Туфан галәме
Рөстәм Миңнеханов:
«Күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин – эш-гамәлләре белән халык хәтерендә истә калырга лаек булган көчле шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде...
...Олуг язучының исеме, аның зирәк сүзе безне бүген дә озатып бара. Бу һәрвакыт шулай булыр, дип ышанам».
Минтимер Шәймиев:
«Мин иң элек аны халкыбызның иң булган, иң лаеклы улларының берсе, дип саныйм. Уйлавымча, аны Ходай бу дөньяга татар халкының яклаучысы, аның телен, моңын, җанын саклаучы итеп яраткан. Халык күңеленең гел чыңлап торган сизгер бер кылы, дип әйтер идем хәтта. Аңа Туфан исеме дә очраклы бирелмәгән, дигән фикер белән килешәм. Зур шәхес. Көчле шәхес».
Илдар ЮЗЕЕВ
КОТЛАУ
Халкыбызның яшәү дәртен
Син расларга туган күк,
Әдәбиятыбызның көче –
Хәтта ике Туфанлык!
Үзең иҗат иткән Тукай
Тәбрикләп кочар иде,
«Моңлы бер җыр»ыңнан Муса
Кулыңны кысар иде.
Театрыбызның атасы
Г.Камал бүген сөеп,
Сиңа сокланып карый күк:
«Афәрин, балам!» – диеп.
Туфаның – бөек адашың
Котларга кайтыр кебек,
«Минем исемне акладың,
Рәхмәт!» – дип әйтер кебек.
Бер Тукайлы, бер Такташлы
Һәм дә ике Туфанлы
Бик бәхетле әдәбият
Котлый бүген Туфанны!
Театрның гына түгел,
Син – халыкның баласы,
Барыр юлларың бик ерак –
Яңа үрләр аласы!
Күз тимәсен, рухы көчле,
Җәлилләрчә – Туфан нык,
Син сәнгатьнең яшәү көчен
Раслау өчен туган күк,
Гомер юрый сиңа халкың,
Ике, өч, дүрт Туфанлык!
25 август, 1985 ел
БАТУЛЛА
Абруйлы урын
Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»дән башка бер генә җөмлә язмаган булса да татар әдәбияты, татар театрының тарихында иң абруйлы урыннарның берсен яулаган булыр иде.
1995
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ
БӘҺАСЕЗ ЗАТ
Әйтәләр бит: кояшта да
Гыйбрәтле таплар була.
Халыкта да мәңге калыр
Бәһасез затлар була.
Андыйлар бездә дә бар ул,
Тарихта кала торган:
Әлдермештән – Әлмәндәр карт,
Мәрәтхуҗадан – Туфан.
Кайсы кайсын тудырган соң? –
Бу кечкенә мәсьәлә!
Алар яши,
Ә калганын
Белү безгә нәрсәгә?!
Кайсы кайсына охшаган? –
Бәхәс кузгату – юкка:
Берсе – Миңнуллинга тарткан,
Берсе – Биктимеровка.
Меңләп татар баласыннан
Актарып табып алып,
Зирәклек, тапкырлык дигән
Мәгънәви орлык салып,
Аларны безнең күңелгә
Алган да чөйгән халык.
Гыйбрәтләр ала торган шул,
Таңнарга кала торган:
Әлдермештән – Әлмәндәр карт,
Мәрәтхуҗадан – Туфан.
1995
Марсель ГАЛИЕВ
ГАЛӘМИ ӨЛЕШ
Аның һәрбер әсәре – үзе бер шигърият. Ул – цензура балтасының хәтәр чорында да хикмәтле фикерләр әйтә алган кыю әдип. Театрны үстерүгә Туфан галәми өлеш кертте. Ничә дистә еллар буена ул халкыбызны елатты да, уйлатты да, юатты да, уятты да.
2000
Разил ВӘЛИЕВ
МИҢНУЛЛИН ТЕАТРЫ
«Татар бетә», – дип кемнәрдер
Астыртын хәйлә корды.
Халкыбызны саклап калды
Академ театры.
Телсезләргә тел бирде ул,
Уйсызларны уйлаттырды:
Т.Миңнуллин яза торды,
Сәлимҗан куя торды.
Йоклаганны уяттырды,
Көлдерде, уйнаттырды
Г.Камал исемендәге
Миңнуллин театры.
1995
Мәгъсум ХУҖИН
ИХЛАСЛЫК
Туфан Миңнуллинның ихласлыгы башка яхшы якларыннан – эшчәнлектән, дуслыкта тугрылыктан, тәвәккәллектән һәм башкалардан – калкурак булып күренә миңа. Әйе, язганында да, бүтән гамәлендә дә ихлас ул. Укучылар һәм тамашачылар аның әсәрләрен тормышны эчкерсез чагылдырулары өчен ихластан кабул итә. Язган һәр сүзендә риясыз Туфан.
1995
Роберт МИҢНУЛЛИН
ТУФАНГА КИЛЕШӘ УЛ!..
Бу нәрсә бу? Туфан таша,
Татарны Туфан баса:
Театр гына ярар иде,
Парламент туфанлаша.
Парламент дигән театр...
Ул анда йөзә генә.
Өзә генә – түрәләрнең
Ну үтә үзәгенә.
Юк аңа закон-канун да,
Юк аңа регламент та.
Шекспир трагедияләрен
Уйный ул парламентта.
Сессияләрдә дә Туфан
Еш кына кызыштыра,
Әзер сценарийларны
Еш кына бозыштыра.
Министрлар уянсынга,
Түрәләр оялсынга,
Таяк тыга парламентның
Кырмыска оясына.
Туфан кирәк дөньяларны
Болгатып торыр өчен,
Маңкортларның кайчагында
Колагын борыр өчен.
Без чыксак кына, рәис
Шунда ук бармак яный.
Ә Туфанга килешә ул,
Аңа ничек тә ярый.
Нишлисең бит, ул шундыйрак,
Ул шундыйрак гадәтле.
Парламентта арыслан ул,
Парламентта – гайрәтле...
Әйе шул, усал гына ул,
Югыйсә, тешле генә...
Тик театрда утыра
Ул песи төсле генә.
Ул анда актёр түгел шул,
Автор гына ул анда.
Яшәр Камал театры
Андый автор булганда!
Театр түренә Туфан
Үрләде Камал аша.
Камал туфанлашкан саен
Туфан да камаллаша!
25 август, 2005 ел
ТУФАНЛЫ МИЗГЕЛЛӘР
СОҢГЫ СҮЗ:
2012 елның апрелендә Арча районы Яңа Кырлай авылында сөйли:
2012 елның апрель аенда ТР Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышыннан:
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА