Журнал «Безнең мирас»

Тукайга якынаю

23 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музее һәм «Безнең мирас» журналы редакция­се хезмәткәрләре Тукайны халыкка якынайту мәсьәләләренә багышланган «түгәрәк өстәл» оештырды. Чарада ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ директоры, профессор Ким Миңнуллин, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИның тукайчылар төркеме җитәкчесе, профессор Зөфәр Рәмиев, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, ТР хөкүмәтенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Галимҗан Гыйльманов, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, Татарстан китап нәшриятының «Мирас һәм сәнгать» редакциясе мөдире Венера Камалиева, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм музейның фәнни хезмәткәре Лена Тябина катнашты. Габдулла Тукай әдәби музеенда узган «түгәрәк өстәл»не музейның директоры Гүзәл Төхфәтова алып барды.


Гүзәл Төхфәтова.


 Габдулла Тукай әдәби музеенда ел саен 25 меңнән артык ке­ше була. 4 фәнни хез­мәткәр эшли, экскурсияләр барысы да шулар өс­тендә. Тукайның үзе һәм иҗаты, даирәсе турында төрле әдәби кичәләр уздырабыз. Күптән түгел генә Муса Бигиевка һәм Кәбир Бәкергә багышланган кичәләр оештырдык. Көзен исә, шәхесләребез сериясен дәвам итеп, Атилла Расих, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган кичәләр узачак. Г.Тукай әдәби музеена балаларны экскурсияләр белән генә түгел, ә төрле музей бәйрәмнәре дә оештырып җәлеп итәбез. Шүрәле, Су анасы, Мияубикә һәм башка Тукай геройлары булып киенеп тә чыгышлар ясыйбыз. Төрле уеннар аша экспонатларның тарихын сөйлибез, Тукай иҗатын тагын да киңрәк ачарга тырышабыз. Төрле проектларыбыз бар. Шуларның берсе: «Исемдә калганнар»га – 105». Бу проект кысаларында Г.Тукайның әлеге әсәре татар, рус, инглиз, төрек телләрендә яңгырады. Төрек телендә – Надир Дәү­ләт, инглизчә Җәүдәт Сөләйман укыды.


Музейга килүче туристларның саны елдан-ел арта. Иң зур проблема да туристларны каршы алу белән бәйле. Саргайган түшәмебез аларның күңелен тетрәтә. Экскурсоводлар сөйләгәндә туристлар Тукайның авыр балачагын белеп елап кына калмыйлар, ә бинаны да күреп сыкраналар: «Татарның бөек шагыйренә кагылышлы ядкярләр ник шундый бинада, нигә аңа ремонт ясалмый?» – диләр. Әле бу – проблеманың күзгә күренгән өлеше генә...


Хатыйп Миңнегулов.


Чыннан да, Ту­кай музее шагыйрь­нең тор­мышын, эш­чән­леген өй­рә­нү белән генә тү­­гел, ә бәлки аның даи­рәсен га­вамга җит­керү юнә­ле­шен­­дә дә эшли. Мин моңа аеруча басым ясап әйтер идем. Музейлар оештырырга, китаплар чыгарырга, юбилейлар уздырырга безнең мөмкинлегебез аз. Хәзер саф әдәбият кафедрасы да берәү генә калды. Бу Татарстанга гына түгел, ә бөтен Россиягә! ТӘһСИда берничә кеше татар әдәбиятын өйрәнә. Тукайны өйрәнергә кирәк, әмма башкаларны да онытмасак иде. Исхакый, Җәлил, Ибраһимов, Гафури, Дәрдемәнд һәм башкалар бар... Музей чаралар уздырган вакытта Тукай даирәсе, Тукайга мөнәсәбәтле булган башка шәхесләрне дә онытмыйча, аларны өйрәнүне, халыкка пропагандалауны дәвам итәргә тиеш.


Икенчедән, биредә Мөнип Таҗи улы эшләде. Ул музейда эшләве рәхәт, иң кыены халык җыю, дия торган иде. Әллә нинди яхшы чаралар оештырырга мөмкин, әмма халык килми икән, бу кызык түгел. Монда мәктәпләр, мәгариф оешмалары белән уртак тел табып эшләргә кирәк, дип саныйм.


ХХI гасырда без нәрсәләр эшли алабыз? Дөрес, Тукайның үз заманыннан алып шактый зур эшләр башкарылган. Тукайның иҗаты шундый күренеш: ул әле бер ягы белән ялтырап китә, әле икенче ягы белән балкый. Чор барган саен аның кайсыдыр ягы актуальләшә, мөһимләшә бара. Шуңа күрә, Тукайны һич кенә дә өйрәнелеп бетте, дип әйтеп булмый һәм ул заман белән бергә алга барырга тиеш.


Мин совет чорын сүгүгә бер дә риза түгелмен. Ул чорда зур эшләр эшләнгән. Ә хәзер мөмкинлек була торып та без нәрсә эшли алабыз? Яңа фактларны, мәгълүматларны эзләү – хәзер дә мөһим бурычларның берсе.


Гүзәл Төхфәтова.


Без музейда яңа экспонатлар туплыйбыз. Билгеле ки, Тукай төрле җирдә булган, сәяхәт иткән. Ул яшәгән төбәктә булып, экспедицияләр ясау, аннан экспонатлар кайтарту мөмкинме? Фәнни оешмалар предметларны, шәхси әйберләрне тупламыйлар. Безгә бит теге яки бу шәхеснең тәлинкәсе дә, кашыгы да, киеме дә кирәк...


Ким Миңнуллин.


Моны өлеш­чә хәл итүнең бер юлы: Фәннәр Ака­­­де­мия­сендә ко­­ман­ди­­­ровкалар ел са­­ен булып то­ра. Телләрне үс­те­­рү һәм татар хал­кының этник асы­лын саклау ту­­рын­дагы программаларда фәнни экс­педицияләргә махсус финанс каралган. Без башка оешмалардан да фәнни хезмәткәрләрне ала алабыз. Монда тема, эчтәлек ягын аныкларга кирәк. Әйтик, сез безнең төркем белән чыгып үзегезгә нәрсә ала аласыз? Сезгә экспедициянең маршруты, эш юнәлеше кызыкмы?!


Разил Вәлиев.


– Чыннан да, телләр программасы буенча ар­хеог­рафик эк­спе­дицияләр оештыру карал­ган. Сезгә дә фән­ни оешмаларга, китап­ханә­ләр­гә: «Әйдәгез, киләсе елга безне дә ияртеп Җаекка бармыйсызмы?»– дип теләктәшлек белдерсәгез була. Җаекта да безнең борынгы китапларыбыз, кулъязмаларыбыз бар. Белүемчә, археог­рафларның бик күптәннән инде Җаек якларында булганнары юк...


ТР Мил­ли ки­тапханәсе хез­­­­мәт­­кәр­лә­ре Төр­кия һәм АКШка фән­ни экспедицияләр оештырды. АКШтан 30дан артык кулъязма һәм сирәк китаплар алып кайттылар. Басма китапларның күбесе Казанда басылган. ХХ гасыр башында безнең мөһаҗирләр чит илләргә букча тутырып китап алып киткән. Россиядән Кытайга күченгәннәре, чуалышлар башлангач, китапларын төяп Япониягә киткән, аннан кысрыклангач, Көньяк Кореяга күченгәннәр. Көньяк Кореяда хәлләр авырая башлагач, Канадага киткәннәр, әмма китапны калдырмаганнар. Ә бүген аларның нәселе АКШта яши. Менә бу китапларның тарихы гына да бик кызыклы. Ә анда исә Тукай китаплары да бар! Менә китап язмышы нинди гыйбрәтле! Казанда басылган татар китабы Җир шарын әйләнеп чыгып, йөз елдан соң безгә кайтты!


Хатыйп Миңнегулов.


90 нчы елларда Хельсинки университетының Шәрык бүлегендә булдым. Анда Казанда һәм Петербургта революциягә кадәр басылган татар китапларын күрдем. Бу китапларның бер өлеше Россиядә сакланмаган. Харбин, Токио нәшриятларында чыккан китапларның да күбесе анда бар.


Казакъстанның Кызылъяр шәһәрен­дә «Маяк» газетасы чыккан. ХIХ йөздән үк татарның бик зур мәдәни үзәге булган әлеге шәһәрдә Гаяз Исхакый, Габдулла Кариевлар эзе саклана. Шулай ук заманында татар мохите көчле булган Семи шәһәре дә бар. Шуларга фәнни экспедицияләр оештырып булмыймы? Андагы татар мирасы тәмам юкка чыгып беткәнче, нәрсә дә булса эшләп каласы иде бит!


Разил Вәлиев.


Әбрар Кәримуллин исән вакытта без байтак шәһәрләрдә татар китабын эзләп йөрдек. Киевның китапханәләрендә булдык. Анда искиткеч күп борынгы китапларыбыз бар. Хельсинки китапханәсендә дә татар китаплары байтак. Америка Конгресс китапханәсенең дә төрки китаплар бүлегендә татар китаплары искиткеч күп. Әгәр дә сез дөньяның мәшһүр китапханәләренә: «Тукайның нинди китаплары бар?» – дигән эчтәлектә хат язып, мәгълүмат алсагыз, бу сезнең өчен бик кызыклы булыр иде.


Зөфәр Рәмиев.


Фатих Сәй­­фи-Казанлы: «Ки­тап палатасында Ту­кайның ике төп­ләм шигы­рьлә­ре бар», – дип яза. Мин шуны эзләргә керештем, таба алмадым. Архивчылар: «1960 елга кадәрге чыганаклар тартмаларда ята, аны беркем дә карамаган, эзләмәгән, нәрсә бар икәнлеге билгесез», – ди. Югыйсә Ф.Сәйфи-Казанлы заманында шунда барып өйрәнгән, ә без барып күрә дә алмыйбыз.


Ләбиб Лерон.
Киләчәктә «Ту­кай үзәге» оеш­ты­рып булмасмы икән? Бер бүл­мәдә Тукай, ике­нчесендә аның чор­даш­ла­ры­ның иҗаты, өчен­че­сен­дә бүгенге за­ман әдипләре тәкъ­дим ителсә, яхшы булыр иде...


Разил Вәлиев.


Без Туфан Миңнуллин исән вакытта Президентыбызга Тукай институты булырга тиеш, дип кергән идек. Бу Туфан абыйның идеясе иде. Пушкин, Абай институтлары бар. Ни өчен әле Тукай институты булмаска тиеш?! Рөстәм Нургали улы институт кирәк, мин идеяне яклыйм, әмма кечкенәдән башлыйк, ТӘһСИ каршында бер төркем төзик, диде. Шушы төркем, бәлки, киләчәктә зураеп, Тукай институтына әверелер.


Гүзәл Төхфәтова.


Ул – институт, фәнни үзәк. Ә «Тукай үзәге» теләгән һәркем өчен дә ачык булсын иде. Анда Тукай исеме кергән барлык китаплар, мәкаләләр тупланырга, алар белән теләгән һәр кеше танышу өчен барлык шартлар да тудырылган булырга тиеш. Сирәк китапларның, документларның, фотоларның элект­рон вариантыннан файдалану мөмкинлеге булу да мәҗбүри. Бу үзәк музей белән бергәлектә эш алып барса, уңышлы булыр иде.


Разил Вәлиев.


Без яңартып корылачак «Болгар» номерларында андый үзәкне эшләргә хыялланган идек. Әмма анда безгә нибары 24 кв.метр урын бирделәр.


Ким Миңнуллин.


Соңгы елларда институт текстологлары шагыйрьнең алты томлы академик басмасын төзү белән шөгыльләнделәр. Тиздән Татарстан китап нәшриятында аларның соңгы томнары басылып чыгачак. Бер ел элек без тукайчыларны институтның Язма һәм музыкаль үзәгенә күчердек. Хәзерге вакытта алар Тукай энциклопедиясен төзүне төгәлләү алдында торалар. Әйтергә кирәк, алга таба да Тукай темасы безнең фәнни тикшеренүләр планнарыннан төшмәячәк. Нечкәләп өйрәнүне сорый торган проблемалар, мәсьәләләр җитәрлек.


Тукай безне зур җитәкчеләр, җәмә­гатьчелек, төрки дөнья алдына алып чыга ала. Институтта шактый чаралар уздырабыз. Төрки кардәшләребез игътибар итәрлек, алар теләп килерлек чараларыбыз күп түгел. Тукай, Ибраһимов, Урманче, Исхакыйларга багышланган конференцияләр үткәрсәк, чит ил кунаклары күпләп килә. Тукайчылар төркеме аша Тукайны һәм аның даирәсен өйрәнүдә яңа бер этапка чыгарбыз, дип уйлыйм.


Зөфәр Рәмиев.


Тукайның академик басмасына шагыйрьнең моңа кадәр читләштереп киленгән барча әсәрләрен, элек кыскартылганнарын тулысынча керттек. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебек Тукай төзегән китаплар да өстәлде. Тукайныкы ихтимал дигән әсәрләрнең кайберләре алынды. Мәсәлән: «Сөй гомерне, сөй халыкны» исемле шигырьнең Сәгыйт Сүнчәләйнеке икәнлеге ачыкланды. Томнар азагына тулы рәвештә исемнәр күрсәткече бирелде. Шәрехнамәне «реакцион», «буржуаз» кебек сүзләрдән дә чистарттык.


Ким Миңнуллин.


Белгечеләр күптомлыкларны һәм энциклопедияне эшләр өчен Тукай чорындагы гарәби язулы матбугатны өр-яңадан актарып чыгарга тиешләр. Бу бик катлаулы эш. Аны бит соңгы чыккан томнардагы әсәрләр белән чагыштырып чыгарга да кирәк. Миннән Вахит әфәнде: «Тулы буламы инде бу томнар?» – дип сорый. Бу белгечнең әзерлегенә, аның шуның кадәр матбугатны карап чыгарга вакыты җитү-җитмәвенә бәйле. Газетадагы мәгълүматны күреп кала аламы ул? Яңа басма элекке 5 томлыкны 6 томлыкка күчереп кую, аңа нидер өстәү генә түгел. Бу өр-яңадан бөтен матбугатны өйрәнеп чыгу, дигән сүз!


Ләбиб Лерон.


Без Тукайдан ерак­лашкан саен, Тукайга якынлашабыз. Тукай – безнең бренд, Тукай – безнең пәйгамбәр, Тукай – безнең маяк. Без, кая барсак та, Тукайны телгә алырга, аны пропагандаларга тиеш. Федераль Сабантуйларын үткәрү матур традициягә кереп китте. Шушы Сабан туе кысасында, «Безнең мирас» редакциясе белән берлектә, Тукайның күчмә музеен оештырып булмыймы?


Икенчедән, Тукайны гади халыкка җиткерергә теләсәк, аның иң яхшы бер шигырен аерым китапчык итеп бастырыйк. Калын китап чыгарсак, кыйбатка төшә. Музейга килгән турист юка гына бер китапчыкны алып китсен.


Мин күптәннән «Шүрәле язы»н оештырырга кызыгам. Халык иҗатыннан алып, һәрбер татар әдибенең, рәссамының, рус һәм дөнья классикларының Шүрәле турында әсәре бар. Шуларны җыеп, бер «Шүрәле энциклопедиясе»н дә төзеп булмасмы икән? «Шүрәле» ул – безнең фольклор да, әдәбият та, сәнгать, театр, музыка да... «Шүрәле» – үзе зур бер дөнья.


Разил Вәлиев.


Безнең «Җыен» фонды Тукайның 130 еллыгына «Шә­хесләребез» сериясеннән ике томлык чыгарачак. Тукай турында әлегә кадәр шактый күп истәлекләр чыкты. Әмма күбесе редакцияләнеп, цензура аша үтеп, алып ташланды. Томлык­ларга кыскартылган өлешләр кире кайтарыла, яңа табылган документлар кертелә.


Ләбиб Лерон.


Без журналыбызда Вафа Бәхтияровның истәлекләрен бас­тыра башладык. 1986 елда кыскартып бастырылган истәлекләрдә «Ф.Әмирхан белән Г.Тукай бик озак бәхәсләшәләр иде», – дип язылган. Монда бернинди хилафлык та юк кебек. Әмма Вафа Бәхтияровның кулъязмасы белән чагыштырып карасак, «кәртә уйна­ганда» дигән сүз тө­шеп калган икән...


Галимҗан Гыйльманов.


Тукай китап­лары әзер икән, алар нинди генә басма булуга карамастан, ул романмы, фәнни томнармы, аларны бастыру буенча эшләргә кирәк. Китапларын телләр программасына, башка милли программаларга, дәүләтнең социаль әһәмиятле басмалар исемлегенә дә кертик.


Венера Камалиева.


Тукайның ки­тап­ларын чыгару тәкъ­диме белән без­­­­гә килегез, без алар­ны чыгарабыз. 2 яки 3 кенә шигыре булган китапларын да чыгарырга мөмкин, безнең бик яхшы рәссамнарыбыз бар.


Разил Вәлиев.


Без Төркиягә еш йөрибез. Анда Тукайга хөрмәт искиткеч зур. Бер очрашуга Төркия Президенты Абдулла Гюль килде һәм төрек телендә Тукай шигырьләрен укырга тотынды. Бөтен делегация вәкилләре көтеп тора, ә ул аерыла алмыйча Тукайны укый! Хәзерге Президентлары Рәҗәп Тайип Эрдоган да университетның актлар залында Тукай шигырьләрен укыды. Моннан бер атна элек кенә Казанга Төркиянең парламент җитәкчесе Җәмил Чичәк килде. Ул да үзенең чыгышын Тукай шигыре белән башлады. Төрек җитәкчеләре тарафыннан Тукайга нинди зур ихтирам! Анкара урамында Тукайга бюст, Истанбулда Тукайга һәйкәл тора. Әмма бер кимчелек бар: хәзерге заман укучысы өчен Тукайның төрек телендә саллы китабы юк.


Тукай йөргән урыннарны, Тукай музейларын без ничек кайгыртабыз? Безгә берәү: «Тукайның гомере ятимлектә үткән, Тукай бүген дә ятим!» – дип әйткән иде. Бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бар. Казанда нинди яхшы музейлар эшли! Япеев урамында Толстойга нисбәтле җимерек йорт тергезелеп килә, Боратынский музее ремонтлана, Аксёновка багышланган нинди затлы музей салып куйдылар. Аксёнов татар халкы, республикабыз өчен нәрсә эшләгән? Нинди файда китергән? Ә Тукай музее нинди хәлдә? «Болгар»ны җимереп ташладык! Сәйдәш музее җимерек! Шәриф Камал музее ябык! Ә үзен-үзе хөрмәт итмәгән халыкны беркем дә хөрмәт итми!


Тукайны җәмәгатьчелек, рәсми орган­нар тарафыннан да күтәрергә вакыт җиткәндер, дип уйлыйм. 2015 ел – Россиядә әдәбият елы. Башкортстан Республикасы юлларында Наҗар Нәҗми, Мостай Кәримнең шигырьләреннән өзекләр, халык әйтемнәре, мәкальләре язылган язуларны карап барабыз. Бездә шулардагыдай берсен күргәнегез бармы? Тукайның шигырьләреннән дә бер яисә ике юлны һәр чатка язып куярга мөмкин бит югыйсә!


Тукайның портретларын ишәйтеп кибетләргә чыгару кирәк. Чит илләрдә мин шуңа сокланам: һәрбер зыялы милләттәшебезнең йортына керсәң, түрдә Тукай портреты, Тукай китаплары. Нью-Йоркка бардым. Анда татар өендә Тукай китаплары, Тукай портреты... Япония, Төркия, Финляндиядә дә шулай! Бездә андый нәрсә бармы? Бердәнбер Туфан абый, чит илдә күреп кайтып, Тукай портретын ясатты, аны өенең диварына элеп куйды. Сез кибетләргә кереп карагыз. Тукай портретын таба аласызмы? Юк, таба алмассыз!


Республикабызда туристлык агентлыгы оешты. Үткән ел Татарстанга 1,5 млн турист килгән, быел 2 млн. га җиткерәбез, диләр, ә 2020 елга 6 млн турист килергә тиеш, дип планлаштыралар.
Татарстанга килгән турист татарны күрәм, дип килә. Бирегә килеп тә Тукайны күрмәсә, Тукайны белмәсә, татарны тулысынча аңлап булмый. Бу җәһәттән туристлык оешмалары белән элемтәгә керергә кирәк. Казан шәһәрендә, һичшиксез, Тукай маршруты булырга тиеш.


Гүзәл Төхфәтова.


Габдулла Тукай әдәби музеенда һәм Милли музейда Татарстандагы Тукай урыннары белән бәйле «Шагыйрь бишеге», Казан буенча «Нурлы Казан» туристлык маршрутлары эшли...


Разил Вәлиев.


Шулай да, туристлык агентлыклары белән бергәләшеп, бу эшне тагын да киңрәк җәелдерергә кирәк. Казанда Тукай белән бәйле урыннарга истәлек такталары куелмаган. Тукай «Амур»да да яшәгән. Бу – Тукайга бәйле сакланып калган бердәнбер бина. Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукайга бәйле кечкенә генә бүлмә бар. Әмма аны баетасы, тулыландырасы иде.


Галимҗан Гыйльманов.


Тукайга «Болгар»га караганда «Амур» якынрак, чөнки Клячкин шифаханәсенә ул шуннан киткән. Тукай «Болгар» турында: «Мин аны күрә алмыйм», – дип гел әйтеп йөргән. Иң суык, иң туңган вакытында аз гына акчасы булса, 2-3 көн генә җылынып чыгам, дип, ул «Амур»га кергән. Тукайның тәнен җылыткан «Амур» исән бит әле безнең! Әмма ул яңгыр, җил астында тора-тора «Болгар»ның язмышына дучар булмагае, дип куркам. Биредә дәүләт җитәкчеләренә җәмәгатьчелектән мөрә­җәгать кирәк. «Амур»ны сакларга иде.


Вахит Имамов.


Тукай музеен мондый хәлдә тоту безнең өчен хурлык! Тукайдан тыш бу – Шамил йорты. Бүген Шамил – 20 млн мөселманның маягы. Без аны онытырга тиеш түгел! Шамил алган кыйбла без үлгәнче дәвам итәчәк!


130 еллык алдыннан Тукайга багышланган төрле күргәзмәләр булыр. Безнең Татарстанда гына да берничә Рәссамнар берлеге бар! Чаллы, Алабуга, Әлмәт төбәкләрендә оештырылган күргәзмәләрне безнең Казан, бөтен Татарстан халкы күрергә тиеш.


Менделеев районы Песәй авылы мәдәният йортында Бакый Урманченың ак мәрмәрдән ясалган Тукай сыны әрәм булып ята. Авторның хыялы буенча, Тукай челтерәп аккан чишмәгә яки фонтанга карап ятарга тиеш. Бүген Песәй клубы ярым җимерек хәлдә, дымлылык югары. Вакыт узу белән Бакый Урманченың сәнгать әсәре юкка чыгачак. Әлеге хезмәтне, һичшиксез, Казан шәһәренә кайтарырга кирәк һәм ул шушы бинада торырга тиеш!


Лена Тябина.


Хәзерге за­ман ке­шеләре өчен та­тар, урыс тел­ләрен­дә Тукай әсәрләренең аудио язмалары кирәк. Тукайның үзе исән вакытта 34 китабы басылып чыккан, шул китапларның репринт басмалары да булсын иде. Мин янә бер хыял белән янам: Татарстанда Тукайның 26 урындыгын булдырыйк. Аның янәшесендә авторның герое яки берәр рәсеме, китабы булырга тиеш. Кеше «Амур» каршында, Яңа Кырлай яки Кушлавычта булган урындыкларга утырсын, ял итсен, Тукай турында уйлансын. Горький исемендәге ял паркында ничек матур итеп ясап куйдылар әнә!


Галимҗан Гыйльманов.


Хәзерге вакытта Тукайның тууына 130 еллыкны үткәрү буенча план эшләнә, моңа тәкъдимнәр кабул ителә. Ул планны бүгенге сөйләшү нигезендә тулыландыру мөмкин булачак.


Ләбиб Лерон.


Тукайның 130 еллыгын бренд итеп күтәрергә кирәк!


Гүзәл Төхфәтова.


Бер гасырдан артык татар халкы Тукай белән бергә атлый. Бик күп табышлар, уңышлар белән бергә эшләнәсе эшләребез дә шактый. Иң зур бурычыбызның берсе – Габдулла Тукай әдәби музее бинасына ремонт ясау, аның яңа, заманча таләпләргә тулы килгән экспозициясен төзү. Гомумән, XXI гасырда Тукай мирасын өйрәнү, җыю, саклау, пропагандалау юлында бердәм һәм берәгәйле булсак иде!



«Түгәрәк өстәл» утырышы барышында яңгыраган чыгышларны, фикер-тәкъдимнәрне, фоторепортажны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Түгәрәк өстәл

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру