Журнал «Безнең мирас»

Туган як һәм әдип кадере

Ул елларда безнең яклардагы сабан туе Шыя елгасы буендагы мәйданда ике авылга бер – уртак була торган иде. «Безнең яклар» – дигәнем – Мамадыш районының Тулбай һәм Дусай авыллары.


Мин Аны – Шәйхи Маннурны – тәүге һәм соңгы тапкыр әнә шул сабан туенда күрдем. Әниемнең: «Язучы абыең әнә шул була инде, улым», – дигәне хәтердә.


Минем – җиде яшьлек малайның – язучы дигән затны әле гомеремдә беренче мәртәбә генә күрүем иде. Шәйхи Маннур чак кына алга табанрак бөкрәя төшкән бик тә олпат гәүдәле, чал чәчле бабай булып күз алдында калган һәм бу бабайдан ниндидер үзенә күрә бер илаһи, шул ук вакытта бик тә садә нур сирпелә сыман иде. Ул чагында әле мин язучы дигән затны бер дә ашамый-эчми торган, безнең күк гади җир кешеләреннән бөтенләй дә үзгә булган изге җан иясе итеп күз алдына китерә идем.


Янә берничә елдан соң мин Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» дип аталган китабын укып чыктым һәм... шаккаттым. Теге чакта үз күзем белән күргән язучы бабай, бактың исә, нәкъ безнеңчә гап-гади авыл телендә яза вә сөйләшә икән ләбаса! Мин дигән малай, олан, түтәй, әтәй-әнәй, Олы җиңги, Галиәттәй, Мәгъмүрәттәй... Менә сиңа вәйт – безнең Дусай, күрше Тулбай, Шәмәк, Тәкәнеш авыллары турында да язылган икән бит әле монда!


Әлеге китапны укып чыкканнан соң, язучы дигән бу илаһи җан иясе минем өчен үтә якын, үтә үз, хәтта әйтер идем ки – үземнең бабаемдай тоела башлады. Менә бит ул нишләтә – гап-гади, әмма хис белән акыл бергә үрелеп барган саллы сүз вә җөмләләрнең куәте-кодрәте!


Мәктәбебездә исә безне Шәйхи Маннурның эре хәрефләр белән язып куелган дүртьюллык шигыре каршы ала иде:


Татарчаны да яхшы бел!
Русчаны да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел!


Бәлки әле шул шигырен язган чагында ук әдип татар телен рус теле белән бер дәрәҗәгә күтәрү өчен киләчәктә хәл кадәри гамәли адымнар ясарга тырышачагыбызны чамалагандыр, шуңа өметләнгәндер дә. Һәрхәлдә, илдәге татар баласы укыган барча мәктәпнең иң түренә язып эләрдәй зирәк, фәһемле сүзләр бу.


...Инде янә берничә елдан соң безнең Олыяз-Тәкәнеш төбәгенә ел саен унбишенче гыйнварда төркем-төркем язучылар кайта башлады. Туган авылы Тулбай зиратында җирләнгән каләмдәшләре Шәйхи Маннурның кабере янында аның рухын яд кылырга кайталар иде алар. Инде өч дистә елдан артык биредә әнә шулай 15 гыйнварда олуг әдибебезнең туган көне тантаналы рәвештә билгеләп үтелә, үзе васыять иткәнчә, яшь язучыларга, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән якташларына аның премиясе тапшырыла. Бу чара тора-бара үзенә күрә бер изге вә күркәм йолага әверелде.


***


Шәйхи Маннур – әдәби хезмәтләре өчен 1939 елда ук Хезмәт Кызыл Байрагы орденына – ул чагында илнең иң олы бүләгенә – лаек булган беренче татар шагыйре. Атаклы «Гайҗан бабай» поэмасы, йөзләгән шигырьләре, лирик повестьлары, «Муса» романы белән халкыбыз күңелен яулаган әдип ул. Сүз уңаеннан, «Муса» романының бер өлешен ул, туган авылы Тулбайга кайтып, шунда берничә ай дәвамында яза.


Шәйхи Маннур – бар гомерен иҗатка, әдәбиятка багышлаган шә­хес. Һич тә гаҗәп түгел: туры һәм төртмә сүзле, уйлаганын ярып әйтә торган, татар әдәбиятының намусы, дип йөртелгән бик тә принципиаль бу әдипне байтак кына яшь каләмдәшләре әле бүген дә үзләренә үрнәк вә остаз итеп саныйлар. Ни гаҗәп, әмма хак: шигърият сафлыгы сагында торган әдипнең сугыштан кайткач та язган менә бу юллары һәр заман өчен дә искермичә яңгырый:


Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар,
Лилипутлар килә шигырьгә!


***
Шәйхи Маннур – вафат булгач та җәсәден туган авылы зиратына кү­мәргә, каләм хакыннан җыелган бар акчасын яшь язучыларга премия итеп бирергә васыять калдырган, әле исән чагында ук үз акчасына туган авылында китапханә төзеткән беренче татар әдибе. Мөгаен, әнә шул рәвешле ул туган төбәгенә башкалабызның игътибарын юнәлтергә тырышкандыр. Шөкер, зирәк әдип морадына ирешкән дә! Ә бит, уйлап баксаң, Казан – гаять зур эш-гамәлләргә сә­ләт­ле, кодрәтле урын. Мамадыш тө­бәгендәге соңгы өч дистә елдагы уңай үзгәрешләрдә, алгарышта бәрәкәтле якташым Шәйхи Маннурның да өлеше бар, дип исәплим мин. Әйткәнемчә, инде утыз биш ел дәвамында татар язучылары, өлкән каләмдәшләренең истәлеген олылап, аның туган ягына кайтып торалар һәм шул дәвердә Мамадыш төбәге, аеруча Олыяз-Тәкәнеш яклары, күзгә күренеп үзгәрде. Биредәге һәр авылга төзек, шәп юллар илтә, газ-су кергән, һәр авылда кибет, мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, мәдәният йорты, мәчет балкып утыра. Иң мөһиме – Шәйхи Маннурның олпатлыгын гына түгел, ә бәлки аны хөрмәтләп кайткан язучыларны да таный-олылый белә торган җитәкчеләр эшли бу төбәктә. Әдип үзе тәрбияләгән җитәкчеләр! Шәйхи Ман­нурның Тулбае да кергән «Чулпан» колхозы белән байтак еллар Га­лимҗан ага Җиһаншин җитәкчелек ит­те. Язучыларны олылый белү гадәте дә, минемчә, аннан башланды. «Аллага шө­кер», – диик, хәзер бу гадәт чын ­мә­гъ­­­­­нәсендә асыл бер йолага әверелде. Иң мөһименнән дә мөһиме – милли гамьле, әдәбият-сәнгатькә мөкиббән, рухи яктан да сау-сәламәт халык яши биредә.


Янә шунысы куанычлы: заманында Мамадыш районын җитәкләгән, язучыларның җәмгыятьтәге урынын, сүз җегәрен таныган-хөрмәтләгән Фатыйх Сибагатуллин, Экзам Гобәй­дуллиннар – бүген республикабыз күләмендә абруй казанган шәхесләр. Районның хәзерге хакиме Анатолий Иванов та алар чорында башланган күркәм гамәлләрне уңышлы дәвам иттерә.


Шәйхи Маннур Мамадыш районында туып-үскән яшь каләмдәшләренә дә һәрдаим игътибар юнәлтеп, хәерхаһлы булып, ярдәм итеп яшәде. Район гәзите каршындагы «Агымсу» әдәби иҗат берләшмәсен дә әүвәл ул оештырып җибәрә. Казаннан тәҗрибәле-олпат әдипләрне алып кайтып, алар белән бергә әдәби иҗатка тартылучы яшьләргә киңәш-табыш иткән кеше ул.
Һәр ел саен унбишенче гыйнварда Мамадыш каласының кыл үзәгендәге Шәйхи Маннурның мәһабәт бюст-һәй­кәле янында шигырь бәйрәме үткәрелә. Бу һәйкәлнең дә үз тарихы бар. Аның авторы – бөек сынчы-рәссамыбыз Бакый Урманче үзе. Казан компрессорлар заводында бик тә затлы чуеннан коелган мондый һәйкәл – Татарстанда бердәнбер. Беркайчан да тутыкмый, уалмый торган мәңгелек бу һәйкәлне заводның ул чагындагы директоры, милләтпәрвәр шәхес Әхмәт ага Галиев җитәкчелегендә бик тә үзенчәлекле алым-технологиягә нигезләнеп койганнар.


***
«Ник янасың?» – диләр дуслар миңа,
Яши алмыйм шул мин янмыйча.
Кешеләрнең күңел почмагына
Энҗедәй дә якты салмыйча», – дип язган Шәйхи Маннур моннан нәкъ алт­мыш ел элек.


Гомере буе татар әдәбиятына, халкына хезмәт иткән әдип әлеге шигьри шигаренә һәрдаим тугры кала. Милләтең, Ватаның, туган төбәгең сине онытмый, кадереңне вә кабереңне белә, яд итә икән, димәк, гомерең дә әрәмгә үтмәгән.


Теги: Марат Закир Яңалыклар Музейларыбыз

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру