Журнал «Безнең мирас»

Үтерүче

Бик күп заманнан бирле инде, хәтта ак сакаллы картлар да «Т» авылында урлау булганын ишеткәннәре юк иде. Күрше авылларда аз булса да бу гөнаһ була, ә «Т» авылы халкы бөтенләй урлауның нәрсә икәнен белми, хәтта келәтләрне бикләргә хаҗәт төшмәгәнгә, йозакларның да кайда сатылганын белми иде.
Менә бервакыт шул «Т» авылында моңа кадәр ишетелмәгән бер хәбәр тарала: бер йортта төнлә бер тавык, икенче йортта ике тавык, тагы кемнеңдер өч тавыгы югалган.
Хатыннар тәмам шашалар, ирләренә баш оралар. Ирләренең анда эшләре дә юк: «Тавык зур нәрсәмени? Бәлки үзләре качып киткәннәрдер», – диләр. Югалу моның белән генә туктамый. Көннән көн абыстайларның, яшь килен, карт-корыларның тавыклары кими бара.
Хатыннар түзмиләр, беркөнне авылларына старшина килгәч, старшинага баш оралар.
– Кемнән шикләнәсез? Әйтеңез! Үземнең туганым булса да, кызганачак түгелмен. Тик тугрысын гына әйтеңез, – ди старшина.
Халык колагын торгыза. Угрыны табарга тырышалар. Ләкин бер файда да чыгара алмыйлар. Тавыклар һаман югала. Эзен һич табарга мөмкин түгел. Күрәсең, бик оста кеше урлый торгандыр. Бер-ике елдан соң тавыклар гына түгел, абзардан сарыклар да югала башлый. Бераздан соң хәбәрләр тагы күбәя: фәлән йорттан ат урланган, фәләннең бер үгезе, икенче кешенең бер сыеры юк. Әллә ничек югалалар? Бары йорттан гына чыгып өлгерсен, аннан соң мәңге дә таба алмассың.
Югалган мал хуҗалары төрле җиргә барып карыйлар, сораштыралар. Юк та юк. Әллә кая, гүя суга батканнар.
Авылда тагын бер кешедән дә шикләнерлек түгел. Һәммәсе дә тугры, эшчән халык.
Күрәзәләргә дә барып карыйлар. Алар да: «Читтән килеп урлыйлар, җирән кеше икән. Башта ул кеше һәммәңезне дә йоклата да, аннан соң теләгәнчә эш эшли», – диләр.
Билгеле инде, мондый кешене бернәрсә дә эшләтеп булмый. Бары бер нәрсә генә кала – кайгыру да, тик тору.
Һәм халык эндәшми. Ләкин анда карак үз эшен һаман эшли. Ә Сабир агай бөтенләй бөлде: актык үгезләрен алып киттеләр. Анда Сәйфи агай бердәнбер алашасыннан мәхрүм булып кала. Бервакыт, Вәли агайның бөтен кошларын кетәктән алып киткәннәр, дигән хәбәр тарала. Явызлар астан казып кергәннәр дә, кошларның һәммәсен дә алып киткәннәр. Ичмасам, нәсел өчен дә калдырмаганнар.
Авыл халкы мир җыенына җыела. Ләкин ни эшләсеннәр? Һәркем көн саен үзенә көтелмәгән кунакның килүен көтеп кенә тора. Аңар каршы бер чара да эшләрлек түгел. Бу тугрыда старосталар түгел, атна саен килеп китә торган старшина да тәмам аптырый: «Миңа каракны гына тотып биреңез! Мин аны... Мин аны... Ул минем аркада төрмәдә черер», – ди.
Халык: «Шулаен шулай... Аның кем икәнен белсәк, без тотар идек тә... Ләкин аны кайдан табасың соң?», – ди.
Менә бервакыт халык арасыннан Каюм исемле бер егет чыга да:
– Әгәр рөхсәт итсәләр, бөтен йортларны тентеп чыгар идек. Монда чит кеше эше түгел икәнлеге үзеннән-үзе күренеп тора. Безнең үземездән кем булса да бу эшне эшлидер, – ди.
Халык:
– Чыннан да, ул бит бик дөрестен әйтә. Старшина хәзрәтләре! Рөхсәт итеңез йортларны тентергә! Бу эшне үз өстеңезгә алсаңыз, бигрәк яхшы.
Старшина:
– Бу эшне эшләр өчен Каюмның үзеннән артык кеше табылмас. Ул уйлап чыгарды һәм үзе эшләсен дә. Үзенә иптәшкә берничә кешене алсын да, тентесен!
Каюм:
– Бәлки миңа ышанмаслар...
Халык (беравыздан):
– Ничек алай сиңа ышанмаска? Сиңа ышанмасак, кемгә генә ышанырга кала?
Чынлап та, Каюмга ышанмаслыкмы соң? Каюм соң нинди егет! Дөрест, ул ятим, аның атасы юк. Ләкин ул малай гына иде әле, шулай да аңардан башлы кеше чыгачагы күренеп тора иде. Ул, киенеп, авыл буенча йөри башласа, һәммә кешенең исен җибәрә иде.
Ул һәрвакыт акчалы, һәрвакыт шәһәрдән төрле бүләкләр, кесә тулы акча алып кайта, тәмам бояр төсле киенә иде. Үзенең карт анасына да һәрвакыт күчтәнәч, бүләкләр алып кайта, һәрвакыт анасын хөрмәтли иде. Үткерлек, тапкырлык, сүзгә осталык дисәң, аңардан да артыкны табу мөмкин түгел иде. Кичке җыелышларда, йөрешләрдә дисеңме, ул беренче урында тора, үзе бернәрсәдән дә курыкмый, җиде төн уртасында зияратка бара иде. Аның иң курыккан нәрсәсе – бары этләр генә иде. Әмма соң ул этләрне яратмый да иде. Авылда бер усал эт күрде исә, күпме акча сорасалар да, аны асмыйча куймый иде. «Нигә алай итәсең?» – дияләр. «Юк, мин этләрне яратмыйм, минем аларны күрәсем дә килми. Күрәсең, минем гадәт шундыйдыр...» – ди торган иде.
Гакыл җәһәтеннән Каюмнан да артык кеше юк, авылдагы иң картлар, нинди башлы кешеләр дә, аның белән җиңешә алмыйлар иде. Кайвакыт ул мир җыенына да килә, инде мир җыенына кергәч тә, халык кычкырышкан вакытта бер сүз яисә бер киңәш бирсә, һәммә халыкның исе китә, аның сүзе кабул ителә, халык та аптырашып ни әйтергә белмичә: «Менә безгә кем старшина булырга тиеш!» – диләр иде.
Шулай булгач, Каюмга ничек ышанмаска? Ничек аңарга тентү эшен тапшырмаска? Ул тугрыда уйлап та торасы юк. Шуның өчен халык беравыздан Каюмнан бу эшне үз өстенә алуын, үзенә иптәшкә берничә ышанычлы егет сайлавын һәм бөтен йортны тентеп чыгуын үтенделәр. Каюм риза булды. Үзенә ярдәмчеләр алып:
– Әйдәңез, минем йорттан башлыйк! – диеп эшкә башлады.
Егетләр:
– Ничек алай синең йорттан? Синнән болай да бер кеше дә шикләнми!
Каюм:
– Юк, иптәшләр, монда мин генә калырга тиеш түгел, тентергә булгач, тентергә... Бер йорт та калмасын. Мине генә калдырырга, мин бит бер падишаһ түгел. Караңыз, тентеңез! Бәлки берәр нәрсә табарсыз, – диде. Үзе башындагы карпу бүреген кырын салып, бөеренә таянып, бик эре генә теш арасыннан төкерде.
Егетләр Каюм артыннан аның йортын тентергә киттеләр. Аның йортын тентеп тә, бернәрсә дә тапмагач, икенче йортларга керделәр. Каюм бер җирне дә калдырмый: өй, сарай, лапас, келәт дисеңме, кар базы дисеңме, барысын да карый, бары җиде кат җир астына гына керә алмый, керә алса, аны да тентер иде.
Каюмның үз йортында бернәрсә дә табылмаса да, башка йортларда алай булмады. Бер йортның чардагында бер билбау табылды. Каюм билбауны шунда торучы бер агайга күрсәткән иде, агай: «Менә сиңа кирәк булса, бу бит минем билбау, минем генә түгел әле, атамнан калган билбау», – диеп, шатланып, Каюмнан тагы ныграк тентүен үтенде. Тентү алга барган саен урланган нәрсәләр күп табыла башлады һәм һәрвакыт ул нәрсәләрне Каюм үзе таба иде. Ул урланган нәрсәләр табылган һәр йортта шул йортның хуҗасын, хатыны, бала-чагасын каравылга алырга куша бара иде.
Тентү тәмам булгач, каравылга алынган кешеләрдән сорау башланды. Ләкин тотылганнарның һәркаюсы: «Белмимез дә, ишеткәнемез дә юк. Ул вакыт минем өйдә юклыкны һәммәңез дә белә иде бит. Әлхәмделилла, туганнан бирле андый начар эш белән маташканым юк», – диделәр.
Каюм аларның сүзенә каршы:
– Чардакта билбау яисә берәр нәрсәнең табылуы гаҗәп эшмени? Бәлки шул ук карак үзе, үзен җуар өчен урлагандыр да, кеше йортына яисә өй түбәсенә ташлап киткәндер? Караңыз картлар, кешене нахак гаепли күрмәңез!
Старшина:
– Дөрест, дөрест! Җибәреңез бу кешеләрне! Алар гөнаһсызлар! Икенче кешенең ташлавы да бик мөмкин шул. Ну Каюм! Мин никадәр уйлап карадым, аксакаллар белән дә киңәштем, минем башыма шундый уй килмәде! Һәм дөрест тә, бу Каюм сезгә старшина булачак...
Каюм яңадан бер-ике көн «Т» авылында йөреп, үзен халыкка күрсәтеп, халыкның исен китәргәч, эшкә диеп авылдан яңадан чыгып китте.
Халык: карты, яше, баласы-чагасы – һәммәсе берьюлы аның киткәненә бик үкенеп калдылар.


***
– Ах, бәхетсез балам, бәхетсез Ягъкуб! Сиңа Хода бәхетне бирмәде инде! – тол калган Гарифә карчык үзенең угылына шулай диде. Аның угылы Ягъкуб күптән түгел генә шәһәргә эшкә диеп барып, ике атнадан соң, бөтен киемен сатып, чак-чак кына авылына кайтып җиткән иде.
– Ни эшлисең соң, әни? Мин үзем дә бәхетсез икәнемне беләм, тәннән тир түгел, кан чыкканчы эшләп карыйм, тәмам хәлдән таям, байлар минем ябык тәнемә карап, мине бик көчлек белән генә яллыйлар. Ялласалар да, башкаларга караганда ким хак бирәләр. Тырышып та карыйм, анысын ярышып булмый инде. Ялкаулыкның нәрсә икәнен дә белмим, кайвакыт башкалардан артык та эшлим, һаман да искечә шул – хуҗалар миңа һаман да бер күз белән карыйлар.
– Берәр нәрсә уйларга кирәк инде, угылым! Бүтән кешеләргә кара! Алардан киңәш сора! Кайда барырга, кайда эш яхшырак, диген! Әнә Каюмнан сорап кара! Аның белмәгән нәрсәсе юк. Бар нәрсә дә аңа энәсеннән җебенә кадәр билгеле. Ничек эшли тагын! Аның анасы кем иде соң? Миннән фәкыйрьрәк иде, хәзер инде кара: бер бояр хатыны диярсең, якын барырга куркырсың. Каюмның үзе дисәң, бәйрәм көннәрне ничек киенә! Безнең писер дә аның белән җиңешә алмый. Аңарга киңәш итеп кара әле, бәлки берәр файдалы киңәш бирер, яисә үзе белән бергә алып китәр.
– Мин аңардан сораштыргаладым инде, әни. Үзең белән бергә алып кит, диеп ялынып та карадым. Бергә эшләрмез, син ничек, мин шулай, синнән бер илле дә калышмам, дидем.
– Соң, ни ди?
– Минем ялынганны күргәч тә миңа күзен акайтты.
Күзләре ут шикелле яна, йөзе ап-ак булды, бик озак карап торганнан соң, көчкә генә җавап кайтарды:
– Ничек эшләргә аптырыйсың икән, – ди, мин ни эшлим, син дә шулай эшлә – баерсың, ди. Миңа иптәш кирәк түгел, үзең теләсәң кая бар, ди. Шуннан соң минем яннан бик тиз китте. Яңадан әгәр бергә очрашырга тугры килсә, ул һәрвакыт минем күземә карый башлады. Мин аның белән сөйләшә башласам, миннән кача башлады. Юк, ул миңа иш түгел. Ул бай, ул грубиян. Калага барсам, ни эшләр икән? Анда бәхет очрамас микән, әни?
– И угылым, шулкадәр ераккамы? Йөз чакрым бит! Мине һәм хатыныңны, балаңны кемгә калдырып китәсең соң? Тагы син үзең кая чаклы бара аласың? Беләсеңме, ул бит кала дигән нәрсә җирнең аргы читендәдер?
– Ни булса да булыр, әни. Актык мәртәбә омтылып карыйм әле. Анда эш уңайлы чыкмаса, аннан соң беркайда бармам.
Гарифә карчык ифрат кайгырды, елады. Ләкин нишләсен, угылын ерак юлга озатырга риза булды.


***
Калада бу вакыт ярминкә башланганы, ярминкәгә бик күп сатучылар килгәнлеге, күп товар ташылганлыгы, эшчеләрнең күп кирәклеге һәм аларга эш хакының да күтәренке булганлыгы ишетелгән иде.
Ягъкуб, әнисе, хатыны, бала-чагасы белән саубуллашып, юлга чыгып китте һәм өч көннән соң исән-сау шәһәргә барып керде. Ярминкә кайда булганлыгын сорашып, ярминкәгә килде. Ярминкәдә халыкның очы-кырые да юк иде. Ягъкуб халык арасыннан кысыла-кысыла эчкә керә башлады. Ләкин нигә кергәнен үзе дә белми иде. Бервакыт кинәт кенә кемдер аның терсәгенә төртеп: «Әй, егет, эш эзлисеңме?» – диеп сорады. Ягъкуб артына әйләнеп карады. Бер купес тора. Купес яхшы сукно казакиларга киенгән, башында каракүл бүрек. Ягъкуб кулын баш орып, куркып кына: «Эзлим абый, эш эзлим, Ходай берәр яхшы хуҗа табып бирмәс микән, диеп йөрим».
Купес:
– Син тугры кешеме соң? Берәр эшсез, ялкау түгелме?
Ягъкуб:
– Юк, абый, бервакытта да начарлык эшләгәнем юк. Хәтта уема да килгәне юк. Эш тугрысына килсәк, ул хакта үзеңез күрерсез.
Купес:
– Йә, ярый, алай булса, әйдә минем арттан.
Купес Ягъкубны үз фатирына китерде. Анда йорт эчендә төрле товар һәм әрҗәләр төягән йөкләр тора иде.
Хуҗа Ягъкубка:
– Кара, энем! Менә монда ямщиклар килер, шул товарларны ярминкәгә минем кибетемә илтсеннәр. Син һәрвакыт алар янында тор! Алардан бер табан да читкә китмә. Менә сиңа иптәш тә...
Ягъкуб иптәшенә карады. Ни күрсен, алдында Каюм тора. Ләкин Каюм әүвәлге кеби купшы түгел, өстендә киеме начар, билен җеп белән буган, башында бүреге дә тәмам тетелеп беткән иде.
Ягъкуб:
– Исәнме әле, иптәш Каюм? Ничек монда килеп эләктең?
Каюм:
– Ничек булсын? Синең бит туганнан бирле монда килгәнең юк, шулай да син килеп эләккәнсең. Ә миңа беренче кат кына түгел инде.
Ике авылдаш арасында сүз пешмәде. Ягъкуб Каюмнан бик күп сорый. Каюм исә бер йә ике сүз әйтә дә читкә борыла, йә ишетмәгәнгә салына иде. Ягъкуб уйлыйдыр, беләм, ул монда бигрәк эреләнә: юри ярлыга салынып, кыйммәт алырга тырыша, шуңа күрә ул хәйләкәр дә.
Хуҗа боларның авылдаш икәнен белгәч, тәмам шатланды һәм аларга тиешле әмерләрне биреп, бәһа тугрысында бернәрсә дә әйтмичә, өенә китте. Хуҗа киткәч, Ягъкуб бераз кайгырды һәм Каюмнан нишләргә кирәк, диеп сорады.
Каюм:
– Чурт беләме? Әгәр начар хак бирсә, без үземез дә ни эшләргә белермез. Син бары миннән калышма гына, һәрвакыт миңа буйсын. Мин кушканча гына йөре! Аннан соң мәңгегә җитәрлек акча табармыз.
Мондый сүзләрне ишетеп, Ягъкуб бераз гаҗәпләнде: «Бу Каюм ниндидер бер кызык, кеше аңламаслык нәрсә сөйли», – диеп бераз аптыраса да, күп тә үтми тынычланды. Соңра товарларны карап чыкты. Озак та тормый ямщиклар килеп җитеп, товарны ярминкәгә алып киттеләр. Ярминкәгә хуҗа да килде. Кибетне ачып, товарларны киштәләргә тезәргә кушты. Товарларны чишә башлагач, Ягъкуб тәмам аптырады: нинди товарлар! Алтын да көмеш, простой, очсызлы бернәрсә дә юк! Тирә-ягында ялтырап торган алтын-көмешне күргәч, Ягъкубның тыны кысылды.
Ямщиклар товарны һаман әрҗәләр­дән чыгаралар, хуҗага бирәләр. Хуҗа товарларны үзе җиренә урнаштыра бара. Ягъкуб товарга тотынырга курыкты. Каюм исә, һич илтифатсыз, кыйммәтле алтын нәрсәләрне алып, бер дә исе китмичә, аны кулында бәһасен үлчәгән шикелле үлчәп карый иде.
Хуҗа күбрәк Каюмга ышана иде. Чөн­ки бер караштан ук Каюмның бул­дык­лы икәнлеге, мондый товарны берничә рәт күргәнлеге беленеп тора иде. Ягъкуб исә, яңа, һичнәрсә күрмәгән кеше булганга, булдыксыз һәм җыйнаксыз күренә иде.
Эш бетте. Товарларны кибеткә тезеп куйдылар. Хуҗа Каюмга йозакның ничек бикләнгәнен күрсәтте. Йозак ифрат серле иде. Уңга борыла, сулга борыла, өчкә бөкләнә, яңадан турылана торган нимес эшләгән йозак иде. Андый-мондый белмәгән кеше гомерендә дә бу йозакны ача алмаячак иде.
Хуҗа, ачкычларны алып, Ягъкуб белән Каюмга иллешәр тиен чәйлек бирде һәм аларга ярминкәдә йөрергә, фәкать кич кайтырга кушып, үзе өенә кайтып китте. Ике авылдаш ярминкә карарга киттеләр. Ләкин биш минут та үтмәде, Каюм янына төрле яктан белеш-танышлары җыела башладылар. Җыелган кешеләр бар да караңгы, шөбһәле кешеләр төсле иде. Җыелганнар башта Каюмнан нәрсә хакындадыр сораша башладылар. Аннан соң Каюм сорый башлады. Алар әллә нинди, кеше аңламаслык телдә сөйләшәләр иде. Шуңа күрә Ягъкуб аларның ни хакында сөйләшкәннәрен белә алмады. Бераздан соң Каюм һәм аның иптәшләре пышылдап сөйләшә башладылар. Сүз арасында Ягъкубка да карап куялар иде. Ягъкуб, сүз аның хакында икәнен белде, аны ниндидер бер курку алды. Шуңа күрә ул шундук Каюмнан аерылып, бераз йөрде дә фатирына кайтып хәл җыярга ятты. Бик озак торгач, Каюм да кайтып җитте. Ул азрак исерек иде һәм, башым авырта, диеп, кичке ашны ашамыйча, шундук йокларга ятты. Хуҗа кайткач, Ягъкубны туйдырырга кушты. Һәм аңа тагы егерме тиен чәйлек биреп: «Сиңа һәрвакыт, ярминкәнең ахырына кадәр шундый хак, шундый аш булачак. Тик тугры хезмәт итәргә генә тырыш... Иртәгә иртүк кибеткә чык. Приказчиклар да чыгарлар. Аларның сүзен мине тыңлаган кеби тыңла! Товарны да сакла! Төнлә Каюм белән икеңез, чиратлашып, кибетне каравылларсыз! Аз гына берәр куркыныч сизсәң, хәзер үк миңа хәбәр ит! Тугры хезмәт итсәң, бу бирелә торган бәһадән өстен тагы наград бирермен», – диеп чыгып китте. Ягъкуб чын күңеленнән дога кылып йокларга ятты. «Ашау-эчүен тотасы юк, ашау тагы нинди? Мондый ашны мин бәйрәм вакытында да күргәнем юк, аның өстенә көн саен илле тиен: ун көн ярминкә булса, менә сиңа биш сум. Аллага шөкер!» – диеп уйлап, Ягъкуб шундук Алла белән ант итеп, хуҗасының малын үз малыннан да артык карарга сүз бирде.


***


Ярминкә башланды. Купеслар товарларын урынлаштырып, кибетләр ачтылар.
Ярминкәдә халыкның очы-кырые да юк. Күбесе авыл халкы. Ягъкубның шулкадәр күп халыкка исе китсә дә, үз эшен дә онытмады. Ул һәммәсен дә җентекләп күзли, кем товар алырга килә, кем болай гына товарның яхшылыгын карарга, кем усал ният белән йөри? Барысын да кичерә иде. Әгәр килүчеләрдән берәрсе шөбһәле күренсә, андый-мондый нәрсә эләктерерлек булса, андыйларны куып җибәрә иде. Каюм исә, бернәрсә тугрысында да кайгырмый һәм аның кайгырырга вакыты да юк иде. Һәрвакыт, кибеттә халык күп булды исә, әллә кайдан чегәннәр килеп чыгалар да, Каюм янына баралар. Каюм алар белән читкә борылып, әллә нәрсә тугрысында пышылдап сөйли иде. Ягъкуб кайчагында Каюмнан: «Алар нинди кешеләр? Ни өчен киләләр?» – диеп сораштыргалый. Каюм җавап урынына йөзен чытып, ачулы тавыш белән: «Нигә син алай кешене күзлисең, үз эшеңне бел! Мин бит сине күзләмим, син дә миңа кагылма! Алар бар да минем танышларым, алар белән бер шәһәрдә эшләгән идем», – ди иде. Ягъкуб аңа каршы: «Аларга тагы эшләргә? Күрмисеңмени, алар бар да сәләмә... Аларга карарга да чирканыч!» – ди торган иде.
Бервакыт кибет янына бер чегән хатыны килде һәм үтеп барган булып Каюмга баш селкеде. Каюм аның янына барып нәрсә хакындадыр акрын гына сөйләшергә башлады. Ягъкуб бу эшләрнең барысын күрде һәм аның йөрәге ниндидер бер усал эш барлыгын сизеп алды. Чегән хатыны киткәч Каюм Ягъкуб янына килеп:
– Эх, иптәш! Син ач һәм ялангач! Шулай була торып та үзеңә үзең ярдәм итә белмисең! Син үз башыңа бәла булып кына йөрисең! Син хуҗа вәгъдә иткәнгә ышанма, ихтимал, бер нәрсә дә ала алмассың.
Ягъкуб:
– Соң ничек артык эшләмәкче буласың? Эш бит авыр түгел, ә хак яхшы? Шуннан артык бер нәрсә дә юк бит инде?
Каюм:
– Бар!..
Ягъкуб:
– Нәрсә? Әйт!
Каюм:
– Сиңа ышансаң! ... Дөрестен генә әйт әле Ягъкуб! Син хуҗага тугры хезмәт итәсеңме?
Ягъкуб:
– Тугры булмагач ул нинди хезмәт? Ялландың – сатылдың. Миңа хуҗаның бер тузаны да кирәк түгел. Мин әгәр үз туганымның да хуҗа малына хыянәт иткәнен күрсәм, аны да әйтер идем.
Каюм:
– Рәхмәт сиңа Ягъкуб! Һәрвакыт шулай кирәк: баерсың.
Шул сүзләрне әйткәч, Каюм Ягъкуб яныннан китте һәм үзе авыз эченнән генә көлеп куйды. Ягъкуб аның көлгәнен күреп: «Бу Каюмда ни булса да бер нәрсә бар. Ул хәзер авылдагыча түгел, үзгәргән», – диде. Ягъкуб шул хакта тирән уйга батты. Бу вакыт чегән хатыны тагы килде. Каюм аның янына барып: «Тиле! Аңа сөйләп торуы да әрәм. Аңардан башка да эшне булдыра алырмыз», – диде. Ягъкуб бу сүзләрнең барысын да ишетте.


***
Кояш баеп караңгы төшә башлады. Приказчиклар да кибетләрне ябып, төрлесе төрле җиргә: кайсы театрга, кайсы мунчага, кайсы кая җитте, шунда тарала башладылар.
Ягъкубның хуҗасы да, гадәте буенча, Каюмга кибетне бикләргә һәм ачкычны бирергә кушты. Каюм йозакны боҗраларга элеп уңга борды, сулга борды, көче җитмәгән булып көчәнде, ыңгырашты, ахрысында йозакларны бикләп ачкычларын хуҗага тоттырды. Хуҗа кайтып китте. Аның артыннан Каюм да каядыр китте. Каюм киткәч тә, Ягъкуб йозакларны яңадан барып карады. Ни күрсен: йозаклар бикләнмәгән, һәммәсе дә ачык, бары эленеп кенә торалар. Каюм шулкадәр тырышып, ыңгырашып бикләгән булып маташса да, бары хуҗаны алдар өчен генә эшләгән икән.
Ягъкуб йозакларны карап бу тугрыда бер фикергә килергә өлгермәде, ул арада Каюм да каяндыр килеп чыгып:
– Бар, иптәш, фатирга! Миңа аш китер! Аннан соң йокларга ятырсың. Йә болай итик: анда фатирда эссе, мин анда йоклый алмыйм, син үз чиратыңа килмә, синең өчен мин каравыллармын, – диде.
Ягъкуб шундук: «Менә ул ничек икән! Тукта әле...!» – диеп уйлады да, фатирга таба китте һәм Каюмның күзеннән күмелгәч тә бар көче белән чаба башлады. Тиз арада хуҗасының фатирына килде. Бәхеткә каршы, хуҗа өйдә иде. Ягъкуб бар белгәнен, Каюмның ничек әзерләгәнен, аның әллә нинди шөбһәле кешеләр белән сөйләшкәнен, аның ничек йозакларны бикләгәнен, ахырысында аны өйгә кайтарып җибәргәнен, һәммәсен берәм-берәм сөйләде. Мондый сүзләрне ишетеп хуҗа ап-ак булды. Бераз башына килгәч, Ягъкубка тугрылыгы, саф күңеллелеге өчен рәхмәт укып, ачкычларны алды да, ямщик яллап кибеткә чапты. Кибеткә килеп йозакларны карады, берсе дә бикләнмәгән. Каюмны чакыра башлады. Ләкин Каюмның эзе дә күренми, ул инде әллә кайчан иптәшләре янына сызган иде. Хуҗа кибетләрне ачып эчкә керде. Товарның барысы да төгәл, сәламәт икәнен күреп, Ходага мең-мең шөкер кылды, күрәсең угрылар әле товарны алып өлгермәгәннәр, җайлырак вакыт, төн җиткәнен көткәннәр.
Хәзер инде хуҗа кибетне үз кулы белән бикләп, аның өстенә ике каравылчы яллап куйды. Ягъкубны исә, шундый хезмәте өчен тәмам олуглап, аңа рәхмәтләр укып: «Бу көннән алып сиңа көненә илле тиен урынына берәр сум бирермен. Киткәндә тагы наград бирермен. Моннан соң да шулай кара, аз гына берәр шөбһәле нәрсә сиздең исә, хәзер миңа хәбәр бир! Инде син кибет янында торма. Теге усал Каюм эшне сизсә, сине тере калдырмас», – диде.
***
Икенче көнне «Ярминкәдә өч кибетне берьюлы талаганнар», дигән хәбәр таралды. Хуҗа бу хәбәрне ишеткәч, һәм ул таланган кибетләрнең үз кибете белән янәшә кибетләр икәнен белгәч, Ягъкубны нишләтергә белмәде. «Минем дә кибетем шулай таланган булыр иде бит. Бу таланган кибетләрдән гәрчә күп мал алсалар да, аның суммасы күп түгел, ә минем кибеттән аз гына мал алсалар да, ун меңләпне эләктергән булырлар иде», – диеп, Ягъкубка күп рәхмәтләр укыды.
Бервакыт Ягъкуб кибет алдында утырып тора иде. Шулвакыт кибет янында ристаннарны алып китеп баралар, аларның алдында да, артларында да мылтыклы һәм кылычларын ялангач тоткан солдатлар каравыллап баралар иде. Ягъкуб ристаннар арасында Каюмны да күреп, аны ифрат кызганды. Аның янына йөгереп барды да, кесәсеннән күпме булса да акча алып бирде. Каюм ачулы күзе белән Ягъкубка карады. Аның төсе тәмам үзгәргән, күзләре уттай яна иде. Ул акчаларны кире Ягъкубка ыргытып бәрде дә: «Синең минем бу хәлдә икәнемне күргәнче, җир астына кергәнең артыграк булыр иде», – диеп, алга таба китте.
Ягъкуб кич үзенең Каюмны күргәнлеген хуҗасына сөйләде.Хуҗа:
– Кибетне талаган угрыларның һәммәсен дә тотканнар. Шулар эченә безнең Каюм да эләккән. Аның минем кибетне таларга әзерләнгәнен сөйлиләр дә, ул барсыннан да баш тарта, икърар итәргә теләми икән.
Ярминкәләр бетте, хуҗа хезмәткәрләрнең һәммәсен дә хисап биреп җибәрде. Ягъкубка көненә берәр сум жалуниядан башка йөз сум наград биреп: «Ал, энем Ягъкуб. Мин сиңа мәңге бурычлымын. Син минем ничә мең сумны коткардың. Рәхмәт инде сиңа!» – диеп, кайтарып җибәрде.
Ягъкуб ифрат шатланды. Шатланмаслык та түгел шул! Ул бит хәзер өенә бер капчык акча алып кайта. Андый сумманы ул төшендә дә күргәне юк иде. Алтын акчалар биргәнгә хуҗага рәхмәтләр укыды, чөнки алтынны берәүгә дә сизмәслек итеп яшерергә мөмкин. Юл ерак бит, әллә ниләр очравы ихтимал.
Ягъкуб алтын акчаларны санап алды да, итек кунычына беркетте. Калган көмеш вә башка акчаларны чикмәненең эчке ягына тегеп куйды.
Ярминкә башланды. Купеслар товарларын урынлаштырып, кибетләр ачтылар.
Ярминкәдә халыкның очы-кырые да юк. Күбесе авыл халкы. Ягъкубның шулкадәр күп халыкка исе китсә дә, үз эшен дә онытмады. Ул һәммәсен дә җентекләп күзли, кем товар алырга килә, кем болай гына товарның яхшылыгын карарга, кем усал ният белән йөри? Барысын да кичерә иде. Әгәр килүчеләрдән берәрсе шөбһәле күренсә, андый-мондый нәрсә эләктерерлек булса, андыйларны куып җибәрә иде. Каюм исә бернәрсә тугрысында да кайгырмый һәм аның кайгырырга вакыты да юк иде. Һәрвакыт, кибеттә халык күп булды исә, әллә кайдан чегәннәр килеп чыгалар да, Каюм янына баралар. Каюм алар белән читкә борылып, әллә нәрсә тугрысында пышылдап сөйли иде. Ягъкуб кайчагында Каюмнан: «Алар нинди кешеләр? Ни өчен киләләр?» – диеп сораштыргалый. Каюм җавап урынына йөзен чытып, ачулы тавыш белән: «Нигә син алай кешене күзлисең, үз эшеңне бел! Мин бит сине күзләмим, син дә миңа кагылма! Алар бар да минем танышларым, алар белән бер шәһәрдә эшләгән идем», – ди иде. Ягъкуб аңа каршы: «Аларга тагы эшләргә? Күрмисеңмени, алар бар да сәләмә... Аларга карарга да чирканыч!» – ди торган иде.
Бервакыт кибет янына бер чегән хатыны килде һәм үтеп барган булып Каюмга баш селкеде. Каюм аның янына барып, нәрсә хакындадыр акрын гына сөйләшергә башлады. Ягъкуб бу эшләрнең барысын күрде һәм аның йөрәге ниндидер бер усал эш барлыгын сизеп алды. Чегән хатыны киткәч, Каюм Ягъкуб янына килеп:
– Эх, иптәш! Син ач һәм ялангач! Шулай була торып та үзеңә үзең ярдәм итә белмисең! Син үз башыңа бәла булып кына йөрисең! Син хуҗа вәгъдә иткәнгә ышанма, ихтимал, бернәрсә дә ала алмассың.
Ягъкуб:
– Соң ничек артык эшләмәкче буласың? Эш бит авыр түгел, ә хак яхшы? Шуннан артык бернәрсә дә юк бит инде?
Каюм:
– Бар!..
Ягъкуб:
– Нәрсә? Әйт!
Каюм:
– Сиңа ышансаң!.. Дөрестен генә әйт әле Ягъкуб! Син хуҗага тугры хезмәт итәсеңме?
Ягъкуб:
– Тугры булмагач, ул нинди хезмәт? Ялландың – сатылдың. Миңа хуҗаның бер тузаны да кирәк түгел. Мин әгәр үз туганымның да хуҗа малына хыянәт иткәнен күрсәм, аны да әйтер идем.
Каюм:
– Рәхмәт сиңа, Ягъкуб! Һәрвакыт шулай кирәк: баерсың.
Шул сүзләрне әйткәч, Каюм Ягъкуб яныннан китте һәм үзе авыз эченнән генә көлеп куйды. Ягъкуб аның көлгәнен күреп: «Бу Каюмда ни булса да бернәрсә бар. Ул хәзер авылдагыча түгел, үзгәргән», – диде. Ягъкуб шул хакта тирән уйга батты. Бу вакыт чегән хатыны тагы килде. Каюм аның янына барып: «Тиле! Аңа сөйләп торуы да әрәм. Аңардан башка да эшне булдыра алырмыз», – диде. Ягъкуб бу сүзләрнең барысын да ишетте.


***
Кояш баеп караңгы төшә башлады. Приказчиклар да кибетләрне ябып, төрлесе төрле җиргә: кайсы театрга, кайсы мунчага, кайсы кая җитте, шунда тарала башладылар.
Ягъкубның хуҗасы да, гадәте буенча, Каюмга кибетне бикләргә һәм ачкычны бирергә кушты. Каюм йозакны боҗраларга элеп уңга борды, сулга борды, көче җитмәгән булып көчәнде, ыңгырашты, ахырысында йозакларны бикләп, ачкычларын хуҗага тоттырды. Хуҗа кайтып китте. Аның артыннан Каюм да каядыр китте. Каюм киткәч тә, Ягъкуб йозакларны яңадан барып карады. Ни күрсен: йозаклар бикләнмәгән, һәммәсе дә ачык, бары эленеп кенә торалар. Каюм шулкадәр тырышып, ыңгырашып бикләгән булып маташса да, бары хуҗаны алдар өчен генә эшләгән икән.
Ягъкуб йозакларны карап бу тугрыда бер фикергә килергә өлгермәде, ул арада Каюм да каяндыр килеп чыгып:
– Бар, иптәш, фатирга! Миңа аш китер! Аннан соң йокларга ятарсың. Йә болай итик: анда фатирда эссе, мин анда йоклый алмыйм, син үз чиратыңа килмә, синең өчен мин каравыллармын, – диде.
Ягъкуб шундук: «Менә ул ничек икән! Тукта әле!..» – диеп уйлады да, фатирга таба китте һәм Каюмның күзеннән күмелгәч тә бар көче белән чаба башлады. Тиз арада хуҗасының фатирына килде. Бәхеткә каршы, хуҗа өйдә иде. Ягъкуб бар белгәнен, Каюмның ничек әзерләгәнен, аның әллә нинди шөбһәле кешеләр белән сөйләшкәнен, аның ничек йозакларны бикләгәнен, ахырысында аны өйгә кайтарып җибәргәнен, һәммәсен берәм-берәм сөйләде. Мондый сүзләрне ишетеп, хуҗа ап-ак булды. Бераз башына килгәч, Ягъкубка тугрылыгы, саф күңеллелеге өчен рәхмәт укып, ачкычларны алды да, ямщик яллап, кибеткә чапты. Кибеткә килеп йозакларны карады, берсе дә бикләнмәгән. Каюмны чакыра башлады. Ләкин Каюмның эзе дә күренми, ул инде әллә кайчан иптәшләре янына сызган иде. Хуҗа кибетләрне ачып эчкә керде. Товарның барысы да төгәл, сәламәт икәнен күреп, Ходага мең-мең шөкер кылды, күрәсең, угрылар әле товарны алып өлгермәгәннәр, җайлырак вакыт, төн җиткәнен көткәннәр.
Хәзер инде хуҗа кибетне үз кулы белән бикләп, аның өстенә ике каравылчы яллап куйды. Ягъкубны исә, шундый хезмәте өчен тәмам олуглап, аңа рәхмәтләр укып: «Бу көннән алып сиңа көненә илле тиен урынына берәр сум бирермен. Киткәндә тагы наград бирермен. Моннан соң да шулай кара, аз гына берәр шөбһәле нәрсә сиздең исә хәзер миңа хәбәр бир! Инде син кибет янында торма. Теге усал Каюм эшне сизсә, сине тере калдырмас», – диде.


***
Икенче көнне «ярминкәдә өч кибетне берьюлы талаганнар», дигән хәбәр таралды. Хуҗа бу хәбәрне ишеткәч һәм ул таланган кибетләрнең үз кибете белән янәшә кибетләр икәнен белгәч, Ягъкубны нишләтергә белмәде. «Минем дә кибетем шулай таланган булыр иде бит. Бу таланган кибетләрдән гәрчә күп мал алсалар да, аның суммасы күп түгел, ә минем кибеттән аз гына мал алсалар да, ун меңләпне эләктергән булырлар иде», – диеп, Ягъкубка күп рәхмәтләр укыды.
Бервакыт Ягъкуб кибет алдында утырып тора иде. Шулвакыт кибет янында ристаннарны алып китеп баралар, аларның алдында да, артларында да мылтыклы һәм кылычларын ялангач тоткан солдатлар каравыллап баралар иде. Ягъкуб ристаннар арасында Каюмны да күреп, аны ифрат кызганды. Аның янына йөгереп барды да, кесәсеннән күпме булса да акча алып бирде. Каюм ачулы күзе белән Ягъкубка карады. Аның төсе тәмам үзгәргән, күзләре уттай яна иде. Ул акчаларны кире Ягъкубка ыргытып бәрде дә: «Синең минем бу хәлдә икәнемне күргәнче, җир астына кергәнең артыграк булыр иде», – диеп, алга таба китте.
Ягъкуб кич үзенең Каюмны күр­гән­леген хуҗасына сөйләде.
Хуҗа:
– Кибетне талаган угрыларның һәммәсен дә тотканнар. Шулар эченә безнең Каюм да эләккән. Аның минем кибетне таларга әзерләнгәнен сөйлиләр дә, ул барсыннан да баш тарта, икърар итәргә теләми икән.
Ярминкәләр бетте, хуҗа хезмәт­кәр­ләрнең һәммәсен дә хисап биреп җи­бәрде. Ягъкубка көненә берәр сум жалуниядан башка йөз сум наград биреп: «Ал, энем Ягъкуб. Мин сиңа мәңге бурычлымын. Син минем ничә мең сумны коткардың. Рәхмәт инде сиңа!» – диеп, кайтарып җибәрде.
Ягъкуб ифрат шатланды. Шатланмаслык та түгел шул! Ул бит хәзер өенә бер капчык акча алып кайта. Андый сумманы ул төшендә дә күргәне юк иде. Алтын акчалар биргәнгә хуҗага рәхмәтләр укыды, чөнки алтынны берәүгә дә сизмәслек итеп яшерергә мөмкин. Юл ерак бит, әллә ниләр очравы ихтимал.
Ягъкуб алтын акчаларны санап алды да, итек кунычына беркетте. Калган көмеш вә башка акчаларны чикмәненең эчке ягына тегеп куйды.
Хәзер аның акчасы барлыгын берәү дә белерлек төсле түгел иде. Ягъкуб шәһәрдә озак тормады. Юлга әзерләнеп, тугры авылына кайтып китте. «Нигә миңа башка урыннарда бер әмат булып йөрергә! Ходага шөкер, эшләдем, акча таптым. Бу акча мәңгегә дә җитәр. Башлап үземә бер бүрек алам, аннан соң арба, ат сатып алам. Ул вакыт эш бөтенләй башка булыр. Хатыныма җитен алып бирергә кирәк, кыш көне тик җерләп утырсын. Анама да бар кирәкне алып бирәм, ул да карт көнендә рәхәтләнсен. Балаларымны өр-яңадан киендерәм. Кыш буена җитәрлек утын алсам, аннан соң миннән бай кеше дә булмас», – диеп уйлап, алга таба юнәлде.
Ягъкуб һаман алга таба бара, тизрәк өенә кайтырга ашыга. Алла бәхетне биргәч, нигә ашыкмаска? Менә инде авылга илле чакрым чамасы гына калды. Ләкин бу вакыт кинәт кенә аның артыннан бер кеше куып җитте. Ягъкуб әйләнеп карады, ни күрсен, килгән кеше Каюм! Аны күргәч, Ягъкубның эче жу-у итеп китте. Күңеле әллә нинди бер һәлакәт булуын сизгән төсле булды. Нишләргә? Каюмнан аерылырга бер дә мөмкин түгел. Чөнки юллары бер. Аны җиткермәс өчен шәбрәк барыр иде, авылга җитеп бер-ике көн торыр да иде, мөмкин түгел. Чөнки шулкадәр күп җир килеп Ягъкуб тәмам арыган, никадәр ашыкса да, Каюм аны барыбер куып җитәчәк, Каюм аңа караганда күп таза һәм йөрергә дә өйрәнгән. Нишләсәң дә Каюмнан котылырга әмәл юк. Ягъкуб, бар эшне Аллага тапшырып, аның хөкеменә буйсынырга, Каюм куып җитсә дә, аның белән янәшә бармаска, бер читтәрәк барырга карар бирде.
Артыннан Каюм килеп җитте һәм Ягъкубның кулбашына сугып:
– Нихәл, иптәш, исәнме? Миннән кача алмадыңмыни?
Ягъкуб:
– Исәнме әле, иптәш? Кайдан сине болай җил ташлады?
Каюм:
– Ха-ха-ха... Син Каюмны начар кешеләр арасына эләгеп каторгага китте, диеп уйлагансыңдыр? Шул минем эләккәнне авылга кайтып сөйләр өчен ашыга торгансыңдыр әле?
Ягъкуб:
– Ул ни дигән сүз, Каюм? Минем синдә ни эшем бар? Синең шул хәлдәлегеңне күргәч, үзем дә кызгандым.
Каюм:
– Кызгандың? Синме?
Ягъкуб:
– Ихлас кызгандым. Син миңа бер начарлык та эшләмәдең, мин дә сиңа шулай ук. Шулай булгач, нигә безгә дош­манлашырга? Син менә миңа дөрестен генә әйт: ничек син төрмәдән котылдың?
Бу сүздән соң Каюм Ягъкубка шулкадәр ачу белән карады ки, Ягъкубның бөтен тамырлары чымырдап китте.
Каюм:
– Ничек котылмыйм? Мине бит нахак яптылар. Андый эш булмыймыни?
Ягъкуб:
– Нигә булмасын? Син, ул угрылар арасына кермәдем, дигән сүзең белән мине бөтенләй шатландырдың.
Каюм:
– Мин берәр явыз бәндәмени? Әйт хәзер, явызмы?
Ягъкуб:
– Сине явыз дип кем әйтә соң әле? Ходадан үзең курык!
Юлчылар беразга туктадылар. Ахырда Каюм ачулы тавыш белән сүз башлап:
– Син мине теге йозаклар аркасында харап булдым, диеп уйлагансыңдыр инде?
Ягъкуб:
– Нинди ул йозаклар?
Каюм:
– Нинди булсын, син мине бернәрсә дә белми, диеп уйлый торгансыңдыр. Беләм, барысын да беләм!
Ягъкуб:
– Нинди ул йозаклар? Мин алар тугрысында кешедән генә ишеткән идем, хәзер инде оныттым.
Каюм:
– Оныттың? Онытырсың син!
Ике юлчы шушы тарика сөйләшеп юлларын дәвам иттеләр. Аларга бер кечкенә генә авыл аша үтәргә тугры килде. Ягъкубның бу авылда бер танышы бар иде. Ул шунда кермәкче булса да, Каюм: «Юк, анда керергә кирәкми», – диде. Ягъкуб та, йомшак күңелле булганга, үзеннән көчле Каюмнан куркып, аңа буйсынды. «Аны ачуландырырга ярамый, буйсынырга кирәк. Тик үз авылымызга җиткәнче кыланып барсын, авылга кайткач, аңардан аерылып булыр әле», – диеп уйлады.
Авылны узгач, Каюм, юлдан бер урманга таба борылып, Ягъкубны да үз артыннан алып китте. Урманга кергәч, бер агач төбенә күләгәгә утырып:
– Монда хәл җыярмыз. Китер, ашардай нәрсәң бар? Бераз көч җыйыйк!
Ягъкуб:
– Миндә ни булсын, (капчыктан чыгарып) менә арыш икмәге дә бераз кыяр.
Каюм итек кунычыннан зур бер бөкләүле пычак чыгарды. Бу пычакны күреп, Ягъкуб ни эшләргә белми курыкты. Каюм, капчыкны алып, үзе теләгәнчә эшен йөртә башлады. Башта икмәкне алып, зур бер кисәкне үзенә кисеп, Ягъкубка кечкенә генә бер кисәк бирде. Кыярның да яхшыракларын үзенә сайлап, калган аламаларын Ягъкубка ыргытты. Ягъкуб куркуыннан куян шикелле калтырый һәм үзе: «И, Ходаем, авылга чаклы гына исән кайтарсаң, синең хакыңа садака бирер идем», – диеп, Ходага ялвара иде.
Каюм:
– Беләсеңме, Ягъкуб? Без көндез бармыйк. Күрәсең бит, көн нинди эссе. Көндез ял итик, кичне барыйк. Шулай булганда без шәбрәк тә барырмыз, ике көннән өйгә дә кайтып җитәрмез. Хәзер ят, хәл җый!
Яттылар һәм йоклап та киттеләр. Таң алдыннан торып, кулда булган бар ризыкны ашап тагы юлга юнәлделәр.
Ягъкуб:
– Синең ахрысы, Каюм, юлга азыгың да юк?
Каюм:
– Мин аны каян алыйм? Кәсеп итеп тапкан акчам бар иде дә, аларның барысы да шул каһәр төшкән төрмәдә калды. Аның өстенә күбрәк кәсеп итәргә син ирек бирмәдең. Анда сиңа да өлеш чыккан булыр иде. Мәңге рәхәтләнер идең.
Ягъкуб:
– Син кызык кеше, Каюм! Авылда чакта син болай түгел идең. Син мондый уйларны төрле шәһәрләрдә йөреп тапкансың.
Каюм:
– Ичмасам тик тор инде! Анда синең эшең юк! Менә нәрсә, иптәш: син инде кайтсаң, кайткач та иң элек хатыныңа, аннан старшинага, аннан соң бөтен авылга сөйләп йөрерсең: менә Каюм фәлән җирдә бер кибетне таламакчы булган иде, мин аны хуҗага барып әйттем дә, талый алмады, аннан икенче көнне аны солдатлар белән төрмәгә алып киттеләр, диярсең?
Ягъкуб:
– Юк, Каюм, син мине белмисең бит, кеше гайбәтен сатып йөрүнең алама эш икәнлеген үзең дә беләсең. Монда минем эш түгел, Ходай эше. Ул теләсә нишләр. Син тәүбә итсәң, ярлыкар. Абынгансың икән, торырга мөмкин!..
Каюм:
– Билгеле инде, тәүбә итәм. Менә шушы көннән алып намаз укый башлыйм. Мәсҗедкә йөри башлыйм, ләкин шунысы начар – акча юк. Син генә изгелек итеп бирмәсәң... Карале, Ягъкуб! Дөрестен генә әйт әле! Сиңа теге ниләр... йозаклар өчен хуҗа күп бирдеме?
Ягъкуб:
– Бу тугрыда мин гаепле түгел. Йозак­ларны мин әйтмәдем, үзе белде.
Каюм:
– Сөйлә инде юкны... Шулай да, бераз алгансыңдыр әле?
Ягъкуб:
– Әлбәттә, алдым, анысын яшереп булмый инде. Киткән чакта бер-ике сум чәйлек бирде шул.
Каюм:
– Аның өстенә эшләп алганың, барысы күпме акча алып кайтасың?
Ягъкуб:
– Кем белә аны? Тугрысын әйткәндә, мин санамадым да. Күпме биргән, шуларны алдым да киттем.
Бу сүзләрне сөйләгәндә Ягъкуб дер-дер калтырый, йөрәге тибә иде. Төн булганга, аның өстенә алар икәү генә булып, Каюм да аңа караганда күп көчле булганга, андый-мондый нәрсә булыр, диеп йөрәге ярылырга җиткән иде.
Каюм:
– Күптер, күрәсең? Шуңа күрә санап та өлгерә алмагансың. Соң нишлимез, уртак бүлмибезме?
Ягъкуб:
– Ничек ул уртак?..
Каюм:
– Ничек булсын? Бик ансат. Уртак ничек бүләләр, шулай бүләмез! Ихтимал барысын да биреп куярсың? Әгәр барысын да бирсәң, менә мин сине иптәш, чын иптәш, дияр идем!
Каюм шундый сүзләрне сөйли, үзе бу сүзләрнең Ягъкубка ничек тәэсир иткәнлеген тикшерә, аның куркуы белән кәефләнә, аның болай Ягъкубны куркытуы мәченең тычкан белән уйнавына охшый иде.
Ягъкуб:
– Син ни сөйлисең, Каюм?
Ягъкуб бу сүзләрне чак-чак ишетелерлек итеп кенә әйтте. Аның тавышыннан бертөрле ялыну да, үпкәләү дә ишетелә иде.
Каюм:
– Йә, тагы синең акчаларың белән... күрәсең, ул бик күптер, юкса бу кадәр каушамас идең, әнә шул усак яфрагы шикелле калтырамас идең. Син бәлки кайткач: «Каюм юлда мине талый язды», – диеп сөйләп йөрерсең?
Ягъкуб:
– Алла сакласын! Син юкны уйлыйсың. Мин бит сине бер кешегә дә сөйләмәм, диеп әйттем инде. Менә ант итәм, бер кешегә дә сөйләмәм.
Каюм:
– Ант ит!
Ягъкуб ант итәргә кереште. Аның бу вакыттагы килеше шулкадәр үзгәргән иде ки, аны карап кызганмаслык түгел иде.
Каюм бер уч туфрак алып Ягъкубка бирде дә:
– Йә, ант ит! Менә бу туфракны барысын да йот, шулвакыт ышанам.
Ягъкуб ант итте. Туфракны алып, аз-аз гына кабып бөтенләй ашап бетерде.
Моны күргәч, Каюм, җиңеләеп кит­кән кеби озын сулыш алып:
– Менә шулай, иптәш! Хәзер инде мин дә сиңа ышанам!
Шуннан соң алар тагын бераз алга таба киттеләр. Кояш чыкты. Алар баруларыннан тукталмадылар. Кояш гәрчә бик югары күтәрелмәсә дә, бик нык кыздыра иде. Шуңа күрә юлчылар ахырда юлдан урманга борылып хәл җыярга яттылар.
Төшкә табан эсселек чыдарлык дәрәҗәдән дә үтте. Җилнең әсәре дә юк иде. Бар нәрсә тынды. Тын алырга да кыен була башлады.
Каюм белән Ягъкуб, гәрчә арыганга, бераз йокласалар да, кояш артык пешерә башлагач, тәмам тиргә батып, торырга мәҗбүр булдылар. Алар башта урман алдында гына ятканнар иде. Анда тагын да бөркү булды. Өстә кояш, аста тынлык, җил исми, тәмам яккан мич кеби иде. Бер җирдә эзләп су да таптылар. Эчә-эчә корсаклары ярыла язды. Ахырысында, түзәргә әмәл калмагач, баз казып, шунда кереп яттылар. Базда җир җылынганчы суык булса да, ул да тиз җылынды, анда да эссе булды. Кич җиткәнче алар тәмам хәлдән тайдылар.
Кичкә таба чак-чак кына аякларын кузгатып, тагы юлга чыктылар. Көн бераз сүрәнләнде, юлчылар урманнан чыгып иркен һавада азрак сулыш алып, алга таба юнәлделәр.
Ягъкуб:
– Ялкауланмасак, таң белән өйдә дә булырмыз, бу җирдән авылга кадәр бары егерме генә чакрым.
Каюм:
– Иншалла, булырга кирәк иде. Син миннән генә калма! Шәбрәк атла!
Алар җиде чакрым чамасы да китеп өлгермәделәр, тегендә офыкта (җир читендә) бер кара болыт күренде. Бара-бара бу болыттан кояш нурына кызарган икенче болытлар аерылып тарала башладылар. Төркем-төркем болытлар бер аерылалар, бер кушылалар, төркемләп йөриләр иде. Кояш бөтенләй югалды. Кошлар, бер көтүгә җыелып, әллә кая качтылар. Ата кошлар ана кошларны ашыгыч-ашыгыч чакыралар, кайсылары балалары янына ашыгалар, балалары булмаганы әллә нинди куркыныч сизгән кеби, кая булса да ышыкланырга тырышалар иде. Бераздан соң бөтен дөнья тынды. Бер үлән булсын селкенми, бер кош та кычкырмый иде. Бер зур куркынычны көткән төсле, һәрнәрсә тәмам тынды, посты, үлде.
Тагы бераз торгач, әллә каяндыр ерактан дөбердәү ишетелде. Гүя әллә кая еракта зур диңгез дулкыннары ташларга бәрелә, гүя каршы килгән нәрсәләр белән көрәшәләр төсле иде. Яшеннәр бертуктаусыз кап-караңгы күкне яралар. Тирә-якны берәр мизгелгә ялт иттереп китәләр иде. Күптән түгел генә кыздырган кояшның әсәре дә юк, аны бу кара болыт үз артына әллә кая, алмаслык җиргә яшергән иде.
Каюм:
– Ни эшлимез, иптәш? Алга ничек барамыз? Тиздән дөм караңгы булыр. Күзгә төртсәң дә күренмәс. Юлсыз баруы куркыныч бит?
Ягъкуб:
– Әнә, анда кечкенә генә урман күренә, әйдә шуңа барыйк!
Каюм:
– Кая анда урман? Мин ул урманны түгел, сине дә чак-чак кына күрәм!
Ягъкуб:
– Менә көтеп тор әле, яшен яшьнәр, син карап тор! Шулвакыт юлның уң ягында урман күренер. Әйдә, тизрәк! Һаман караңгылана.
Алар, ашыгып-ашыгып, урманга таба киттеләр. Кара стена тәмам якынлашты. Тирә-як дөм караңгы булды. Яшен яшьнәмәсә, юлчылар берен-берсе күрә алмыйлар иде. Кара стена якынлашып тарала башлады. Бер минут эчендә бөтен дөньяны – кояш чыгышыннан алып кояш батышына кадәр – болыт каплады. Шул болытның һәр җиреннән диярлек чатырдап-чатырдап күк күкри, күзне сукырайтыр дәрәҗәдә яшен ялтырый башлады. Күк күкрәү тәмам дәһшәткә әйләнде. Нәкъ түбә тугрысында нечкә генә чатырдау башлый да, тирә-якка таралып, әллә кая еракта җуанга әйләнеп туктый иде. Кемнеңдер дөнья зурлыгы, кулы салават күпере шикелле күпердән зур-зур ташлар тегермәне төсле иде. Ул бетми, тагы икенче җирдән ялт итеп яшен яшьни һәм аның соңында күк күкрәү ишетелеп, бөтен дөнья тоташ бер тавышка әйләнә иде. Күк күкрәү туктаган арада әллә нәрсәнең ерактан гөжләп килгәне дә ишетелә иде. Аның өстенә яшен дә кушылып, тәмам куркынычлыга, каты вакытындагы пожарга әйләнгән сымак булган иде.
Каюм:
– Ягъкуб! Кая син? Мине кулдан тот! Юкса мин егылам. Аяклар тыңламый башладылар. Тәмам хәлдән тайдым.
Каюмның тәмам коты очкан, аяклары куллары калтырый иде.
Ягъкуб:
– Кил, миңа тотын, ерак түгел инде. Әнә, яшен яшьнәгәндә күренеп тора.
Каюм:
– Ягъкуб, иптәшкәй! Зинһар, минем яннан китмә инде! Мин бу яшеннән бик куркам. Эх, тизрәк урманга җитәргә иде! Күрәсең, нинди куркыныч! Менә яңгыр да төшкәли башлады. Әйдә, әйдә, тизрәк! Йөгерик!
Каюм бар көче белән Ягъкубның кулына асылынды. Ягъкуб үзе дә көчсез булганга, Каюмны чак-чак кына сүрәп алып бара иде. Көч-хәл белән куе агачлык арасына барып керделәр. Каюм шундук агач төбенә егылды. Ягъкуб та хәлсезлектән ятты. Шул минутта урман өстеннән бик каты җил үтеп китте. Давыл бар көче белән өрә, сызгыра, урмандагы агачларны урталай бөгә, ботаклар сынып-сынып төшәләр иде. Якын гына җирдә әллә нәрсә шаулап бөтен урманны яңгыратты. Әллә нәрсә шатырдап җиргә егылды, бөтен җир селкенеп китте. Анда күк яңадан күкрәп бөтен дөньяны дерелдәтә, тегендә давыл иркенлек белән дуылдап, җуан-җуан имән агачларын каерып ташлый иде. Бераздан соң яңгыр чиләкләп түгә башлады. Бөтен урман су астына калып, тау сыман җирләрдән елгалар ташыган шикелле булып ага башладылар. Күк күкрәү, яшен, давыл, ташкын – бары бергә кушылып шулкадәр куәтле тавыш купты ки, зилзилә вакытында да андый тавыш булмас төсле иде. Бертуктаусыз ялтырый торган яшеннән, чиләкләп түгә торган яңгырдан, гөжләп торган давылдан урманның иң куе җиренә качып та котылырга мөмкин түгел иде.
Каюм бер җирдә ята да, тора да, утыра да алмады. Ул бер урыннан икенче урынга күчә, йөгерә, кычкыра, кулларын уа, тәмам шашкан иде.
– Ягъкуб, Ягъкуб, син кая? Йок­ла­мыйсыңмы? Бернәрсәдән дә курыкмыйсыңмы?
Ягъкуб:
– Юк, йокламыйм да һәм бернәрсәдән дә курыкмыйм да!
Каюм:
– Яшен сукса?
Ягъкуб:
– Ходаның язмышы! Шуңа күрә мин аңа ялварам да...
Каюм:
– Аңа ялварсаң ул ярлыкыймыни? Ах, карале анда ничек шартлый!
Ягъкуб:
– Ярлыкый, бары тәүбә генә ит!
Каюм:
– Миндәй гөнаһлы кешегә ничек тәүбә итәргә, мине ничек Алла ярлыкасын.
Ягъкуб:
– Нигә? Син тик чын күңелдән генә тәүбә ит! Синең гөнаһларың Алла кашында бик кечкенәләр. Син гөнаһлы булсаң, башка кешеләр дә гөнаһлы бит... И Ходаем, гафу ит! Бу ни бу!
Шул сүздән соң алар икесе дә җиргә яттылар. Уттан ясалган ук, бер секунд эчендә бөтен һаваны кисеп, Каюм яңа гына яныннан киткән бер агачны бәреп сукты. Агач бик зур һәм ботаклы иде. Яшен аны башыннан алып тамырына кадәр йомычкага әйләндерде. Ботаклар бер якка очтылар. Агачтан эз дә калмады.
Каюм көч-хәл белән генә күтәрелде. Бу эш күп булса, алардан ун сажин җирдә генә булган иде. Каюм бераз гакылын җыеп, Ягъкубны кулыннан тотты да, ялына башлады:
– Әйдә, Ягъкуб, киттек, качыйк бу җирдән! Мине харап итмә! Бу җирдә мине Хода сугар!
Ягъкуб:
– Кая соң качарга?
Каюм:
– Күрәсең бит, әнә, агач яна, аны яшен сукты, инде бөтен урманга ут кабар. Без кайда торырмыз, кая китәрмез? Ах, куркыныч, коточкыч! Әнә, күрәсеңме, әллә нәрсә, әллә кем куак артында тора, ике күзен миңа текәгән?..
Ягъкуб:
– Нишлисең син? Анда бит берәү дә юк. Ходага ялвар! Дога укы, бернәрсә дә булмас!
Каюм:
– Мине инде Хода ярлыкамый! Син мине кем диеп беләсең? Ах, битем яна!
Ягъкуб:
– Алла гафур, тәүбә генә ит!
Каюм:
– Юк-юк, миңа ярлыкану юк инде! Мин явыз! Эштән чыккан явыз кеше! Авылымызда бөтен угырларны эшләүче, сезнең малларыңызны алып китүче – мин, барысын да мин эшләдем. Миңа башка кешеләр өйрәттеләр. Кибетне талаучы да мин. Мине тотып төрмәгә яптылар, аннан да качтым. Сине дә үтермәкче булган идем... Аһ, иптәш, зинһар, коткар! Әнә теге куак эчендәге нәрсә миңа карый, миннән көлә, тотарга тели. Сакла, зинһар, сакла!
Каюм, тәмам гакылыннан шашып, йодрыклары белән күкрәгенә сугып, киемнәрен җыртып, шулай ялына иде. Кинәт кенә аларның башы очында шытырдап күк күкрәде. Алар икесе дә һушсыз булып җиргә егылдылар. Суга чыланып күшегеп беткән Ягъкуб, исенә килгәч, тирә-ягына каранды. Бу вакыт Каюм тирәләп әйләнеп йөри, нәрсәгәдер йөгерә, үзе: «Мин карак кына түгел, мин кеше үтерүче! Бер хәерчене үтердем, аның акчасын алырга теләдем, кулымны канга болгадым, яныннан бары өч кенә тиен акчасы чыкты. Әнә шул хәерче хәзер мине, мине... минем артымнан йөри. Әй, Ходаем, коткар! Гафу ит!», – диеп сөйләнә, нәрсәдәндер агачлар арасына качарга тырыша иде.
Ягъкуб көч-хәл белән торды да, Каюмны тотып, исенә китермәкче булды.
Каюм:
– Юк, мине Хода җәзалар, яшен белән сугар. Әнә агачны суккан шикелле мине дә яшен сугар! Мин разбойник, мин юри кеше күзенә яхшы күренергә тырыштым, бар гаепне кеше өстенә аударырга тырыштым. Сине суярга теләдем. Сине өйгә кайтып сөйләмәсен, дидем. Хәзер инде сөйлә! Инде минем актык минутым җитте. Барысына да минем нинди кеше икәнлегемне белдер!
Ягъкуб:
– Тукта әле, Каюм, тынычлан. Сиңа ни булды? Миңа ышанма, Ходага ышан! Мин үз антымны бозмам инде. Антымда торачакмын һәм синең тугрыда бернәрсә дә сөйләячәк түгелмен!
Шулай итеп, Ягъкуб Каюмны тынычландырырга тырышты. Анда күк күкрәү үз эшен эшли, яшен дә туктаусыз ялтырап тора иде.
Күк күкрәп, яшен яшьнәде исә, әллә кая әллә нәрсә шартлады исә, Каюм тагын торып чабарга, куркыныч нәрсәләр сөйләргә керешә, үзен кеше суючы, вор диеп атый иде. Аның күзенә әллә нинди хәерчеләр күренеп, аңа бармак белән янаган төсле була иде. Ул бертуктаусыз ничек хәерчене үтергәнлеген Ягъкубка сөйли һәм аңарга бу эшне башка кешеләргә дә сөйләргә куша иде.
Күк күкрәде, яшен яшьнәде, яңгыр да яуды. Бераздан бар да акрын гына азая башлады. Бары яшен генә яшьнәвеннән туктамый иде. Бара-бара яшен дә сирәгрәк ялтырый башлады. Бераздан соң болыт тәмам үтеп, күк күкрәве әллә кая еракта гына ишетелә башлады. Ягъкуб тирә-якка карады, яктыра башлаган иде.
Ягъкуб:
– Әйдә, Каюм, китәмез! Хәзер инде авыл ерак түгел, шәбрәк барыйк!
Каюм:
– Иптәшкәй, куркам! Кузгалырга куркам! Миңа һаман күк күкрәү ишетелә, һаман яшен яшьни, һаман шул хәерче мине күзли! Иптәш, бул яхшы, берсенә дә сөйләмә инде!
Ягъкуб тагын сөйләмәм, диеп ант итәргә кереште. Каюм бераз тынычлангач, алга таба киттеләр. Яңгырдан соң көн салкынчага әйләнгән иде. Юлчылар ашыга-ашыга алга киттеләр. Каюм бик озак тик торды. Тик бераздан соң гына:
– Их, йә нигә мине яшен сукмады!
Ягъкуб:
– Нишлисең? Сиңа ни булды, – диеп Каюмга карады. Бу вакыт Каюмның күзләре уттай янганнар, төсе агарган иде. Ягъкуб тәмам шүрләде. Шулай да Каюмны тынычландырырга тырышып:
– Әйдә, тизрәк! Менә безнең басу инде, бары биш кенә чакрым калды!
Каюм:
– Биш? Бары биш кенә чакрым? Менә инде берәрсе очраса, син барысын да сөйләрсең?
Шул сүзләрдән соң, котырган бүре шикелле Ягъкубка ябышып, тиз арада ул Ягъкуб өстенә менеп утырды.
Ягъкуб:
– Нишлисең син? Җибәр, иптәш! Җибәр! Мәңге догачың булырмын. Вә Алла, берсенә дә сөйләмәм, мә, ал бар акчамны! Бары мине генә һәлак итмә. Балаларны ятим калдырма! Хатынны тереләй кабергә салма! Минем карчык анамны кемгә калдырырсың? Гомер буена сине туганым, атам диеп йөрермен, тик коткар гына! Ичмасам, актык минутта дога кылырга ирек бир!
Каюм:
– Теге дөньяда дога кылырга өл­герерсең әле! Анда теләгәнчә гыйбадәт кылырсың!
Каюм шулай диеп, бер кулы белән Ягъкубның кулларын тотып, тезе белән күкрәгенә басып, икенче кулы белән итек кунычыннан пычак чыгарды.
Ягъкуб һаман күз яше белән ялвара иде. Ләкин пычакны күргәч, актык өметен өзеп, озын сулыш алды да:
– И, Ходаем! Гадел Хаким! Бу эшкә бер шаһит та җибәрмисең бит! Минем гаепсез үлгәнемне берәү дә күрми кала! Ичмасам, ахирәттә миңа шул газабым бәрабәренә яхшы урын бир!
Бу вакыт җил аның янына бер кисәк өермә үләнен тәгәрәтеп китерде. Ягъкуб шул үләнне тотты да, Каюмга карап:
– Җир йөзендә менә бу өермә үләне синең мине нахак үтергәнеңә шаһит булсын!
Каюм:
– Тик шаһит булсын! Теләгәнчә карасын! Тапкан шаһит, шәп шаһит! – диеп, теше белән пычакны ача башлады. Бу пычак юл буена икмәк кисәргә яраган иде, хәзер инде Ягъкуб шул пычак белән шәһит булачак булды.
Ягъкуб:
– И Ходаем, ал җанымны, кабул ит! Балаларымны, хат.., – диеп әйтеп тә бетерә алмады, Каюм, бар көче белән селтәнеп, пычакны Ягъкубның бугазына кадап, әллә ни әйтеп көлмәкче булган иде дә, ләкин бугаздан кан чиртеп, аның тамагын каплады. Хода монда да шәһит булган кешедән көләргә ирек бирмәде.
«Т» авылының ике көтүчесе авылга йөгереп кайталар да, фәлән җирдә суелган бер кеше ята, кем икәнен белмимез, курыктык, диеп хәбәр тараталар. Шул хәбәрне ишетеп, бөтен авыл аякка баса. Тиз генә старшинага җибәрәләр. Озакламый старшина да килеп җитә. Старшина үлекне карый һәм берничә ышанычлы кеше сайлап үлекне сакларга, аның янына үзләре дә бармаска һәм кешене дә җибәрмәскә куша. Кем дә кем үлек янына көчләп барырга тырышса, аны хәзер үк кулга алып каравылга ябарга яисә гаепле кеше диеп волостька илтергә куша. Шул көнне үк фәлән җирдә бер суелган кеше ята, исеме, атасының исеме хәзергә билгеле түгел, диеп исправникка да хәбәр җибәрәләр.
Авыл халкы һәммәсе дә диярлек кәсепкә киткәнгә, күбесе өйдә юк иде. Хатыннар өйдә булса да, аларның ул үлектә артык эшләре юк, берәр шунда үтеп баручы урыс эчкәндер дә, үлгәндер, диләр иде.
Бары Ягъкубның анасы һәм хатыны гына бу хәбәрне ишеткәч тә, беравыздан: «Бу, әлбәттә, безнең Ягъкубтыр, башка кеше булмас», – диеп, алдан ук җыларга тотындылар. Аларның йөрәкләре бәхетсезлекне алдан ук сизеп торган иде. Алар старшинадан үлекне карарга рөхсәт итүен сорадылар. Әгәр Ягъкуб булса, аны өйләренә алып кайтып, мөселманны күмгән шикелле күммәкче иделәр. Алар законны белмәгәнгә, үзләренчә хөкем кылалар иде. Ләкин старшина аларның сүзен илтифатка да алмады, суд килгәнче бер кеше дә җибәрмәскә кушты.
Ике көннән соң Каюм да кайтып җитте. Ул тәмам үзгәргән, баштанаяк купшыланган иде. Ул, гаять шат булып, һәркем белән уйный, көлә иде. Халыкның мир җыенына җыелганын ишеткәч, ул да шунда китте. Мир җыенында аңа бар булганны сөйләп бирделәр. Каюм шунда түзә алмады:
– Соң аның хатыны, анасы нишлиләр? Бик җылый торганнардыр? – диде.
Халык:
– Кемнең хатыны?
Старшина:
– Кемнең ул хатыны?
Каюм:
– Соң, сез бит... Кем соң әле шунда суелган кеше Ягъкуб диде?
Старшина:
– Хәзергә аның кем икәнлеге билгеле түгел әле. Авылдан кәсепкә киткән кеше азмыни? Ихтимал, бөтенләй башка кеше булып чыгар.
Каюм:
– Кем булса да булсын, тикшергәнгә кадәр тик ятсын! Кем үтергәнен шаһитлар әйтер.
Шунда булганнарның кайсылары көлделәр: «Ну соң бу Каюм! Ни булса да бер сүз таба. Ничек соң япа-яланда шаһитлар табылсын! Ни булса да, бер кешегә бер кеше булгандыр», – диделәр.
Бервакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Берничә минуттан соң волостьтан земский тройкасы да килеп җитте. Исправник арбадан төшкәч тә:
– Кая үлек?
Старшина:
– Урынында, ваше благородие!
Исправник:
– Писер! Понятойлар сайла да, аларны ант иттереп, үлек яткан урынга алып бар! Мин дә хәзер шунда булырмын. Старшина, әйдә минем арттан!
Өйгә кергәч, исправник, ишекне яптырып, картлардан:
– Берәр кешедән шикләнмисезме, берәү-берәү андый-мондый сүз сөйләмәдеме?
Старшина, Каюмны авылда иң ышанычлы кешеләрдән диеп белгәнгә, аның бая ычкындырган сүзләрен исправникка әйтмәде.
Озак та тормый доктор да килеп җитте. Понятойлар да килде. Алар эчендә Каюм да бар иде. Исправник Каюмны күреп:
– Нигә шундый яшь кешене понятойга сайладыңыз? Монда картлар, ышанычлы кешеләр кирәк!
Старшина акрын гына исправник колагына:
– Ул, ваше благородие, яшь булса да, бу авылда беренче кеше. Картлар арасында да андый гакыллы кешене табуы читен. Ул, тикшерә башласа, тәмам дөрестен сөйли дә бирә.
Старшина шул сүзләрне сөйли, үзе ара-тирә Каюмга карый иде. Каюм боларның барысын да күреп тора иде. Исправник, старшинаның сүзләрен тыңлап бетергәч тә, Каюмга карап:
– Яхшы, китереңез аны монда! – диде.
Каюм бу сүзләрне ишетеп ап-ак булды. Исправник аның агарганын күрсә дә, күрмәгәнгә салышты. Барысы да үлек янына киттеләр. Үлек янына килгәч, исправник:
– Понятойлар, караңыз! Үлектә берәр көчләү галәмәте юкмы?
Каюм:
– Юк, кая монда булсын! Монда эш берьюлы булган, пычак белән бугазга берне кадаганнар да, вәссәлам!
Исправник Каюмның бу сүзен дә сизеп алды.
Үлекнең чикмәне ертылган иде. Актара башлагач итек эченнән ун тиенлек көмеш акча чыкты. Үлекнең итекләрен салдырдылар, итек эченнән йөз сум алтын акча килеп чыкты. Моны күрү белән Каюм чыдый алмады: «Йөз сум, диген! Әмма усал икән, әйтмәде бит!», – диеп кычкырды. Ләкин тиз генә, ялгыш ычкындырганын сизеп, тирә-ягына каранды. Исправник туп-туры аңа карап тора иде. Каюм ни эшләргә белмәде. Агарды, күгәрде һәм җәһәт кенә халык арасына качты. Исправник бер сүз дә әйтмичә тик торды.
Менә бервакыт Ягъкубның анасы һәм хатыны килеп җиттеләр. Алар артыннан Ягъкубның баласы да килгән иде. Анасы һәм хатыны Ягъкубның гәүдәсе янына килеп җитмәс борын ук, аны танып, үкереп елый башладылар. Икесе дә үлек өстенә егылып, аяныч сурәттә үксергә керештеләр. Малай да атасы янына килеп, атасын чакыра иде.
Исправник башта Ягъкубның анасын һәм хатынын үлек яныннан алып китәргә кушмакчы булган иде, ләкин соңыннан уен алыштырды:
– Тик алар еласыннар, без үз эшемезне эшләргә өлгерермез әле, – диде.
Ана белән хатын озак еладылар. Малай, үлгән вакытында Ягъкуб тоткан өермә үләненә күрсәтеп:
– Әни, әни! Кара әле, бу нәрсә? – диде.
Исправник бу эшләрнең барысын да күреп, Каюмга карап:
– Кара әле, анда нәрсә бар? Миңа күрсәт!
Каюм, теләр-теләмәс кенә үлек янына килеп, калтыраган кулы белән өермә үләнен алды. Аннан соң, агарып, үләнне учында уды да, читкә ташлады.
Исправник:
– Нигә аны ташлыйсың? Нәрсә ул? Китер монда!
Каюм, калтырап, акрын гына тавыш белән:
– Юк, ваша благородия, бу бернәрсә дә түгел! Ул тегеләй генә... алабута үләне...
Исправник:
– Нинди алабута ул, күрсәт!
Каюм:
– Алабута булгач, алабута инде! Шунда бер үлән. Күрәсең, үлгән чакта бер үләнне эләктергән дә, шулай итеп аның кулында калган!
Исправник:
– Нинди соң ул үлән? Ничек диеп атыйлар? Чын исеме ничек?
Исправник Каюмның һич сәбәпсез каушаганын, аның аптырап калганын сизгән, шуңа күрә дә аңардан җентекләп сорый иде.
Каюм:
– Ул болай гына! Бу-у... өермә... өермә үләне...
Малай:
– Абый, карале, менә тагы бу нәрсә? Алар монда бик күп! Аларның барысы да күргән, – диде. Үзе бер өем өермә үләнен Каюм янына китерде.
Каюм:
– Алдыйсың! – диде дә, малайны читкә төртеп җибәрде.
Исправник:
– Җитәр! Эш ачылды инде. Хәзер син берсен дә алдамыйча әйт инде! Син үлекнең кыйналмаганын алдан ук белдең. Анда акча табылгач, исең китте һәм аның әйтмәгәненә үкендең! Хәзер инде менә бу өермә үләне алдында калтырыйсың. Әйт, нигә син ул үләннән куркасың? Икърар ит! Эш ничек булды?
Каюм башта алдамакчы булган иде дә, ләкин бар да бушка чыкты. Исправник аны һәрбер сүзендә тотты. Аңа өермә үләнен күрсәткәч, Каюмның төсе тагы агарды. Шуңа күрә Каюм артык яшерә алмады, барысын да икърар итте.
Ягъкубны ни өчен үтергәнлеге вә ничек үтергәнне, ничек Ягъкуб үлгән вакытта өермә үләнен тотып: «Менә бу үлән актык минутымда минем нахак үлгәнемә шаһит булсын», – диеп, ничек аның аягына ябышканын, Ягъкубны үтергәч кая барганын, каннарны юып яңа киемнәр кигәнен – һәммәсен берәм-берәм сөйләп бирде.
Исправник:
– Менә ул нинди явыз кеше икән! Старшина! Ничек син аны понятойга сайларга батырчылык итә алдың?
Старшина һәм халык:
– Нишлик, Ваша благородия? Ул безнең арада бик ышанычлы кеше, һичвакыт начарлык эшләгәне юк иде. Барымыз да шуның кеби булсак, Ходага шөкерана кылыр идек!
Исправник:
– Ә соң авылыңызда моннан элек берәр үтереш яисә урлау булмадымы?
Халык:
– Үтереш булмады. Урлаулар булса да, анда Каюм гаепле түгел, чөнки йортларны тентегән вакытта ул үзе югалган әйберләрне барысын да тапты. Аның йортыннан бернәрсә дә чыкмады.
Исправник, Каюмга карап, ачулы тавыш белән:
– Әйт, дөрестен, болар бар да синең эшеңме?
Каюм барысында да үзен гаепле, диеп икърар итте һәм хәерчене үтергәнен дә сөйләп бирде. Боларның барысын да халык тыңлап торды һәм бөтенләй исләре китте. Бәгъзеләре: «Кем соң аңа ышанмый иде! Без аңардан да гакыллы, аңардан да тугры кеше юк, диеп уйлый идек. Менә ул нинди икән! Беренче карак, явыз бер бәндә, кеше суючы икән», – диделәр.
Исправник Каюмга:
– Кешеләрне алдарга мөмкин, ләкин Хода күзеннән һичвакыт кача алмассың! – диде, һәм шундук Каюмны кулга алырга һәм каты каравыл астында шәһәргә җибәрергә кушты.
Исправник:
– Менә, җәмәгать, сезнең ышанган кешеңез! Ул сезне моңарчы алдап кына йөргән! Бик оста булганга, ни эшләсә дә сезгә сиздермәгән. Әмма, дөрестән дә, ул араңызда иң начар кеше булып чыкты. Моннан соң да аң булыңыз! Нинди начарлык эшләсәң дә, никадәр шул начарлыкны яшерергә тырышсаң да, бервакыт сизелмичә калмый. Без капчыкта ятмый, диләр бит, безгә яшерен булса да, Хода каршында билгеле, шуңа күрә ул залимнәрне бервакыт халыкка белдереп, тиешле җазасын бирдерә. Хәзер Каюмга да тиешле җәзасы биреләчәк.
Каюмга хөкемне озак көтәргә туры килмәде, тиз арада аңа суд булып, аны каторгага хөкем иттеләр. Каюм, богаулар киеп, Себергә мәңге каторгага китте.


З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире:Г.Гобәйдулла. - Казань: Электро-Тип. "Маарифъ", 1914. - 36 б. 


Текстны басмага Рәисә Шәрәфиева әзерләде.

Теги: З.Ишаев Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру