Журнал «Безнең мирас»

Университет – яшьлегебез

Безнең яшьлек Казан университетында узды. 1947 елны без, унөч егет һәм кыз, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән идек, 1952 елны аны тәмамлап чыктык. Университетка һәм аның укытучыларына бик тә рәхмәтлебез. Татар теленнән безгә фәннәр докторы Латиф ага Җәләй, доцент Рабига Афзаловна Хәкимова төпле белем бирде, алар туган телебезне яратырга, аның белән горурланырга өйрәтте. Безнең 13 кешелек төркемнән 7 язучы (СССР Язучылар берлеге әгъзалары – Мәхмүт Хөсәен, Роберт Бикмөхәммәтов, Яхъя Халитов, Фәрит Хатипов, Резеда Вәлиева, Шәһидә Максудова, Гариф Ахунов) чыкты, калган алтысы фән өлкәсендә, халык мәгарифендә, нәшриятта һәм радиода эшләде. Розалина СабироваНуруллина белән Марат Сәгыйтов – фән кандидатлары, доцентлар, Роберт Гатауллин белән Сания Сибгатуллина – редакторлар, Васил Һадиев – укытучы, Минзәләдә Муса Җәлил музеен төзүче, Әлфия Зәйнуллина – китапханәче булып Себердә – Кемерово өлкәсендә эшләде.

 

Әдәбият укытучыбыз Мөхәммәт ага Гайнуллин, Хатип ага Госман, Гази ага Кашшаф бик тә кешелекле, зур белемле галимнәр иде, инде өчесе дә вафат, урыннары җәннәттә булсын! Без аларны өзелеп ярата идек.

 

Университет безне авырлыкларга тешне кысып түзәргә, ачлыкка бирешмәскә, фәннәр «кыясы»н өзлексез «кимерергә» өйрәтте. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучы студентлар, ягъни без, ихтимал, өстебезгә иң зур йөк алучылар булганбыздыр. Факультетта урыс филологлары узганны тулысынча узабыз: урыс телен, урыс әдәбиятын безгә борынгы заманнардан башлап укыталар, борынгы славян телен дә урыслар төсле үк өйрәнәбез, урыс халык иҗатын, тел белемен, әдәбият теориясен, немец телен укыталар, марксизм-ленинизм нигезләрен, диалектик һәм тарихи материализмны, политэкономия, философия тарихын, СССР тарихын, логика, педагогика, дөнья халыклары, ягъни чит ил әдәбиятын, СССР халыклары әдәбиятын узабыз. Бөтен факультет белән бергә, физкультура дәресләренә, педагогик практикага, хәрби дәресләргә йөрибез. Ә урыс филологларыннан аермалы буларак, өстәмә рәвештә борынгы һәм хәзерге татар телен, аның диалектологиясен, фольклорын, гарәп телен өйрәнәбез. Шәриф Камал һәм Һади Такташ иҗаты буенча семинарларда катнашабыз, тел һәм әдәбият укыту методикасы керә безгә, татар әдәбиятының борынгысы һәм бүгенгесе, татар әдәбияты буенча махсус курслар узу, курсовой эшләр язу йөкләнә. Кыскасы, безнең өскә төшкән йөк йөз илле процентка җитә! Шул ук вакытта без ачлыктан интегәбез.

 

Җәйләрен без, Яхъя Халитов белән бергәләп, малярлык эшен башкарабыз. Ял да ителми калына. Шулай дүртенче курс башында минем хәлләр мөшкелләнде: 300 сум акчаны укыган өчен түләргә кирәк иде. Ике ай бөтенләй стипендиясез калу дигән сүз. Мин читтән торып укырга күчмәкче булдым. Минем белән бер фатирда көн күргән Николай Ермошкин: «Син, Гариф, университеттан китсәң, ялгышасың. Син укымаячаксың. Күреп торам, син мавыгучан. Клуб мөдире булып алсаң, укулар – әллүр! Менә нәрсә: мин сиңа көн саен тары ярмасы бирәм, шуннан ботка пешереп ашарсың. Әмма ләкин укуыңны ташлама!» – диде. Ул сүзендә торды, миңа көн саен ярты стакан ярма биреп барды, җәмгысе – 80 стакан; мин аны Арчага малярлыкка алып кайттым, шунда эшләгәндә, тары ярмасы өчен тиешле акчасын да түләдем. Әйткәч әйтим: Николай Васильевич Ермошкин – чуаш егете, хәзер геология фәннәре докторы, Җигули тауларының хуҗасы, гыйльми эшләр алып бара. Без аның белән ун ел элек очраштык, кочаклашып күрештек һәм, йокламыйча, төне буе сөйләшеп чыктык. Ермошкинга мине университетта саклап калганы өчен рәхмәтлемен.

 

Безнең татар бүлегендә әдәби түгәрәк эшли иде. Аның җаны булып фронтовиклар – Ибраһим ага Нуруллин, Мәхмүт Хөсәен, Рашад Гайнанов санала иде. Рафак Тимергалин да алар белән иде. «Әдәби сүз» гәзитен чыгарырга мине дә тарттылар. Мин кече яшьтән рәсем ясарга әвәс булганлыктан, гәзитне мин бизим, мәкаләләр дә язгалый идем. Шул ук вакытта Яхъя Халитов белән без икәү факультетның стена гәзитен дә чыгара идек әле. Яхъя да, мин дә стенгәзитнең рәссамнары идек. Ул ай саен чыга һәм без ай саен унар метр озынлыгындагы гәзитнең мәкалә башларын язабыз, каррикатураларын ясыйбыз. Каррикатурага Яхъя аеруча оста иде. Аның рәсемнәрен карагач, Григорий Наумович Вульфсон егыла-егыла көлә торган иде. Григорий Наумович стенгәзитнең баш редакторы иде, ул, безнең акчага тилмергәнне белеп, кесәсенә кәнфит-прәннек тутырып килә торган иде.

 

Университеттагы минем икенче мавыгуым фәнни түгәрәк булды. Анысының җаны Фазыл Фәсиев иде. Менә мин аны, диссертация якламаса да, чын галим, галимнең дә галиме дип саныйм. Мине телне бик җентекләп өйрәнүгә өндәүче ул булды. Өченче курста чакта мин «Татар телендә ымлыклар» дигән фәнни эш яздым. Шул эш өчен Ашмаринны һәм баш урыс галимнәрен өйрәнеп чыктым. Конкурста минем эш бүләк алды һәм комсомол өлкә комитеты мине Мактау грамотасы белән бүләкләде. Фазылга мине тел юнәлешендә тир түгәргә мәҗбүр иткәне өчен әле дә рәхмәтлемен.

 

Дүртенче курсның май аенда мине Гази ага Кашшаф «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына эшкә чакырды. Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырып (тугыз фән – «отлично», урыс совет әдәбиятыннан «Чапаев» романының кайчан язылуын төгәл белмәгән өчен – «икеле»), журналга эшкә килдем һәм алты ел буенча шунда эшләп, мәрхәмәтле Гази ага Кашшаф мәктәбен уздым. Нәкъ шул чорда татар әдәбиятының тере классиклары белән якыннан таныша алдым. Шул танышулар миңа әдәбият мәйданына ныклап аяк басарга мөмкинлек бирде.

 

(Язма КДУның Татар факультетында нәшер ителгән «Әдәби сүз» дигән дивар газетасыннан алынды. Баш редакторы һәм рәссамы – М.Х.Бакиров. 1994 ел, октябрь.)  

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру