Тукай Әстерханда
Габдулла Тукай 1911 елда дусларына язган хатларда Әстерханга барырга, кыргыз кымызыннан авыз итәргә, дәваланырга ният итүе, форсат туса, Истанбулны да күрергә теләве турында бәян кыла.
Ниһаять, апрель азагында ул «Cамолет» ширкәтенең «Тургенев» пароходына утырып, сәфәргә кузгала. «Урыным 3 нче класста иде. Парахуд эчендә кеше күп булса да, миңа ярарлык, сөйләшеп утырырлык берәү дә күренми иде. Эчем пошкач, «приличия»-фәлән рамкасына кысылмаган, прастуй 4 нче класс халкы арасына чыга идем. Вакыйган, анда чыгу бушка китмичә, бер хили заман карап торырлык күренешләр булгалый иде», – дип яза ул бу турыда.
Суны тәгәрмәче белән сосып, пароход Идел буйлап аска төшә. Сембер, Самара, Сарытау артта кала. Озын-озын гудоклар биреп, «Тургенев» Сарычин белән саубуллаша. Һәм ары бара, ары бара...
Озакламый ап-ак Әстерхан кирмәне күренә. Ярлар тулы сарайлар, келәтләр, балык үрчетү бүлемнәре... Пароход, көчле тавыш биреп, шәһәрне сәламли. Пристаньга җитүгә, тәгәрмәч, кире якка әйләнергә тотынып, тизлеген киметә. «Тургенев», шыгырдап, дебаркадерга терәлә. Трап сузыла, гавам агымына буйсынып, Тукай ярга төшә. Аны каршы алучы күренми. Шагыйрьнең монда киләсен белмиләр дә – тыйнакланып, ул һичкемгә телеграмма сукмаган була.
1911 елның 29 апрелендә «Идел» газетасы «күренекле шагыйремез Габдулла әфәнде Тукаевның» Әстерханга аяк басуы турында хәбәр бирә.
Бер атнадан Тукай Казанга хат юллый: «Мин <...> Әстерханда. <...> Тагын бер ай кадәре торырга карар бирдем. Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса, мәкалә вә шигырьләр дә җибәрсәм кирәк. Әле хәзер кунакка йөрүдән бушаганым юк. <...> Кымыз эчәм. Ит ашыйм, һава яхшы. Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым. Квартирым да ничава. Сәгыйть белән бергә торабыз».
Сәгыйть Рәмиев ул чакта «Идел» газетасында сәркатип вазыйфасын башкара. Редакция исә Әстерханның татарлар иң күп яшәгән Тияк бистәсендә, ике катлы агач йортның аскы катында урнашкан була.
Бу елларда Әстерхан шәһәре татар дөньясы мәркәзләреннән берсе санала. Җирле хәйрия җәмгыятьләре мәктәп-мәдрәсәләргә бихисап ярдәм күрсәтә, бистәләрдәге һәм якын-тирә авыллардагы укытучыларга хезмәт хакы түләп тора, гомумән, һәрьяклап татар җәмәгатьчелегенең милли-мәдәни тормышын кайгырта. Бу тормышны җанландырып җибәрергә теләүчеләр арасында, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев һәм актер Зәйни Солтановтан кала, бик күп газета-матбага әһелләре, мөгаллимнәр, дин эшлеклеләре һәм эшмәкәрләр була.
Өч атнадан соң Тукай Рәмиевтән Калмык Базары авылында укытучылык иткән Шәһит Гайфигә күченә, «хуҗа» белән бергә мәктәпнең бер бүлмәсенә урнашып, шунда яши башлый, ял итә. Укыйсы килсә – укый, йоклыйсы килсә – йоклый. Болардан туйган арада шәһәргә чыга, Әстерханның көмешләнгән тупыллары күләгәсендә хәл җыя, пароходларның, баржаларның, каекларның тыныч сәфәрен күзәтә...
Шат күңелле, җор телле «хуҗа» кешене Тукай тиз арада үз итеп өлгерә. Өстәвенә, Гайфи сәхнәдә дә уйный икән, фоторәсем төшерү белән мавыга, карикатураларны оста итеп ясый белә. Әстерханның күренекле фотографы һәм популяр открыткалар авторы Иван Бочкарев белән дуслыгы гына да ни тора!
Әле Тукай килгәнче үк, Шәһит Гайфи татар әдәбиятына, театрына һәм аларны пропагандалауга багышланган открыткалар сериясен булдырырга уйлый. Сюжетлар эзли, грим сылый. Иван Бочкарев исә аны фотосурәткә күчерә. Әдәби каһарманнар сурәтләнгән бу рәсемнәрне Иван Митрофанович Берлин нәшриятларының берсенә җибәрә, алар анда төсле яисә аклы-каралы итеп бастырыла.
Шагыйрь Әстерханга килүгә үк, Гайфи Тукайның берәр шигыре эчтәлеген ачуга багышланган открытка чыгару хәстәренә керешә. «Бер шәехнең мөнәҗәте» дигән шигырьне сайлыйлар. Сатирик әсәр герое «к» хәрефенә башланган биш әйбергә мөкиббән, имеш. Болар: казылык, кузый (бәрән), каз, кымыз һәм кыз. Шәех бөтен дин әһелләре исеменнән, шул биш рәхәттән мәхрүм итмәвен сорап, Ходай Тәгаләгә ялвара, дога кыла.
Ак сакал ябыштырып, Шәһит үзе шәех булып киенә. «Кыз» булып бизәнгән яшь хатыны (төрекмән кызы Нурбибә) келәмгә, кулларын күккә сузып дога укый торган ире янына утыра. Алларында – казылык, кымыз, кыздырылган каз һәм кузый ите. Боларын исә Туликов исемле бай табып бирә.
Гайфиләрдә ун көн ял иткәннән соң, Тукай Рәмиев янына кайта, алдынгы карашлы яшьләр мохитенә эләгә. Аңа каланың тарихи урыннарын күрсәтеп йөриләр. Тукай хөрмәтенә җиләк-җимеш бакчаларында, балыкчылар ыстанында мәҗлесләр корыла. Шагыйрь театр труппасы тамашасын карый, әдәби-музыкаль һәм бию кичәләрендә катнаша.
Ләкин рәхәт көннәр тиз уза, китәр вакыт җитә. Хушлашыр алдыннан, дусларның фотосурәткә төшәселәре килә. Тукай рәсемгә төшәргә яратмый. Алай да... Күрәсең, аны Шәһит Гайфи үгетли алгандыр. Менә алар бутафор көймәдә утыралар: Шәһит Гайфи – ишкәкче, уртада – Сәгыйть Рәмиев, сулда – Габдулла Тукай. Икенче фотосурәттә – юан Солтанов белән мәһабәт Рәмиев, алар арасына кысылып утырганы – Тукай. Ул әтисенең фуражкасын кигән малай сыман гына.
Тукай Әстерханнан июнь аенда, каладан да, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә омтылган шәһәр халкыннан да бик риза-бәхил булып кайтып китә. Кунакта рәхәт, әмма өйдә аннан да рәхәтрәк, диләр. Озак кунак булу да туйдыра. Шагыйрь Казанын, Печән базары каршындагы «Болгар» кунакханәсенең нәни бүлмәсен сагынып кайта. Ирекле тормыш, саф һава, дала кымызы шагыйрьгә көч-куәт, күңел күтәренкелеге, иҗат рухы өсти...
Истанбул исә аның мәңге чынга ашмас хыялы булып калачак.
Ләкин ел ярым калган гомерендә ул Уфа белән Санкт-Петербургны күрергә өлгерәчәк әле...
Абдулла Дубин, хаҗи, филокартист һәм төбәкне өйрәнүче
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА