Тиңсезләр гыйшкы (хикәя)
Күрше малае Харисның Фазыйлә апасы быел унынчы сыйныфны тәмамлады, Казанга укырга китәсе билгеле булды. Әмма әтисе — Тупас Гайфулла, кызының бу ниятенә каршы төшкән икән дип ишеттек. «Мин сине шәһәргә җибәрер өчен үстердеммени, әнә колхозда сыер сау, йортка файдаң тияр», — дип орышкан, ди, имеш.
Булыр, әйтер, бер дә жәлләп тормас, балта күтәрсә — чаба, тешләсә - өзә торган, пырдымсызлыгы өчен «Тупас» кушаматы алган Гайфулла бит ул. Аңа йомыш төшкәндә генә «Гайфулла абзый» дип сөйләшәләр, ә гайбәткә кереп, телгә күтәрелсә — Тупас Гайфи, күп вакытта Тупас Гайфулла аты белән йөртәләр.
Шулай итеп, Тупас Гайфулла үз баласының хыял канатларын бер селтәнү белән өзгәләп ташлаган да, кызы, мескенем, ындыр артына качып, тиреслек башында күз яшьләрен сыккан.
Моны ишеткәч, йөрәгем кузгалып куйды, телсез калдым. Әгәр дә мин быел унынчыны бетергән егет булсам, юатыр идем генәме, яклап чыгар идем, ул Тупас Гайфулланың кирәген бирер идем. Юк, булмады, мин соңрак туганмын шул. Әле дүртенче сыйныфны гына бетердем бит.
Ә шулай да Фазыйлә апаны бик яратам мин. Аның талчыбыктай зифа буе, озын кара чәче, назлы күз карашы һәм сүзләре, тагын да әллә нәрсәләре, әллә нинди гүзәллекләре мине таң-хәйран калдырып кына түгел, хәтта һушсыз итәләр. Аһ, мин өлкәнрәк булсам! Кичләрен озата барыр идем. Иртәләрдә, чишмә ярына килгәч, куен кесәсеннән дәфтәр чыгарып, йөрәк серләрен язып барган чагында Фазыйлә апа янына килеп утырыр идем, таллар арасыннан гына качып карап тормас идем, угры кебек. Эһ, юк безнең авылда аңа лаек, тиң булырлык егет! Юк, дим, шуңа күрә шәһәргә китәдер ул? Мине көтеп тормас микәнни? Үсәр идем әле. «Кайчан үсәрсең икән син, матурым?» - дип әйтмәс иде ул вакытта. Кара әле, Гайфулла абзый аны шәһәргә җибәрмичә дөрес эшли бит. Димәк, Фазыйлә апа монда калса, сыер сауса, мин ул арада үсеп тә
җитсәм, аңа буе җитәр егет юк, һәм без, мин һәм Фазыйлә... Һе, тукта, алты ел эчендә көзен-җәен резин итекләр киеп саз ера-ера, кышларын тирес түгә-түгә тәмам таушалып, гүзәллеген югалтып бетерәчәк бит ул. Юк, шәһәргә китсен, мине шунда көтеп торсын!
Шулай дип уйладым. Күңелем нурланып китте. Хәтта сызгыргалап та куйдым. Хыялланып ук киткәнмен, шомырт ботагына җәелеп утырган җиремнән чак кына мәтәлеп төшмәдем, харап булачак идем.
— Кадалгыры! — дип кычкырган Тупас Гайфулла абзыйның тавышы колакны ярып үтте. Миңа әйттеме әллә?
Аваз килгән якка борылдым. Каян килә бу өн? Иясе күренми.
— Кадалгыры, бар, чыгып кит!.. Ычкын күз алдымнан!
Тупас Гайфулланың бакыруы икенче тапкыр бәгырьне ертып узды. Чалтырап табак-савыт ватылганы ишетелде. Фазыйлә апа йорттан атылып чыкты һәм ындыр ягына йөгерде.
Ачык ян тәрәзәләреннән атасының тагын да җикеренүләре ишетелә калды, мин, үз-үземне белештермичә, Фазыйлә апа артыннан йөгердем һәм тиреслек башына җитеп туктадым. Ерак түгел яр астында сыктап елаган Фазыйлә апаны күрүгә, янына ни рәвешле килеп басканымны сизми дә калдым.
— Елама инде, Фазыйлә апа! Син еласаң, бәгырем киселеп китә, - дип чын күңелемнән әйтүдән соң гына акылым айнып китте. Бер кулым аның иңбашыннан тоткан, икенчесе чәченнән сыйпый иде. Куркып киттем. Әмма Фазыйлә апа мине ничектер йомшак һәм җылы итеп кочты ки, мин эрeдeм, ә ул, менә бәхет
— елаудан туктады!
— И матурым минем! Нигә безнең Харис та синең кебек түгел икән? Туганым кебек яратам бит мин сине, — дип, күзләремнән үбеп алды.
«И Фазыйлә апам!»
Харис дигәне минем сыйныфташ ул. Бер дә апасына охшамаган, һаман кыйнашып-сугышып йөри, аның белән уйный башласаң, эш шуның белән тәмамлана: йә син моны тотып тукмардай буласың, яки ул туйганчы елата, изеп ташлый. Апасын да тыңламый, әнисе кушканны да эшләми, һаман да урамда
эт сугарып йөрүне генә ярата, әмма әтисе аның өчен иң олуг һәм мәртәбә иясе. Харис янында Тупас Гайфи дип ычкындырсаң, бетте дигән сүз, икегә бүлә үзеңне.
Фазыйлә апа мине җитәкләп инеш янына китерде. Минзәлә елгасы ташлар арасыннан челтерәп-челтерәп, йөгерә-йөгерә ага да, берәр тирәнрәк һәм йомшаграк үзәнгә җитеп, тыныч кына хәл җыя, аннан тагын бераз бара, аннан тагын ял итә. Ул ял итә торган култыклы урында балык шәп каба. Уч төбенә сыярлык чабак һәм түбәнкә-ташбашлар, анда-санда кызылканатлар каптырырга яратам мин, әнә теге кызыл яр култыгына кармак ташлап.
Шулар хакында Фазыйлә апага сөйләп киттем. Ул гынамы әле, Минзәләнең бер урында алайрак, икенче җирдә болайрак чупырдап агуын да анлатып бирдем.
- Шагыйрь син, шагыйрь икәнсең! – дип, күзләремә сөеп карап, исемемне ничектер ягымлы итеп әйтеп елмайды дөньяның гүзәллек иясе Фазыйлә апам.
"Апам?" Эһ, апам шул. Мин үземнең әлегә яшь, малай гына булуымны исемә төшердем һәм башымны түбән идем.
Ни булды, матурым? — диде Фазыйлә апа. — Әллә үзеңне шагыйрь дип атавыма упкәләдеңме? Үпкәләмә! Шагыйрьлек - мәртәбә ул! - дигәннән соң, сүзләреннән беразга туктап торды да, яңадан канатланып, яр карлыгачы кебек уйнаклап очынгандай каядыр күккә талпынып куйды һәм:
- Бик беләсең килсә, мин дә шигырьләр язам. Инде күптән, яшь вакыттан, синең кебек чаклардан бирле. Шәһәргә укырга китү теләгем дә шуның өчен. Университетка керсәм иде дип хыялланам.
Мин тамчысы язгы бу яңгырның,
Мин кояшы аяз таңнарның,
Саба җиле булып чәчләреңне
Һәм гөлләрне сыйпап үтәрмен...
Фазыйлә апа шигырь укыды. Минем алдымда тагын бер башка үсеп китте. Инде тәмам буем җитмәслек икән. Иртән чишмә буена утырып ни яза, дисәм, шигырьләр икән әле!
- Ошыймы? Матур бит, әйеме? — диде ул, минем уйларымны бүлеп.
- Әйе, — дидем, ни әйтергә белми аптырап. — Әйе!
Башка сүз кирәк түгел иде. Тукайны беләм, Җәлилне, Такташны, Туфанны. Укы, дисәләр, хәзер яттан шигырьләрен сөйләп бирә алам. Ну, һәммәсен дә түгел инде, берсен-икесен. Әмма шулай да мин аларның шагыйрьлегенә сокланам. Фазыйлә апа да шундыйлардан булыр инде! Һе, хатын-кызлардан да шагыйрьләр була микәнни?
Миңа бу уем бик кызыклы булып тоелды һәм дә әйтеп куйдым:
- Хатын-кызлардан шагыйрьләр булмый инде!
- И юләрем минем! Нишләп әле булмасын, ди? Бик була! Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова — ә болар кемнәр? Шагыйрәләр, белдеңме? — дип, борын очыма йомшак бармагын төртеп куйды. — Хатын-кыз шагыйрәләр күп... Һәм араларында Саҗидә апа Сөләйманова кебек, кайбер ир-ат шагыйрьләрдән өстенрәк һәм камилрәк булганнары да бар!
Минем тагын башым иелде. Шуны да белмим икән мин.
- Ярар инде, үпкәләмә, — диде Фазыйлә апа, — әле син яшь, үскәч — күп нәрсәне аңларсың, белерсең, һичшиксез... Ничек дигән әле Габдулла Тукай? "Син әле үс һәм укы күп: шунда аңларсың барын!..»
Фазыйлә апа сөйләүдән кинәт кенә туктап калды. Мин аңа күтәрелеп карадым. Күзләре бездән арырак басып торган күрше авыл егете Гарифҗан абыйга төбәлгән иде.
Фәрит Яхин
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА