Журнал «Безнең мирас»

Үткәннән хатлар (Соры тышлы папкадан)

Беренче хат
Х.Г.Рәфыйковтан – Л.С.Соболевка
1961 елда, көннәр язга таба авышкан бер вакытта, Х.Г.Рәфыйков дигән бер милләттәшебез РСФСР Язучылар союзы рәисе Л.С.Соболев (1898-1971) исеменә эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт булган мондый хат (әлбәттә, ул хат тулаем рус телендә язылган. – Л.Л.) юллый:
«Хөрмәтле Леонид Леонидович (хат юллаучы ялгыш язган, дөресе – Леонид Сергеевич. – Л.Л.)!
Минем мөрәҗәгать итүем, бәлкем, Сезне беркадәр гаҗәпләндерер дә, чөнки мин әдәбияттан читтәге кешемен, шулай да, әйтергә кирәк, совет әдәбиятын бик яратам.
Эш менә нәрсәдә, ип.Соболев, Татарстанның нефть промышленносте үзәге булган Баулыда совет поэзиясенең башында торучыларның берсе булган Сирин дигән карт бер шагыйрь яши.
Ул – бик үзенчәлекле, талантлы, язу алымы буенча новатор шагыйрь. Сирин – халык арасында зур популярлык казанган каләм иясе. Ни кызганыч, утызынчы елларда ул бәлагә тарыды – репрессиягә эләгеп, туган җиреннән мәхрүм булып яшәргә дучар ителде. Бары тик партиянең ХХ съезды гына аны чын мәгънәсендә тормышка кайтарды. Ләкин алдагы елларда ясалган күңел җәрәхәтләре тиз генә төзәлерлек түгел кебек әле – шагыйрь бүген дә матди-көнкүреш кыенлыклары кичереп, гомер сөрергә мәҗбүр: ул хатыны белән бергә 5 квадрат метрлы бүлмәчектә интегеп яши, инвалид буларак, 281 сум пенсия ала.
Яшәүмени инде бу? Яшәү түгел, әлбәттә, ә ихтирамга лаек шагыйрьне мәсхәрәләү. Көлке һәм аяныч бит: Татарстанның индустриаль төбәгендә яшәүче карт әдипкә иҗади тормыш алып барырлык яхшы гына бер бүлмә яисә фатир табылмасын инде.
Теләсәләр, ярдәм итә алалар бит югыйсә. Әмма җирле төбәктәге чиновниклар кеше хәлен аңларга теләми. Кешеләргә ленинчыл кайгыртучанлык күрсәтү юк.
Иптәш Соболев, кешене бу мәхшәр чокырыннан чыгарасы, аңа ярдәм кулы сузасы иде. Сез, бүгенге көннең кайбер Фамусовлары кебек, бу мәсьәләгә җиңел карамассыз, ә бәлки моңа җитди игътибар биреп, уңай хәл кылырсыз дип ышанам.
Сәлам белән, 1919 елдан КПСС әгъзасы, пенсионер Х.Г.Рәфыйков.
Минем адресым: Г-165, Студентлар урамы, 28 нче йорт, 20 нче корпус, 150 нче фатир.
Иптәш Сирин Батыршинның адресы: Татарстан АССР, Баулы районы, Баулы авылы, СМУ-4 бистәсе, 5 нче барак».
(Хатның язылу вакыты күр­сә­тел­мәгән: якынча 1961 елның март ахыры-февраль башларында адресат­ка юлланган булырга тиеш. – Л.Л.).
Икенче хат
В.Н.Шишовтан – Афзал Шамовка
Күп тә үтми Мәскәүдән, РСФСР Язучылар союзыннан – идарә сәркатибе урынбасары В.Н.Шишов дигән иптәштән Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе А.Ш.Шамовка (1901-1990) хат (№ 489) килеп ирешә:
«Кадерле Афзал Шиһабетдинович!
КПСС әгъзасы иптәш Х.Г.Рәфый­ковның Татарстанның аксакал шагыйре Сирин Батыршинга ярдәм итү мәсьәләсе турындагы хатының күчерелмәсен Сезгә юллыйбыз.
Хатта кү­тә­рел­­гән мәсьә­­лә­не ачыклавыгыз һәм нинди нәтиҗәгә килүегез хакында РСФСР Язучылар берлеге идарәсе секретариатына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Ихтирам белән, В.Шишов.
13 февраль, 1961 ел».
Өченче хат
Сирин Батыршиннан – Афзал Шамовка
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең Мәскәүдән килгән хатка җавабы сакланмаган (һәрхәлдә, архивымдагы «1961ел: Язучылар хатлары һәм аларга җаваплар» дигән папкада ул юк. – Л.Л.). Җитәкчелек (әйтик, Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе Афзал Шамов шәхсән үзе) тарафыннан шагыйрь Сирингә берәр төрле җавап бирелгәндерме, юктырмы, бу хакта да тарих әлегә дәшми. Вәләкин безгә үткән еллар аша мәгълүм булганы шул: 1961 елның июнь аенда Афзал Шамовка (1958-1961 елларда Татарстан Язучылар Союзы идарәсе рәисе) Сирин Батыршин үзе хат яза. Сүзне озакка сузмыйча, шагыйрьнең әллә ни төчеләнеп-нитеп тормыйча гына язган шул хатына (хаттагы кайбер ялгыш язылган сүзләр һәм орфографик хаталар төзәтелеп бирелә. – Л.Л.) күз салыйк әле:
«Афзал Шамов!
Бу хатны сиңа Сирин яза. Сезгә сәлам. Үзем исән, сезгә дә исәнлек, саулык телим.
Мин сезгә күптән хат язарга уйлап йөрсәм дә, сезнең вакытыгызның бик кадерле, эшләрегезнең бик җаваплы булуын игътибарга алып, үземне хат язудан тыеп килдем. Бәлки синең бу хатны укып торырга вакытың да булмас, шәхси тормышым турында язу минем үзем өчен дә җиңел нәрсә түгел, шулай да мин бу хатны язарга тотындым, кыска язарга тырышам.
Миңа бүген Бөгелмәдән берничә иптәшем килеп чыктылар. Алар 1919 еллардан бирле күп урыннарда эшләгән карт пенсионер иптәшләр. Алар минем тормыш хәлем белән танышкач: «Син Афзал Шамовка хат язып кара әле, без синең бу тормышың белән риза түгел, моның өчен без бик борчылабыз...» диделәр. Мин үзем өчен борчыла торганнардан түгел, шулай да аларның борчылуы мине борчыды. Минем башкаларны борчыйсым килми. Менә шулардан чыгып, мин бу хатны язарга уйладым.
Мин – 2 нче группа сугыш инвалиды. 33 сум пенсия алам. Бу сүзләрне Колчак сугышы вакытында бер мәртәбә, соңгы сугышта 2 мәртәбә контузия алган, 2 мәртәбә парализовать ителгән, 2 мәртәбә җиңел формада «паралич головного мозга» белән, 2 мәртәбә үлеп терелгән, шуның өстенә бераз шигырьләр дә сырлаган куллар яза.
Тормыш иптәшем белән шул 33 сум хисабына яшибез. Үзем беркайда эшләмим. Газета-журналларга язылып укып барырга материаль мөмкинлегем юк. Бу шиксез авыр хәл. Сөйләп тору­ның кирәге юк. Саулыгым да начар.
Бервакыт Гали Хуҗиев килгәч, әдәби утырышта «Без Сиринне Язучылар союзына член итеп алабыз, без бу турыда сөйләштек», дип мине шатландырып киткән иде. Шуннан соң бернәрсә дә ачык түгел. Әгәр мөмкин булса, минем Язучылар союзында член булу мәсьәләсен хәл кыласы иде. Аннан соң пенсия мәсьәләсен хәл кылып булмасмы? (Соңгы ике җөмләнең астына кемдер карандаш белән сызган. – Л.Л.)
Минем җыентыкны чыгару турында. Мин аларны Мәгъсум Латыйфуллинга тапшырган идем. Ул аны һаман тапшыралмый үзендә тота (беләсе, табасы иде – бу кулъязма кайларда тузан җыеп ята икән? Хәер, бәлкем, ул юкка чыккандыр да инде. – Л.Л.).
Димәк: өч мәсьәлә тора, менә шуларны хәл кыласы иде. Менә шул турыда син нәрсәләр әйтерсең, мин синең киңәшеңне көтәм. Мин үзем, бердән – саулыгым, икенчедән – материаль мөмкинлекләрем булмау аркасында, Казанга бара алмадым.
Хәзер җәй көне. Сез ялга китә торгансыздыр. Шул сәбәпле минем бу хат, бәлки, сезнең кулга да ирешмәс. А.Гомәргә (Абдулла Гомәр (1906-1974), тәрҗемәче, мөхәррир-журналист, 1958-1963 елларда Татарстан Язучылар Союзында яшь язучылар белән эшләү буенча әдәби консультант вазифасын башкара. – Л.Л.) берничә шигырь җибәрәм, анысы аерым хат белән булыр.
Эшләрегездә зур уңышлар теләп, хөрмәт белән: Сирин. Баулы, СМУ-4, 5 нче барак. 9 июнь, 1961 ел.» (Әлеге хат астына кемдер – бәлки Афзал Шамов үзе?! – «Җавап бирелде. 28.06.61», дип язып куйган. – Л.Л.)
Дүртенче хат
Афзал Шамовтан – Сирин Батыршинга
Сирин Батыршинның кулдан язылган хатына Афзал Шамовның машинкада бастырылган җавабы түбәндәгедән гыйбарәт:
«Хөрмәтле Сирин дускай!
Бер бит кәгазьнең ике ягын да вак кына хәрефләр белән тутырып язган хатыгызны моннан ун көннәр элек алган булсам да, бүген генә җавап язарга вакыт таптым. Бу арада чит республикалардан килгән кунаклар күп булды, алар белән төрле кичәләр, очрашулар һәм киңәшмәләр үткәрергә, барлык вакытны диярлек аларга багышларга туры килде.
Инде хатыгызда язылган мәсьәләләргә килик. Башта җыентык мәсьәләсе. Моннан бер-ике ел элек сезнең бер җыентыгыгыз чыккан иде (1959 елда Татарстан китап нәшриятында басылган, редакторы – Зыя Мансур һәм тышлык рәссамы Л.П.Анисимов булган, 18 шигырь басылган 56 битле, яфрак хәтле яшел «дәфтәр» турында сүз бара. – Л.Л.). Анда барлык әсәрләрегез дә кереп бетмәгәндер, дип уйлыйм. Әгәр шулай икән, иң яхшы шигырьләрегезне туплап, зуррак бер китап чыгарылса яхшы булыр иде, билгеле. Моның өчен Таткнигоиздатка заявка бирергә һәм аларның ризалыгын алганнан соң кулъязманы тапшырырга кирәк. Хәзер алар 1963 ел планын төзү белән шөгыльләнәләр. 1962 ел планы инде күптән төзелеп беткән, тиешле оешмалар тарафыннан расланган. Бастырырга теләгегез булса, бары 1963 елда гына бастырырга мөмкин. Бу турыда нәшрият белән бәйләнешкә керегез. Планны караган вакытта без үзебезнең уңай фикеребезне әйтербез.
Союзга член итеп алу мәсьәләсенә килгәндә, язучылар Союзга бары яңа әсәрләре белән генә алыналар. Әгәр яңа әсәрләрегез бар икән, алар басылып чыкканнан һәм халык тарафыннан кабул ителгәннән соң Союзга алу мәсьәләсен куярга мөмкин.
Пенсияне хезмәт хакыннан чыгып билгеләгәннәрен белә торгансыздыр. Әгәр пенсиягезне билгеләгән вакытта дөрес санамаган булсалар, урындагы социаль тәэминат бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Алар шул гариза буенча пенсиягезнең күләмен яңадан карарлар, дөресләрләр. Без Сезгә карата нинди генә яхшы нияттә булсак та, пенсиягезнең күләмен берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Ул бары хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә генә хәл ителә.
Иҗат эшләрегез турында сорашасы килә. Нәрсә эшлисез? Нинди иҗат планнарыгыз бар? Мөмкин булса, кыс­ка гына итеп язып җибәрсәгез яхшы булыр иде.
Иптәшләрчә сәлам белән: А.Шамов. 28.06.61 ел».
Сирин Батыршин (1896-1969) Афзал Шамовка җавап хаты язганмы, юкмы – бу хакта да безгә әлегә нәмәгълүм.
Хатларны Л.Лерон әзерләде.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру