Журнал «Безнең мирас»

Урал эскизлары

Җилләр аша поезд гөрләп бара.
Шуңа бугай
Бераз сискәнеп,
Күтәрде дә башын торна кебек,
Карап калды кое сиртмәсе.
Юл буенда
Каен елап утыра,
Беркем белми аның кайгысын:
Җәй үтә, җәй...
Кояшның да инде
Чәчәкләре коела, ахрысы.
Арышлардан
Кипарислар ягына —
Кырымга ук китте
Уйларым...
Үзем дә мин
Барган булыр идем,
Ярый инде... «бушап» булмады.
Ә вагонда
Нэпман сайрап утыра
Магнолияләр-ниләр турында.
Тик ул гына күргәнмени аны?
Мин дә күрдем аны... кинода.
Магнолия дә
Матур, яхшыдыр да,
Уралымны сагына минем уй.
Быел тагын,
Быел тагын якты чәчәкләрен
Күбәйткәндер
Кизилстрой!
Үз Уралын гына сөя бу дип,
Үпкәләмә, дөнья, тагы син:
Күргәннәрне
Ничек онытыйм соң,
Күрмәгәнне ничек сагыныйм?..
Чуеннар янар тавы
Төтен.
Тыгыз, сары төтен.
Корымлы көл яуды
Төтеннән.
Кичен
Кызыл чәчәк атты
Кабельләрдән
Аксыл бөреләр.
Киң күкрәкле
Егет — пар казаны
Төнге эшкә быргы тартты да,
Яз айлары кебек иркен җырлар
Клублардан
Эшкә актылар.
Кара сыер төсле кара төнне
Кемдер суйды:
Ялкынлы кан китте бугаздан...
Домналар ул,
Вулкан уянган күк,
Йолдызларга пожар сузалар.
Соңгы сарай янында
X. Н.
Автобуслар
Соргылт тузан аша
Безнең эзгә карап калдылар.
Ә без икәү
Төтәс урам буйлап
Җәяүләдек вокзал ягына.
Көн тын иде.
Уйчан зәңгәр тауга
Сузылдылар озын төтеннәр.
Тимерләрнең
Аксыл тавышлары
Күтәрелде цехлар төбеннән.
Карт эшчеләр,
«Җәяү җыелып!» булып,
Сменадан кайтып баралар.
Ил төзүне, семья мәсьәләсен
Киңәшлиләр кайткан арада.
«Җитәбез дә инде,— диде иптәш
Һәм, күрсәтеп миңа
Бер йортны, —
Шунда,— диде,—
Патша тарихына
Наган белән нокта куелды!»
Иптәшемнең күзе
Уйчанланды,
Хәтерләптер чекист чакларын,
Кулы аның, иске гадәт белән,
Наган йөрткән ягын капшады.
Күпләр хәзер Башка корал алган,
Наган әлегә җыеп куелган;
Сүзне бомба итеп
Баскан күпләр
Идеология чиге буена.
Калдыр, йөрәк,
Оныт үткәнеңне.
Борчыма әле юкка син мине:
Кара көнне, соры көннәрне без
Бөтенләйгә күмдек ич инде.
*
Император
Шушы тәрәзәдән
«Солдатына» дәшеп караган:
«Солдат,
Антлы солдат!
Котылырга нинди чара бар?
Юнкерларым кайда йөри минем?
Ник килмиләр мине йолырга?
Ач ишекне, солдат, Ват йозакны!
Император сиңа боера!»
Сакчы әйткән:
«Ташла, патша «иптәш»!
Ристан булсаң, давай, җүнле бул:
Барыбер ычкындырмам,
Сиңа минем актык сүзем шул!»
Император тәрәзә яңагына
Сөялгән дә
Тәхтен тилмергән.
Аның ничек әрнеп тилмергәнен
Әйтеп тора калган билгеләр.
*
Төннәрдән бер төндә
Идәннәргә
Романовлар каны саркыган...
Һәм грузовик
Унберәүнең мәетен
Алып киткән шәһәр артына...
Урман саесканы күреп торган:
Грузовикта килгән эшчеләр,
Учак ягып, унбер гәүдәне
Яшергәннәр ялкын эченә...
Патша халкы
Комсыз нәсел икән,
Атылмаудан битәр
Асыл мал:
Кызларының эчке күлмәгендә
Яшереп теккән ташлар табылган.
*
Аклар кулына күчкәч олы шәһәр,
Тентеп алар бөтен тирәне,
Шахталардан хәтта су түктереп
Эзләгәннәр патша сөяген.
Табылмаган:
Күптән сүнгән учак төтеннәрен
Кемнәр эзләп таба алалар?!
Давылларда очкан көлләрне һич
Җыеп булмый, иптәш, яңадан.
*
...Кич тын иде, Уйчан зәңгәр тауга
Сузылдылар соргылт төтеннәр,
Тимерләрнең
Кичке гимннары
Күтәрелде шәһәр читеннән.
Иптәш шунда,
Махра төрә-төрә,
Көнбатышка карап елмайды.
Еракларга күзне төшереп, без
Зур үсешнең
Тавышын тыңладык.
Кичке кояш бүген
Көләч кызыл,
Төнге мартен төсле
Кызарган;
Карт торбалар
Топка каршындагы
Кочегар күк кызынып торалар.
Юк, зарым юк,
Хөрмәт белән сине
Искә алам, үткән гомерем:
Бик бәхетсез булган булыр идем,
Әле дә ярый, патша түгелмен.
Козырь туз
Кояш инде баеп килә иде,
Ял итәбез барак янында.
Картлар сөйли
Күргән-белгәннәрен,
Яшьләр тырыша
Ишетеп калырга.
Без гәпләшеп шулай
Утыра идек,
Мәзин абзый азан илерде,
Тыңлап торгач бераз,
Картның берсе
Әңгәмәне дингә күчерде:
— Завод халкы, беләсез,
Дингә-нигә дәртле түгел бит,
Безнең инде күптән
Буын каткан,
Намазларга билләр бөгелми.
Берчак шулай
Бер баракта,
Йөзәү бардыр, күбәү торабыз.
Бәйрәм киче иде,
Үгетләргә килгән
Муллабыз.
Телгә оста яман, чистый шайтан,
Примергә
Сүрә китерә.
Белмәсәк тә аның
Коръән телен,
Кайберәүләр эреп киттеләр.
Ә теге,
Ходай мондый, Ходай тегенди дип,
Очынып-очынып
Мактый Ходасын.
Ә без, бисмилласыз гына,
Эчтән генә сүгенеп торабыз.
Арабызда безнең
Күпне күргән
Җор зимагур Хабул бар иде.
Күз салабыз аңа: син дә, имеш,
Бер-ике сүз әйтеп бак инде.
Ә ул телгә дисәң — гармун,
Ә гәүдәгә — мартен торбасы.
Шул, басты бу,
Ә без
Ни булыр дип көтеп торабыз.
— Мулл абзый!— ди,—
Син мактадың инде
Алланы.
Ярый...
Вот әйтәле:
Алла
Кузыр тузны каплый аламы?!
Алай итте мулла, болай итте,
Юк, җавап табалмый:
Соң, билгеле, малай,
Козырь тузны
Чурт та ябалмый.
Уралдан
Хуш, Урал, хуш!
Әгәр еллар мине
Кайтармаса сиңа тагын да,
Бу балаңның төсе булып, сиңа
Үзең биргән җырлар калырлар...
Вагон тәрәзеннән сузыла-сузыла,
Бер карадым тагын каерылып.
Хуш, Урал, хуш...
Белмим, никтер, авыр аерылу.
Җил килде дә ашыгып, кысып үпте,
Аерылганда үпкән кыз кебек.
Онытмаска булды: кепкамны ул
Алып калды минем төс итеп...
Башлана башлады
(кыскартып алынды)
Әллә нишләтте бу
«Февраль» булган елны
Кызык булды:
Смена саен өчәр җыелыш.
Җыелабыз да
Ура кычкырабыз
Һәм, давайлап,
Солых сорыйбыз.
Без ул чакны әле
« Социал из » дан
Тик «Марсилиз» белгән малайлар.
Маркс — батыр,
Ленин — якын булып
Күңелдә дә телдә ятлана.
Әллә нишләтте бу
Революция,
Әллә нишләтте ул
Уйларны:
Күңелдән дә, патша төшерелгән күк,
Ниндидер бер
Газап югалды.
Дус түгелләр якын булып китте,
Кай дуслардан
Никтер бизендем:
Мастер улы инде — сүнгән тимер...
Ә без элек
Нинди дус идек!
Цехта очрашасың,
Кул — күрешә, күңел — күрешми...
Ә Лизочка инде кул да бирми:
Янәсе,
«Данил абый яклы кеше!» мин.
Без яшьләргә зурлар
Бер дә юкка:
«Яшел әле болар»,— дип карый.
Минаплары зур да үзләренең,
Җир турында гына «сукалый».
Алаканат Минап
Минап абыйда җилкә ярты сажин,
Буй бер сажин,
Канат мыеклар.
Шуңар күрәдерме,
Кушаматы аның — Мыекбай.
Минап абый — соңгы «мужик» тибы,
Музейда да
Андый мужик юк.
Минап абый — актык алаканат,
Соңгы мамонт кебек кызык ул.
Минап абый
Уйлый үзен
Иң акыллы башлы кеше дип.
Алдый, җөнтәй:
Җыелыш булса, үзе
Бер сүз төшенми.
Ул «бай» үзе:
Туган авылында
Мунча хәтле иске өе бар.
Көтеп утыра аны
Шунда һаман
Үзе белән яшьтәш ике тал.
Хатыннан да уңмады ул бер дә,
Кайсы үлде, кайсы югалды.
Иң ахырда аңа
Усал хатын —
Тити-бикә апа уралды.
Минап абый быел
Мартенда ул.
Бәхет көтеп гомер үткәрә.
Ул әле дә, нәкъ домкрат кебек,
Кеше күтәрмәсне күтәрә.
«Заводларны байдан алабыз» дип
Сүз чыккач, ул
Уйга сабышты:
Аның өлешенә мартен тисә,
Ул, янәсе, нишли алыр соң?
Авылына алып китәр иде,
Мартен белән анда
Нишләсен?..
Катышмаска булды бу эшкә ул:
Янәсе, йә Себер китәрсең...
Әкияттәге батыр шикелле, ул
Бәхет эзләп йөргән
Дөньяда.
«Байга эшләп мантый алмассың» дип
Киңәш биргән дөнья аңарга.
Шуннан соң ул
Тагын киткән, киткән...
Барып җиткән төньяк җирләргә.
Алтын комлы елга буйларында
Тотынган ул
Бәхет эзләргә.
Алтынның ул
Башта чамалаган
Ат башыдай зурын табарга!..
Чыпчык йомыркасы хәтлесе дә
Очрамаган ләкин аңарга.

Теги: Хәсән Туфан Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру