Тукай турында бәетләр
Мондый бәетләрнең «Шагыйрь Тукай бәете», «Тукай бәете» исемнәре белән ике варианты басылган (татарлар һәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә Т. турындагы бәетләрнең башка вариантлары да табылган). Беренчесе – «Тукай үлү мөнәсәбәтилә. Илаһи бәет» тәүге тапкыр «Кояш» газетасында (1913, 11 апр.)
«Г.» имзасы белән басыла. Бәетнең кайда язып алынуы һәм язып алучының фамилиясе газетада күрсәтелмәгән (әлеге вариант тулысынча яисә кыскартылып «Татар халык иҗаты» һәм «Бәетләр» җыентыкларында (1951, 1954, 1960, 1983) урын ала). Бәетне матбугатка тәкъдим итүче кайсыдыр бер авылның яшьләре яраткан шагыйрьләре үлүен ишеткәч үк бәет чыгаруын әйтә. Аның аңлатмасында мондый юллар бар: «Безнең авылга мөхтәрәм шагыйремез Габдулла Тукаев җәнапларының вафат хәбәре шимбә көн сәгать 10да килеп җитте. Килү белән хәбәр бөтен авылга таралып та өлгергән. Шул көн килгән ике нөсхә «Кояш», өч нөсхә «Йолдыз» йорттан йортка йөртелеп укылган. Яшьләр, картлар, карчыклар – авыл халкы аның яшьли заигъ булуына чын күңелдән кайгырганнар. Кич, ясигъдан соң, күл буена төшеп утырдым. Миннән ерак та түгел, бер мунча янында, авыл яшьләре җыелып, касдан моң гына, зәгыйфь кенә чыгарылган гармонь тавышына бер-икесе авылда гына була торган саф тавыш белән җырлыйлар, башкалары тыңлыйлар иде. Җырлары ачык ишетелмәсә дә, арада «шагыйрь Тукай» дигән сүзләр ишетелә иде. Мин: «Бу ни! Болар ни җырлыйлар?» – дип, чынлап тыңлап карасам, үзләренең шагыйрьләре хакында бер бәет тәртип кылып, шуны көйләп утырганлыкларын сиздем. Иртәгесен бәетләрен табып алдым». Икенчесе турында «Тукай Башкортстанда» (1966) китабының аңлатмасында 1948 елда Башкортстанның Чакмагыш районы «Йөрәктау» колхозчысы Шаһибәк Биктимеров кулъязмаларыннан күчереп алынганлыгы, башлап «Башкорт халык иҗаты» җыентыгының I томында (1954) басылганлыгы әйтелә, ләкин «Татар халык иҗаты. Бәетләр»нең (1983) искәрмә һәм чыганаклар өлешендә «Тукай бәете» алда аталган җыентыктан алынганлыгы күрсәтелсә дә, «кемнән язылганы күрсәтелмәгән» дигән хәбәр бар.
Халыкның Т.га кайнар мәхәббәтен чагылдырган бу бәетләрнең башлам өлешендә XIX йөзнең урталарыннан алып революциягә кадәр чыгарылган бәетләргә хас булганча, «бисмиллаһи вә биллаһи» белән башланып, традицион рәвештә вакыйганың елы, ае һәм көне күрсәтелә һәм сүзнең кем турында баруы белдерелә: «Тукыз йөз дә унөч елда, апрель икесендә, Тукай мескен вафат булган Клячкин больницасында» яисә «Тарих мең дә тугыз йөз дә унөч елы бу вакыт, апрельнең икесендә җырчыбыз Тукай вафат». Бу традиция, нигездә, безнең тарихи бәетләребез өчен хас күренеш. XVI йөзләрдә туган бәетләрдә үк кереп киткән бу традиция соңгы чорларда да дәвам иткән.
Тукай бәетләре фаҗигале. Алардагы фаҗига аерым шәхес фаҗигасе генә түгел, ә вакытсыз үлем нәтиҗәсендә барлыкка килгән халык фаҗигасе буларак яңгыраш ала, чөнки халык үзенең яраткан бөек шагыйрен бик яшьли, бик иртә югалта, килешмәскә тырышып Әҗәлгә дәгъва да белдереп ала: «Ак келәтнең келәсен элә белми эләсең, / «Әҗәл» агай, син нишлисең, килә белми киләсең». Авыл яшьләре дә, картлар да Т. үлеме турындагы хәбәрне ишетү белән тирән кайгыга чумалар: «...Җырла, моңай, саргай, үл, / Матур Тукай калмагач», «...Тукаен җуйган яшьләргә / Ходай бирсен сабырлык» һ.б. Тукайның 27 яшендә үк вафаты – көтелмәгәндә чыккан бәхетсез хәлләр нәтиҗәсендә килеп туган драматик фаҗига трагизм категориясе белән якын гына тормыйча, бер-берсенә күчә – тиңдәшсез зур югалту булып аңлашыла, бу фаҗиганең аянычлы нәтиҗәсе, аның кайтара алмаслык олуг югалту китерүе: «Шагыйрьләргә шагыйрь иде / Ул Тукай заманында...» яисә «Син идең бит барча акын, / бар шагыйрьнең акыны...», «Син идең бит һәммәбезнең моңлы җанлы шагыйре, Син идең бит халкыбызның солтаны һәм шаһ ире», «Ни дигән сүз: милли шагыйрь / Габдулла Тукай вафат? // Бумы? Бу бер якты йолдыз яки нурлы ай вафат», «...Безне ятим калдырып китте / Безнең шәп шагыйрь» һ.б. Әлеге юллардан күренгәнчә, фаҗигале хәл тудырган югалту халыкның чыгарган нәтиҗәсе буларак түбәндәгечә гәүдәләнә: матурлык юкка чыккан, яшь гомер харап булган һәм иң мөһиме – халык ятим калган.
«Тукай бәете» вариантында башка бәетләр белән чагыштырганда фаҗига тудыручылар да, турыдан-туры булмаса да, гаепләнә: «Мохтаҗлыкта яшәде ул, / Байга бурычка батып, // Сәүдәгәрләр баедылар / Аның китабын сатып». Әлеге юллардан аңлашылганча, җәмгыятьтәге строй, аның башында торучы түрәләр халкыбызның сөекле улын шундый көнгә китереп җиткерә.
Тукай бәетләренең бетем өлеше дә бар. Беренче вариантта ул мәңгелеккә саубуллашу буларак яңгырый: «Кабереңдә тыныч йокла, / Җаным, шагыйрем минем», ә икенчесендә Т.ның үз сүзләре китерелеп: «Җырлый-җырлый үләрмен мин, – диде Тукай, – үлгәндә дә» шагыйрьнең үлемсезлеге «яшәү һәм үлем фәлсәфәсе» аша аңлашыла: «Тере калды җыры белән, / Җисемен җиргә күмгәндә дә».
Әсәр.: Шагыйрь Тукай бәете; Тукай бәете. Текстлар // Татар халык иҗаты. Бәетләр. К, 1983. Б.37-38, 297.
Әдәб.: Бәетләр. К., 1960. Б.236, 374; Ярми Х. Татар халкының поэтик иҗаты. К., 1967. Б.253–283; Урманчеев Ф.И. Халык авазы. К, 1974. 178 б.; Татар халык иҗаты. Бәетләр. К, 1983. Б.37-38, 296-297; Бакиров М.Х. Татар фольклоры. К., 2008. Б.262-299.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА