Журнал «Безнең мирас»

Тәрбия вә тәгълим

Гаилә вә мәктәбнең бер-берсенә ярдәмләшүләре ляземдер. Ибтидаи мәктәбләрнең вазыйфалары яшь балаларга ялгыз гыйлем бирү, дин белдерү, дөньяга карашларын алыштыpy гына түгел. Бәлки, әдәб исламиягә күндерү, гүзәл әхлакка гадәтләндерү вә, хәзерге ихласча әйткәндә, тәрбия кылу тәгълимдән алда тотарга тиешле булган мәктәбләрнең иң беренче вазыйфаларыдыр. Мәктәбтән әдәб алуб чыкмаган бала кемнән вә кайдан әдәб алур?



Кайсыбер хакимнәрнең әдәбне әдәбсезләрдән өйрәндем дигән сүзләре балалык заманына караб әйтелгән сүз түгел. Бәлки, гакылга утыруб, уңны-сулны аера башлагач кына булуы мөмкин булган эш. Бу да бик аз кешеләргә генә насыйб буладыр. Күбрәкемебездә әдәбсезләрдән әдәбсезлек өйрәнү һәр көн, һәр сәгать диярлек булыб торадыр.


Безнең ибтидаи мәктәпләремез, бигрәк дә әүвәлдәгеләре, бу әһәмиятле вазыйфаны үти алмыйлар. Чөнки буның өчен мөгаллимләре үзләре әдәбле, тормыш йөреш вә башкача әгмальләре белән үрнәк булуб, балаларга күркәм тәэсир идерлек икътидәрле (сәләтле) булулары ляземдер. Авыл йирендә бундай мөгаллим кайдан табасың?


Бәхеткә каршы, бу рәвешдә яхшы мөгаллим тугры килә калса да, балалар мөгаллим янында үктәбердән майга кадәр йиде ай, бер айны җомга вә башка биремләргә чигергәч, бары алты ай, көненә 5-6 сәгать генә варалыр. Башка вакытларда уйларын ата-аналар янында, урамда, ибдәшләре арасында уздыралар. Өйгә кайткач, мәктәбтән алган өстенә, берәр нәрсә кушуламы? Иәкә мәктәбтән алынган әдәб бөтен килеш сакланамы? Йәисә, өйгә кайтуб керү белән, балалар күңелендән бөтенләй җуеб-кырыб ташланамы? Әүвәл мөгаллимләренең һәркайсы: «Балаларның мәктәбдән алган әдәбләре өйләренә кайту илә югала»,–диләр. Тормышына караганда, бу сүзгә ышанмаенча да булмый. Чункә (чөнки) мөгаллимләр мәктәбдә кирәк – сүз белән булсун, кирәк – үрнәк булуб булсун, оршышмаска, начар сүзләр әйтмәскә, үзара тату торырга, олугларга, рәгаиә көчекләргә шәфкатьле булырга балаларга өйрәтәләр, күңеленә салалар. Шуның өчен дә балалар мөгаллим алдында оршышмый-талашмый, бик тату торалар, аның алдында аныңча булырга тырышалар.


Ләкин өйгә кайтуб керү белән мәктәбтән алган әдәбләренә бөтенләй хилаф нәрсәләр күрәләр. Ата булган йорт башлыгы һәркемне орыша, әдәбсез сүзләр белән аналарын вә башка өй җәмәгатьләрен шелтәли, тугры килгәндә сугуб да йибәрә. Башкалары да аңа буйсыныб тормыйлар, каршы әйтәләр, кычкырыш-талаш кузгала, зуррак кардәшләре үзара да кычкырышалар, талашалар, сугышалар. Зуррак гаилә – кечкенәгә шәфкать юк. Мәктәбдән кайткан бала, буларны күреб, китабдан алган әдәбен бөтенләй оныта, оршыш-талаш, кычкырыш мәктәбдә генә ярамый, башка йирдә ярый торган нәрсә икән, диб, күңеленә утырта. Бөтен дөнья педагоглары балаларның тәртибе башында мәктәб илә гаиләнең бер-берсенә ярдәмләшүе лязим улганын сөйләгәннәр, һаман сөйлиләр. Бу ярдәмләшү ауыл йирләрендә бигрәк лязем. Чөнки хәзер дә аулларда көндән-көн әдәбсезлек, әхлаксызлык артыб тора. Ауыл халкы, балаларын нигәдер әдәбле-инсафлы итәселәре килсә дә, үзләренең тәҗрибәсезлегендән, балаларының табигатьләрен белә алмауларындан балага тәэсир итә алмый. Баланың табигате беленмәгәч, юлынча әдәб бер дә мөмкин булмый.


Гаилә белән мәктәбнең бер-беренә ярдәмләшүе ничек була? Мәктәбкә биргәндә мөгаллим – балага, бала – мөгаллимгә бөтенләй ят булалар, бер-берсенең табигать вә әхлакларын белешмиләр. Балалар, мөгаллимләрнең әхлакларын белмәсәләр дә, күп зарар юк. Әмма мөгаллимләргә балаларның табигатьләрен, әхлакларын белмәк гаять зарур вә әһәмиятледер. Шуның өчен дә, баланы мәктәбкә алганда, ата-анасындан: бала ауырганы юкмы? Хәзер дә ауыру түгелме? Шукмы? Җуашмы? Юк нәрсә өчен күңелсезләнмиме? Яки шадланмыймы? Җәзадән, мекафетдән әсерләнүе ничек? Йортда вакыты нинди мөгаләмәгә гадәтләнгән? Уйнаганда ибдәшләре белән нинди хәлдә булган? Буларның барын да яхшылаб сорашырга, ата-аналары да дөрест итеп җавап бирергә тиеш. Чөнки, бер хәлләр беленмәгәндә, баланы тиешенчә тәрбия кы- лыб булмыйдыр.


Уку вакытында мөгаллимдән баланың укуы, әдәбе ничек барганын җыш-җыш со- рашырга, тәртиб эшендә мөгаллимнең күб карашын кабул итүб, мөмкин кадәр аңа ярдәмгә булырга тиеш.


Бала үзен-үзе белә башлагач, бигрәк тә мәктәбкә барган вакытында, аның алдын- да начар сүләүдән, оршышу-кычкырышудан вә башкача әдәбкә хилаф, ярамый торган эшләрдән, мөгаллимне балалар алдында яманлаудан мөмкин кадәр сакланырга ляземдер. Чөнки баланың яхшы иманны кабул итәрдәй саф күңелендә бундый эшләр начар эз калдыралар. Һәм мөгаллимләр үзләренә тапшырылган балаларны яхшы тәрбия кыла алмаудан мәгъзүр булалар.


Ата-ана һәрвакыт балалардың шикләрен, укутуб, аңламаганнарын тикшереб, аңламаган урынларын йомшаклык илә аңлатуб торулары файдалыдыр. Балага да аңламаган урынын шул көйчә калдырырга ярамаганын, бәлки, мөгаллимдән кайтадан сораб, аңларга кирәклеген төшендерергә тиеш.


Менә шулай итеп, гаилә белән мәктәб бер-берсе илә берләшеб, ярдәмләшеб тор- салар, балаларны яхшы тәрбияләб булур иде. Бу гаять мөһим эшне имамлардың ауыл халкына җомгаларда, башка вакыт вә көнләрендә иң ачык итеб аңлата торулары ляземдер. Бу, әлбәттә, имамлар вазыйфасыдыр. Фигыль берлә әдәб бирү сүз илә әдәб бирүдән, әлбәттә, әҗерледер.




*Фәйзрахман Фәхретдин (1877-1951), Буа ѳязенең Сарсаз авылында туа. Тархан ягындагы күренекле Чирүче нәселеннән. Адав-Толымбай (Сөеш) авылы имамы.

«Дин вә әдәб» журналы. – 1913 ел, 6 октябрь. Иске татар имлясыннан хәзерге имляга Рифат Каюмов тарафыннан күчерелде.

Теги: Фәйз Фәйзрахман Яңалыклар Редакция хәбәрләре Тәрбияви мирас Фикер дәрьясы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру