Язларның бер көнен сайла даГашыйк бул тагын бер син миңа.Тирәккә былбыллар кайтырлар –Әйләнер бар дөнья шул моңда.Язларның бер төнен сайла даКүкләрдән йолдызлар бүләк ит.Дәшмичә йотылган һәр сүзнеңСөю...
Язларның бер көнен сайла да
Гашыйк бул тагын бер син миңа.
Тирәккә былбыллар кайтырлар –
Әйләнер бар дөнья шул моңда.
Язларның бер төнен сайла да
Күкләрдән йолдызлар бүләк ит.
Дәшмичә йотылган һәр сүзнең
Сөюдән торганын беләм бит.
Язларның бер кичен сайла да
Шомыртлар исеннән исерик.
Үткәндә югалган ул хисне
Яңадан, яңача кичерик.
Язларның бер таңын сайла да
Чәчемнән үбеп син бер уят.
Күземне йомамын һәр кичтә
Шул таңның җитүен мин сорап.
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Гашыйк бул тагын бер син миңа.
Тирәккә былбыллар кайтырлар –
Әйләнер бар дөнья шул моңда.
Язларның бер төнен сайла да
Күкләрдән йолдызлар бүләк ит.
Дәшмичә йотылган һәр сүзнең
Сөюдән торганын беләм бит.
Язларның бер кичен сайла да
Шомыртлар исеннән исерик.
Үткәндә югалган ул хисне
Яңадан, яңача кичерик.
Язларның бер таңын сайла да
Чәчемнән үбеп син бер уят.
Күземне йомамын һәр кичтә
Шул таңның җитүен мин сорап.
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала