Туйдым икейөзлелектән,Алдаудан, куштанлыктан,Ачыктан-ачык яисәАстыртын дошманлыктан,Качып котылмакчы булып,Китәм мин бу дөньядан.Анда — сафлык һәм ихласлык,Анда — ялган тулмаган.Ышанмасам да мин андаТ...
Туйдым икейөзлелектән,
Алдаудан, куштанлыктан,
Ачыктан-ачык яисә
Астыртын дошманлыктан,
Качып котылмакчы булып,
Китәм мин бу дөньядан.
Анда — сафлык һәм ихласлык,
Анда — ялган тулмаган.
Ышанмасам да мин анда
Торып калачагыма,
Хыялда гына булса да,
Китәм балачагыма.
Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән.
Һич кенә качып котылып
Булмый ул үз-үзеңнән.
Мин анда кайттым бугай дип
Уйларга гына кала.
Бала булып, артист сыман,
Уйнарга гына кала.
Җаннар, аңнар тупаслана,—
Шәфкатьсез тормышыбыз.
И нәниләр, балалыктан
Китмәскә тырышыгыз...
Алдаудан, куштанлыктан,
Ачыктан-ачык яисә
Астыртын дошманлыктан,
Качып котылмакчы булып,
Китәм мин бу дөньядан.
Анда — сафлык һәм ихласлык,
Анда — ялган тулмаган.
Ышанмасам да мин анда
Торып калачагыма,
Хыялда гына булса да,
Китәм балачагыма.
Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән.
Һич кенә качып котылып
Булмый ул үз-үзеңнән.
Мин анда кайттым бугай дип
Уйларга гына кала.
Бала булып, артист сыман,
Уйнарга гына кала.
Җаннар, аңнар тупаслана,—
Шәфкатьсез тормышыбыз.
И нәниләр, балалыктан
Китмәскә тырышыгыз...
Илдар Юзеев
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала