Журнал «Безнең мирас»

Үлемсезлек җырчысы

Менә ничә ел инде Каракитә белән Мунчәли арасындагы көмеш чишмә тагын да моңсурак ага сыман. Чишмә буендагы бөдрә талларда, Мунчәли мәктәбенең шәфәкъ алсулыгында янган зур тәрәзәләрендә, хәтта Чүпрәле районында кояшлы иртәне беренче булып сәламләүче Бизнә тауларында да ниндидер сагыш бар. Алар ничә ел инде Казаннан кайтып үзләрен Тукай сүзләре белән сәламләүче нечкә хисле шагыйрьне күрмиләр.


Әдәбият галиме, шагыйрь, Чүпрәле районының Мунчәли авылы тумасы Нурмөхәммәт Хисамов

Шәрәф Мөдәррис, туган якка кайтып төшүгә, Тукайның «Туган җиремә» шигыреннән шушы өзекне укырга ярата иде:


«Ул таныш кырлар, болыннар
тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач, куймады,
кайтарды ахыр җисмеми...»


Бу – шагыйранә як. Ш.Мөдәррис аны гомер буе йөрәгендә йөртте, аның белән горурланды. Әлеге якларның бер үзенчәлеге шунда: аңа Казан белән Сембер яктысы гомер-гомергә тигез төшкән. Мәйданга киләчәк яңа әдәбияттан узган йөздә үк аваз биреп куйган Г.Кандалый, соңрак XIX гасырның күренекле укымышлыларыннан шагыйрь В.Алкаев-Чүпрәли шушыннан чыккан. Ш.Мөдәрриснең «Ленин – безнең якташ» дип горурланырга хакы нигезле иде. Чөнки ул – дөньяга Сембердән күтәрелгән шушы кояш шифасында бөреләнгән талант. Шагыйрь үзен юксынучы туган ягын җырларына кертеп калдырды. Хәзер инде ул үзе – шушы якның горурлыгы.


Шәрәф Мөдәррис... Көндәлек тормышта аралашып йөргән чагында, кайчак моңсу-уйчан, күбесенчә исә шат күңелле, җор телле, хак сүзне кешенең күзенә карап туры әйтүчән бу шагыйрьнең иҗаты поэзия тарихында үзенчәлекле бер дөнья булып калыр дип күз алдына китерми идек шикелле. Инде аның вафатына байтак вакыт узды. Шәрәф Мөдәрриснең бераз каушап, карашын трибуна өстенә төбәп, шигърият турында олы кайгырту белән сөйләгән ярсу чыгышларының инде яңгырамавына, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы битләрендә тәвәккәл рухлы публицистик мәкаләләре күренми башлауга да инде күнектек. Яшь шагыйрьләрнең талантлы яңа буыны аны бөтенләй күреп белми.


Шагыйрьнең иҗат юлын эзлекле рәвештә күзәтеп чыгу өчен, исән чагында дөнья күргән «Минем яшьтәш» җыентыгына үзенә хас таләпчәнлек белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда автор 40 яшькә кадәр иҗат ителгән әсәрләренең иң яхшыларын туплаган. Шәрәф Мөдәрриснең өйрәнчек чоры да, шигъри эзләнүләре һәм җитлегү баскычлары да, яңарак күренешләрнең үрентеләре дә биредә анык чагылыш тапкан.


Шәрәф Мөдәррис

Шәрәф Мөдәррис – Бөек Ватан сугышының гади солдаты. Аның бөтен язганнарын кырыс чынбарлык сугара, шигырьләренә җимерелгән рус шәһәрләре өчен җан әрнүе килеп керә: Смоленск, Ельня, Русса... Әсәрләренең исемнәре дә – «Землянкада», «Сукыр лампа», «Партизан», «Сапёр», «Корыч каска»...


Шагыйрьнең Ватан сугышы лирикасында үзәк урынны татар халкының ил язмышын хәл итүдәге өлеше, гражданлык һәм сугышчан намусы турында уйланулар алып тора. Аның гармун моңы, курае, Гөлсем Сөләйманова кебек җырчылары, тугрылык саклап, егетен батырлыкка рухландырган сабыр кызлары – барысы да илне яклапсаклап калуга хезмәт итәләр...


Шәрәф Мөдәрриснең киң кызыксынулары аны дөнья әдәбиятының бәрәкәтле хәзинәләренә алып килде. Инглиз телен өйрәнеп, ул Шекспир сонетларын тәрҗемә итәргә кереште. Нәтиҗәсе шагыйрьнең үз иҗаты өчен дә, гомумпоэзия өчен дә зур булды. Татар укучысы кулына бөек инглиз гуманистының зирәк шигъри мирасы килеп керде.


Шәрәф Мөдәрриснең үз шигырьләре дә фәлсәфи тирәнәя, форма ягыннан камилләшә төште. Алай гына да түгел, ул безнең поэзия өчен яңа шигъри форма – сонет өлкәсендә кызыклы тәҗрибәләр ясады. Аның бала туу, аны тәрбияләп үстерү турындагы бер сонетыннан:


«Чикләнсә берзаман юлыңда офык,
Юл ачар ераграк синең яшь онык
Һәм атлар чорларга синең үзеңсез...
Нәрсә бар дөньяда туудан бөек?
Ул яшәр тормышны, ватанны сөеп
Һәм, димәк, мәңгегә син дә үлемсез!» –


дигән юллары фәлсәфи тирәнлеге, гомумкешелек мәгънәсе һәм олы яңгырашы белән Шекспир сонетларына тиңләшә.


Шәрәф Мөдәррис – иҗатка, гомумән, кырыс таләпчәнлек белән караган шагыйрь. Үз-үзенә таләпчән булганга, ул яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тәнкыйть сүзен туры һәм ярып әйтүчән иде. Бервакыт Хәсән ага Туфан яшь шагыйрьләр семинарына ике кулына ике китап тотып керде.


– Менә сезгә шигырь техникасы ягыннан үрнәк алырлык, әйбәт рифмалар өлгесе булырлык ике китап, – диде ул.


Аларның берсенә – «Шәрәф Мөдәррис», икенчесенә «Зәки Нури» дип язылган иде. Алар икесе дә – бер районда туып-үскән, бер мәктәптә укып чыккан кешеләр.


Шәрәф Мөдәрриснең сонетка мөрәҗәгать итүе очраклы түгел иде. Шагыйрь бөтен иҗаты буена, нигездә, традицион формаларга таянды…


Шәрәф Мөдәррис – татар шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар плеядасы вәкиле. Аның иҗатына шушы хакыйкать аша гына якын килергә һәм тулы аңларга мөмкин.


Вакытсыз үлем поэзияне шагыйрьнең яңа ачышларыннан мәхрүм итте. Ләкин аның иҗат иткән кадәре дә үзенә бер мәгънәви дөнья, кадерле мирас булып кала.


Нурмөхәммәт Хисамов


"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 86-87. 

Теги: Нурмөхәммәт Хисамов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру