Журнал «Безнең мирас»

Тел ил белән икән

Сагыну... Өйләнгән кеше булсаң, хатыныңны, бала­ларыңны сагынасың фронтта, туганнарыңны. Яшәгән йортың, баскычы төбеннән коега сузылган сукмак. Шул кое белән йорт арасында тукталып басып торган әнкәң.
Яшьлек, шау-шулы туйлар, кичәләр.
Авыл читендәге ялгыз мәктәп. Бала чак. Сугышта озаг­рак йөргән саен, сугыш көчәйгән саен сагыну хисе дә нечкәргәннән нечкәрә, сагыш йөрәкне талый башлый. Болардан тыш тагын? Сагыну өчен болары да бик җиткән. Ләкин тагын икенче бер сагыну бар икән әле дөньяда. Мин аны телне, туган телне сагыну дип атар идем. Телне дә сагынып була икән, дигән уй сугышка чаклы минем күңелемә килмәгән иде. Юк, килмәгән иде.
Башта ук, дип әйтмим. Башта әле гомумән сагыну хисе яши иде. Тыныч тормыш белән бәйле истәлекләр сагындырды башта. Тел соңрак. Нигәдер таң алдыннан, җәйге таң алдыннан сагындырды. Җәйге таң яңа беленеп килгәндә. Авылда көтү куалардыр. Гадәттә, бу вакытта авыл хатыннары капка төбендә сөйләшеп торырга яраталар. Сер уртаклашалар. Сүзләре агач яфракларының лепердәве кебек кенә. Тыйнак, оялчан, тартынучан. Аннан алар кое янына килеп басалар. Сүзләре бетми, күрәсең. Минем шуларны тыңлыйсым килә. Бу сагышны көчәйткән тагын икенче нәрсә бар. Таң алдыннан алгы сызыкта немец солдатларының сөйләшкәне аермачык ишетелеп тора, бигрәк тә май, июнь аенда. Һәр аваз, һәр тавыш бөтен сафлыгы белән аерымачык яңгырый. Мин немец телен дә хөрмәт итәм. Тәрҗемәләре аша булса да Гёте, Һейне, Шиллерларны укып үстем, немец халкының бай культурасына ихтирамым зур. Икенче халык телен әз генә дә кимсетергә теләмим, телләрне бер-берсенә каршы куярга җыенмыйм. Шулай да үз телем якынрак миңа. Менә шушындый вакытларда, илнең язмышы кыл өстендә торган чакларда тел дә ил белән икән, үз илеңнән аерым түгел икән. Тел, ил, халык төшенчәләре белән бергә йөри икән. Телнең зурлыгын сугышта аңладым. Дугада барган авыр сугышларда тел минем иң көчле сагышыма әйләнде. Шуңа күрә минем кайбер кешеләрдән: «Телне сагынганыгыз бармы сезнең?» – дип сорыйсым килә.
Сагыну мине балачакка кайтарды. Авылда атнага бер базар. Зур базар. Кышкы салкында чана табаны тавышы әллә каян колакка ярып керә. Төнлә йокы аралаш килеп керә. Чана ыңгыраша, зарлана. Беләм, бүрәнә салып марилар төннән үк базарга киләләр. Әти китап ярата. Булса, үзебезнең базарда сатып ала. Бездә булмаса, Әтнә базарыннан сатып алып кайта. Чана башында атка салам, печән. Салам эчендә капчык. Ипи кисәге һәм китап... Атна арасында бураннарга да карамастан, кечкенә чана тартып, китап сатучы килеп чыга. Өстендә кайры тун, аякта чуар киез итек. Керә, китапларын сәкегә җәеп сала. Үз китапларына үзе сокланып, бер читтән карап тора. Безнең күзләр шул китапларда. Әни чәй куя. Бәйрәм бит, бәйрәм. Бездән күрше йортка, безнең авылдан күрше авылга китә. Яңадан бураннар эченә кереп югала. Буранда, салкында ак тунлы кеше берүзе генә йөри кебек...
Эштән соң, кичке аштан соң күршеләр безгә җыелалар. Кайсы мич буена сузылып ята. Кайсы ишек төбендә чүгәләп утыра. Без – сәкедә. Ишек төбендә коедан кичтән алып кереп куйган бер чиләк су. Өстендә чүмеч. Әти кычкырып укый. Укыган китаплары «Йосыф вә Зөләйха», «Бүз егет», гарәп әкиятләре. Тыңлыйлар, бәхәсләшәләр, торып чүмеч белән бозлы су эчәләр, тагын урыннарына барып яталар. Төн уртасына чаклы шулай. Әти дә, әни дә, без дә шат. Тыңлап утыручылар өйләренә бәйрәмдәге кебек таралалар. Кечкенә, юка китап ипи белән бер шүрлектә, кадерле урында.
Тел стихиясе кебек серле, хикмәтле, тирән башка бер стихия юктыр дөньяда. Әкиятчеләр, әкият дөньясы. Үзем үскән тыкрык турында мин күп яздым.
Шунда кайтам, мин –   шул тыкрыктан.
Кайтам, чатта торам тукталып.
Безнең тыкрык, якты уртада,
Әйтерсең лә узган туп ярып...
Шул бер кечкенә генә тыкрыкта ничә әкиятче. Шәйхи карт. Озын буйлы, таза, бераз бөкрәеп, сөрлегеп йөри. Йорты су буенда, кырый йорт. Аның безгә китап тыңларга кергәнен бер дә хәтерләмим. Ул үзе атаклы әкиятче. Аның үз кешеләре бар, үз дөньясы бар. Тавышы яңгыравык, үзенә буйсындыра торган ниндидер серле мәкам. Үзен тотышында зурлык, олылык. Түбән карап йөри, сәлам биргән чагында гына күтәрелеп карый. Әкиятчеләргә басынкылык хас. Аларның үзләрен тотышыннан кайдадыр тирәндә берәр могҗиза яшеренгән төсле тоела иде. Әкият дөньясында яшиләр.
Шәйхи карт бер әкиятне бүленә-бүленә өчәр көн рәттән сөйли. Су буенда карт таллар, өянкеләр. Алар кинәт сергә күмелә. Әкиятченең тавышы сине калын кара урманнарга илтеп ташлый. Якында мари урманнары, мари зираты, кирәмәтләр... Бар да җанлана, бар да терелә. Мин аның тавышына, мәкаменә соклана идем.
Икенче әкиятче – күрше авылдан. Безнең базарга килеп йөри. Әхмәтҗан исемле карт. Монысы тагын да серлерәк. Ак сакал, ак алъяпкыч, ак тула оек. Җәяү килә, арыш арасыннан, зират яннарыннан. Олы, хөрмәтле карт, янында һәрвакыт кеше. Нихәл, дисәң, быел арыш басуында йөрим әле, ди. Димәк, быел арыш ипие ашап яши. Икенче бер очраганда бодай басуында йөрим, дип җавап бирер. Димәк, бодай икмәге ашап яши, хәле әйбәт. Бернәрсәне дә туры мәгънәсендә атамас. Өендә һәр әйбернең үз исеме бар. Мәсәлән, чәйнек аның телендә күгәрчен. Бу кешеләр сөйләгәндә колакка ят, әдәпсез сүзләр кыстырып шаккаттырмыйлар. Телләре саф, бай. Сүзләрне алар сайлап та газап­ланмыйлар, алар сүзнең рәхәтен тоеп яшиләр. Алар хезмәт кешеләре, балта осталары, иген игүчеләр. Эшләгәндә: «Пычкы сиңа да булсын, миңа да булсын, дип тарта», – дип сөйләшергә яратучы кешеләр. Сугышта мин шул кешеләрне берәм-берәм, исемнәре белән, яу тынган араларда, блиндаж читенә утырып, һәркайсын үзенчә күз алдына китереп сагындым. Тапкыр сүз, табышмак, мәкальләрне, иң моңлы җырларны, әкиятләрне шул кешеләр иҗат иткән. Алар да шагыйрьләр, күңелдәген безнең күк бары кәгазьгә генә төшермәгәннәр, чәчкәннәр, сипкәннәр, капка төпләрендә, базарларда, тегермән чиратын көтеп уздырган озын төннәрдә. Мин шул кешеләрнең телләренә кызыгып яшәдем.
Безнең якта марилар саф татарча сөйләшә. Мин бигрәк тә мари карчыгының татарча сөйләү формасын яратам. Гомумән, тел хатын-кыз сөйләшендә матур. Мари карчыгының сөйләвендә татар теле тагын да ягымлырак булып ишетелә, чит телдән нәрсәдер кушыла. Ягымлылыкмы ул, хөрмәтме ул, йомшаклыгына, шигърилегенә, сыгылмалыгына, телнең борылышларына сокланасың. Икенче халык үз теленең нечкәлекләрен синең телеңә куша. Тыңлыйсың, сөенәсең, шатланасың. Телләр аралаша, сүзләр күчә, бер-берсен бизиләр. Татар белән мари очрашканда татарның «сабырым үнҗе», дип эндәшүе дә ошый миңа. Сабыр ит. Сабыры татарныкы, үнҗесе мариныкы. Татарда күкрәгенә сугып мактанып йөрүче кешене «мин кем булам», диләр. Марида шул ук сүзләр: «мики улан». Татар андый кешегә: «Әнә, мики улан килә», – ди. Минем дәфтәрдә мондый дүрт юл шигырь дә бар.
Ике якта ике урам,
Уртасында уйный буран.
Берсе әйтә: мин кем булам?
Икенчесе: мики улан?
Хәтта аерым сүзләр кешенең характерын, рухын, рухи халәтен ачып бирәләр. «Алмасар» сүзе минем шигырьләргә күптән кергән. Яшьлек, мәхәббәт белән бергә кергән.
...Алмасар булма, җанашым,
Насыйп түгел яр өчен, –
дип җырлыйлар безнең якта. Мәгънәсенә соңрак төшендем, шигырь­ләр яза башлагач. «Алмасар» сүзе яшь кызларга карый. Фәкать яшь кызларга. Аларның да унҗиде, унсигез яшьлекләренә. Күңелнең утырмаган, иләс-миләс чагы. Кемнедер сайлый, кемне? Күңел кемгә тукталыр? Яки берсенә дә туктала алмый газапланырмы? Авыр чак, газаплы чак, куркыныч чак. Ә җыр кисәтә. Бер сүз, бары бер сүз. Ничаклы психологик кичерешне үз эченә алган! Күңел сүзләрне шулай берәмләп чүпли, халыктан берәмләп җыя. Туганнан бирле, балачактан, туктаусыз, гомер буе. Шуңа күрә язганда кирәкле сүз табылса, үз урынына ятса, сөенеп куясың.
Ятса күңелдә чымырдап,
Оеп изгелек.
Табыла үзеннән-үзе
Кирәк сүз элек...
Тел ил белән икән, аерым түгел икән. Ил язмышы – тел язмышы. Сугышта мин шушы хакыйкатькә ныграк ышандым. Менә бу шигырьдәге хисләр, сугышның иң авыр чакларында күңелдә туган хисләр:
Язмышым, рәхмәттән башка
Бер сүзем юк бу җиргә,
Мин риза, бәхил, колак сал
Минем соңгы гозергә.
Мин башка гозерләр белән
Сине бүтән йөдәтмәм,
Язмышым, үзең аердың,
Юк әткәм һәм юк әнкәм,
Юк җирдә башка шатлыгым,
Әйтче, мин кемнән, йә, ким?
Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,
Телемнән итмә ятим.
0181 0180

Теги: Сибгат Хәким Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру