Тукаев сүзләре
Тел галиме һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәф, Габдулла Тукай әсәрләрен барлап, хатларында һәм сөйләмендә кулланылган һәр сүзенә игътибар итеп, әдипнең афоризмнарга тиң гыйбарәләрен туплый һәм 1913 елда «Җәмигыль кямил (афоризмнары), халык мәкальләре урынында йөртерлек вә йөртелә торган сүзләре» исем асты белән аерым җыентык бастырып чыгара. Әлеге китапның 1913-1920 нче еллар аралыгында дүрт тапкыр басылып чыгуы мәгълүм.
Китапта Тукай афоризмнары 13 тематик («Аллага ышану», «Мәхәббәт», «Балалар вә балалык вакыты», «Үзеңә ышану», «Эшкә өндәү», «Өмид, өзелгән өмид», «Кайгы-хәсрәт», «Үз-үзенә», «Милләт, миллият вә туган йир», «Халык тел вә әдәбияты», «Тәнкыйдьчеләргә», «Алтын вә байлык», «Киңәш-нәсыйхәт») һәм 1 өстәмә төркемгә бүлеп урнаштырылган, әмма аларның кайсы әсәрләрдән алынуы күрсәтелмәгән.
Игътибарыгызга «Тукаев сүзләре»нең 1913 елгы басмасыннан «Мәхәббәт» бүлеген тәкъдим итәбез.
Наширләрдән:
Хәзердә руслар арасында Пушкин, Лермонтов, Грибоедов вә башка мәшһүр әдипләрнең бәгъзе сүзләре ничек мәкальләр урынына йөртелсә, киләчәктә Тукаевның да күп шигырьләре татарлар арасында шулай ук бабалар мәкале берлә беррәттән йөртеләчәкләрдер. Инде хәзердә дә сүз арасында мохатәбенә (тыңлаучысына) сүзене ачыграк аңлатасы, йә аны берәр нәрсәгә мөсәлләм итәргә (ышандырырга) теләгән кешеләр агызыннан дәлил урынына Тукаев шигырьләренең кисәкләре шактый ишетелгәлиләр, газета вә журналларда мәкалә язучыларыбыз да Тукаев сүзләрене үзләренә ярдәмгә еш-еш чакыргалыйлар.
Файдаланырга теләгән кешеләргә эшне җиңеләйтер өчен, без Тукаевның шигырь вә нәсер берлә язган әсәрләреннән шундый вакытларда файдаланырга ансат булган 2-3 юлда тулы-түгәрәк бер мәгънә, бер фикер эченә алган җөмләләрне җыеп бастырабыз.
Бу җөмләләргә карап, Тукаевның тирән фикерләрне, киң мәгънәләрне шулкадәр аз сүз берлә вә шундый матур итеп әйтә алуына гаҗәп итмәслек түгелдер. Без укучыларның бу тәгаҗҗебне (гаҗәпләнүне) безнең берлә бүлешәчәкләренә ышанабыз.
Билгеле, Тукаевның һәрбер сәтырында (юлында), һәрбер сүзендә уйлап укыганда әллә никадәр нечкә вә гали мәгънәләр табарга мөмкин. Бу әсәрдә исә Тукаевның бәгъзе бакчаларындан гына сачәкләр җыелганга, бу букетка карап кына Тукаевның бөтен әсәрләре тугрысында ачык вә тугры бер карарга килергә мөмкин түгелдер.
«Мәгариф» көтепханәсе
Алмаз алдагы текстларны башка фонда бир, һәр шигырь алдына, сул якка орнамент куй әле
***
Йир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигьре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
***
Файдасыз бер ит кисәгендән гыйбарәтдер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
***
Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;
Сизмиләр – чыкмый төтен тышка – мәхәббәт янганын!
***
Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,
Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли[1] нурына.
***
Мәхәббәтем – һаман иске мәхәббәт ич,
Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына.
***
Үлде рух яшьрен мәхәббәтдән, – хафа юк үлсә дә, –
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!
***
Сөйгәнеңне мин кочам, дип, дошманым көлгән була;
Белми: җанаш кайгысы һәр кич кочагымда куна.
***
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, көенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» – диеп көенергә.
***
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!
***
И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң!
Бер минутда ташлар идем бу томанлы моңларый, –
Син мине мескин кыйлып моңландыручы булмасаң!
***
Гомерлеккә башың әйләндерер ул;
Ирексез әйләр ул, бәйләндерер ул!
***
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шадлана бит – чын җүләр түгел диген!
***
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы!
***
Барча әхрары[2] мәхәббәт миндән уңда, зан итәм[3], –
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! – мин аларның таңчысы!
***
Мин сөям, хәтта ки гакълымдан шашам –
Сөйгәнемдән шүрәле төсле качам.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш.
***
Көлсә, көлсен, шул кирәк шул, анда синең ни эшең?
Әйдә, көлсен ул матур, дөньяга күрсәтсен тешен.
Теш нурын чәчсен дә дөньяны җибәрсен балкытып;
Җире, күге яктырып китсен әле бер ялт итеп!
***
Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә[4] дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса!
***
Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса!
***
Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер;
Без ераклашдык, ишет: син – син хәзер, мин – мин хәзер!
***
Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел;
Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел!
***
Кувәи шигъриями – җанымны бирдем мин сиңа,
Әйтче, и салкын матур! Каршы ни бирдең син миңа?
***
Хуш, җаным! Сөймим хәзер, сине вә синдән башканы;
Син сөя бир алда тагын берне – миндән башканы!
***
Барча кызлар алдый, дим, һичберсе юк ки алдамас;
Кайсы кызлар алдамас соң, син фәрештәм алдагач!
***
Кич мине, мин башны бөкмим, мин үземчә зур хәзер,
Син дә бер мәгърурә булсаң, мин дә бер мәгърур хәзер!
***
Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше.
***
Күңеле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс,
Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «аһ!» димәс!
Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Фәния Фәйзуллина һәм Эльмера Галимҗанова әзерләде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА