Аның турында уйланып минЙокысыз үткәрдем төнне бүген;Янып чыктым.Әгәр дә шушы минуттаУл авырып ятса, янса утта?Әгәр дә ул каты сызланса?Маңгаен тотарга да кеше булмасашушы минутта?!Төн буе мин янып чы...
Аның турында уйланып мин
Йокысыз үткәрдем төнне бүген;
Янып чыктым.
Әгәр дә шушы минутта
Ул авырып ятса, янса утта?
Әгәр дә ул каты сызланса?
Маңгаен тотарга да кеше булмаса
шушы минутта?!
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр дә бүген ул юлда булса.
Бәлагә очраса?
Караңгыда калса һәм уты сүнсә?
Әгәр дә ул юлда булса?
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр булса ул бүген диңгездә?
Шторм кубып чайкалса дулкында?
Давыл белән көрәшсә бу төндә
Диңгездә!
Төн буе мин янып чыктым.
Мин авырыйм, мин саташам бугай...
Ләкин нигә авырганда,
Үз хәлемне мин оныттым?
Ник уйладым һәм кайгырттым аны шулай?!
Мин авырмыйм. Мин... яратам бугай.
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay
Йокысыз үткәрдем төнне бүген;
Янып чыктым.
Әгәр дә шушы минутта
Ул авырып ятса, янса утта?
Әгәр дә ул каты сызланса?
Маңгаен тотарга да кеше булмаса
шушы минутта?!
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр дә бүген ул юлда булса.
Бәлагә очраса?
Караңгыда калса һәм уты сүнсә?
Әгәр дә ул юлда булса?
Төн буе мин янып чыктым.
Әгәр булса ул бүген диңгездә?
Шторм кубып чайкалса дулкында?
Давыл белән көрәшсә бу төндә
Диңгездә!
Төн буе мин янып чыктым.
Мин авырыйм, мин саташам бугай...
Ләкин нигә авырганда,
Үз хәлемне мин оныттым?
Ник уйладым һәм кайгырттым аны шулай?!
Мин авырмыйм. Мин... яратам бугай.
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала