Журнал «Безнең мирас»

Тормыш. Иҗат. Хәтер

Галимҗан Нигъмәти1 1918 елның декабреннән Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл Армиясенең сәяси бүлеге органы «Кызыл яу» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетаның беренче дүрт саны Бөгелмәдә дөнья күргән.Нәшрият та армия белән бергә хәрәкәт иткән. 1919 елда, Колчак гаскәрләре һөҗүме аркасында, Кызыл Армия частьлары Уфаны вакытлыча калдырырга мәҗбүр булган.


Кешеләр авырлыкларга түзгән, чөнки хыялларында инкыйлаб-яз образы яшәгән. Илдә барган вакыйгаларның әһәмиятенә чын күңелдән ышанганнар һәм бөек тарихи хәрәкәттә катнашулары белән горурланганнар.


Галимҗан Нигъмәти 1921 елның язында Мәскәүгә килә һәм Шәрык хезмәт ияләренең Коммунистик университетына (ШХИКУ) укырга керә. Әлеге университет Страстной (хәзерге Пушкин) мәйданындагы бинада урнашкан була. Анда, атап әйткәндә, А.В.Луначарский, Л.Б.Красин, тарихчы М.Н.Покровский, шәрыкне өйрәнүчеләр А.А.Губер, И.М.Рейснер, Б.З.Шумяцкийлар укыта. Университетта зур фәнни-эзләнү эшләре алып барыла, еш кына фәнни конференцияләр һәм диспутлар уздырыла.


Бу университетта, Галимҗан Нигъмәти белән бергә, Сафа Борһан, Ярлы Кәрим, Мәхмүд Максуд, Фатих Сәйфи, Нәкый Исәнбәт, Латыйп Гомәров, Исхак Еникеев та укыган. Г.Нигъмәти әдәби түгәрәк эшчәнлегендә актив катнаша, гектографта Һади Такташ та хезмәттәшлек иткән әдәби журнал бастырыла.


Студентларның тормыш шартлары бик авыр була. Ул вакытларны танылган журналист Сафа Борһан болай дип искә ала: «Мәскәү. Югары уку йортының тулай торагы. Зур һәм кечкенә бүлмәләрдә сигез йөзгә якын студент. Температура сигез градус булса, кемнеңдер карары буенча, җылытырга ярамый. Ягулык кризисы. Бүлмәдә утыз-кырык студент. Сулышлары белән сигез градус температураны саклыйлар, шуңа күрә җылытырга да кирәкми. Кыш буе җылы бирмәделәр. Студентлар, кем нәрсә булдыра – шуны киделәр һәм каешларын каты итеп тартып бәйләп куйдылар. Кайберәүләре бияләйләр дә киделәр».


Г.Нигъмәти 1922 елның башында Идел буендагы һәм көньяк губерналардагы ачлык турында илебез башына төшкән коточкыч бер афәт буларак яза. Кулдан килгәнчә ачларга булышу ‒ безнең бурычыбыз, ди ул: йә паегыңның уннан бер өлешен бирәсең, яки ун кеше бер баланы ашатасың. «Азык-төлегебезнең бер өлешен биреп, без ачыгачакбыз; яртысын бирсәк тә, ачтан үлмәячәкбез бит, ә шуның белән ничә кешенең гомерен саклап калачакбыз». Авыр елларда халык фаҗигасенә кешеләрчә мөнәсәбәт белдерү мөһим була. Әлбәттә, студентларның болай да җитәр-җитмәс паегының бер өлеше миллионнарча ачларны һәм ачлыктан үлүчеләрне коткарып калу чарасы була алыр идеме икән?! Әмма теләктәшлек, чит кешенең кайгысын буш сүзләрсез генә уртаклашырга әзер булуны беркем дә инкарь итми. Һәрберебез, хәтта шактый тәҗрибәле кешеләр дә, билгеле бер рухи-әхлакый үсеш баскычларын уза. Җитмәсә, идеология өлкәсендә эшләүче булса, дөреслек турында сөйләгәнче, үзен сынап карарга, чистарынырга тиеш. Юкса, аның бөтен тормышы ялганга әвереләчәк.


Галимҗан Нигъмәти 1922 елның сентябреннән 1924 елның июненә кадәр Дәүләт журналистика институтында укый. Бу уку йортының методикасы ‒ студентлардан газетада эшләүче генә түгел, күпьяклы журналист, җитди публицист, сәяси һәм җәмәгать хезмәткәре дә әзерләү. Институт образы аның хәтеренә нык сеңеп кала. Анда Гобәйдулла Кушаев, Шакир Рәмзи һәм Г.Нигъмәтинең Казан газета һәм журнал нәшриятларында алга таба бергә эшләячәк башка хезмәттәшләре дә укыган. В.Л.Львов-Рогачевский һәм П.С.Коганның әдәбият тарихы турындагы эчтәлекле, ачык лекцияләрен яратып тыңлаганнар. Н.К.Иванов-Грамен һәм Ф.Г.Мускатблит та, публицистика теориясе турындагы лекцияләрен кызыклы итеп үткәреп, студентларның игътибарын җәлеп итә алганнар. Төрле яклап ачылу, һөнәр үзләштерү өчен мөмкинлекләр күп булган: Мәскәү газеталары нәшриятларында вакытлы эшкә, театрларга, музейларга, төрле лекцияләргә йөрү. Әлеге институт студентлары политехника музеендагы диспутларда катнашкан, университетта лекцияләр тыңлаган.


Шул елларда газет-журналларда Галимҗан Нигъмәтинең мәкаләләре күренә башлый, ә 1925 елда «Әдәбият мәйданында» дигән китабы басылып чыга.


Мәскәүдә Галимҗан Нигъмәтинең дуслары, фикердәшләре барлыкка килә. Алар арасында әхлакый-интеллектуаль мохит урнаша. Дусларының берсе – Һади Такташ. Шулай да Такташ берара Нигъмәтигә үпкәләп тә йөри. 1926 елның 3 апрелендә ул М.Максудка болай дип яза: «Мәхмүт! Картлар яшьләр әдәбиятын онытырга тырыша. Мәскәүдә дә шулай, ахры. Галимҗан Нигъмәти халык хрестоматиясен бастырып чыгарды, анда яшьләрнең бер генә әсәре дә урын алмаган. Яңа әдәбиятның мәктәпләргә дә килер вакыты җиткәндер. Әйт әле аңа, мондый консерватизм белән җинаять кылмасын».


Үпкәләү сизелә, ләкин дошманлык юк. Уртак әрнү, бәла һәм үпкәләрнең кайнар чолганышы бу...


1926 елның ноябрь аенда Галимҗан Нигъмәтине Татарстанга җибәрәләр. Ул «Кызыл Татарстан» газетасына мөхәррир итеп билгеләнә һәм анда 1928 елга кадәр эшли. Галим 1926 елда басылган «Безнең әдәбиятыбыз турында» дип исемләнгән мәкаләсендә татар совет язучыларының киң, күпкырлы оешмасын булдыру турындагы мәсьәләне күтәреп чыга. Язучылар җәмгыятенең бурычларын Галимҗан Нигъмәти шулай күз алдына китергән: үз юлыңны табарга булышу, мөмкинлекләреңне һәм сәләтеңне нәтиҗәлерәк куллану.


Галимҗан Нигъмәти 1928 елның 25 апрелендә «Кызыл Татарстан» газетасында «Татарстан язучылары җәмгыятен күптән төзергә кирәк иде» дип исемләнгән мәкаләсен бастыра. 5 нче май көнне Татар мәдәнияте йортында узган татар әдәбиятчылары җыелышында Язучылар җәмгыяте оешу турында рәсми белдерү ясала. Аның бюросына Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи, Г.Толымбай, Г.Кутуй һәм К.Тинчурин сайлана. Татар Язучылар җәмгыятендә, ТАППдан аермалы буларак, бөтендөнья мәдәниятенә зур хөрмәт белән карый торган саллы белемле язучылар күп була. ТАПП әгъзасы К.Нәҗми Г.Ибраһимовны, Ф.Сәйфине, Ш.Камалны, М.Гафурины, Г.Камалны, М.Галине һәм К.Тинчуринны «вак буржуаз язучылар» дип атый, чынлыкта исә алар ‒ ышаныч һәм дөреслек белән үз халкына хезмәт итүче демократ зыялылар.


Татар әдәбиятының тарихын өйрәнүне, рухиятнең тирән катламнарын ачарга кирәклекне аңлаган Галимҗан Нигъмәти. Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) әсәрләренең җыентыгын чыгаруда башлап йөрүчеләрнең берсе була, аңа багышлап кереш мәкалә дә яза.


Татар язучылар җәмгыяте эшчәнлегенең ачык бер мисалы ‒ әдәбиятчыларыбызның ил буйлап сәяхәте. Язучы-тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова мондый сүзләр язып калдырган: «1929 елгы сәяхәт күп кенә язучыларыбызның тагын да ныграк якынаюына, дуслашуына сәбәпче булды. Пароходта булсынмы ул, без йөргән урыннармы ‒ бер гаилә булып яшәү һәм шул ай ярымлык тәэсирләр берләштерде безне.


Ул вакытларда пароходлар хәзергегә караганда акрынрак йөзә иде әле. Безнең Казаннан Әстерханга Идел буйлап сәяхәтебез биш-алты көнгә сузылды. Ул көннәр, бигрәк тә кичләре бәйрәм кебек шундый күңелле үтә иде. Август ае, эссе көннәр. Көндезләрен күп вакытны палубада ышыграк җирдә үткәрә идек. Ара-тирә күрше бүлмәләрдән шигырь укучы Такташ, Кутуй тавышлары ишетелә. Тугандаш республикаларда чыгыш ясарга әзерләнүче Демьян Фәтхи тавышы да кушыла аларга.


Ә кичләрен, һава бераз суына төшкәч, без салонда җыелабыз. Салих Сәйдәшев пианино артына утыра иде дә, беренче аккордлары белән үк тирә-юньне таң калдыра иде. Без кайсыбер көйләренә кушылып китәбез. Җыр, көй тавышына бөтен пассажирлар да җыела. Салон эченә сыеп бетмәгәннәр палубадан яки тәрәзәләрдән багып тыңлыйлар. Идел өстендә Сәйдәш көйләре яңгырый. Ул уйнап арыгач, уеннар, шаярулар башлана. Такташ та, Кави да, журналист Исмәгыйль Рәми дә, юмор дигәндә, кеше кесәсенә керми. Ә инде артист Шакир Шамильский яисә Кәрим Тинчурин сөйләргә тотынса, бернинди театр да кирәкми!»


Галимҗан Нигъмәти һәрвакыт тормыш үзәгендә, һаман да язу белән мәшгуль була. Язучы Ибраһим Салахов ул вакытлар турында, Татар мәдәнияте йортындагы чыгышларны искә алып, болай ди: «Сәхнәдә, өстәл артында регламентны кайгыртучы «хуҗа» күренми. Теләгән кеше чыга, ошаганын укый, кайчан тели – шунда төшеп китә. Сәхнәгә алмашка залдан башкалар менә. Кыюраклар, өлгеррәкләр.


Ниһаять, башка теләүчеләр юк. Менә шунда сәхнәдә укылган әсәрләр турында фикер алмашу башлана. Һәм монда даулы иреклек. Телисең икән, сәхнәгә мен яисә урыныңнан сөйлә. «Сепаратор» – нигездә язучылар кулында. Һәммәсе дә ярсып-ярсып сөйли, кемнедер күккә чөяләр, кемнедер «дөмбәслиләр». Әмма зал ике кешедән нәтиҗә ясауны көтә. Менә алар урыннарыннан күтәреләләр. Иң элек кыскарак буйлы, чандыр, һәрвакыт тере, тынгысыз Гомәр Гали тора – торышка сөйли башлый. Трибуна янына килми, сәхнәдә йөри. Тән төзелешенә туры килми торган чиста, яңгыравыклы тавыш. Куллары һәрвакыт хәрәкәттә. Алар сөйләүченең тавышын өскә күтәрәләр, йомарлап укмаштыралар һәм таш итеп залга ташлыйлар. Зал тетрәнеп китә. Гомәр Гали үзенең сүзен инде урынына утырган хәлдә тәмамлый.


Ә хәзер икенче нотыкчы. Бу – Галимҗан ага Нигъмәти. Буе белән Гомәр Галидән озынрак. Тазарак. Ашыкмый. Тыныч. Һәрвакыт пөхтә итеп киенгән: соры костюмнан. Ак күлмәк. Кара галстук (ул елларда галстук тагу пролетар этикасы нормаларын бозу дип саналган. Анын урынына төрле төстәге шарфлар бәйләп кую модага кергән була). Әкрен генә урыныннан тора. Як-ягына карамыйча, әкрен генә атлый һәм трибуна артына килеп баса. Башын әз генә күтәрә төшеп, уйланып залга карый. Көл төсендәге чәчләре баш артына тарап куелган. Йөзе ачык, мөлаем. Күксел күзләре тыныч һәм уйчан.


– Гражданнар, – дип, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, тыныч кына башлый ул чыгышын.


Гомәр Галинең бик көчле чыгышыннан соң гөрелдәгән зал кинәт кенә тынычланып кала. Алдан чыгыш ясаган нотыкчыдан аерылып торган Г.Нигъмәти урыныннан кузгалмый, кулларын селтәми. Тавышы бик тыныч. Ләкин бу тынычлыкта ниндидер сихри көч сизелә. Ул бөтен залны сихерли, үзенә карата, җибәрми, тын да алмыйча тыңларга мәҗбүр итә. Тирән уй, төпле, ышандыргыч дәлилләр. Максаты изге: сәхнәгә күтәрелгән һәр шагыйрь, прозаикка иҗат юлын күрсәтү, яхшы хирург шикелле, авырттырмыйча гына, иҗатларындагы кимчелекләрне күрсәтү һәм ярдәм итү».


Хәсән Туфан – Г.Нигъмәтинең иң яраткан шагыйрьләренең берсе. 1929 елда Г.Нигъмәти шагыйрьнең беренче шигырьләр җыентыгын чыгара. Ф.Сәйфи Г.Нигъмәтигә үзенең «Өч нарат» дигән романы турындагы фикерләрен җиткерә.


Мөхәммәт Мәһдиев Г.Нигъмәти турында болай яза: «...Ул әдәби процесста яңа үсеп килүче сәләтләрне күрсәтә алды, Туфан, Такташ иҗатларын пропагандалады. Тагын бер хәл: ул «исемсез» язучыларның киләчәген билгеләде. Мәсәлән, Нигъмәти, беренчеләрдән булып, яшь Газинең, Әмирнең уңышлы киләчәген күреп алды һәм бу турыда матбугатта язып чыкты».


Тәнкыйтьче, беренче чиратта, яшьләр иҗатында яңалык һәм күрә белү үзенчәлеген, тапталмаган әдәби чишелешләр таба белү осталыгын эзли. Г.Нигъмәти, үз бәясен көчләп такмыйча, вакытның яхшы хөкемдар булуына ышанып, иптәшләренең фикерләренә колак сала. Ләкин ул, шәхеснең әхлакый абруена тискәре йогынты ясауны күреп алса, шунда ук көрәшкә ташлана.


1934 елның 15 декабрендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Ф.Сәйфинең К.Тинчуринны әдәби караклыкта гаепләгән гаризасын тикшерәләр. Сүз Ф.Сәйфинең «Дошманнар» һәм К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәре турында бара.


Г.Нигьмәти, беренчеләрдән булып, К.Тинчуринны яклап чыга:


– Фатыйх та, Кәрим дә комиссия карарына каршы килмәделәр. Кайбер охшашлыкларның булуы әдәби караклык турында сөйләргә җирлек бирми. Әдәбиятта андый мисалларны күпләп табарга була. «Фауст»ка кадәр аның сюжеты буенча бик күп әсәрләр язылган була инде. Шекспир әсәрләре турында да шуны ук әйтергә була. «Җилкәнсезләр» һәм «Дошманнар» пьесалары арасындагы охшашлык ‒ кечкенә һәм гадәти мәсьәлә.


Шәриф Камал да Галимҗан Нигъмәтинең фикерләрен бик кыю хуплый:


– Монда әдәби караклык турында сүз бара алмый. Хлестаковка охшаш образлар элек тә язылган һәм соңрак та язылачак.


1929 елның көзендә Галимҗан Нигъмәти Көнчыгыш педагогика институтына эшкә керә. Август ахыры. Институт студентлары җәдвал янында җыелышып тора. Тапкыр сүзле Солтан Байков калганнарны үз янына чакыра:


– Кем яңалык ишетергә тели? «Татар әдәбияты» һәм аның янына «доцент Г.Нигъмәти» дип язганнар. Кем ул? Белгәннәр һәм күргәннәр кулларыгызны күтәрегез, яңалыклар белән бүлешегез!


Башкортстан студентлары елмая:


– Бу бит безнең Галимҗан абый, ватандаш. Башкорт далаларында кымыз эчкән, әйбәт һәм музыка яратучы халык арасында яшәгән!


Әдәбият сөючеләр «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында, «Кызыл Татарстан» газетасында басылган Г.Нигъмәтинең мәкаләләрен укып бара.


Галимҗан Нигъмәти XIX гасыр (1917 елга кадәр) татар әдәбиятын укыта башлый. Элекке студент, Галимҗан Нигъмәтинең укучысы Хатип Госман болай искә ала: «1935 елның беренче сентябре. Без – Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә әле генә кабул ителгән студентлар. Аудитория. Һәркем үзенә урын сайлый. Беренче дәрес булачак. Кыңгырау шалтырый. Бөтенесе тынып калды. Көтәбез. Ишек ачылды. Без көткән кеше килеп керде һәм, туктап тормыйча, башын селкеп кенә безнең белән исәнләште дә кафедрага таба үтте... Үзалдына папканы ачып салды. Ике куллап кафедрага тотынды. Тыныч кына карашы белән аудиторияне айкап чыкты. Ашыкмый. Мөгаен, сүз сайлыйдыр... Менә, ниһаять, тыныч һәм тәэсирле тавыш яңгырады:


– Сәнгать ул – дөньяны образлар ярдәмендә үзләштерү юлы.


Кинәт бу фикер минем аңымны яктыртып җибәрде, ниндидер зур бер сер ачылгандай булды. Күңелемдә, тонык шатлык хисе белән бергә аралашып, соклану хисе җанланды. Шул хәлдә минем аңым, рухи асылым лектор сүзләре артыннан юнәлде. Мин моңа кадәр таныш булмаган яңа, кызыклы, яңа мәгънәләр белән тулы дөньяга килеп эләктем, югалдым.


Үзенең киң белемлелеге белән ул безгә үрнәк иде. Аңлашыла, профессорның үз белгечлегендә белемле булуы гаҗәп түгел. Ләкин мәсьәлә башкада: белгеч әлеге хәтер байлыгын тыңлаучыга ничек, кайсы яктан ача бит. Монда иң кыйммәтлесе шул: белем байлыгы лекторның үз фикеренә, хисләренә, ышаныч символына әйләнергә тиеш. Шулвакытта гына аның кулланылмыйча яткан иҗади көче уяныр, шулвакытта гына аның лекцияләрендә җан, мәгънәвилек булыр, шулвакытта гына тыңлаучылар алдында аларга инде билгеле фактлар көтелмәгән яктан ачылыр...»


 ***


Галимҗан Нигъмәтиләр гаиләсе Тельман урамында урнашкан агач йортның икенче катында яшәгән. Тар баскычтан менеп, уртак аш бүлмәсен узасың, ә алдарак – озын коридор. Сул якта ике бүлмәле фатир. Кечкенәрәге – йокы бүлмәсе дә, китапханә һәм эш бүлмәсе дә. Зур бүлмәнең тәрәзәсе янында шактый нык кисмәктә роза гөле үсеп утыра. Аның янында бу өйгә еш килүче кунак ‒ Һади Такташ утырырга яраткан. Бүлмә уртасында озын өстәл. Галимҗан Нигъмәти, шушы өстәл артында утырып, машинкада басылган кулъязмаларны төзәткән. Өстендә ап-ак күлмәк, җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганып куйган. Гомумән, пөхтә һәм матур киенү – яшь чагыннан ук килгән гадәт. Бүлмәдәге тынлык еш кына кунаклар килү белән бозыла. Кави Нәҗми, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Кәрим Тинчурин, Фатих Сәйфи килә торган була. Алар барысы да Галимҗан Нигъмәтинең Совет язучыларының беренче корылтаена әзерләгән доклады буенча фикер алышырга, аны төзәтергә җыелганнар. Кәрим Тинчурин Кави Нәҗмигә драматургиягә караган материал тапшырган.


Галимҗан Нигъмәти һәрвакыт кешеләр арасында булган, сәяхәт итәргә яраткан. Ул соңгы тапкыр 1937 елның җәендә хатынының туган ягы Әстерханга сәяхәт кыла. Яңа Болгар авылына кайтышлый, Әстерханда элек циркта көрәшче булган туганнары Гыйләҗ абыйларында туктыйлар. Галимҗан Нигъмәти, Шаумян урамында урнашкан шау-шулы коммуналь йорттагы ике кечкенә бүлмәне күреп гаҗәпләнә:


– Пәһлеван батыр читлектә яши, – ди.


Гыйләҗ абый үз заманында циркта күренекле көрәшче саналган, бервакыт хәтта Иван Заикинны да җиңгән. Ул гади, эчкерсез, галимнәрне хөрмәт итә торган матур күңелле кеше булган. Аның белән аралашу әдәби һәм башка көрәшләрдән, аеруча бик яхшы истә калган утыз җиденче елда алган стрессны юкка чыгарган. 1941 елның 21 гыйнварында Вожаельдән килгән соңгы хатларының берсендә Галимҗан Нигъмәти болай дип язачак: «Безнең карт абыебыз пәһлеван Гыйләҗгә сәлам җиткерче»...


_______________________

1 Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин (1897-1941) – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог. Ошбу мәкалә авторы Э.Нигъмәтуллин (1930-2001) – Г.Нигъмәтинең улы, әдәбият галиме, педагог, тәрҗемәче

Теги: Энгель Нигъмәтуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру