Журнал «Безнең мирас»

Ул миңа абый да иде...

Бер калада, бер казанда кайнаганга күрә, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов белән гел аралашып яшәргә насыйп булды. Мин аны бертуган абыем кебек якын күрдем. Чордашларым арасында да аны шулай олуг шагыйрь итеп олылаган, хөрмәт иткән энекәшләре күп иде. Аз гына күзгә чалынмый торса да, бер бүлмәдә утырып эшләгән егетләр белән бергә, «бер-бер хәл булмадымы, авырып китмәдеме икән», дип борчыла, юксына торган идек. Аның иртән эш башлаганчы хәл белергә кереп чыгуына һәммәбез шулкадәр күнегеп беткән идек ки, хәтта хезмәтебезне дә ул күренмичә башлавы, ничектер, «бисмилла» әйтмичә тотынган кебек уңайсыз тоела иде. Һәммәбез дигәнем - Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Марат Закирлар...


Остаз үзенең яшь каләмдәшләре Ркаил Зәйдуллин (уңда), Газинур Моратов, Ләбиб Лерон белән. 1980 нче еллар.

Хәер, үзенең дә, шәхсән мине энекәшедәй якын күрүен тоеп яшәдем. «Идел-Пресс» йорты коридорында каләмдәшләрем белән бергә күрсә, иңбашымнан тотып читкә алып китеп хәлемне сораша, урамда очратса, тормышым белән кызыксына, әти-әниләремә, туганнарыма сәлам күндерә. Ни өчен дигәндә, ул алар белән таныш иде. Университетта укыган елларда Кызыл Позиция урамындагы тулай торак, кыш җитүгә, яраткан әдипләребез белән очрашу урынына әйләнә. Бу гаҗәеп шәп гамәлне, гадәттә, Фәиз Зөлкарнәев, Флера Низамова, Нәҗип Исмәгыйлев кебек, «Әллүки» дивар гәҗитен чыгаруда катнашучы өлкән курс студентлары башкара. Ул чорда без шигырьгә коенып яшәдек. Әле дә исемдә: беренче курста татар әдәбияты дәресендә укытучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев, искитмәле кызык вә мәгънәле итеп, әсәрләндереп, безгә Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов иҗаты турында сөйли. Һәркайсыбыз ләззәтле хыял дөньясына чума, Мөхәммәт абыйны тыңлый. Аның бер лекциясендә катнашу – бәгъзе бер югары уку йорты да бирә алмаслык белем, мәгълүмат алуга тиң иде... Дәресләр тәмамлануга, һәммәбезнең дә исәбе – төркемебез белән җыйнаулашып, Бауман урамындагы китап кибетенә төшү. Анда исә барыбызның да күзе татар әдәбияты бүлеге киштәләрендә: берәрсенең яңа китабы чыкмаганмы? Әнә шулай кош тотардай очып йөргән көннәрдә, китап кибетендә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның «Исәнме, йөрәк» исемле китабы пәйда булды. Бу китапны кулга төшергән айларда тулай торак студентлары, дәрес өйрәнәсе урында, төннәр буе Мөдәррис абыйның «йөрәген» укыды. Һәр битен ачкан саен, шигырьләрдән килгән югары көчәнешле кыска ялганыш, тимерче  миченнән агылган кайнар дулкын сыман, сулышларны көйдерә, күкрәк куышындагы нәни йөрәк, шушы ләззәтле шигъри халәттән оясын тарсынып, сөенә-сөенә сикереп тибә иде. Мөдәррис абыйның үшән заманага кизәнеп язган кыю шигырьләре безнең дөньяга карашыбызны киңәйтте, күңел күзләребезне ачты, милли кыйблабызны билгеләде. Без бик тә бәхетле идек. Менә беркөнне: «Ркаил Зәйдуллиннар төркеме Мөдәррис абыйны тулай торакка очрашуга алып кайткан», – дигән хәбәр таралды. Түземсезлек белән шул мизгелләр җитүен көтә башладык. Минем аны үсмер чагымда, 1973 елның җәендә, үзебезнең Биектау районындагы Яңавыл клубына шагыйрь Илдар абый Юзеев җитәкчелегендә бер төркем әдипләр белән чыгыш ясарга кайткан вакытта күргәнем бар иде. Алтынчы сыйныфтамы укыган чагым. Шигырь-хикәяләрем, мәкаләләремнең «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, «Ялкын» журналында дөнья күргән вакыты. Авыл халкы язучыларыбызның чыгышын яратып кабул итте. Клубта алма төшәрлек тә урын юк иде. Шунда Илдар Юзеев Мөдәррис абыйны тәкъдим иткәндә мәзәк итеп: « Хәзер сезнең алда иң талантлы, иң яшь, иң пеләш шагыйребез чыгыш ясый», – дип әйтүгә, халыкның гөр килеп көлүе хәтердә калган. Мөдәррис абый анда «Мишәр карчыгына» дигән күләмле генә шигырен укыган иде. Халык аны тынсыз калып, сеңеп, әсәрләнеп тыңлады, әле укып бетергәч тә беркавым исенә килә алмый торды, аннары гына шагыйрьне зурлап, озаклап кул чапты. Бәләкәй генә буйлы Шагыйрьнең һич көтмәгәндә гаепләү актыдай яңгыраган шигыре белән халыкның йоклап яткан җанын уятып җибәрүе, шигыренең милләтебезнең гыйбрәтле язмышына багышлануы, могҗизаи көч белән җыелган халыкны шундый тетрәнү хәленә куйгандыр дип уйлыйм. Тамашадан соң шагыйрь белән бик тә күрешәсем килгән иде. Әмма колхоз, совет рәисләре, авыл активистлары кочагында калган әдипләр янына якын килү мөмкин түгел иде… Тулай торактагы шигърият кичәсе бик күңелле үтте. Барыбыз да, дулкынланып, Мөдәррис абыйны тыңладык. Аның һәр шигырендә күңелләрдә йөргән һәр рәнҗүгә җавап яңгырый сыман иде. Очрашудан соң, аннан еллар буе зарыгып көткән автографын алдым. Аның белән танышлыгым менә шул очрашудан соң башланып китте. Төрле әдәби кичәләргә килгән чакларда мин аның белән кул биреп күрешә башладым. Әмма безне якынайткан сәбәп бөтенләй үзгәчә булды. Бервакыт Мөдәррис Әгъләм белән «Ялкын» журналында бергә эшли башладык. Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә (декабрь ае бетеп килә иде) әниләрдән хат алдым. «Бик тә «важный» эшләрең булмаса, Яңа елга авылга кайт», – дип язган иде әнкәй. Уйладым-уйладым да, кайту уен Мөдәррис абыйга да җиткердем. «Әйдә, – мин әйтәм, – авылга кайтып,әниләрнең хәлен белеп килик әле. Яңа елны да шунда каршылап, мунча кереп, бераз ял да итәрбез». Агай каршы килмәде. Без 31 декабрь көнне төш җитәрәк «Яшел Үзән-Күлбәш» автобусы белән юлга кузгалдык. Автобустан төшүгә, буран башланды, бар дөнья акка күмелде. Тирән кар ерып, ун чакрым ераклыкта урнашкан Мәмдәл авылына җиткәндә җиргә тәмам караңгылык иңгән иде инде. Буранның да туктарга исәбе күренми. Ә туган авылга кадәр тагын алты чакрым тәпилисе бар. Олы юлдан читтә урнашканга, безнең якка кышын сельпо атыннан башка берни дә йөрми. Анысы да – Мәмдәлдән атнага бер тапкыр кибеткә товар китерергә кирәк булганда гына... Юл күмелгәнлеген белсәк тә, алга таба кузгалдык. Барыбер кайтасы бар, икебезгә бураны да куркыныч булмас, дибез. Әмма бер чакрымлап киткәч, Мөдәррис абый караңгылык чоңгылыннан ниндидер тавышлар ишетә башлады. «Мәмдәлдән киләдер ул, – дим. – Ерак китмәдек бит әле». «Мәмдәл артта калды, ә бу бөтенләй башка тарафта бит», – диде юлдашым һәм бүрек колакчанын күтәртеп бәйләде. «Бу – сөйләшкән тавыш түгел, хатын-кыз кычкырган аваз, – ди агаем. – Әйдә, бераз шунда таба атлыйк, ачыла төшмәсме, буран да басылып килә».


Тавыш бирә-бирә, үзебез дә шул якка бара башладык. Бераздан билдән карга чумган ике кыз янына килеп чыктык. Безне күргәч, алар, табылуларына куанып, елый ук башлады. Мөдәррис абый кызларның авыр сумкаларын кулына алды, мин исә икесен дә кар баткаклыгыннан сөйрәп чыгардым. Шулай әкрен генә кар өстеннән сөйрәләбез. Мин алдан, кызларның сумкаларын күтәргән Мөдәррис абый арттан бара. Күңелләрен «юату» өчен ул кызларга юл буе җеннәр турында ниндидер әкият сөйләп кайтты. Әзрәк курыксыннар, көч җыйсыннар дип уйлагандыр инде. Чынлап та, алар шактый хәл туплаган булып чыкты. Авылга җитүгә, юл буе сөйрәлеп кайткан кызларга канат куйгандай булды! Алар кинәт, ах-ух килеп, кибет янында торган егетләр кочагына ташланды. Хәл керү колакларына шул егетләр тавышы ишетелүдән булган икән. Кызларыбыз, әйтерсең, автобустан яңа гына төшеп калганнар. «Кара, болар рәхмәт тә әйтмәде түгелме соң?» – дип куйды агай, арган кулларын уа-уа.


Буранда юлга чыкканга бераз әрләп алсалар да, исән-имин күргәннәренә өйдәгеләр бик куанышты.


...Мунча кереп чыкканнан соң, табынга утырыштык. Әткәй безгә сугышта күргәннәрен, янә башка кызыклы хәлләр сөйләп, исләребезне җибәрде. Ул заманында Карәтмән авылы мәдрәсәсен тәмамлый, «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала. Ленинградны саклауда катнаша. Сапер була. Өченче һәм икенче дәрәҗә ике сугышчан «Дан» ордены белән бүләкләнә. «Мин бит, сапер булу белән бергә, батальонда агитатор да идем. Казакъ, таҗик, үзбәк егетләрен Ватан өчен гомерне дә кызганмаска үгетләдем. «Әкә, язып бир әле», «Әкә, укып бир әле», – дип сорагач, үз телләрендә үк өйләренә хатлар да яза идем (шушы хәлне Казандагы сабакташ вә каләмдәш егетләргә сөйләгәннән соң, Мөдәррис абыйга «Әкә» дигән чираттагы яңа исем өстәлде. - И.Н.). Әмма беркайчан да... », – дип көйләп кенә сөйләп барганда Мөдәррис абый, әтине бүлдереп: «О-о-о, агай, алайса син чын партийный инде», – дип әйтеп куймасынмы! Әти дәшмәде, бераз тынып торды да: «Шулай уйлавыңда хаклык бар. Агитатор итеп билгеләнгәч тә, мине штабка чакырдылар. «Син җитди эшкә билгеләндең. Без Ленинградны саклыйбыз. Агитатор коммунист булырга тиеш. Менә сиңа партия уставы, укып чык та иртәгә җавабыңны бирерсең», – диде миңа командир. Минем иманым, кыйблам бер генә иде. Ул – Аллаһы Тәгалә. Хәзерге кайбер җитәкчеләр кебек, партия арты партия алыштырып йөрмәдем. Ә боларга ни дияргә иде соң? Баш тартсам, мине атачаклар бит. Мин бит Ленинградны, Ленин каласын саклыйм. Берәү булса, уйламыйча да: «Мин риза», – дияр иде... Нишләргә? Ә мин аларга җавап таптым бит: «Мин андый изге кеше була алмыйм», – дидем. Хәйлә белән әйттем, әлбәттә. Әмма шунсыз котылу мөмкин түгел иде». Әтинең сүзләреннән соң, Мөдәррис абый шактый озак башын чайкап утырды. Яңа ел каршылаганнан соң, йокларга яттык. Тәмләп йокыга гына киткән идек, әнинең йомшак кына итеп дәшкән тавышына күзләребезне ачтык: «Балалар, торыгыз әле, сыер бозау­лаган! Әтиегез лапаста инде». Мин шундук аңлап алдым: абзарда мүкләнгән карөй (кара өй) булса да, кышын сыер бозаулый калса, яңа туган бозауны безнекеләр өйгә алып керә. Яшь бала кебек күргәнгәме, туңмасын дип жәллиләр. Бозау өйдә атна-ун көн тора. Бу көннәрдә өйгә аны имезергә 3-4 тапкыр әнкәсен алып керәләр. Шул хакта тиз генә Мөдәррис абыйга әйттем. «Син мине дөнья күрмәгән дип уйлыйсыңмы әллә? Мин дә авылда боларны күреп үскән такыр баш бит, әйдә, чыгабыз», – диюгә, шагыйрь каршында тынычланып калдым. Озын ләгәнгә башта йомшак печән түшәдек, аннары бер иске бишмәт кисәге салдык та карөйгә кердек. Әти сыер алдына чиләк белән онлы җылы су куйган, утлыкка җиләкле печән салган. Сыер исә, мөгри-мөгри, балакаен ялый. Тегесе торып баскан да, әнкәсенә сыенган килеш, юеш борыны белән сөт эзли. «Менә дөнья рәхәте кайда ул, агай, ә?!» – диде Мөдәррис абый әтигә, көлеп-елмаеп. «Әйтәсе дә юк инде, егетләр, - дип җавап бирде аңа әти. – Шигырь менә шушы бозау мөгрәвендә инде ул!» «Маладис, агай, – дип җөпләп алды әтинең сүзен Мөдәррис абый һәм миңа борылды: – Әткәңнең сүзен мәңге онытма, егет!» Без бозауны җайлап кына ләгәнгә салдык та, ике яклап күтәреп өйгә сыпырттык. Шул арада әни аңа күз тиюдән саклый торган кызыл муенса да тагып куйды. Аның шушы җанга: «И, кызым, бик ераклардан сагынып килгәнсең бит син безгә, бик арып-талып килгәнсең», – дип эндәшүенә дә Мөдәррис абый исе китеп башын селкеде. «Әниләр барысы да бертөрле икән, – диде ул барыбызга да ишетелерлек итеп. – Чорлар гына башка. Без көтү көткәндә бер сыер югалды. И эзләп карадык та инде. Айлар буе эзләдек. Кермәгән урман-чытырман калмады. Сыер хайваны ашап туймый бит ул. Бу да, хәтфәдәй болынны ташлап, елгага төшкән дә тояк арасына агач тамыры кереп эләгеп калган. Ычкына алмагач, ачлыктан балчыкка кадәр кимереп бетергән иде. Шул сыер аркасында суд юлларында йөреп, күпме җәфа чиктек. Ә әнкәй шул сыерның ачтан интегеп үлүен җәлләп елады».


Аннары без өйгә сыерны керттек. Ул тәҗрибәле әнкә иде. Ишектән керүгә, түргә узмыйча, мөгри-мөгри бозавы янына борылды. Аны ашатып, үбеп-ялап чистартты да: «Инде мин чыгам, балакаемны кадер-хөрмәттә генә генә тотыгыз», – дигән сыман, безгә борылды. Мөдәррис абый ишекне ачты.


Шушы кайтуны ул гомере буе күңелендә саклады. Казанда минем өйгә килеп чыккан вакытларында әтинең Ленинград блокадасында күрсәткән батырлыгын искә төшерми калмый иде. Әни Казанда торганда да аңа улы кебек яратып, гел җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәрде. Авылдашларым да кунакка кайткан чакларымда Мөдәррис абыйны Казандагы берәр театрда яки әдәби кичәдә күрүләрен өйгә кереп сөйләп, хөрмәтләрен белдерәләр. Гәрчә бик яшьли үк ата-ана назыннан, тәрбиясеннән мәрхүм калып үссә, яшәсә дә, Шагыйрь бервакытта да үзен ятимсетмәде, минемчә. Чөнки аның, үзе әйтмешли, чын-асыл Шигъри Әнкәсе бар иде!


Мин аны гел юксынып яшим. Һәр иртә, эш башланыр алдыннан, аның хәл белергә керүен көтәм. Ул миңа абый да иде бит!

Теги: Ирек Нигъмәти Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру