Анак Шамил
Анак Шамил (Шамил Гомәр улы Мәхмүдев), (1928-2005), татарча, башкортча, русча иҗат итүче шагыйрь, тәрҗемәче. Ак һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән билгеле А.Ш. заман әдәбиятында Т.лар һәм хәтта аларның элгәреләреннән килгән татармилли традицияләрен үстерүгә дә зур өлеш кертте. Ул, һәм көнчыгыш, һәм көнбатыш әдәбиятларын яхшы белүче буларак, совет чоры татар әдәбиятының уңышларын борынгы әдәбиятныкы белән гармонияле бәйли алды. Т.дан тәрҗемәләр арасында галимнәр тарафыннан аның каләменекенә югары бәя бирелде. Лирон Хәмидуллин «Әдәби тәрҗемә дә бик кирәкле эш» язмасында болай ди: «Шигъри сүз-җөмләне башка телгә зур төгәллек белән күчерү осталары бик сирәк очрый. Бигрәк тә ике телне камил белүчеләр бик сирәк». Ш.А.лар буыны үсеп өлгергәнче, Т. әсәрләре башка телләргә ашык-пошык башкарылган юлга-юл тәрҗемәләргә нигезләнеп күчерелә. Ш.А. җитмешенче елларда Т.әсәрләренең аһәңен һәм мәгънәсен җиткерерлек тәрҗемәче эзләү белән шөгыльләнә башлый, кумык-ногай телләрен яхшы белгән А.Тарковскийны бу эшкә җәлеп итеп карый. Ул моңа алына да, һәм үзенә Ш.А.ның консультант буларак ярдәмен сорый, әмма зур теләк белән башланган бу хезмәттәшлек ярты юлда өзелә, зур нәтиҗәләр китерми. Ш.А.ның тәкъдиме белән, Т.ның сайланма шигырь-поэмаларының фәнни нигездә эшләнгән сүзгә-сүз тәрҗемәләрен булдыру килешүе төзелә, аңа республика җитәкчелегеннән хуплау алына. Шуннан соң Ш.А. Т.ның һәр шигырен берничә вариантта эшләгән «юлга-юл күчермәләр»не Татарстан язучылар берлегенә тапшыра. Тәрҗемәләр янында сүзләрнең мәгънәви бәйләнеше, шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере, әсәрнең гомуми мәгънә сөземтәсе һ.б. да бирелә. Мостай Кәрим «Волга» журналының 1982 ел, 5 нче санында Ш.А. башкарган эшкә югары бәя бирә; аларда шагыйрьнең барлык шигъри мирасы беренче тапкыр мөмкин булганча русча төгәл яңгырады, фәнни-филологик тәрҗемәдә аның образлы фикерләве дә максималь төгәл чагылды, дип белдерә. Хезмәт, тиражланып, башка халыкларга тарату өчен эшләнсә дә, үз вакытында типографиягә тапшырылмый. Интернет-сайтлардан чыгып фикер йөрткәндә, Т.ның Ш.А. тәрҗ.дәге «Шурале»се бүгенге көндә рус телле укучылар тарафыннан иң уңышлы вариант дип табыла.
Әсәр: Тукай Г. Шурале. / Художник Альменов Б.. Перевод с татарского Анака Ш. К., 1997. 39 с.
Әдәб.: Хәмидуллин Л. Есенин Тукайны каян белгән?// М.Җ. 2006. 21 апр.; Хәмидуллин Лирон. Әдәби тәрҗемә дә бик кирәк эш // Хәмидуллин Л. Кичке шәфәкъ. К.2009. 255 б.; Гарапшина Р.М. Феномен поэзии Анака // Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии (взгляд молодых ученых и аспирантов)». К. 2013. С.25.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА