Журнал «Безнең мирас»

ТУКАЙ ЖАНДАРМЕРИЯ ДОКУМЕНТЛАРЫНДА

Габдулла Тукай Уральскидан Казанга 1907 елның октябрь башында килә. Шул елның ахырында «Шәрәф матбагасы»нда «Шигырьләр көтепханәсе» сериясендә аның 3 нче һәм 4 нче дәфтәр булып, «Габдулла Тукаев шигырьләре» исеме белән ике китабы басылып чыга. Шуларның  «4 нче дәфтәр» дигәне һәм, әлбәттә, авторы да бәлагә тарый. 1911 елда китапка Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты, ягьни цензура тарафыннан арест салына. Бу турыда беренче булып тарихчы галим Х.Х.Хөсәенов язып чыга. Соңыннан кайбер башка галимнәр дә шул турыда мәгълүмат бирә. Әмма бернәрсә ачыкланмый тора: ни өчен цензура 1907 елда чыккан китапка дүрт елдан соң арест сала соң? Дөрес, моны реакциянең  көчәюеннән дип тә аңлатырга була. Ләкин бу китапка карата реакция конкрет нәрсәдә чагыла? Китапны һәм авторын эзәрлекләү кайчан һәм нинди эзлеклелектә алып барылган? Бу сорауларга җавапны без Татарстан дәүләт архивындагы Казан губернасының жандарм идарәсе һәм цензура документларында таптык.


Тукайның әлеге җыентыгы, без аны шартлы рәвештә «Дүртенче дәфтәр» дип атыйк, 1908 ел башында басыла. Титулда – 1907 ел, ә тышлыкта 1908 ел тора. «Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының дөньяга чыккан барлык басма әсәрләрне теркәү» кенәгәсендә 1908 елның 6 гыйнвары, диелгән1. Җыентыкның цензоры дип Н.Ф.Катанов күрсәтелгән.


«Габдулла Тукаев шигырьләре»ннән «4 нче дәфтәр»нең титул бите. 1907 ел

«Дүртенче дәфтәр» басылып чыккач, бер айдан соң, Казан жандарм идарәсенә Чистай охранкасының «Персий» кушаматлы агентыннан донос керә. Агент ул китапның үзен һәм андагы шигырьләргә аңлатмасын җибәрә2. 1986 елда документлар арасында мин ул китапның «Персий»дән килгән нөсхәсен күргән идем. Агент кулы белән кайбер шигырьләргә төрле тамгалар —  крес­тиклар, өндәү билгесе куелган, «Переведите!» – дип тә язылган. Ул китап әле генә типографиядән чыккан кебек яңа килеш сакланган иде (хәзерге көндә ул китап урынында юк инде). Аңлатма язуында агент «Китмибез!», «Хөррият хакында» шигырьләрен русчага тәрҗемә итә һәм нәтиҗә  чыгара: «Это враждебного содержания, против правительства и вообще русских людей, читаются учениками медресе открыто». Шунда ук агент «Персий»нең тагын бер язуы да теркәлгән: «За февраль месяц двенадцать рублей получил»3.


Донос, күрәсең, исәпкә алынган. Һәрхәлдә бу «Дүртенче дәфтәр»нең 1909 елда чыккан икенче басмасында  шул ике шигырь — «Китмибез!» белән «Хөррият хакында» шигырьләре төшереп калдырылган. Гәрчә әлеге икенче басманың да цензоры Н.Катанов булса да.


Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләр үз хезмәтләрендә шагыйрьнең бу җыентыгы һәм аңа бәйләнешле 1911 елдагы вакыйгалар турында әлеге документларны күрсәтү белән генә чикләнделәр. Хәлбуки жандармерия документлары арасында 1907 елгы «Дүртенче дәфтәр» язмышы һәм аңа бәйләнешле 1911 елгы вакыйгалар турында сөйләүче әле беркем тарафыннан тасвирланмаган «эшләр» дә бар икән. Вакыйгалар болай бара: 1911 елның февралендә Уфада «Шәрекъ» типографиясендә тентү була4. Алынган китапларның 14 исемдәгесен, шиклеләр дип сайлап алып, 26 мартта Санкт-Петербургтагы  жандарм идарәсенә җибәрәләр. Шул китаплар арасында Тукайның «Дүртенче дәфтәре»нең 1909 елда чыккан икенче басмасы  да бар.


Санкт-Петербург жандармериясендә полковник Николаев Уфадан килгән китап­ларга тикшерү үткәрә5. Сафа Гатаулла улы Баязитов «Иттифакъ хакында», «Тавыш хакында», «Кичке азан» шигырьләрен тәрҗемә итә.  Тәрҗемәләр беркетмәсе янында полковник Николаевның язуы да бар. Ул хәзерге көндә Тукайның Казанда Болгар номерларында яшәп ятуын хәбәр итә һәм, бик мәгълүматлы кеше кебек: «Бу китап­лар, мөгаен, таралмагандыр, чөнки татар китаплары бик әкрен сатыла, алар татар китаплары кибетләренең складларында ятадыр»,— ди. Ягъни әгәр дә тиз генә конфис­кация ясасаң, ул китаплар укучыга барып җитмәячәк. Юл уңаенда шуны да әйтеп үтик: «Дүртенче дәфтәр»нең икенче басмасы  1909 елның март аенда чыга һәм кереш мәкаләдә бу китапның, 1907 елгы беренче басмасы сатылып беткәнгә күрә, укучылар соравы буенча, икенче кат басылуы хакында әйтелә.


Санкт-Петербург жандарм идарәсе документлары, беркетмәләре, Уфа, Вятка жандарм идарәләренең төрле хатлары, белешмәләре белән тулыландырылып, 1911  елның 30 июлендә Казанга, Казан жандарм идарәсе башлыгы, Казан округ судының аеруча мөһим эшләр белән шөгыльләнүче тикшерүчесе адресларына «совершенно сек­ретно» грифы белән җибәрелә6.


Бу досье әзерләнгән арада 1911 елның 22 маенда Эчке эшләр министрлыгының Казандагы җинаятьләрне тикшерү бүлегенә аноним хат килә7. Хатта университет типографиясе хезмәткәре Әхмәтвәли Әхмәдуллинның «Сабах» көтепханәсе складында тыелган китаплар саклавы турында әйтелә: «В жандармский отдилении прошу обыску дилить у типографий Университетскии живет Валиулла Ахмадуллин у его в квартири на этом же времни сохраняется конфисковни книги  на татарском языке «Мин-бир-хадис» 100 экземпляров а потом три короб. разни конфисковни книги сохраняется на Евангелистовский ул. дом Мясникова в склади все  эти книги отпускано для сохранити от книгоиздательство «Сабах» обыску в скором времни делайти а то они спрятут на другой место на той». Конверт с адресом: «Казань в жандармский сыскной отделиний от А. М. И. Почтовые штемпели: Казань, 18.5.11». 26 майга каршы төндә В.Әхмәдуллинда тентү үткәрелә. Документлар, китаплар алына. Китаплар исемлегендә беренче булып Тукайның ике данә 1907 елда чыккан әлеге «Дүртенче дәфтәр»е күрсәтелә8. Яңа «Эш» ачыла. Ул «Эш» «Переписка в порядке охраны по выяснению степени политической благонадежности служащего в университетской типографии Абдуллы Валея Ахмадуллина» дип атала.


Бу вакыйгадан соң берничә көн үтүгә, Казан жандарм  идарәсенә Санкт-Петербург­тан Уфа һәм Вятка аша җибәрелгән әлеге калын досье килеп төшә.


Әхмәдуллиннан алынган китаплар арасыннан 6 китап сайлап алына.


Жандармерия подполковнигы Добродеев һәм тәрҗемәче – Апанаев мәчете каршындагы мәдрәсәдә рус теле укытучысы Миргаяз Иманаев тарафыннан алар «тенденциоз» дип табыла. Казан жандарм идарәсендә Санкт-Петербургтан килгән досьеда да, Әхмәдуллиннан алынган китаплар арасында да Тукайның «Дүртенче дәфтәрен»дәге шигырьләре сәяси яктан шикле дип каралуына игътибар итми калмыйлар, әлбәттә. Аларны  квалификацияле тәрҗемә итү хаҗәте туа.


1911 елның 23 июнендә Добродеев болай  яза: «... переводчик ввиду двусмысленности... переводить затрудняется и поэтому не может дать своего заключения о направлении содеражания этих брошюр в политическом отношении, а потому я постановил: помянутые брошюры препроводить через начальника Казанского губернского жандармского управления председателю Казанского временного  комитета по делам печати на распоряжение о переводе брошюр и дачи своего заключения, в чем именно может заключаться тенденциозность содержаний этих брошюр и могут ли быть эти брошюры дозволены к обращению в публике»9. Шул көннән Казан жандарм идарәсе начальнигы Калинин белән Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты рәисе Пинегин арасында бик кызу хатлар алышу китә. Хатларның барысында да «секретно», «совершенно секретно» грифлары  тора. Жандарм идарәсе цензураны ашыктыра: «... не отказать в распоряжении о переводе наиболее характерных мест и препровождении мне в возможно скором времени»,10 «...имею честь просить Ваше превосходительство не отказать в распоряжении о скорейшем доставлении мне  названных переводов и возвращении брошюр...»11


Цензор Катановка «Дүртенче дәфтәр»дәге шигырьләрне тәрҗемә итәргә кушыла. Искә төшерик: үз вакытында бу китапны басарга рөхсәтне Катанов биргән иде. Ә хәзер ул анда җинаять билгеләре эзләргә мәҗбүр. Күренгәнчә, эзәрлекләүләрнең инициаторы булып жандармерия тора. Ул цензура рөхсәте белән чыккан китапларны тота, җинаять эшләре кузгата, цензурага басым ясый.


В.Әхмәдуллиннан алынган китаплар исемлегендә беренче булып Г.Тукайның «4 нче дәфтәр»е күрсәтелә

1911 елның 1 октябрендә цензурадан жандарм идарәсе сораган, Катанов башкарган тәрҗемәләр китә12. Ләкин жандармнарны  мондый гына җавап канәгатьләндерми, алар нәтиҗәләр чыгаруны, «заключение» язылуын тели. Һәм 1911 елның 6 октябренда Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетына конкрет тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр: «... не будет ли Вами признана (необходимость) о привлечении авторов и издателей к ответственности Судебным парламентом и на брошюры наложить арест?»13


Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының 1911 елның 13 ноябрендәге утырышында Катановтан «Дүртенче дәфтәр»дәге шигырьләрнең ике данәдә тәрҗемәсен һәм аларга конкрет нәтиҗә – «заключение» язуны таләп итәләр14. 1911 елның 18 ноябрендә Катанов яза ул «заключение»не: «Представляя при сем 4-ю тетрадь «Стихотворений Абдуллы Тукаева» на тат. языке, напечатанную в 1907 г. в г. Казани в электротипографии Шарафа на счет книжного магазина — «Стихотворения» и содержащую в себе 56 страниц... в 2 экз.... русский перевод  6-ти стихотворений, помещенных в брошюре на с 7-8, 23-24, 24-26, 30-32, 38-39 и 41-46, имею честь обратиться в Комитет с покорнейшей просьбой, не найдете ли нужным наложить арест на основании переведенных мною мест, встречающихся в арестуемых рукописях»15. Бу «заключение»дә игътибарны җәлеп  иткән нәрсә шул: биредә автор турында бер сүз дә юк, сүз бары тик инде күптән сатылып беткән китапка арест салу турында гына бара.


1911 елның 26 ноябрендә Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты рәисе Казан суд палатасына язган отношениесендә болай ди: «Комитет, рассмотрев брошюру на тат. языке «Стихотворения Абдуллы Тукаева», отпечатанную в 1907 г. в Казани в электротипографии Шарафа, обнаружил в некоторых стихотворениях признаки преступлений, предусматриваемых уголовными законами...» Во 2-м стихотворении «Не уйдем» («Китмибез») встречаются следующие слова: «Негодные позвали нас на неподходящее дело, говоря: Здесь нет вам воли, уходите  в землю султана. Мы не уйдем – дело там для нас труднее здешнего, если здесь 10 шпионов, то там их – 15. Как и здесь, там есть казачьи войска, нагайки... Там есть казнокрады, ей-Богу, есть «ей-Богу и отнимающие у мужика последний кусок». При сравнении общественного строя России и Турции указывается, что в России только и есть что шпионы, нагайки и люди, отнимающие у мужика последний кусок. Указание на эти именно стороны общественного строя имеют целью вызвать в нем враждебного отношения... Ввиду этого комитет находит в этом стихотворении признаки преступления, предусматриваемого 1037 ст., 3 п. Уложения о наказаниях... В 4-м стихотворении под заглавием «Относительно свободы» («Хөррият хакында») говорится о результатах достигнутый свободы: прекратились цензура, рабство, стеснение и унижение, сняты оковы и т. д.  Далее указываются те средства, которыми добыта свобода. Умерло много молодых людей, и трупами наполнился  мир, имена их остались навеки вплоть до всеобщего воскресения. Шагирды и студенты, вы этих львов не забывайте...» Ввиду того, что под молодыми людьми, умершими за свободу, деятельность которых так восхваляется и ставится в пример шагирдам и студентам, подразумеваются революционеры и восхваляется их кровавая борьба, то в этих стихах комитет усматривает возбуждение к ниспровержению существующего строя (129 ст. 2 п. Уголовного Уложения)...


В 5-м стихотворении под названием «Тавыш» («Голос». – Сүз 1907 елда Казанда Г. Исхакый чыгарган газета турында бара. – Л.Г.) говорится о плохом положении рабочего класса, в конце же указываются средства, как изменить это положение. Там говорится: «Подавайте рабочий народ, голос через «Тавыш»... братья рабочие, нужна борьба, нужна борьба... Светлое дело — бороться из-за права...» Ввиду того, что в этих стихах прямой призыв рабочих к борьбе, комитет находит здесь признаки преступления, проследуемого 129 ст. 6 п. Уголовного Уложения.


В 6-м стихотворении «Что говорят шагирды, вышедшие из медресе?» («Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?») говорится: «Каких только презрений и каких только унижений мы не испытали от этой нации. Она... глумилась над нами несчастными точно над болезнью, мешающей ее глазам». Ввиду того, что под нацией, от которой татары терпели так много, могут быть или старометодисты — татары или русские, то подобное положение этого вопроса клонится к возбуждению  вражды одной части населения против другой, что предусматривается в п. 6. 129 ст. Уголовного Уложения. Ввиду всего вышеизложенного Казанский временный комитет по делам печати имеет честь покорнейше просить Ваше превосходительство, во-первых, внести на уважение суда об утверждении ареста на означенную брошюру, и, во-вторых, о привлечении к судебной ответственности по указанным статьям закона автора брошюры Абдуллу Тукаева. При сем прилагается 1 экземпляр брошюры  Тукаева и перевод инкриминируемых стихотворений, выполненный членом комитета Н.Катановым»16Күренгәнчә, цензура башлыгы Пинегин, Катановның «Дүртенче дәфтәр»гә арест салу турындагы «заключение»сенә өстәп, китапның авторын суд җаваплылыгына тарту турындагы үтенечен дә язып куя.


1911 елның 28 ноябрендә Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты Санкт-Петербургтагы Матбугат эшләре буенча баш идарәгә  (цензурага) җыентыкка арест салу һәм авторын хөкемгә тарту турындагы тәкъдимне хәбәр итә17. 1911 елның 30 ноябрендә исә Казан жандарм идарәсе дә Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетыннан китапка арест салу һәм Тукайны суд җаваплылыгына тарту турындагы зарыгып көтелгән тәкъдимне зур канәгатьләнү белән кабул итә18.


Әмма 1911 елның 16 декабренда Казан суд палатасы прокуроры Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетына мондый хәбәр җибәрә: «Имею честь уведомить, что Судебная палата не согласилась с мнением Комитета, выраженном в отношении от 26 ноября с. г. ... и не утвердила ареста на брошюру «Стихотворения Абдуллы Тукаева», ввиду отсутствия в ней признаков преступления, предусмотренного Уголовным законом»19.


Шулай итеп, Тукайның «Дүртенче дәфтәр»е буенча кузгатылган эш ябыла.


Ләкин «Дүртенче дәфтәр» авторы өстендәге кара болытлар таралмый тора әле. Биредә бер документны – Әхмәдуллинның Казан жандарм идарәсе башлыгы Калинин исеменә (әйтеп яздырылган) распискасын китерик: «1911 елның 25 маенда тентү вакытында миннән алынган материалларның, 6 брошюрадан башкасын, барысын да кабул итеп алдым. 6 брошюраның икесе җинаятьчел эчтәлекле, дүртесе тенденциоз характерда булып чыкты һәм бу брошюралар хәзерге вакытта Казан шәһәренең икенче участогында округ суд палатасы тикшерүчесе кулында калды. 3 гыйнвар, 1912 ел». Шулай итеп, Жандарм идарәсендә Казан суд палатасының «Дүртенче дәфтәр»гә арестны расламау турындагы отношениесенә хәтта 1912 елның гыйнварында да ышанмыйлар әле.


Әгәр Суд палатасы «Җинаятьләр турындагы законнар» һәм «Җәзалар турындагы законнар» җыелмаларындагы жандармерия тәкъдим иткән, цензура билгеләгән статьяларны раслаган булса, Тукайны нинди җәза көткән булыр иде? 129 нчы статья шактый киң шартларны эченә ала. Мәсәлән, Тукайга тагылган «Матбугат аша халыкны яшәп килүче стройны җимерергә өндәү» дигән статьяга өстәмәләр бар: «Җинаять кылган затның гаебе һәм шул гаебе өчен аны нинди җәзага тарту түбәндәге билгеләр буенча ачыклана: 1) җинаятьченең гамәлләре алдан  уйлап, усал ният белән башкарылганмы; 2) ул зат нинди сословиедән, белем дәрәҗәсе; 3) күпме кешене шул җинаятькә тарткан һ.б. Барлыгы 10 шарт. Статьяга өстәмә итеп суд кайсы шартны сайлый, җинаятьчене шуңа туры килгән җәза көтә. Бу җәзалар: йә сигез ел каторга, йә сөргенгә җибәрү, йә штраф, йә төрмәгә утырту.


129 нчы статья буенча гаепләнгән Тукай «китабы белән күпме  кешене хөкүмәткә каршы котырткан» булуына карап җәзасын алыр иде. Китап, әлбәттә, бик күп кешене «котырта». Шуңа күрә, әгәр дә Суд палатасында Тукайны гаепләү буенча цензураның, жандармериянең азартын алсалар, Тукайны иң зур җәза көткән булыр иде. Бу урында шунысына да игътибар итәргә кирәк: Тукайны каты җәзага тартырга омтылуның сәбәпләре тирәндәрәк ята. Әлеге «Дүртенче дәфтәр»  бер сылтау  гына булып тора. Тукайның прогрессив татар яшьләренең иң авторитетлы кумиры  булуы, революционерлар белән дуслыгы, бөтен эшчәнлеге — жандармнарны сагайтып тора. Бу куркыныч инородец шагыйрьне изоляцияләү хәерлерәк... Тукай артыннан да бит Х.Ямашев артыннан күзәткән кебек күзәтү оештырылган. Аның һәр адымы турында «Житель» кушаматлы охранка агенты  жандармериягә җиткереп торган. Бу турыда документлар сөйли. Мәсәлән, 1912 елның 31 июлендә Казан жандарм  идарәсе начальнигының Саратовтагы жандарм идарәсе начальнигына җибәргән хатында болай диелә: «Татарский литературный кружок (см. выписку 1911 г. за 719, 876 и 997) 26 сего июля собрался в доме Хасанова на Евангелистовской улице. Собрание решило в недалеком будущем начать издание литературно-политического журнала в объеме толстых русских журналов, причем журнал этот явится объединяющим звеном для молодых  татар. На собрании по этому поводу принимали участие братья Гарай и Бари Хасановы, Абдулла Тукаев, Фатих Амирханов, учитель Гафур Кулахметов... Часть поименованных здесь лиц управлению известны; наблюдение за ними продолжается»20.


Хәтта үлеменнән соң да Тукай исеме жандармнарны өркетеп торган. Агентлар Тукайны күмү барышын күзәтеп, охранкага хәбәр итеп торганнар. Агент «Житель»нең 1913 елның 6 апрелендә язган доносында болай диелә: «Казанда барлык татар яшьләре  вафат булган шагыйрь Габдулла Тукаевны күмү мәрасимендә катнашты. Бүген «Сабах», «Гасыр», «Мәгариф», «Шәрәф һәм К.» кибетләре ябылды... Бөтен мәдрәсәләрдә укулар туктатылды...» Ары таба агент Тукайны күмү мәрасимен оештырган һәм чыгыш ясаган кешеләрнең исемнәрен атый21. 12 апрельдә шул ук агент Тукай истәлегенә стипендия булдыру өчен иганә җыючыларның исемлеген язып бирә: Шиһап Ахмеров («Сабах» нәшрияты), Вәли Әхмәдуллин («Сабах»), Алиш Мос­тафин («Мәгариф»), Гәрәй Хәсәнов («Гасыр»), Әхмәт Урманчеев («Юл» нәшрияты), Гыйльметдин Шәрәф (бакалея кибете). «Губернатор иганәне ачыктан-ачык җыярга рөхсәт итмәячәген аңлап, бу эшне бик яшерен алып баралар»22, – ди агент.


Хәтта Тукайны күмү мәрасимендә катнашу да гаепләү акты булып саналган. 1915 елда Казан жандарм идарәсендә «Мөселман съездлары», империянең татар халкы арасында милләтчелек идеяләрен таратучы, мөселманнар арасында хөкүмәтнең эшчәнлеге хакында ялган хәбәрләр таратучы кешеләр турында» «Эш»23 ачыла. Шундый «милләтче»ләрнең  берсе итеп Фәхрелислам Агеев күрсәтелә. Жандармерия документларында аның бу өлкәдә кылган гамәлләре санап кителә. Шулардан берсе – 1913 елның 4 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайны күмү мәрасимендә катнашкан һәм мөселманнарның милли хисләрен кузгата торган чыгыш ясаган24.


Тукай үзе өстендә зур куркыныч барлыгын, эзәрлекләүләрен белгәнме соң? Бу урында профессор Клячкинның сүзләрен укыйк: «1912 елның ахырында миңа, авырып калган Тукайны барып карарга үтенеп, татар яшьләреннән берничә кеше килде. Исемдә калганча, Тукай ул вакытта Московский урамда номерларда тора иде. Мин анда, авыр неврастения күренешләре белән бергә, җитди авыру таптым. Иптәшләре аның мондый нервный хәлдә булуын буржуаз язучылардан кайберләренең һәм полиция агентларының эзәрлекләүләреннән килеп чыккан даими борчылулар аркасында булган, дип уйлыйлар иде»25. Бу сүзләрдә җавап та бар. Тукай охранканың эзәрлекләүләрен белгән һәм моны бик авыр кичергән. Иптәшләре аңа Казаннан китеп торырга киңәш бирә. Һәм хәлсезләнгән, бетерешкән Тукай 1912 елның ахырында әнисенең туган авылы Өчилегә китә. Анда аны чанадан күтәреп алалар. Өчиледә әти бер, әни башка булган туганы Кәшфелкәбир өендә Тукай өч ай яши. Туганнарына үзенең монда икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә куша, Казанга Әхмәт Урманчеевка, Галимҗан Шәрәфкә язган хатларында адресын беркемгә дә бирмәүләрен үтенә. Ул, бәлки, килеп кулга алырлар, дип тә курыккандыр.


Тукайны төрмәгә утырту – аны үлемгә хөкем итү булыр иде. Чөнки бу вакытта авыру шагыйрьнең нибары 1 ел да 4 ай гомере калган. Донослар, эзәрлекләүләр аның авыруын көчәйтә, гомерен кыскарта.


Казан суд палатасының «Дүртенче дәфтәр»гә арест салуны һәм авторын суд җаваплылыгына тартуны расламавы турындагы карарына кабаттан кайтып карасак, шундый сорау туа: ул чорда Казан суд палатасында кемнәр булган? Шагыйрь өстендә торган дәһшәтле «кылычны» – озак вакытлар төрле инстанцияләрдә  бик тырышып, «нигезләп», җентекләп әзерләнгән җәза кылычын алып ташлар өчен бик көчле кул кирәк булган. Кем кулы бу? Бернәрсә ачык: Тукай өстендә нинди гайрәт белән кара болытлар куерган булса, аннан да зуррак көч белән шагыйрьне охранка җәзасыннан яклау оештырылган.


Әлегә Казан суд палатасы ишеге төбендә калабыз. Алда безне эзләнүләр, тикшеренүләр көтә.


***


Моннан 33 ел элек абыем Рашат Гайнанов белән бергә, ул – төзүче, мин – аның ярдәмчесе сыйфатында, ниһаять, Тукайның биштомлыгын әзерләп бетердек. Шул вакыт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының без эшли торган әдәбият бүлеге мөдире Н.Г.Юзиев миңа Тукайның кыскача тормыш һәм иҗат хроникасын язарга тәкъдим итте. «Әле генә Тукай буенча эшегез тәмамланды, бәлки ул хрониканы язу сезнең өчен бик авыр булмас, «Казан утлары»на ул бик тиз кирәк», – диде. Мин, бик теләп, бу эшкә тотындым. Ләкин Тукайны эзәрлекләү чорына килеп җиткәч, терәлеп калдым. Эш шунда: елъязма – бик конкрет жанр. Ул фараз итүләрне яратмый. Елъязмадагы һәр хәбәрне мин чыганак белән расларга тиешмен.


 Мәсәлән, 1911 елда жандармнар Тукайны 1907 елда басылып чыккан «Дүртенче дәфтәр»е өчен эзәрлеклиләр. Ни өчен? 4 ел эчендә шагыйрьнең башка китаплары да чыккан бит. И.З.Нуруллин  болай аңлата: «...нәкъ шул китап турында 1908 елда агент «Персий» донос яза. Ләкин үз вакытында эш ни өчендер тукталып кала. Бу эш, күрәсең, Иж-Бубый авылындагы вакыйгаларга бәйләнешле рәвештә калкып  чыга». Мин галимнең мондый фаразларын чыганак итеп күрсәтә алмадым. Р.И.Нафигов та жандармериянең бу гамәленең сәбәбен ачык күрсәтми. Шуңа күрә, вакыт бик кысса да, Татарстан дәүләт архивындагы жандармерия документларына чумарга туры килде. Һәм әлегә беркем тарафыннан тасвирланмаган университет типографиясе хезмәткәре Вәли Әхмәдуллин турында зур гына «эш» килеп чыкты.


Жандармнарның  1907 елда басылып чыккан китап өчен Тукайны 1911 елда эзәрлекләүләренең сәбәпләрен ачу нәкъ шул «эш»тән башланды. Вакыйгаларның ничек барышы турында бу мәкаләнең беренче өлешендә язылды. Ә кыскача «Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы» «Казан утлары»ның 1986 елгы 4 санында басылып чыкты.


Игътибарлы укучы күрә килгәндер, Тукайның «Дүртенче дәфтәр»е буенча тикшерү барышында цензор буларак та, Тукай шигырьләренең тәрҗемәчесе буларак та зур роль уйнаган Катанов шагыйрьгә тигән һөҗүмнәрне бик саклык белән генә азайтырга, йомшартырга тырыша. «Дүртенче дәфтәр»нең беренче басмасы (1907) турында агент «Персий»нең доносын искә төшерик. Ул вакытта донос буенча бер  чара да күрелми. (Ә бит 1907 елда да реакция котырына). Китап тыелмый һәм икенче басмасына юл ачык. Цензор Катанов икенче басмадан бары тик доноста күрсәтелгән «Китмибез!» һәм «Хөррият хакында» шигырьләрен генә төшереп калдыра. Әйтергә кирәк, бу юлы четерекле мәсьәлә аз гына «ташлама» белән хәл ителә. Ә 1911 елда шул ук җыентык буенча чын бер сугыш башлангач, Катанов жандармнар өчен китаптагы шигырьләрне тәрҗемә итү белән генә чикләнә. Ләкин Казан вакытлы матбугат комитеты (цензура) җитәкчелеге аңардан бәяләмә – «заключение» язуын да таләп итә. Һәм Катанов «заключение»не язарга мәҗбүр була. («Заключение» текстта курсив белән басылган). Бу «заключение»дә сүз җыентыкка арест салу турында гына бара. Соңыннан Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты җитәкчелеге «заключение»не киңәйтә» — жандармерия тәкъдимен — Тукайны суд җаваплылыгына тарту турында өстәмә яза.


Кызганыч, әлеге «заключение» Катанов өчен хәтәр роль уйный. Совет чорында һәр елны Тукай көннәрендә республиканың дәүләт архивында, төпләмәдән Катановның шул  «заключение»сен алып, архив коридорындагы стендка элеп куялар иде. Нигә элмәскә? Документ бер бит кәгазьдә генә, матур, ачык язулы, Н.Катанов дип имза куелган. Ә Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының башлыгы М.Пинегин язган документлар бик озын, стендка куярга җайсыз...


Архивка килүчеләр «заключение»не күчереп алалар, төрле гәзит-журналларда, китапларда чыгаралар. Катановны, цензор буларак, жандармнарга Тукайны эзәрлекләргә булышкан, дип гаеплиләр. Хәтта  дистә еллар үткәч тә, Катановның «заключение»сен онытмыйлар. Мәсәлән, аның турында менә нәрсә язалар: «Төрки телләрне, әдәбиятларын өйрәнү-тикшерү эшенә зур өлеш керткән галимнәрдән берсе. Шуның белән бергә, бу галим сәяси карашлары ягыннан монархияче, шовинист миссионерлар юлын алга сөрүче. Җирле халыклар мәгарифенә, алар арасында шытып килгән прогрессив башлангычларга теләктәшлек күрсәтми. Цензурада эшләгән чагында, гомумән дә, татар язучыларының прогрессив юнәлештә  язылган әсәрләренең басылуына төрле тоткарлыклар ясап килә. Гуманистик карашлы галимнәр тезмәсендә тормый» (Әдәби сүзлек. И.Рәми, Р.Даутов. Казан, 2001).


***


Тукайны төрмәгә утыртудан кем коткарып калуын ачыкларга тырышып карыйк. Татарстанның милли архивында «Казанская судебная палата (1900-1917)» дип исемләнгән документ җыелмасы бар26.  Казан суд палатасы 1887 елның 8 ноябрендә оештырыла. Казан, Вятка, Екатеринбург, Самара, Сембер, Уфа, Пермь губерналары округ судлары караган эшләр буенча аппеляция инстанциясе булып тора. Беренче инстанция сыйфатында иң куркыныч  дәүләт җинаятьләрен дә карый. Казан суд палатасы 1917 елның 24 ноябрендә Суд декреты белән ябыла. Казан суд палатасында кемнәр эшләгән соң? Санап китик: Суд палатасы департаменты рәисе Л.С.Дравет – 1908-1917. Әгъзалар һәм кандидатлар: Топорпогрицкий – 1908-1911, Ю.Л.Лейх Спринг – 1909-1911, Б.Д.Сперанский, Н.С.Покровский, В.А.Богородицкий – 1910-1917, Н.Н.Краузе – 1911-1917, А.В.Фон Бранке – 1910-1914, И.И.Киргицель – 1913, И.И.Зедерштедт – 1913-1914, А.И.Шафир – 1913-1916, С.С.Дроздовский, Н.Ф.Дмитриев, К.П.Вишневский, Васильев, Дружинин, Архипов һ.б. (Мин караган документларда ник бер татар фамилиясе очрасын! Ә югарыда исемнәре аталган әфәнделәрнең Тукай шигырьләрен белүләре шикле).


Шунысы кызык, бу коллегиядә өлкән кандидат сыйфатында Василий Алексеевич Богородицкий (1857-1941) да хезмәт итә. Казан университетында ул тел, фонетика өлкәсендә эшли. Күп кенә хезмәтләре арасында аның «Введение в татарское языко­знание в сравнении с другими тюркскими языками» (1934) дигән китабы да бар. Бу хезмәт югары уку йортларының филология факультетларында бүген дә өйрәнелә.


Ә иң кызыгы, Богородицкий Казан университетында, Россиядә беренче булып, эксперименталь-фонетик лаборатория төзегән. Катанов та шунда эшләгән. Безнең Тукай да шунда йөргән! Бу турыда Башкортстанның халык артисты композитор Л.Эйхенвальд яза: «1911 елларда Н.Ф.Катанов белән бергә университетның эксперименталь-фонетика кабинетында эшләгәндә  Тукай белән еш кына очраша идек»27. Беренче очрашуда ук Тукайны композиторның «халык җырларын гармонизацияләү» буенча эшләве кызыксындырган. Катанов та, Богородицкий да Тукай белән менә кайда очрашкан булырга мөмкин.


Шунысына игътибар итик, Катанов Казан суд палатасында эксперт комиссиясе әгъзасы да булып торган. Укымышлы, киң эрудицияле профессорның коллегиядә абруе зур булган, әлбәттә. Андагылар өчен, бигрәк тә татар китаплары турында булган эшләрдә, төп эксперт булган, аның сүзләренә колак салганнар, аңа ышанганнар. Тукайга кагылышлы эшләрне исә ул яхшырак  белгәнгә, бу мәсьәләдә аның фикеренә таянганнар. (Шунысын да искәртик, 1909, 1910 елларда гына да Тукайның 15 китабы басылып чыккан. Аларның барысының да диярлек цензоры Катанов. Бары тик 1909 елда (12 ноябрь) басылган «Исемдә калганнар»ның гына цензоры Н.Ашмарин була.) Катанов Суд палатасы әгъзаларын Тукайның талантлы шагыйрь булуына, аның шигырьләрендә хөкүмәткә каршы һичнәрсә булмавына, аның бары тик үз халкының тугрылыклы  улы булуына ышандыра алган. Ахыр чиктә, аның җитди авыруын да әйтеп, Суд палатасының Тукай өстенә төшкән гаепләрне расламавына ирешкән. Тукайны яклаганда Катановка Богородицкий да теләктәшлек күрсәткән булырга мөмкин.


Шулай итеп, Тукайны охранка җәзасыннан, төрмәгә утыртылудан профессор Н.Ф.Катанов коткарып калган, дияргә тулы нигезебез бар. Янында талантын бәяли белүче цензор Катанов тормаса, Тукайның язмышы ни белән бетәр иде, билгесез.




_________________________________________


1 ТРМА. 420 ф., 1 тасв.


2 Шунда ук. 199 ф., 1 тасв., 3458 эш, 43 б.


3 Шунда ук. 199 ф., 1 тасв., 3458 эш.


4 Шунда ук. 199 ф., 1 тасв., 2086 эш, 189-191 б.б.


5 ТРМА. 199 ф., 1 тасв., 2086 эш, 192 б.


6 Шунда ук. 199 ф., 2086 эш. 19 б.


7 Шунда ук. 2 тасв., 1237 эш. 29 б.


8 Шунда ук. 12 б.


9 ТРМА. 199 ф., 2 тасв., 1237 эш, 16 б.


10 Шунда ук. 17 б.


11 Шунда ук. 18 б.


12 ТРМА. 199 ф., 2 тасв., 19 б.


13 Шунда ук. 20 б.


14 Шунда ук. 420 ф., 1 тасв., 179 эш, 15-16 б.б.


15 Шунда ук. 179 эш, 143 б.


16 ТРМА. 420 ф., 1 тасв., 179 эш, 171 б.


17 Шунда ук. 199 ф., 2 тасв., 1237 эш, 22 б.


18 ТРМА. 420 ф., 1 тасв., 179 эш, 172 б.


19 Шунда ук. 1237 эш, 30 б.


20 ОСОДА. 51 ф., 1 тасв., 44 эш, 59 б.


21 ТРМА. 199 ф., 1 тасв., 24257 эш, 204 б.


22 Шунда ук.


23 Шунда ук. 31—32 б.б.


24 ТРМА. 199 ф., 1 тасв., 2248 эш, 32 б.


25 «Казан утлары» . 1966, № 7, 129 б.


26 ТРМА. 51 ф., 7 тасв.


27 «Красная Башкирия». 1946, 27 апрель


Теги: Лена Гайнанова Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру