемориаль такта

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов: «Шигърияттә хатынкыз шагыйрәләр күбәйгән саен, Саҗидә Сөләйманова иҗаты киңрәк күренә, биеккәрәк күтәрелә бара. Кызларыбыз шигъри ачышларга игътибарлы булмасалар, беркайчан да үзләре теләгән биеклеккә ирешә алмаслар дип борчылам мин», – дигән иде. Саҗидә Сөләйманова биеклеген ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә күрде: «Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып... Өлгергән, шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Жиде-сигез ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште. Әгәр Ходай аңа Анна Ахматова гомерен биргән булса, без аңа үлгәнче үк һәйкәл куярга тиеш булыр идек». 


Шагыйрь Зөлфәт исә: «Саҗидә апа бик кыска вакытта балкып очып үткән йолдыз булды. Аның шигырьләрен беренче укыганда ук андагы фаҗигале фәлсәфи хисләрнең тирәнлегенә, чисталыгына исләрем китә иде минем. Шул шигырь юллары артында ниндидер бер фаҗига җиле исеп тора кебек тоела иде. Ул чын мәгънәсендә мастер иде. Чын мәгънәсендә! Саҗидә апа бик күп шагыйрьләр ирешә алмаган биеклеккә күтәрелде поэзиядә. Укып карасаң, аның шигырьдәге һәр юлы көтелмәгән... Син аның киләсе юлда нәрсә әйтәчәген сизенә алмыйсың. Һәм аның рифмасын да чамалый алмыйсың син. Күп кешенең рифмасын чамалап була, ә Саҗидә апаныкын юк! Менә бу чын мәгънәсендә оста... Мастер!» – дип язды.


Саҗидә сеңлесе Мәдәния, энеләре Ренат һәм Фәнис белән. 1936 нчы еллар

Саҗидәнең бала чагында, җиләккә барган җиреннән адашып, урманда төн кунган чаклары да була бит. Йөгерә-ашыга җиләк җыю белән шулкадәр мавыгып китә ул, караңгы төшкәнен дә сизми кала... Кайтырга дип җыена башлый, анда сугыла, монда сугыла... Килгән юлын таба алмый йөдәп бетә. Шулай да җаен таба – агач башына үрмәләп менеп, шунда төн үткәрә. Иртән өйгә үзе юл табып кайтып керә тагын...


...Сугыш елларында колхозлардагы авыр кыр эшләре ундүрт-унбиш яшьлек балалар өстенә төшә. «Кырда безне яңа чыгып килә торган кояш каршы ала, басудан кайтып киткәнне кояш күрмәскә тиеш», – дип яза ул соңрак.


Материалны журналга, «Саҗидә Сөләйманова: шигъриятнең күкчәчәге» дигән китаптагы (авторлары – Әдип һәм Әнвәр Маликовлар, мөхәррире – Фәйрүзә Мөслимова. – «Рухият», 2016. – 351 б.) язмаларга нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №10. - 79-83 б.

Теги: Саҗидә Сөләйманова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру