Ул үксез бала шул! (Хикәя)
Гает көнне мин ишегалдына яңа киемнәремне киенеп чыктым. Күлмәк, кәләпүш һәм читекләрем генә түгел, минем казакием да өр-яңа. Шушы гаеткә генә тектерелгән казаки иде.
Безнең ишегалдында минем белән яшьтәш малайлар аз түгел иде. Алар да бүген яңа киемнәр кигәннәр, үзләренчә купшыланганнар, матурланышканнар иде. Бары бер генә, бер кечкенә генә малай бүген безнең шикелле киенмәгән, үзенең һәрвакыттагы иске киемендә иде. Бу малай - былтыр ата-анасы үлгәнлектән, бу ел берәүдә хезмәт итеп торган асрау малай Нури.
Без уйнарга тотындык: ат-ат уйнадык, пароход-пароход уйнадык, бу уеннардан туйгач, Сабан туе атлары булып, чабышып карамакчы булдык.
Мин яланaяк вакытта бик чибәр йөгерә, Сабан туе атлары булып уйнаганда, һәрвакытта беренче булып килә идем. Ләкин бу юлда алай булмады: минем үкчәле яңа читекләрем үзләренең авырлыклары, уңайсызлыклары белән миңа беренче килергә ирек бирмәделәр.
Һәрвакыт беренче килергә өйрәнгәнгә күрә, Нуриның мине узуы минем кәефемне җибәрде, мин, шул кәефсезлегемне бераз киметер өчен, иптәшләргә карабрак:
— Миңа читекләрем генә уңайсызладылар, булмаса, мин Нурины уздырмыйдыр идем, – дип сөйләнергә тотындым.
Нури үзенең узуын болай җилгә җибәрергә риза булмады:
— Узгач узган инде. Читекләрең уңайсызларлык булгач, аларны салып чабыш идең соң!
Нуриның болай мактануы минем ачуымны китерә башлады:
– Үзеңнең яңа читегең булмагач, шулай дигән буласың инде. Минеке шикелле яңа читекләрең булса, син дә яланаяк чабышмас идең, бәйрәм көнне киеп йөрергә читегең дә юк бит син бичараның! - дим.
Минем бу сүзләрне башка читекле малайлар да эләктәреп киттеләр.
- Үзенең читeгe булмагач.
- Бәйрәм көнне дә яланаяк йөри, ә үзе алдан килүе белән мактанган була тагын!
- Аның әле юньле кәләпүше дә юк, ә үзе алдан килүе белән мактанган була тагын.
Без, яңа киемле малайлар, Нурины инде бик чынлап мыскылларга тотындык. Ул әүвәл:
- Байлыгыгыз белән мактанмагыз, байлык - бер айлык ул, – дип, безгә каршы торып караса да, эш зурга киткәч, туктады. Бераз читкәрәк китеп, бер коймага сөялде дә, бер сүз дә дәшмичә, күзләрен әллә ничек кенә мөлдерәтеп, безгә карап тора башлады. Без һаман туктамадык, аны мыскыл итә бирдек; ул һаман, бер сүз дә дәшмичә, сөялгән җирендә тора бирде. Аның болай сүзсез торуы миңа ошамады. Мин, аның ачуын китерер өчен:
- И бетләш! – дип кычкырып җибәрдем.
Бу сүздән аның күзенең мөлдерәүләре тагын да куәтләнеп китте. Ул, минем шушы сүземне генә көтеп торган шикелле, кинәт кенә коймага таба әйләнде, йөзен койманың бер тактасына сөяде дә кычкырып елап җибәрде:
- Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде.
Без, мыскыллаучы балалар, Нури елап җибәргәч, тып-тын калдык. Берәр минут сүзсез-тынсыз гына бер-беребезнең күзләребезгә караштык. Аннан соң Нурига карадык, аннан соң тагын бер-беребезгә караштык.
Арадан бер малай:
- Үксез баланы ник алай рәнҗетәсез? — дип кычкырды да үзе безнең төркемебездән читкәрәк китте.
- Үзең дә мыскыллаштың бит әле!.. – дип, без ул малайга таба әйләндек, аннан соң тагын Нурига карадык. Ул һаман йөзен коймага сөягән хәлдә тора, инде кычкырып еламаса да, аның эченең селкенешеннән һаман әле елый икәнлеге беленә иде.
Мин дә малайлар төркеменнән читкәрәк киттем: бу вакытта минем йөрәгемне әллә нәрсә тырнаган шикелле итә башлады; Нури миңа чиксез, чамасыз кызганыч тоела башлады. Аның:
- Мин үксез бала шул! — дип кычкырып елап җибәргән тавышы минем колакларым төбендә һаманнан-һаман яңгырап торган шикелле булды: - Мин үксез бала шул!
Әгәр ул үксез бала булмаса, аның да яңа читекләре булыр иде, әгәр ул үксез, фәкыйрь бала булмаса, без аны болай мыскыл итә алмас идек; әгәр ул үксез бала булмаса, болай коймага йөзен сөяп еламас иде.
- Ул үксез бала шул!
Фатих Әмирхан
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА