Трагедия
Язучы Нурихан Фәттах турында сүз чыкса, укучы аны прозаик буларак күз алдына китерә дип уйлыйм. Студент елларыннан бирле төрле хикәяләр, повестьләр язган яшь авторны «Сезнеңчә ничек?» дип аталган беренче романы (1956) җитди язучылар рәтенә куя. Кайчан да булса пьеса язу теләге, бәлки, аның уена да килмәгәндер. 1970 нче елларда Курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнгән Роберт Батуллин (Рабит Батулла. – Ред.) «котыртуы» һәм сәхнә әсәрләре язуның серләрен өйрәтүе буенча язылган «Энҗеле үрдәк» пьесасының уңышлы баруы аны канатландыргандыр. Шул уңыштан дәртләнеп, ул зуррак сәхнә әсәре язарга алына һәм «Кол Гали» трагедиясен иҗат итеп, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрына тәкъдим итә. Әсәрне укыйлар, кабул итәләр һәм, озак та үтми, репетицияләр дә башлана.
Шул көннәрдә, төгәлрәк әйткәндә, 1974 елның февраль азагында, Нурихан Ессентукига ялга китте. 7 мартта спектакльне кабул итү булды. Камал театрына йөзләп кеше җыелган иде. Мин, бер читкәрәк утырдым да, Нурихан кайткач сөйләрмен, дип, бер сүзне дә калдырмыйча язып барырга әзерләндем. Гариф Ахунов белән Илдар Юзеев читтән генә исәнләшеп киттеләр. Риза абый Ишморат һәм аның җәмәгате Рәйсә ханым белән дә исәнләштек. Мине белгән яисә мин таныган бүтән кеше күренмәде. Спектакль башланыр алдыннан Илдар минем янга килеп утырды. Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов борчулы кыяфәттә әрле-бирле йөренә. Кешеләр бер-берсе белән: «Бәйрәм белән!» – дип күрешәләр. Залда өлкән яшьтәге мин танымаган матур киемле ханымнар, «дәрәҗәле» абзыйлар, бер төркем яшьләр («Болары спектакльдә катнашмаучы актерлар», – диде Илдар) дә күп күренә.
– Нишләп автор үзе күренми соң?
– Ялга киткән, диләр...
– Премьерага кайта микән?
– Менә тыныч халык, әй! – дип сөйләнгән сүзләр колакка чалынды.
Шунда көр тавыш белән, бөтен кеше ишетерлек итеп, мәдәният министры урынбасары Ренат Харисов:
– Худсоветта булдыгызмы? – дип сорады.
Мин аның кемгә мөрәҗәгать иткәнен күрмәдем.
Марсель Сәлимҗанов:
– Әйбәт дип әйттеләр, – дип куйды.
Картрак кына бер абзый, янында утырган танышына: «Бесподобный әйбер! Небывалый! Сүз җитми!» – дип куйды. (Бу кеше Хәким Сәлимҗанов булган икән, икенчесенең кем икәнен белә алмадым. Шулай да: «Аллага тапшырдык инде...» – дигәнен ишеттем.) Спектакль башланыр алдыннан тыныч, тантаналы һәм киеренке атмосфера барлыкка килде.
Министр урынбасары:
– Начинайте! – диде.
Спектакль башланды. Зал тып-тын, бөтен кешенең күзе сәхнәдә.
Беренче пәрдә бетте.
Безнең янга Гариф Ахунов килеп кушылды. Гариф, йөгереп килгән кеше кебек, тыны бетеп:
– Яхшы! Чын сәнгать әсәре бит бу! Бу бит дөньяга чыгарырлык әйбер! Костюмнар шәп! Музыка кемнеке?! – дип, миңа карады.
– Ренат Еникеев язды, – дидем.
Илдар сүзгә кушылды:
– Декорация, костюмнар шәп, ләкин артистларның сөйләшүен бераз чарлыйсы бар, – дип куйды. Хәтта исемнәрен дә атады, ләкин мин, артистларны белмәү сәбәпле, кем турында әйткәннәрен аңламадым.
Гариф:
– Нурихан белән безнең биография гел бергә бара. Ул «Бала күңеле»н язганда мин... (аңламый калдым, ниндидер әсәрен атады. Хатынын мактап алды), – диде.
Икенче антрактта якташым, театр белгече Һәнүз Мәхмүтов белән сөйләшеп тора идек, Әнәс исемле егет килеп: «Ошыймы?» – дип сорады. Һәнүз: «Монда артистларның уены гына түгел, синең ролең дә зур», – дип, моны мактап алды. Әнәс: «Бу әйберне без Мәскәүгә генә түгел, Парижга, Лондонга да күтәреп чыга алабыз! Бу мировой уровеньдә эшләнде!» – дип мактанып алды. (Ул киткәч, Һәнүз: «Мебель цехында эшли ул», – диде.)
Спектакль тәмам. Тамашачылар, ягъни спектакльне кабул итү комиссиясе әгъзалары, урыннарыннан торып, бер-берсе белән фикер алыша, шаулаша башладылар. Министр урынбасары, кычкырып: «Ун минут тәнәфес», – дип белдерде. Бераз ыгызыгы булып алды, кайберәүләр, тәмәке тартырга, дип, залдан чыгып киттеләр.
Шулвакыт безнең янга бер хатын килеп басты, эре генә кыяфәттә, беркем белән исәнләшеп тә тормыйча, Гариф Ахуновка карап:
– Ошадымы? – дип сорады.
– Бик ошады, рәхмәт...
– Автор үзе юкмыни?
– Юк шул, ялда диделәр, әле кайтып җитмәгән...
Миңа игътибар итүче дә, таныштыручы да булмады.
– Булмавы яхшы да. Расстроиться итәр иде!
Беркадәр паузадан соң, дәвам итте:
– Тел мени бу?! Бер генә төзек җөмләсе дә юк!
Башымнан: «Тагын Нурихан башына бер күсәк килеп төште», – дигән уй узып китте. Бу сүзләрнең эффекты шулхәтле көчле булды ки, бөтенебез, шаккатып, аптыраудан телсез калып, бу хатынга карадык. Минем өчен озакка сузылган тынлык хасил булды. Беркем эндәшмәде, беркем авторның телен яклап каршы сүз әйтмәде. Бераздан: «Ударениены дөрес ясамый!» – дип тузынды да бу хатын, безнең яннан китеп тә барды. Ул киткәч кенә Илдар ачыклык кертте, бу хатын беренче составта Энҗебикәне уйнаучы артистка Гөлсем Исәнгулова булган икән, ул авторның телен түгел, икенче составта Энҗебикәне уйнаучы коллегасының телен яратмыйча сөйләгән икән.
Халык җыелды. Театр директоры Рәшидә Җиһаншина башка театрлардан килгән артист һәм режиссерларның залдан чыгуын таләп итте, мине әллә күрмәде, әллә танымады, калдым утырып. Фикер алышу дигәннәре артык җитди, хәтта кырыс тоелды миңа. Министр урынбасары Ренат Харисов дилбегәне тулысынча үз кулына алды. «Совет по приему спектаклей при министерстве культуры Татарской АССР начинает свою работу», – дип белдерде.
Беркадәр тынлыктан соң, Гариф Ахунов сүз алды (урынбасар сүз алган һәрбер кешенең исемен әйтеп, кайда, кем булып эшләвен белдереп барды).
– Беренчесе, – дип башлады Гариф Ахунов сүзен, – сөенечле хәл. Спектакльнең премьерасын халыкка күрсәтү алдыннан менә шулай махсус комиссия җыеп фикер алышу бик дөрес гамәл. Элек мондый хәл булмый иде. Рәхмәт министрлыкка, рәхмәт Сезгә, – диде ул, Ренат Харисовка карап. – Икенчесе, Муса кебек көрәшче кешенең шагыйрь дә булуы әсәрне бүгенге көн белән аваздаш итә. Шагыйрь кеше шигырь генә язмый, ул бит, гомумән, көрәшче! Идеясе бармы-юкмы, дигән сорау да тумый. Фашистларгамы, Чыңгыз хангамы каршы көрәштә СССР халыкларының берләшүе, ил халкы арасындагы татулык пьесада ярылып ята. Ул костюмнар, музыка заманга туры китереп эшләнгән, калканнар әйбәт – ышандыра бит, малай. Масштаб бар. Бер кечкенә претензиямне дә белдерсәм, ачуланмассыз дип уйлыйм: Энҗебикә әтисе Актай (Габдулла Шамуков) белән сөйләшкәндә чамадан тыш кычкыра. Әти кеше белән сөйләшкәндә кычкыру кирәк микән? Ярмыш (Шамил Бариев) та артык кычкыра. Нурихан дан өчен, тем более акча өчен яза торган автор түгел. Пьеса сөендерә. Мин сөенәм. Тарихи дөреслек бар кебек. Мин ышандым. Мин моңа чын әсәр, татар әдәбиятында тарихи трагедия хасил булды дип карыйм. Безнең зур халык икәнлегебезне яңадан аңлату өчен язылган әсәр итеп кабул итәм.
Ильтани Илялова:
– Мин бу спектакльне карарга куркып килдем. Меня волновала, что это – трагедия. Мы знаем, что наш театр любит и умеет ставить комедии и драму. Мы же хотим, чтобы был более высокий жанр. Не могу очухаться начиная со второго акта. Проблемы не частные, отнюдь не частные, проблемы – общечеловеческие. Проблемы гуманизма и антигуманизма. Посмотрите на Хаҗибака (Равил Шарафиев). Он несет философию антигуманизма. Он – человек, который продает Родину. Здесь громадная заслуга не только автора, а большая заслуга режиссера, а также актерская работа артистов. Вазирь хана (Абдулла Шамуков) – сдержанный, хитрый и коварный. Под стать ему и дочь Энҗе. В третьем акте ее внутренняя линия пропадает. Даже финал из-за этого не звучит. Кол Гали (Ринат Тажетдинов) спокоен. Нет ложного пафоса. Говорит нормальным языком. Нет в спектакле бытовизма, так как жанр не позволяет. За этим спокойствием должна лежать внутренняя боль. Он должен понимать трагичность своей судьбы. Кулын бәйләп китергәч, вместе со спокойствием должно быть некоторое беспокойство, даже если хотите – боязнь. Чәчәк (Дания Нуруллина) – сама эмоциональность, яркая, красивая. Для меня она вновь родилась, это – символ эстафеты, она достойно несет передаточное звено. Шамил Бариев шулай ук яхшы. Мимикасы, бите бер секунд тик тормый, күзләре акыллы. Инәл кам (Бари Әшрәпов) не тянет. Шаман шутка әйләнгән. Шаман – социальная фигура. Здесь он вызывает көлке. (М.Сәлимҗанов репликасы: «Да, артист дөрес сайланмады».) Пәрдә артында грохот. Грохот коней мешает слышать текст. Смерть Галинең надо бы сделать более эффективно, жанр позволяет. В первом акте Шәмсетдиннәр суыкта артык озак ысылдыйлар. У меня все.
Рәислек итүче министр урынбасары хәзер рәсми рәвештә сүз биреп тора да алмый, фикерләрен белдерергә теләүчеләр үзләре сикереп торып сөйли башлады.
Азат Әхмәдуллин:
– Әлегә кадәр әйтелгән мактау сүзләренә тулысынча кушылам. Пьесалар конкурсында рецензия язарга туры килгән иде. Әсәр өряңадан эшләнгән. Миңа калса, социаль яклар көчәйгән, әйбәтләнгән. Кол Гали чын мәгънәсендә гражданин, патриот. Әйтелгән фикерләрне кабатлап тормыйм, кычкырыбрак сөйләшү, гримасалар начар түгел, арттырыбрак җибәрүләр була инде ул, сәхнәдә уйный-уйный андый нәрсәләр шомарыр, матбугатта рецензияләр дә булыр, артистлар, тәнкыйть фикерләре булса, колак салырлар дип уйлыйк. Чәчәкнең пышылдавын кайберәүләр, әйтик, арттарак утыручылар, ишетмәскә мөмкин. Тамашачы артистның (авторның, дип тә өстик) һәр сүзен ишетергә тиеш. Энҗенең сәхнәдә тыз-быз йөрүен бераз киметә төшкәндә яхшырак булыр иде. Халык шау-шуы да бераз озаккарак сузылды кебек. Кыз белән сөйләшкәндә бераз шигырь дә булса, комачауламас иде.
Мәдәният министрлыгыннан Сөләйман Сәлим:
– Взяться за это дело – батырлык. Народ нуждается в своем самосознании. Правдоподобно. Современно. Пьеса отвечает политическим задачам. Произведение получилось очень партийным, идиологически воспитывает народ. Это моя общая оценка. Прекращать работу над этим произведением нельзя. Это родник для начала других произведений. Три года бьемся, чтобы поднять кыйссу Йусуфа и Зулейхи на мировой уровень. Это должно звучать как «Слово о полку Игорове».
(Гариф Ахуновтан реплика: «Ждем журнальный вариант от Фасеева...»)
Министрлык вәкиле дәвам итә:
– Я знаю, что я прошу. Ну ладно, дело не в том. Юрту из реек не делают. Юртада занавескалар булмаган, ул вакытта ак кәгазь дә булмаган. Минем шаман күргәнем бар. У шамана нет дворцов. Шаман давил своим величием, начиная с одежды, он всех держал в узде. Шаман – это инквизитор, шаман – это Геббельс, шаман, если хотите – это Римский Папа! Далее, музыка в первом акте не годится, она звучит современно. Поэта не надо трогать, поэты умирают именно неизвестно. Программу надо делать цветным, иллюстрированным, останется на память. Историческую справку пусть напишут специалисты – историки. Надо конкретизировать научно. У меня все.
Рәмзи Гарипович (реплика): «Сәүдәгәрне (Әнвәр Гобәйдуллин) можно сделать правдоподобным».
Гариф Ахунов:
– Кайткач, ике мең итеп бирерсең, – дип әйтү барысын да ача бит инде. Конкретно бит.
Азат Әхмәдуллин:
– Программа бик әйбәт булган.
Ренат Харис:
– Йомгаклыйк. Иптәшләр үз фикерләрен бик төгәл әйтте. Гомумән алганда, фикерләр уңай. Мин кабатлап тормыйм. Спектакль премьера күрергә тиеш. Театрның премьерага безболезненно килеп җитүе, 8 Март бәйрәменә туры китерә алуы өчен партоешмага, дирекциягә һәм главный режиссерга рәхмәтебезне белдерик. Академия театры республикадагы башка театрларга үрнәк булырга тиеш. Музыка бераз сүзләрне күмә. Авторның һәрбер сүзе кыйммәтле, логикалы. Җитсен ул тамашачыга. Артистлар әйтелгән замечаниеләрне истә тотарлар дип ышанам. Барыгызга да рәхмәт!
7 март, 1974 ел
"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 79-83.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА