Утыз Имәни оныгы
Быел күренекле шагыйрь, энциклопедик белемле галим, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның тууына 260, вафатына 180 ел тулды. Аның иҗаты галимнәр тарафыннан инде шактый өйрәнелгән, шигъри мирасы һәм фәнни хезмәтләренең күпчелек өлеше инде нәшер ителгән.Мин биредә 1986 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари. Шигырьләр һәм поэмалар» һәм галим Рамил Әдһәмов тарафыннан гарәп телендәге дини трактатларны урысчага тәрҗемә итеп бастырган «Габдрахим Утыз-Имяни ал-Булгари. Избранное» (2007) дигән китапларны күздә тотам.
Болардан тыш та әдип иҗаты турында татар галимнәренең күп санлы фәнни мәкаләләре дөнья күрде. Әмма матбугатта шагыйрьнең шәхесе, балалары, оныклары хакында һәм гомумән татар шигъриятендә һәм фәнендә ул чәчеп калдырган орлыкларның ничек үсеп китүләре, нинди җимеш бирүләре турында материаллар әлегә чагыштырмача аз яктыртылды.
Габдерәхим Утыз Имәнинең гаилә тормышы һәм балалары турындагы беренче мәгълүматларны Ризаэддин Фәхреддин бирде. Үзенең атаклы «Асар» хезмәтенең алтынчы кисәгендә (Оренбург, 1904) ул шагыйрьнең биш улы һәм биш кызының исемнәрен атый, аларның кайсы авылда, кайсы төбәктә яшәгәнен әйтеп китә. Габдерәхим хәзрәтнең балаларын һәм гаилә тормышын җентекләп 1947-1948 елларда Утыз Имәни иҗаты турында беренче диссертация язган галимә Үлмәс Ибраһим кызы Беляева өйрәнде. 1940-1950 еллар шагыйрь иҗатын бары дини мотивларга гына кайтарып калдырдылар, аны өйрәнү хупланмый башланды. Шулай булуга да карамастан, Үлмәс ханым Беляева Утыз Имәни яшәгән һәм укыткан барлык авылларда йөреп, әсәрләренең кулъязмаларын ззләп, шагыйрьнең әле исән булган оныклары белән очрашып, әдип турында бик күп кыйммәтле материаллар туплады. Үзенең диссертациясендә ул шагыйрьнең гаилә тормышын шактый тулы яктырта алды. Шушы хезмәттән бер өзек китереп үтик. «Утыз Имәни семья тормышын бик яшьтән оештырган. 1773 елда, 19 яшьләр чамасында Утыз Имән авылында туып үскән Рахманкол кызы Фәтхиягә өйләнгән. Фәтхиянең атасы мирза булган, ләкин Габдерәхимгә җирсез килеш кенә килгән. Закон буенча аларга җир тиеш булса да, Габдерәхим исән вакытта кулларына кермәгән. Үзләре үлгәч, Билал Мамлин дигән нәселдәшләре даулап йөрсә дә ала алмаган, дип раслый истәлекләр. Фәтхиянең өч кыз баласы булган. Фәтхия белән бары биш ел гына торган. Фәтхия үлгәч, шул ук Утыз Имән авылыннан Габдерразак кызы Хәмидәгә өйләнгән. Хәмидәдән 13 баласы булган: бишесе кыз, сигезе ир бала. Хәмидәгә өйләнгәч, Утыз Имәни илендә җиде-сигез еллар чамасы гына торган да хатыны, балалары белән бергә Бохарага киткән». Ә Ризаэддин Фәхреддин исә: «Габдеррәхим хәзрәт... беркадәр затлар хозурында гыйлем эстәгәч, Хәмидә Габдерразак вә Бәдигыльҗәмал исемле хатыннары вә Габденнасыйр исемле угылы белән Бохара тарафына сәфәр кылган», – дип яза. Үлмәс Беляева бу фикер белән килешми һәм үзенең фикерен кире какмаслык фактлар белән дәлилли. Билгеле булганча, шагыйрьнең хатыны Хәмидә 1798 елда Бохара төбәгендә вафат була. Әдипнең шуннан соңгы гаилә тормышын Үлмәс Беляева болай тасвирлый: «Габдерәхим берничә еллар сәяхәттә йөргәннән соң, яңадан Утыз Имән авылына кайтып, Фәтхиянең сеңлесе Бәдигыльҗамалга өйләнгән һәм шул хатыны белән ахыргы көннәренә кадәр гомер иткән. Бәдигыльҗамалдан ике ир баласы, ике кыз баласы булган». Шуннан соң галимә Утыз Имәнинең гаилә тормышына түбәндәге ачыклыкны кертә: «Утыз Имәнинең семьясы турындагы моңа кадәр булган мәгълүматлар аныкланмаган иделәр. Яңа табылган материаллар, даталар бу мәсьәләне аныкларга ярдәм иттеләр. Шулай ук Нәкый Исәнбәт иптәш көтепханәсендә Утыз Имәнинең үз кулы белән язылган бер документ бар. Ул анда балаларының кайда, кайчан туулары, үлүләре турында, күбесенең көннәре, айлары, еллары белән билгеләп язып куйган. Мәсәлән, «Кызым Бәдигыльҗамал 1188 сәнә сабан бетәр вакытта тугды», – ди. Димәк, кызы Бәдигыльҗамал 1774 елда туган була. Утыз Имәнигә бу вакытта нәкъ егерме яшь була. Шулай булгач, Риза Фәхреддин әйткәнчә, Утыз Имәнинең беренче хатыны Бәдигыльҗамал була алмый. Чөнки Утыз Имәни, хатыны Бәдигыльҗамал исән була торып, кызына Бәдигыльҗамал исемен куштырмаган булыр иде. Татар халкының гореф-гадәтендә мондый хәл очрамый. Шуның аркасында әдәбиятта шактый каршылыклы фикерләр яшәп килде. Мәсәлән, Утыз Имәни бер үк вакытта ике хатын белән торган, беренче хатыны Хәмидә булып, соңгы хатыны Фәтхия булган, шуның ише башка фикерләр дә йөрде. Кыскасы шул: беренче хатыны Фәтхия, ул үлгәч Хәмидәгә, ул үлгәч Бәдигыльҗамалга өйләнгән булуын, ике хатын белән бер үк вакытта тормаганын югарыда китерелгән фактик материаллар раслыйлар».
Шуннан соң Үлмәс Беляева Габдерәхимнең әле 1940 елларда исән булган оныкларын атап китә: «Утыз Имәнинең өченче, дүртенче буынына тоташкан картлар бар. Алар хәзерге көндә дә авылның искечә иң укымышлы картларыннан саналалар. Мәсәлән, Фазыл карт, Хафиз карт, Мөхәммәт карт һәм башкалар». Һәм галимә Габдерәхимнең кайсы баласы кайда яшәве, оныклары турында шактый тулы мәгълүмат бирә. Мәсәлән, аңа Габдерәхимнең кызы Бибиҗамалның улы Мөхәммәтфазыл белән очрашып сөйләшергә туры килгән. «Фазыл карт Утыз Имәнинең әсәрләрен, аның турындагы материалларны җыйган, саклаган. Күп кенә шигырьләрен яттан да хәтерли. Фазыл Котлыгбаев безгә Утыз Имәни турында материал туплауда бик зур ярдәм итте һәм без алардан югарыда файдаландык та», – дип яза ул.
Казан дәүләт университетында аспирантурада укыганда фәнни җитәкчем, күренекле галим Хатип ага Госман миңа фәнни эш темасы итеп Утыз Имәни иҗатын өйрәнүне биргәч, мин дә шагыйрь яшәгән авыл һәм шәһәрләрне йөреп чыктым. Әмма миңа инде Утыз Имәнинең бары дүртенче, бишенче яки алтынчы буын оныклары белән генә танышу бәхете тиде. Үлмәс Беляевадан соң шактый вакыт үткән, ул очраткан, кырыгынчы елларда исән булган аксакал бабайлар инде гүр ияләре иде. Шагыйрьнең кайсы оныкларын ачыкларга һәм кайсылары белән очрашырга туры килде соң миңа?
Утыз Имәнинең оныклары илебезнең күп шәһәр һәм авылларына таралган. Аларның күбесе гыйлем-мәгърифәт, фән-әдәбият өлкәсендә хезмәт куйган. Мәсәлән, мин әдипнең туган авылы Яңа Кадидә (шагыйрьнең тууына 250 тулу уңае белән ул авылга үзенең элеккеге Утыз Имән дигән исеме кайтарылды) Вәзгытдин белән Фәсхетдин бабайларның шагыйрьнең бишенче буын оныклары булуын ачыкладым. Казанда шагыйрьнең кызы Бибиҗамал ягыннан алтынчы буын оныгы Бикмөхәммәтов Альберт яши. Әдипнең бишенче буын оныгы Әхмәтҗанов Әшрәф Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаганнан соң күп еллар буена «Известия» газетасының Иран буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән (кызганычка, ул 1981 елда бакыйлыкка күчкән, мин аның белән очраша алмадым). Шулай да, миңа төрле елларда Утыз Имәнинең кайбер оныклары белән күрешергә туры килде. Җитмешенче елларда Башкортстанның Дәүләкән районы Мерәс авылында Утыз Имәни нәселеннән булган Әхмәтҗанов Хәмзә һәм аның улы Әхмәтҗанов Закир, 1976 елда Чистай районы Исләй авылында 94 яшьлек Нурулла бабай Хәлилов белән, 1986 елда әдипнең Уфа каласында яшәүче дүртенче буын оныгы Вафин Әнвәр ага, ә 1988 елда Сәмәрканд шәһәрендә яшәүче бишенче буын оныклары Әхмәтҗанов Халит һәм Әхмәтҗанов Мигъдәт агалар белән очрашып сөйләшергә туры килде.
Утыз Имәнинең бер оныгы белән мин күрешеп кенә калмадым, берничә ел хат та алышып тордым хәтта. Ул – Лениногорск районы Куакбаш авылында яшәүче Гамилев Ходәйфә бабай – Утыз Имәнинең кызы Бибиҗамал ягыннан дүртенче буын оныгы иде: Габдерәхим – Бибиҗамал – Җәләлетдин – Гамилетдин – Ходәйфә. Без аның белән 1995 елга, ягъни аның вафатына кадәр элемтәдә тордык.
Танышуыбыз 1969 елда булды. Ул вакытта мин әле аспирантурада укый идем. Утыз Имәни иҗатын өйрәнү белән кызыксынып китеп, җәйге каникул вакытында Габдерәхим хәзрәт яшәгән авылларда йөреп кайтырга ниятләдем. Сәяхәтем Лениногорск районының Куакбаш авылыннан башланды. Билгеле ки, Габдерәхим бу авылда берничә ел яшәгән, мәдрәсә салдырып, шәкертләр укыткан. Әлеге салада беренче мәдрәсә булган ул.
Килеп кердем. Авыл уртасындагы кибет янында бер бабай басып тора. Аңардан: «Бу авылда борынгы кулъязмалар юкмы икән?» – дип сорадым. «Булса, Ходайфәдә булыр», – диде ул, бер өйгә күрсәтеп. Бусагадан уздым. Мине авыл картларына хас булганча түгәрәк ак сакаллы, ачык йөзле бабай каршы алды. Сөйләшеп киттек. Ул миңа Габдерәхим хәзрәт һәм аның кияве Гыймадетдин турында үзе белгән хатирәләрне сөйләде. Утыз Имәни Куакбаштан соң әтисенең авылы Тимәшкә күченеп китә. Киткән вакытта, мәдрәсәгә хәлфә итеп Гыймадетдин исемле үзенең бик укымышлы бер шәкертен куеп калдыра, аңа Бибиҗамал исемле кызын да кияүгә бирә. Гыймадетдин гарәп, фарсы телләрен яхшы белә, бик оста каллиграф та була. Утыз Имәни әсәрләренең байтагын кулдан күчереп тарата.
Ходәйфә бабай миңа Утыз Имәни салдырган мәдрәсә урынын да күрсәтте: ул авылны икегә аерып ага торган елга ярының түбәнге ягында булган. Язгы ташу вакытында су басып китмәсен өчен башта субайлар сугып, шулар өстенә салынган. «Субайлар өстенә салынганга күрә, ул ике катлы йортны хәтерләтә иде. Мин бала чагында аның утырткан баганалары исән иде әле», – дип сөйләде Ходәйфә бабай.
Ул миңа Утыз Имәни һәм аның кияве Гыймадетдингә бәйле кайбер хатирәләрен дә бәян кылды. Бу – шуларның берсе: «Габдерәхим хәзрәт бервакыт (кайсы елдадыр – белмим), Түбән Чыршылы авылына килеп төшкән. Түбән Чыршылыда бу вакытта Фәттах исемле кеше хәзрәт булып торган. Ул аш мәҗлесендә утыра икән. Кинәт мәҗлестәгеләргә килеп әйткәннәр: «Җәмәгать! Тизрәк тотыгыз ашыгызны! Габдерәхим хәзрәт килә икән. Аны каршыларга барырга кирәк!» Мәҗлестән ашыгып таралганнар. Шунда Габдерәхим хәзрәт Түбән Чыршылы дин әһелләренә багышлап бер нәзым да язып ташлаган. Аның эчтәлеге мәҗлестә озак утырасыз, дип тәнкыйтьләүдән гыйбарәт булса кирәк. Шул әсәр Түбән Чыршылы имамы Таҗи абзыйда сакланган. Мин укып торырга сораган идем дә – миңа бирмәде. Фәттах хәзрәт үлгәч, ул китап Фәттах хәзрәтнең энесе Хәниф хәзрәткә күчкән, аңардан – Таҗи муллага. Кулъязма китап булган ул, басма китап түгел. Таҗи мулла үлгәч, кая киткәндер: Миңлебай авылындагы кызы Мәрьямдә түгелме? Таҗи мулланың тутасының малае Габделәзәлдә (Мәмәт авылы) түгелме? Таҗи мулла үзе исән чагында: «Китапларымны энемә, ягъни Габделәзәлгә бирәм», – дип әйткән булган». (Бу кулъязма артыннан йөреп карасам да, очына чыга алмадым. – Ә.Ш.)
Ходәйфә бабай ихлас күңелдән миңа ярдәм итәргә теләде. Үзендә сакланган бер-ике кулъязманы бирде, мин аларны соңыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының «Мирасханә»сенә тапшырдым. Бабай белән аерылышканда, без хәбәрләшеп торырга сөйләштек.
Аның беренче хаты түбәндәгечә иде: «Исәнмесез, балам Әнвәр һәм башка талибәләр! Мәгълүм бабагыздан һәм Гайниҗамал апагыз берлән сагынычлы дустлык, туганлык сәламнәребез соңында, хаталарымыз улса, гафу итеп, дога-хәерләрегезне риҗа вә нияз әйләдек.
Балам Әнвәр! Үземез бу көндә, әлхәмделиллаһ, саг-сәламәтләрмез. Гомәр агамыз да (Куакбаш авылындагы икенче бер аксакал бабай. – Ә.Ш.) шулай сәламәт кенә гизмәктәдер. Илләремез шулай тыныч кына, әлемез бик дәүләтле, Ходага шөкерана кыйламыз. Балам Әнвәр! Һәр нә язасыгыз, мәгълүмегез. Бер сәфәреңез караңгулыкда улса да, ягъни Башкортстан, икенче сәфәреңез якты улган икән, ягъни Ленинград. Балалар, бер вакытта Ризаэддин хәзрәтнең әсәрендә күреп үткән идем: Габдерәхим Болгариның дөнья йөзендә бер арба тулысы китабы бар, дигән иде. Кайсы әсәрендә икәне хәтеремнән чыккан. Шулай улгач, ихтимал, тагын да бардыр. Азия тарафында күп вакыт гизгән улса кирәк. Сәмәрканд белән Бохараларда. Шәһәрләрне, әлбәттә, сез беләсез. Шулай улса да, мин 1952 елда Бохарада улдум, ягъни иске Бохарада. Беркадәр җайларда тамаша кыйлдым. Иске Бохарада дәүләт тарафындан сакланып калган «Мир гарәп» исемендә бер мәдрәсә вар. Шул мәдрәсәдә улдым. Анда дәүләт тарафындан рөхсәт берлән дамеллалар укый иде. Шундагы мөдәррис хәзрәт берлән мөсахәбәт кыйлышдым. Ул мәнем тарафдан сорашды, мән дәхи андан сорашдым. Шулвакытта әйткән иде: «Болгари дигәнләре йадыма килә», – диеп. Шулай улгач, шунда сакланмый микән? Әлбәттә, сез беләсез, мин сезнең хәтергә генә төшерәм. Чөнки Ризаэддин хәзрәт китабында бик күп күрсәтә. Әллә Башкортстан җыеп алды микән? Чөнки Беляевадан (1948 елда Утыз Имәни иҗаты турында беренче диссертация яклаган галимә Үлмәс Ибраһим кызы Беляева. – Ә.Ш.) әүвәл кайткан бала шулай дигән иде: Башкортстан үзе җыя; без, ягъни Татарстан үзенә җыя, диеп. Без ярыш ачтык, дигән иде. Ихтимал, шулайдыр.
Балам Әнвәр! Габделәзәлдә булмаган икән, моңа бәнем йөрәгем бик әрни. Кайда булыр икән? Чыршылыда калган булса, Чыршылы бетеп диярлек янды. Җинан апада да булмаган икән. Ярый, хәерле булсын инде. Өмидебез калды: Беренче Май районы, Кара Чишмәдә. Чөнки мәнем әби анда тормышда улган, шуның оныкларында сакланмыймы икән? Андан Карабаш дигән идем. Әгәр сәфәр чыкса сиңа барырга, Ярмәкдә улмасмы? Чөнки мәнем туганлар анда да бар. Бер абый мәнем Ярмәкдән. Богырыслан ягында Ярмәк. Башкача хәтеремдә юк. Җүбәйрә дигән апагыздан сорармын, ләкин анда булыр диеп күңелем ышанмый.
Ярый, балам, хушыгыз.
Сәлам берлән Гамилев.
1970 ел, 22 декабрь».
Шуннан соң ул 28 юллы шигырь язып куйган. Ул шигырьләр Ходәйфә бабайның үзенеке түгел, Утыз Имәнинең төрле-төрле әсәрләреннән кыска-кыска өзекләр иде. Шулардан соң ул болай дип өстәгән: «Бу шигырьләрне авылда Җинан әбидән телдән укытып алдым. Ул Болгари кызындан укыган әбидән алган; укып, бәңа алып кайткан. «Горбәтнамә»ңдә бу сүзләр юкмы? Сүзләр Болгарига охшыйлар. Хушыгыз».
Ходәйфә бабай әле шагыйрь дә икән. Димәк, Утыз Имәнинең таланты аның үз иҗатында гына чагылып калмаган, ә геннар аша аның балалары һәм оныкларына да күчкән. Ходәйфә бабай да әдәби иҗат белән шөгыльләнә икән. Күренекле бабасы хөрмәтенә ул үзенә «Кечек Болгари» дигән тәхәллүс алган (Габдерәхим Утыз Имәнинең «Болгари» булуын беләбез). Татар шагыйрьләре иҗаты, классик әдәбият белән даими рәвештә кызыксынып, укып бара иде, Тукай шигырьләрен яттан да сөйләп бирде. Бабайның бер хатында менә мондый күзәтү бар: «1912 елда язылган «Ислам мәҗалләсе»ннән күчереп алдым». Тукайдан, дигән:
Сән булыш сөйсәң мәни, акчаң, карманың белән,
Күпме тапсаң да икәү, уртаклашыйк аның белән.
Син исә гыйлем вә гыйрфан белән булышам, дисәң,
Файдаланмам, туган, мин андый гыйрфан белән.
Ходәйфә бабай аңа түбәндәге шигырь белән җавап бирә:
«Мәнем сүзгә күнсәң, Тукай, сәнең теләк улыр шулай;
Ак чабата чолгау урап, суган игеп булыйк без бай.
Гыйлем-гыйрфан юлы шулай, акча илән карман тулгай,
Икәү иксәк, бергә бүлсәк, дус булырбыз менә шулай.
Маллар-дәүләт – арыслан авызында, төрекмән түрендә. Малны шуннан алырга кирәк бит. Ә Тукай сорап кына алмакчы була», – дип аңлатып та куя бабай.
Ходәйфә бабайның тагын бер кыска шигырен китерәм. Ул «Кемнәр кем? Мән үзем кем?» дип атала.
Дигәннәр кәһәфләрни – җиде-сигез һәммәләри,
Белмәгәннәр: даг эчендә улган ди фәҗвәләри.
Мосхафта дийәдер: «Даг эчендә сакчы булган кыйтмирлары».
Шуңа охшаш белмәделәр мән Гамилне,
Белмәделәр мәндә улган гәүһәрләрне.
Белер улса, һич димәсләр: «Сән шагыйрьче», –
Дия иде мөлла Сәгыйть хезмәтчесе.
Минем архивта Ходәйфә бабайның тагын берничә елдан соң килгән икенче бер хаты да саклана. Бу хатны язганда аның беренче хатыны Гайниҗамал апа вафат булган, бабай икенче хатынга өйләнгән. Болай яза: «Исәнмесез, Әнвәр балам, талибәләр! Мәгълүм бабаң Гамилевтан сезнең исән-сау улуп яшәвегезне тәбрикләп, һәр икемездән, ягъни бабай һәм әбидән сәлам соңында, үземез исән-сау яшәп ятамыз. Башкача хәзергә ят хәбәрләр юк. Тормыш ипдәшең улса, аңар да бездән сәлам диярсең. Ипдәшең булмаса, Болгариның шигырьләре яныңда – шулар берлән моңланып ятарсың. Бусы Кечек Болгаридан диеп укырсың: хәзерге апаңның артыннан йөргән вакытта моңландым:
Кыйлулә уйкусун талдым,
Бер хәбибе җәмал күрдем.
Дийә нәфсем сиңа һибә,
Җәмал базарундан килдем.
Калкып талган уйкуымдан
Тәгъбирүне тыңла андан.
Җәмал базарларун гизсәң,
Дийә сиңа тәкъдим андан.
Җәмал базарларун гиздем,
Нәчә йирдә җәмал сиздем.
Нәзар дәрйаларун йөздем –
Табалмадым, әй, сән әула.
Кайусының буйы кыска,
Кайусы бик гүзәл төскә,
Кайусы бик озын буйга,
Гаклы юк аның һич тә.
Ошбу «Җәмалнамә»не* соңгы рәфикам Фатыйма исменә моңладым, туган. Иле – Димскәй башы дигән карйәдә туып үскән.
Балам Әнвәр! Ялгызлык үзе бер зиндандыр. Үзем татыганга, шул вакыттагы моңларны сәңа яздым. Парлап яшәү – хода әмередер. Шул ходаның әмерен үтәп яшәү – безнең вазифамыздыр.
Сүзгә байлык бары хатын-кызларныкы, хакларун бирә белергә кирәк. Интернат аталары, урам аналары күбәйделәр. Сак бул!»
Шушы хаттан соң безнең элемтә өзелеп торды. Беркадәр вакыттан язсам да, миңа җавап килмәде. Соңрак аның вафат булганлыгын ишеттем.
Бабайның төрле язмалар һәм шигырьләр дә язылган ике калын дәфтәре бар иде. Алар кем кулында калгандыр? Анысын белә алмадым. Бәлки, әле берәр кеше кулында сакланадыр, дигән өмет бар.
Алда китерелгән берничә генә шигырьдән чыгып караганда да, Ходәйфә бабай Гамилевның башка беркемгә дә охшамаган, үзенчәлекле таланты булганлыгы күренеп тора. Безгә киләчәктә әдәбиятыбыз тарихындагы зур, билгеле талантларны гына түгел, ә менә шундый, беренче карашка бик үк зур булмаган, әмма үз әдәби дөньясы, үз карашы булган үзенчәлекле шәхесләрне һәм аларның иҗатларын да халкыбызга кайтару өстендә эшләргә кирәк. Безнең халкыбыз чын мәгънәсендә талантларга бай халык ул.
_____________
Сүзлек: кәһәфләр – легенда буенча, әле ислам барлыкка килгәнче үк җиде-сигез кеше тау куышында яшәгәндә, медитация вакытында, янәсе, аларга Аллаһ Тәгаләдән хәбәр килгән; фәҗвә – таулар арасындагы юллар; мосхаф – Коръән; даг – тау; кыйтмир – юк-бар нәрсә, җен; кыйлулә – төрле сүзләр белән; хәбибе җәмал – сөекле гүзәллек; һибә – бүләк; калкып талган уйкуымдан – торып тәмле йокымнан; тәгъбир – төш юрау; нәзар дәрйалары – күз сирпү елгалары; сән әула – синнән яхшыракны; кәмал – камил; әййам – көннәр буе; там – тулы, бөтен; кальб – йөрәк; сәфәр кафына – сәфәргә чыгып, әйләнеп кайту; ари – эзли.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА