Журнал «Безнең мирас»

ЗӘБИРИ (Чистапули) (Зәбиров Хәбибрахман Габделвәли улы

ЗӘБИРИ (Чистапули) (Зәбиров Хәбибрахман Габделвәли улы, 1880 (1881?)-1942), репрессияләнгән һәм вафатыннан соң акланган күренекле татар мәгърифәтчесе, язучы, педагог, дәреслекләр авторы, матбагачы. 1908дә Оренбургтан Казанга күченгән Зәбири Тукай хезмәттәшлек иткән«Тәрбия» журналының фактик мөхәррире була, 1908-1916 елларда «Сабах» нәшриятында, 1916-1921 еллар аралыгында И.Н.Харитонов типографиясендә хезмәт итә, аннан соңгы эшчәнлеге дә төрле дәүләт нәшриятларында бара. Габдулла Тукай апасы Газизә Госмановага 1908 елның 7 мартында язган хатында Зәбирине иптәше сыйфатында атап уза. Аларның якыннан аралашуы хакында истәлекләрдә дә саклана. Мәҗит Гафуриның Петербургта чыгучы «Ил» газетасында басылган «Тукай Уфада» язмасында (1914) шундый юллар бар: «Тукайның яткан җире гадәттән тыш эссе, бик тиз тәэсир итә торган сурәттә бөркү иде. Бүлмәдә байтак утырдык. Кергән-киткән булмады. Бары Х.Зәбири бәгъзән эштән бушаган вакытыңда кереп, төрле сүзләр әйтеп, көлдереп чыга иде. Тукай бәгъзән берәр генә мисрагълы шигырь яки Коръәннән берәр аять укып куя иде». Гафури мәкаләсе белән янәшәдә Зәбиринең аныкына аваздаш эчтәлектәге «Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы» исемле истәлеге дөнья күрә.


Реалистик иҗат методларына өстенлек биргән Тукай Зәбири иҗатын күзәтеп барган, дип уйларга кирәк. Үз чорында аның мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган «Гыйлем вә җәһел, яхуд Нури әфәнде илә Мөхәммәтҗан карт» исемле хикәясе, унга якын юмористик мәзәге, «Төшенү, яки Указ бәласе» исемле комедиясе әдәби җәмәгатьчелектә яхшы билгеле була. Бу әсәрләрнең язылу алымнары белән Тукайның иҗат итү ысуллары арасында охшашлык ярылып ята. Зәбиринең телгә алынган комедиясе «Сәйяр» труппасы тарафыннан Тукай исән чакта, 1907 елда куела, басылу вакыты һәм урыны исә 1906 ел, Җаек каласында нәшер ителүче «Әл-гаср әл-җәдид» журналы. Зәбири һәм Тукай дәреслекләр төзегәндә үзара киңәшләшеп, бер карашта торып эш йөрткәннәр. Зәбири, белгәнебезчә – «Мәктәп балаларына юлдаш, яки Рәсемле әлифба» (1907) исемле беренче татар әлифбасы, башлангыч мәктәп өчен язылган физика, этика, тарих дәреслекләре авторы.


Р.Ф. Харрасова


Әсәр.: Зәбири Х. Габдулла әфән¬денең Уфадан Петербургка ба¬руы // Ил. 1914. 2 апрель саны; Зәбири Х. Тукай турында истәлекләр // СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының кулъязмалар фонды, п. № 11, Б.32-33.


Әдәб.: Габдулла Тукай. Хатлар. Апасы Газизә Госмановага // Әсәрләр. Том 5. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902-1913). К. 1986. Б.84; Гафури М. Габдулла Тукай Уфада // Ил. 1914. 2 апрель саны; Ибраhимова Ф.И., Милли укымыш-лыларыбызның берсе Хәбибрахман Зәбири // Фәнни гомерем мизгелләре: мәкаләләр, истәлекләр, иҗат портретлары. Казан. 2012. Б.36; Исламов Р. Бөек шагыйрьнең тарихи сәфәрләре эзеннән // Кызыл Таң, 2014 ел, 9 июль.

Теги: Рифә Харрасова Яңалыклар Тукай энциклопедиясе

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру