Тукай фәне үсәчәккә өмет зур
Апрель аен, шигърият бәйрәмен әллә нинди эчке сөенеч белән каршылыйм, чөнки бу елда мәдәни-фәнни җәмәгатьчелек Тукай алдында зур бурычын үтәде – җиденче гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясендә озак көттергән Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге чарада бер төркем галимнәрнең, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтының дистә елларга сузылган белешмәлек төзү тарихына нокта куелды, әмма ул Тукай фәненең үсешенә яңа этәргеч кенә булды.
Сөенмәслек тә түел: Бөек Шагыйрьгә мөнәсәбәттә, хезмәттә халкыбызның гасырларга сузылган сәнгать-әдәбият тарихы чагылыш тапты; моннан тыш, ул озак еллар бөртекләп җыелган һәм вакытлы матбугатта, китапларда апробацияләнгән мәгълүмати-фәнни материалны бер буразнага салды; алга таба да яшәргә хокукы расланган академик гыйльмиятне заман карашлары белән кушу һәм тулы бер иҗатка карата куллану шартларын тудырды; әдәби бәйләнешләребезне ныгытты; институтның энциклопедияләр төзү мөмкинлекләрен ачты һәм алга таба анда энциклопедик юнәлеш мөһим юнәлешләрдән була алганны раслады.
Академик басма Тукай тирәлегенә караган шәхесләр хакында да белешмәлекләр төзү эшенә юл ачты. Тукайны алга таба өйрәнү перспективаларын билгеләүгә, Тукай фәнендәге бушлыкларны ачыклауга җай туды. Укытучылар, студентлар, мәктәп балалары персоналийдагы җыйнак чыккан мәкаләләрне мөстәкыйль рәвештә киңәйтә, теге яки бу фәнни эзләнүләренең тема-проблемасы итә алачак. Әйтик, без алга таба Тукай тормышының төрле чорларын тәфсиллерәк яктыртырбыз, бер тупланган мәгълүматка таянып, Тукайга кагылышлы барлык фәнни-әдәби материалны чагылдырган икенче белешмәлек тә төзергә мөмкин.
Энциклопедияне язу киң билгеле хезмәтләрне туплап-җыйнакландырып, алар хакындагы фикерләрне бәяләү, гомумиләштерү кысаларыннан бик нык читкә чыкты, еш кына өр-яңа фәнни эзләнүләр төсмерен дә алды. Кызганыч, шушы эш барышында туплаган, язган мәкаләләребез, күләмгә бәйле рәвештә, тулы чагылыш таба алмады. Шунысы нык сөендерә: хәтта энциклопедия язылып бетеп килгәндә дә, галимнәр Тукай белән бәйләнешләре булган каләм ияләрен ачыклауны, исемнәрен сүзлеккә өстәүне, ә ялгыш килеп кергәннәрне төшереп калдыруны туктатмады. Бик күп язучыларның әсәрләре Тукай фәнендәге әйләнешкә тәүге тапкыр кертелде, белешмәлектә әле аның исемнәр сүзлеге төзелгәндә бөтенләй билгеле булмаган шәхесләр иҗаты да шактый киң чагылыш тапты. Энциклопедия озак еллар язылу сәбәпле, анда бик күп материалларны яңартырга туры килде, ә бит шушы хезмәт белән генә шөгыльләнүчеләр саны, күләмле академик басмалар төзү белән шөгыльләнүче төрле оешмалар белән чагыштырганда, әйтеп бетергесезлек аз һәм әлеге хезмәткәрләрнең фәнни эзләнүләр алып барган башка өлкәләре дә бар.
Тукай энциклопедиясен язу бүгенге Рәсәй, шул исәптән татар, хәтта дөнья гуманитар фәннәре алдында торган проблемаларны да шәрәләндерде, дип уйлыйм. Кайберләренә генә тукталып узыйм. Шуларның берсе – безнең генә түгел, дөнья әдәбият гыйлеменең дә кадрларга, бигрәк тә тирән белемгә ия, башка өлкәләрдән дә мәгълүматлы һәм каләм шомалыгына да ия галимнәргә мохтаҗлыгыдыр. Моннан тыш, киләчәккә алган зур планнарны – һәр хезмәткәргә төшкән биниһая зур йөкләмәләрне истә тотканда, институтыбызда эшләүчеләрнең саны булган ихтыяҗны канәгатьләндерерлек түгел. Никадәр диссертацияләр якланса да, күпләргә якын кебек Тукай темасын ачканда да, тиз арада моңа кадәр калып килгән мәкаләләрне әзерләрлек компетентлы белгечләрне читтән табу бик кыен. Бүгенге фәндә теге яки бу мәсьәләгә бәйле карашлар төрлелеге, галимнәребезнең аерым бер терминнарны һәм темаларны ачканда уртак фикергә килә алмавы да үз кыенлыкларын китереп чыгара, чөнки энциклопедиядә Тукай иҗатын төрле теоретик яссылыкларда анализлау да алга куелган иде.
Теләсә кайсы белешмәлеккә сүзлек төзегәндә, фән бер баскычта була, ә чыкканда – икенче, кулланучы әлеге аерманы сизәргә тиеш түгел. Авторлар алмашыну шартларында бу өстәмә кыенлыклар тудыра. Энциклопедиянең киң катлау халыкка адресланганын да онытмаска кирәк. Ул мәкаләләрдәге мәгълүматны киңәйтә, анализлый алган, инде үз белгәннәренә таянып, киләчәктә төзәтеп укыячак заманча карашлы, белемле укымышлыларны да, элегрәк чорда белем туплаган, фәнни яктан инерт зыялыларны да, аны кирәк чакта күз төшерергә дип сатып алган гади кешене дә күздә тотып язылган. Алтын урталыкны табу һәм белешмәлек принципларын да саклап язу җиңел эш түгел.
Тукай – күпмилләтле төрки дөнья баласы. Аның хакында материалларның, авторы чынбарлыкны тулы һәм төгәл чагылдырырга омтылса да, милләтара мөнәсәбәтләрнең начарлануына китерергә тиеш түгеллеген беләсең. Шул ук вакытта үз милләтеңнән чыккан күп кенә каләм ияләренең башкаларныкына әверелүенә, кайчак хәтта тугандаш халыклар фәнендә генә түгел, алар тырышлыгы белән, дөнья историографиясен дә дә татарныкы булып кермәвенә борчыласың һәм берни эшли дә алмыйсың.
ХХ гасыр башының торган саен бездән ераклашуы, чит халыкларның татар әдәбияты, тарихы белән элекке дәрәҗәдә таныш булмавы яисә инде үз әдәбиятларының хәзерге мөстәкыйльлеге зурлык һәм башка сәбәпләр белән дә аңлатыла торгандыр. Бу уңайдан, алга таба без нишли алабыз, дигән сорау туа. Минемчә, кытайлар кебек, әлегәчә читләргә тапшырылып киленгән аерым проблемаларны үзебез өйрәнеп, әдәбиятыбызны тәрҗемә итеп, әдәбият белемебезне дә, әдәбиятыбызны, шул исәптән каләм ияләребезне дә үзебез пропагандаларга, чит гуманитар фәннәрдәге объективлыкка, тулылыкка да юллар салышырга тиешбез.
Тукай энциклопедиясе татар халкына гына түгел, башка милләтләргә дә Тукай шәхесенең, талантының төрки әдәбиятлар барышына гаять зур тәэсире, милли-иҗтимагый-сәяси хәятыбыздагы әле без бүген дә бәяләп бетерә алмаган йогынтысы турында сөйли. Ул безгә Тукайны өйрәнүне үз тирәлегебез, ХХ гасыр башы чиге белән генә тарайтмаска кирәклекне, аның бәйләнешләре алдагы гасырларгача сузылачагын аңлатты. Димәк, Тукай фәне бервакытта да үсештән туктамаячак!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА