Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Вәгъдә биргән идең

Вәгъдә биргән идең

Син кайтырга вәгъдә биргән идең,Таң чыгыннан күзләр дымлангач."Дивана" дип тамга суктым җанга,Күз алдында гәүдәң сынлангач.Син сөяргә вәгъдә биргән идең,Шәфәкъ кызыллыгы сүнгәнче.Мәхәббәттән җан бирүе...

Син кайтырга вәгъдә биргән идең,
Таң чыгыннан күзләр дымлангач.
"Дивана" дип тамга суктым җанга,
Күз алдында гәүдәң сынлангач.
Син сөяргә вәгъдә биргән идең,
Шәфәкъ кызыллыгы сүнгәнче.
Мәхәббәттән җан бирүең артык,
Сарыларга сабып үлгәнче.
Син калырга вәгъдә биргән идең,
Бәхетемнең карап күзенә.
Акыл инде сине көтеп арды,
Йөрәк кенә нидер сизенә.
Син кайтырга вәгъдә биргән идең –
Араларда янган күперләр.
Буш вәгъдәдән җылы тапмый сүнде
Мәхәббәттән калган күмерләр.
Фото: pixabay
Гөлүсә Батталова
#Гөлүсә Батталова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи