Журнал «Безнең мирас»

Мос­тафа Ногман

НОГМАН Мос­тафа (Мостафа Ног­ман улы Ногманов; 1912-1976), шагыйрь, тел галиме, педагог. Күпсанлы шигырьләр, популяр җырлар, поэмалар авторы. Әдәби мирасында бөек әдипкә багышланган әсәрләрдән иң билгелесе – «Апрель таңы» – Тукайны шагыйрьлек баскычының иң югары биеклегенә күтәрә. Ул аның иҗатыннан «Азмы какканны вә сукканны / Күтәрдең, син – ятим / Җырладың шуңа халкыңның / Моң тулы хиссиятен» һәм киң даирәләргә мәгълүм булган кайбер башка цитаталарны трансформацияләү юлы белән иҗат ителгән. М.Ногман текстыннан Тукай әсәрләренең мелодиясе, ритмы, шигъри үлчәме, иң мөһиме – лексик катламы һәркемгә ачык тоемлана. Автор, Тукай белән диалог коргандай, риторик рәвештә куйган сорауларына җавап биргәндәй яза. М.Ногман, Тукайның «Өзелгән өмид»енә каршы зур горурлык белән һәм бер үк вакытта юаткандай, күңелен үсендергәндәй: «Тынмый сазың, моңлы сазың, / Кем тыя алсын аны?! / Син яшәрсең, мең яшәрсең, / Син – шагыйрьләр солтаны!» – дип белдерә. Шагыйрьнең Тукайга мөнәсәбәтле икенче атаклы ядкаре – «Иделләр буйлап» циклына кергән «Тукай пароходында» шигыре («Таң йолдызы»). Анда борынгыда булган хәл – Тукайның Уфага баруы һәм яр буена аны каршыларга М.Гафуриның килүе җанландырыла. М. Ногманның бу әсәрне иҗат итүенә, әлеге вакыйгадан соң озак еллар узгач, лирик геройның нәкъ менә «Тукай» пароходында Агыйделгә агып керергә, Тукай узган юлны үз күзе белән күрергә теләве, ә юлчыларны портта «Гафури» пароходының каршы алуы сәбәп булып тора. Циклның «Күптән-күптән…» шигырендә исә Г.Тукайның Кырлайдагы кечкенә вакыты, шигырьләрендә чагылыш тапкан кайбер мизгелләр, шул исәптән, балаларның яңгыр явып узганнан соңгы уеннары тасвирлана. Габдулла иптәш малайлары белән чабыша, гөрләвектә көймә агыза. Автор кечкенә Апуш агызган көймәчек детален аның исемен йөрткән зәңгәр пароход образына китереп тоташтыра («Акчарлаклар оча Иделдә» китабына «Зәңгәр пароход» исеме белән кергән). М.Ногман сугыш вакытында язган «Илһам чишмәсе»нә эпиграф сыйфатында Г.Тукайның «Мәхәббәт» әсәренең тәүге юлларын куя, әмма аның илһам чыганагы хакындагы фикерен заман шартларына, сугыш вакыйгаларына бәйле үзгәртә – чын шагыйрь өчен солдат булу, дошманны җиңү, юк итүнең дә иҗатка теләк тудыра алуын күрсәтә. Бу текстта Г.Тукай һәм Такташ иҗатына хас стиль, алар иҗатында яңгыраган кайбер фикерләр бергә үрелгән кебек.


Әсәр.: Ногман М. Давыллы еллар лирикасы. К., 1944. Б.15-18; аныкылар. Таң йолдызы. К., 1959. Б.5-10, 16; Акчарлаклар оча Иделдә. К., 1982. Б.29, 72.
Әдәб.: Мәҗитов З. Җырлап яшәүче шагыйрь// Мостафа Ногман. Иртәнге җырлар: җырлар, шигырьләр, поэмалар. К., 1973. Б.3-6.


Р. Харрасова
Сәхифәне филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев алып бара.

Теги: Рифә Рахман Яңалыклар Тукай энциклопедиясе

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру