Унсигез яшь!Кемнән кичмәгән,татлы шәраб кемнәр эчмәгән -дөнья гүзәл,юллар тип-тигез,тормыш алда -бары унсигез!Ярны сөйсәң -булсын гомерлек,берең өчен берең үләрлек.Сөеп-сүрелеп йөрсә -ялынма!Сүрелмәсн...
Унсигез яшь!
Кемнән кичмәгән,
татлы шәраб кемнәр эчмәгән -
дөнья гүзәл,
юллар тип-тигез,
тормыш алда -
бары унсигез!
Ярны сөйсәң -
булсын гомерлек,
берең өчен берең үләрлек.
Сөеп-сүрелеп йөрсә -
ялынма!
Сүрелмәсне ничек танырга?
Унсигез яшь!
Табар эзләгән.
Узган чагын беркем сизмәгән...
Абынганда гүя ястык бар,
хәл алырга, туктап -
картлык бар.
Бүген миңа ике унсигез.
Үткән юллар түгел тип-тигез.
Узгач килә борылып карыйсы,
ал тасмалы кызны таныйсы...
1962
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала