«Печән базары» һәм «Зәйтүнәкәй» спектакльләре
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры. Тукай образы һәм иҗаты театрның ике спектаклендә чагылыш тапты: «Печән базары» һәм «Зәйтүнәкәй».
«Печән базары» (2006; режиссёры – Ренат Әюпов) алдан язылган текстка (пьесага, сценарийга) нигезләнеп тудырылмаган. Аның башлангычы – аерым актёрлар тарафыннан Т.ның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» исемле мәгълүм әсәрләре сюжетларына таянып ясалган этюдларда (күренешләрдә). Эзләнүләр барышында «Печән базары...» поэмасындагы вакыйгаларны һәм образларны чагылдыру мәсьәләсе дә килеп туа. Булачак спектакльнең финалын үтәячәк бу мөһим этюдка үзеннән-үзе текст сорала башлый. Бераздан, эзләнә-эзләнә, бөтен бер спектакльнең тулы эчтәлеге күз алдына килеп баса, сценарий Т.ның шигырьләре, аның турындагы истәлекләр нигезендә формалаша. Шагыйрьнең үлеме исә аның нәселе бетү белән тәмамлана, әмма ул безгә – киләчәк буыннарга бәяләп бетергесез олы мирас та калдыра. Спектакль II Халыкара театр фестивалендә (Бишкек, 2006) «Иң шәп спектакль» номинациясендә I нче урынны алды, театр бу спектакль белән Төрки халыкларның IV Халыкара театр фестивалендә (Конья, 2011) катнашты.
"Печән базары" спектакленнән күренешләр
«Зәйтүнәкәй» (Рабит Батулла әсәре, режиссёры – Ренат Әюпов, рәссамы Булат Гыйльванов) спектакле исә (2011) Т.ның Зәйтүнә Мәүлүдова белән фаҗигале мәхәббәте турында. Вакыйгалар бара торган урын бик гади. Буш сәхнә, бераздан уртада ап-ак пәрдәле ак тәрәзә барлыкка килә. Бу тәрәзә Т. тормышының соңгы, үлеме алдындагы фаҗигале якты мизгелләре өмет нурын символлаштыра. Әлеге бизәлешкә Э.Галимова иҗат иткән минор, шул ук вакытта тон ягыннан дәртле музыка да бик тә ярашлы яңгырый. Төп геройның рухи халәтен яхшырак күрсәтү өчен, Р.Батулла пьесадагы вакыйгаларны 1913 елның язына, берничә айга сыйдырган. Спектакльдә сүз Зәйтүнәнең Тукайга булган мәхәббәте турында гына бара. Вакыйга ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган самими, ләкин кайнар, дәртле хисләре турындагы кыска гына тарихтан гыйбарәт. Т. оялчан, тыйнак, ул Зәйтүнә белән очрашудан уттан курыккан кебек курка. Әле генә бәхетле, шат күңелле, шул ук мизгелдә аны моңсулык та биләп ала. Т., борчылып, дусты Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итә: «Дустым, әйт әле, чир баскан бәндәнең сау-сәламәт, чибәр туташны сөяргә хакы бармы? Шул фәрештәгә өйләнүем зур гөнаһ булыр иде». Актёр шагыйрь күңелендә барган тартышны күрсәтә. Аның акылы күңелен биләп алган хисләре белән көрәшә. Шул ук вакытта Т. (Р.Галимуллин) әче телле шагыйрь дә булып кала. Әгәр дә кемдер (бу очракта, Сираев) аның шәхесенә, тормышка карашына, фикер хөрлегенә кагыла икән, ул аңа җавап та бирә. Зәйтүнә – үз-үзен аямыйча ярата ала торган кыз. Яраткан кешесе өчен ул гомерен бирергә дә әзер. Актриса (А.Фәйзуллина) спектакльдә романтик героиня образын тудыра. Тормышта Зәйтүнә Т. белән бер тапкыр гына очрашкан. Әмма драматург, Зәйтүнәнең ирләргә хас нык холкын күрсәтү өчен, аларны тагын бер тапкыр очраштыра. Монысы инде хастаханәдә. Пьеса Т.ның Зәйтүнәне палатадан озатып, аның киткәнен тәрәзәдән карап калуы белән тәмамлана. Барысы да хәл ителгән, бернәрсәне дә үзгәртеп булый. Тукай белән хатирәләр генә кала: «Әй мөкатдәс моңлы сазым,/ Уйнадың син ник бик аз?// Без китәбез, сез каласыз, / Аерылабыз, ахрысы». «Тантана» театраль фестивалендә (2012) спектакльдә Т. ролен башкарган Р.Галимуллин «Дебют» номинациясендә театраль премиягә лаек була.
Театр 2014 елның 22 декабрендә Т.Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Әлеге спектакльдә бәләкәй Апушның авылдан Казанга китеп, икенче гаиләгә тәрбиягә бирелүе алдыннан булган хис-кичерешләре, төрле персонажлар – Күбәләк, Су анасы, Шүрәле, Кәҗә һәм Сарык, Сандугач һәм Каракош белән тылсымлы очрашу вакыйгасы тасвирлана.
Сәхифәне филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев алып бара.
Әдәбият
И.Илялова. Тукай и театр. //Казан. – 2006. – №7. С.108-111; Султанова Р.Р. Возвращение образа. Сценография спектаклей о Тукай в татарском театре. Там же. – С.112-114; Илялова И. Кариев театрына – 25 ел. //Сәхнә. – 2012. – №11. – Б.6-9; Р.Сабирова. Сәхнәдә туган пьеса – «Печән базары» //Ялкын. – 2006. №4. – Б.14-15;.Фәрхетдинова Ч.. Зәйтүнәкәй мәхәббәте // Мәдәни җомга. – 2012. – 4 май.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА