Журнал «Безнең мирас»

Тәрбияле кеше туган телен бозмый

Матбугатта, радио-телевидениедә телебезне бозып куллану хакында язмалар, сөйләшүләр булгалап тора. Ләкин татар теленең сафлыгы, киләчәге өчен җаваплы кешеләрдә, хакимият органнарында, моңа игътибар итеп, туган телебезнең сыйфатын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен җитди чаралар күрү омтылышы сизелми диярлек.


Хәлбуки, телебезгә битараф караш, илтифатсызлык, аннан файдаланудагы башбаштаклык күренешләре көчәя бара. Республика күләмендә чыга торган газеталарның һәрбер санында дистәләрчә тупас тел ялгышларына тап буласың. Кайбер журналистларның төп эш кораллары булган телләренә җавапсыз, җиңел карауларына, аны начар белүләренә гаҗәпләнәсең һәм нәфрәтләнәсең. Кайчакта алар нәрсә язганнарына һәм сөйләгәннәренә төшенеп тә җитмиләр, үзләре кулланган аерым сүзләр һәм гыйбарәләрнең мәгънәләрен үзләре дә аңлап бетермиләр, ахры, дип уйлап куясың.



«СССР тарихы кафедрасында чы­га­накчылык гыйлеме белән махсус шөгыльләнә башлый», – дип язып чыкты шушы көннәрдә абруйлы бер газета хәбәрчесе күренекле галим М.Госманов турында. Бу җөмләдәге чыганакчылык гыйлеме дигән гыйбарәне нәрсә дип аңларга тиеш газета укучы? Моны язган журналист үзе ничек аңлады икән, дөресрәге, аңладымы икән аны?! Аңлаган булса, «...язма чыганакларны яки язма тарихи истәлекләрне өйрәнү белән шөгыльләнә башлый», – дип язган булыр иде ул. Хәлбуки, телебезгә битараф караш, илтифатсызлык, аннан файдаланудагы башбаштаклык күренешләре көчәя бара. Республика күләмендә чыга торган газеталарның һәрбер санында дистәләрчә тупас тел ялгышларына тап буласың. Кайбер журналистларның төп эш кораллары булган телләренә җавапсыз, җиңел карауларына, аны начар белүләренә гаҗәпләнәсең һәм нәфрәтләнәсең. Кайчакта алар нәрсә язганнарына һәм сөйләгәннәренә төшенеп тә җитмиләр, үзләре кулланган аерым сүзләр һәм гыйбарәләрнең мәгънәләрен үзләре дә аңлап бетермиләр, ахры, дип уйлап куясың.


«...балалар бакчаларына 1,5 млн сумнан артык чыгым тотылган», – дип укыйбыз бер газетада. Мондагы «чыгым тоту» рус телендәге «масло в масле» дигән әйтемне искә төшерә. Чыгым ул үзе – «берәр максат өчен тотыла, сарыф ителә торган акча, мал-мөлкәт». Шулай булгач, чыгым тотылган түгел, акча тотылган дип язарга кирәк иде ләбаса!


Синоптикларның газеталарда басылган хәбәрләренә күз салыйк.


«Һава торышы якшәмбедә генә аязачак», – дип ышандырганнар. Кемнәрне ышандырганнардыр һәм ышандыра алганнардырмы, юкмы – монысы билгесез әле. Бу – бер. Икенчедән, «һава торышы аяза», дип сөйләмәс чын татар кешесе, «көн аяза», дияр.


«Бу көнне республикада 3,6 градус җылы һава торышы күзәтелгән». Җылылыкны, салкынлыкны күзәтеп булмый, тоясың аны. Бу җөмләне: «Рес­публикада 3,6 градус җылы булган», – дип, чын татарча әйтергә мөмкиндер бит!


«Җылы һава торышы алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәчәк». Моны да, гади генә итеп, мөгез чыгармыйча: «Алдагы тәүлекләрдә дә җылы булачак», – дип әйтеп булмыймы икән соң?!


Менә бу җөмләгә игътибар итик.


«Алдагы елда бу күрсәткеч 1 миллиард сумнан артып киткән булган». Ничек аңларга икән моны: артып киткән булган дигән сүзләргә караганда, күрсәткечнең артуы үткәндә булган; алдагы сүзеннән бу процесс киләсе елда булачак дигән мәгънә аңлашыла. Димәк, журналист алдагы сүзен уйлап тормыйча гына кулланган: «Узган елда... артып киткән булган», – дияргә кирәк иде.


Бу җөмләдә балаларга сүзе дә уйламыйча кулланылган: «Быел ата-аналарның балаларга айлык түләве хакы, узган ел белән чагыштырганда, 7,4 тапкыр арткан». Балаларга түгел, балалар өчен түләү турында бара сүз һәм шулай язарга да кирәк иде.


«Тик ул да больницада яралардан һәлак була». Монда һәлак була сүзе дөрес кулланылмаган. Сугыш кырында яки бәла-казаларга эләгеп һәлак булалар, больницада исә (кайчакта) үләләр.


«Кайбер балалар бакчасында­ түбән сыйфатлы, хәтта черегән ашамлык­ларның булуы фаш ителгән». Монда журналист бозылган сүзе белән черегән сүзләрен бутаган, күрәсең. Балаларга черегән ашамлыклар бирүләренә һич кенә дә ышанып булмый, бозылган булырга мөмкин.


Хәзерге сөйләм һәм язма телебездәге күпсанлы җитди хаталарның төп сәбәбен менә болай аңлатырга мөмкин.


Сөйләмдә сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнешкә керүе билгеле бер тәртип, кагыйдә буенча гамәлгә ашырыла: теләсә кайсы сүз, башка теләсә нинди сүз белән табигый бәйләнешкә кереп, тиешле конкрет мәгънә белдерә алмый. Мәсәлән, тәмле сүзе бәлеш сүзе белән бәйләнеп, бергә килеп, татар теле өчен табигый тәгъбир (сүзтезмә) тәшкил итә: тәмле бәлеш. Шул ук тәмле, йорт сүзе белән бәйләнешкә кереп, табигый гыйбарә (әйтелмә) төзи алмый: татарча тәмле йорт дип әйтеп булмый.


Газетадан бер мисал: «Йөрәк ярсып әрни, ...нәфрәт үсә». Үсү кеше, агач, хайван, кош-корт кебек төшенчәләрнең исемнәре белән табигый бәйләнешле тәгъбирләр тәшкил итә. Әмма предмет исемнәре һәм абстракт исемнәр белән табигый бәйләнешкә керми. Әлеге җөмләдә дә нәфрәт үсә түгел, бәлки нәфрәт көчәя, арта,ташый һ.б.ш. булырга тиеш.


Күп каләм ияләре телнең шушы иң әһәмиятле кагыйдәләренең берсен – сүзләрнең үзара табигый бәйләнешкә керү тәртибен (нормаларын) белмиләр: еш кына кайсыдыр сүзләрдән нинди­дер бер гыйбарә төзиләр. Һәм бу әй­тел­мә, татар телендәге сүзләрнең таби­гый бәйләнешен исәпкә алмыйча төзелгәнлектән, туган телебезнең хосусиятен бозуга, аның тотрыклы грамматик төзелешен какшатуга, җимерүгә өлеш кертә.


Сөйләмдә, язма текстта сүзләрнең табигый мәгънәви бәйләнешен бозу күбесенчә русчадан тәрҗемә итү, дөресрәге, ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп чыга.


Тәрҗемә итүдәге иң күп таралган ялгышларның нигезендә исә бер телдәге (чыганак телдәге – оригиналдагы) сүзне икенче телгә (тәрҗемә теленә) сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерү ысулы белән эш итү ята. Бу ысул үзе шуннан гыйбарәт: тәрҗемәче тәрҗемә телендә оригиналның һәр сүзенә аерым сүздән торган тәңгәллек табарга тырыша. Хәлбуки, төрле телләрдә сүзләр саны бертөрле булмаганлыктан һәм сүзләр гомумән алганда һәр телдә дә күп мәгънәле булганлыктан, тәрҗемә иткәндә оригиналның һәр аерым сүзенә тәрҗемә теленең аерым сүзеннән торган тәңгәллек табу мөмкин булмый: еш кына оригиналның аерым бер сүзен тәрҗемә телендә берничә сүз белән дә белдерергә һәм, киресенчә, оригиналның берничә сүзен тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Кайчакта исә тәрҗемә телендә оригиналның теге яки бу аерым сүзе үзе генә чагылыш та тапмый.


Тәрҗемә процессында ике тел сүз­лә­ре арасында тәңгәллекләр табып куй­ганда, күп тәрҗемәчеләр тарафыннан җибәрелә торган иң зур ялгыш шул: тәрҗемә телендә оригинал сүзенә тәңгәллек аның сөйләмнән, тексттан аңлашылган мәгънәсенә карап түгел, бәлки күбесенчә сүзлекләрдә теркәлгән һәм иң күп кулланыла торган төп мәгънәсенә нигезләнеп билгеләп куела. Һәм шуның аркасында сүзләрнең үзара табигый мәгънәви бәйләнешкә керү тәртибе (нормалары) бозыла һәм, шулай итеп, туган телнең хосусиятенә, төзелешенә җитди зыян килә.


Бу күренешне мисаллар ярдәмендә аңлату хәерле булыр.


Хәзер мәгълүмат чаралары (матбугат, радио-телевидение) телендә «Мин иртәгә Мәскәүгә очам», «Президент Кырымга очты» рәвешендә язу һәм сөйләү гадәткә керде. Бу, әлбәттә, телебезнең табигый сөйләм кагыйдәләрен тупас бозуның гыйбрәтле бер мисалы. Мондый гарип әйтелмә-тәгъбирләр телебездә тәрҗемә итә белмәү, тәгаенрәк итеп әйткәндә, татар телендә рус сүзләренә тәңгәллекләрне ялгыш билгеләп кую аркасында барлыкка килә.


Журналист, «Он полетел в Москву» җөмләсен тәрҗемә иткәндә, лететь сүзен татарчага аның кошларга, очу аппаратларына карата кулланыла торган төп мәгънәсендәге тәңгәллеге очу сүзе белән күчерә. Әмма рус телендәге лететь сүзенең мәгънәләре татарчадагы очуның мәгънәләреннән күбрәк булуын һәм рус телендә лететь сүзенең кешеләргә карата да кулланыла алуын, чын татарча сөйләгәндә исә очу сүзен кешегә карата кулланып булмавын исеннән чыгара яки белми. Лететь сүзенең мәгънәләрен татар телендә барлык очракларда да очу сүзе белән белдерү мөмкин түгел. Чөнки татар һәм рус телләре – төрле төзелешле, үзенчәлекле телләр, аларның һәркайсы чынбарлыкны үзенчә чагылдыра.


Рус телендә кешенең кая таба һәм нәрсә ярдәмендә хәрәкәт итүе, йөрүе бер төрле, татар телендә исә – икенче төрле чаралар белән белдерелә. Русча җәяү бару идти, атка, машинага, поездга утырып бару – ехать, самолетка утырып бару – лететь, су транспортына утырып бару – плыть сүзләре белән белдерелә. Татар телендә кешенең хәрәкәт итүе, ни рәвешле һәм нинди чара ярдәмендә белдерелүенә карамастан, гомумән генә – бару, кайту, килү, китү сүзләре белән белдерелә, нинди чара ярдәмендә икәнлекне аерып күрсәтергә кирәк булганда, тиешле транспорт чарасының исеме өстәлә: җәяү бару (кайту, килү, китү), автобус белән бару (автобуска утырып бару һ.б.), самолет белән бару һ.б.


Шулай булгач, русча я полечу (куда-то), он полетел дигәнне татарча мин очам (кая да булса), ул очты, дип әйтеп булмый (бу телне тупас бозу була), бәлки мин барам (самолет белән, поезд белән һ.б.), ул китте, дип әйтелә.


Ике тел белән эш итүчеләр, шул­ исәптән тәрҗемә эше белән шөгыль­ләнүчеләр өчен төрле телләрнең мондый үзенчәлекләрен белү һәм эш процес­сында исәпкә алу – беренче шарт. Ми­сал өчен әйтик: менә бу җөмләнең авторы рус һәм татар телләренең һәр­кайсы үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия дигән кагыйдәне истә тотып эш итмәгән, әлбәттә: «Еш кына ерак араларга очып, төрле сәгать поясларындагы ритмга җайлашырга тиеш булган эшмәкәрләр...» (Дөресе – «Еш кына ерак араларга йөреп...»).


Менә бу мисалларда тәрҗемә иткән­дә төрле телләрдәге беренче карашка (төп мәгънәләре буенча) тәңгәллек бу­лып күренгән сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән мәгънәви (семантик) бәйләнешкә керүендәге милли үзен­чәлекләре исәпкә алынмавы ачык күренә.


«Татар театрына 108 яшь» (дөресе – «Татар театрына 108 ел» яки «Татар театрының ачылуына (эшли башлавына) – 108 ел»).


«Бу көннәрдә зурдан купмый гына газетаның 95 яшьлеген бәйрәм итеп алдылар» («... газетаның 95 еллыгын бәйрәм итеп алдылар» тиеш).


Әлеге ике җөмләдә ел сүзе урынына ялгыш яшь сүзе кулланылуның сәбәбе – журналистның рус телендәге лета (годы) сүзенең мәгънәсе татар телендә кешеләргә һәм хайваннарга карата гына яшь сүзе белән тәгъбир ителүеннән, җансыз нәрсәләргә карата исә ел сүзе белән белдерелүеннән хәбәрдар булмавы.


«Фатирга үткәннән соң, җинаять­челәр үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштыра» («...кергәннән соң...» кирәк). «Ир-ат, йозакны ватып, эчкә үткән» (дөресе – «эчкә кергән»). (Русча – проходить внутрь, в комнату һ.б. татарча – эчкә (бүлмәгә һ.б. нәрсәләргә) керү.


Тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләр (безнең журналистларның барысы да диярлек күп материалны русчадан тәрҗемә итеп ала) еш кына теге яки бу рус сүзе­нең берничә төрле мәгънәгә ия булуын һәм ул мәгънәләрнең татарча төрле сүз­ләр белән белдерелүен исәпкә алып бетер­миләр. Нәтиҗәдә, җитди ялгышлар китә. Соңгы елларда мәгълүмат чаралары телендә еш кулланыла торган ялгыш калькалаштырылган әйтелмәләрдән кыскарту сүзе белән ясалган гйбарә­ләр­не мисал итеп күрсәтергә була. Мәк­тәпләрне, хезмәт хакын, эшче-хез­мәт­кәрләрне һәм башка күп нәрсә­ләр­не кыскарта­лар, дип сөйлиләр һәм язалар күп оч­ракларда. Мәсәлән: «...акча күләме 16 мил­лиард сумга кыскартылган» (дө­ресе – «...16 миллиард сумга киме­телгән»); «...чиновниклар санын кыскарту турында карар кабул ителгән» («...чи­­­­новниклар санын киметү турында ка­рар...» кирәк). Бу сүзне куллану белән ма­выгуның төп сәбәбе – русчадагы сократить сүзен, уйлап-нитеп тормыйча, һәр очракта да кыскарту дип тәрҗемә итү. Әмма бераз гына булса да уйлап эш итсәң, сократитьның төрле мәгънәләрен татарча төрле сүзләр белән белдерергә кирәклеген күрәсен. Русча сократить сүзе белән тәгъбир ителгән әйтелмәләрдә бу сүзгә татар телендә киметү, ябу, чыгару һәм башка сүзләр туры килә. Мәсәлән: сократить зарплату – хезмәт хакын киметү, сократить расходы – чыгымнарны киметү, сократить школы – мәктәпләрне ябу, сократить преподавателей – укытучыларны эшеннән азат итү (яки эшеннән чыгару).


Призвать (призывать) сүзенең берничә төрле мәгънәсе татар телендә чакыру, өндәү, алу һәм башка сүзләр белән белдерелә. Әмма хәзерге мәгълүмат чараларында һәр очракта да чакыру сүзе кулланыла һәм, әлбәттә, ялгыш кулланыла. Мәсәлән, армиягә чакырылды, хәрби хезмәткә чакырылды, диләр. Дөресе – армиягә алынды, хәрби хезмәткә алынды; «...Имаметдин Низамовлар да, солдат хезмәтенә чакырылып, сугыш хәрәкәтендә катнаша» («...солдат хезмәтенә алынып, сугышта катнаша» кирәк.) Өндәү сүзен дә, читләштереп, чакыру белән алыштыра: «Президент республика халкын тотрык­лылыкка һәм тынычлыкны сакларга чакырды» («...тынычлыкны сакларда өндәде» татарча дөресрәк булыр иде.)


«...җаваплылык хисе аны гомере буе озата килгән». Бу җөмләдәге «җавап­лылык хисе озата килгән» – русчадагы «чувство ответственности сопровождал его» фразасының сүзгә-сүз (хәрефкә-хәреф) тәрҗемәсе. Ләкин «хис озата кил­гән» дип әйтү татарча табигый түгел. Җөмләне бераз гына үзгәртеп төзесәң, сөйләм татарча дөрес яңгырашлы булыр иде: «...җаваплылык хисе анда гомере буе сакланып килгән».


«Президент Рөстәм Миңнеханов ...Ли Сянь Луну әфәнденең тирән кайгысын уртаклашты». Мондый эчтәлекле хәбәрләрне еш укырга туры килә. Беренче карашка, бу текстта бернинди дә китек нәрсә юктыр кебек. Ләкин мондагы һәм башка шундый текстлардагы тирән кайгы татарча дөрес түгел. Татарча яхшы белгән кеше тирән кайгы димәс, татар телендә гомумән кайгы, зур кайгы, кара кайгы бар. Тирән кайгы ул – рус теленнән ялгыш калькалаштырылып алынган гыйбарә.


Тирән сүзе менә бу җөмләдә дә дөрес кулланылмаган: «...алар носилкаларда әледән-әле тирән ыңгыраша (чын татарча – «...нык (яки каты) ыңгыраша»).


«Террорчылык эшчәнлегенә бәйле булган 3,5 мең банк хисаплары туңдырылган, 62 җинаять эше ачылган». Бу җөмләдәге «банк хисаплары туңдырылу»ны газета укучы ничек аңларга тиеш икән? Аны язган журналист бу турыда баш ватып тормаган: язганмы – язган, укучылар теләсә нәрсә уйласын, янәсе ! Мондагы «банк хисаплары туңдырылган» рус телендәге «банковские счета заморожены» фразасының хәрефкә-хәреф тәрҗемәседер, әлбәттә. Оригиналдагы «заморожены» күчерелмә мәгънәдә – «элеккечә, үзгәрешсез, файдаланмыйча калдыру» һ.б.ш. мәгънәдә кулланылган. Татар журналисты исә аның туры мәгънәсендәге тәңгәллегеннән файдаланган. Һәм нәтиҗә күз алдында: башваткыч килеп чыккан. Ул җөмләне болайрак итеп төзергә кирәк иде: «Террорчылык эшенә (яки террорларга) бәйле 3,5 мең банк хисаплары туктатылган...»


«Медсанбатка эләгеп, гаскәр артыннан хәрәкәтләнеп, яралыларга ярдәм күр­сәтә». Бу җөмләдәге хәрәкәтләнеп сү­зе дә – русчадан уңышсыз калька. «...гас­кәр артыннан барып...» дияргә кирәк.


«Чеп-чи татар балалар бакчасында әле теле генә ачылып килә торган баланы урыс программасы белән генә укыту ата-аналарда ризасызлык уята». Чеп-чи ялган, чеп-чи надан, дип әйтү бар, әмма «чеп-чи татар балалар бакчасы» дип сөйләмиләр (хәер, менә журналистлар әйтә икән). Бу – сүзне урынсыз куллану. Монда укыту сүзе дә дөрес кулланылмаган: теле ачылып кына килгән баланы укытып булмас, сүз өйрәтү турында барадыр.


«...кыпчаклар да «уйгыр мәдәния­т­е­нең бәрәкәтле тәэсирен татыган». Тәэсирне тату, дип әйтү – тупас хата. Җөмләне «...кыпчаклар да уйгыр мәдәниятенең бәрәкәтле йогынтысында булган» рәвешендә төзергә кирәк иде.


«Китап милли тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә». «Киң катлам укучылар» инде күп еллар мәгълүмат чаралары телендә иркен кулланыла. Ләкин берәр кешенең башында, нинди була соң ул киң катлам укучылар, дигән сорау туганы бармы икән? «Киң катлам укучы» – ялгыш ясалган гайре табигый тәгъбир.


Татар теленең аңлатмалы сүзлеген алып карыйк. Катлам – 1. Кат-кат булып торган нәрсәнең бер каты; 2. Күч. Социаль экономик хәлләре, дөньяга карашлары, культура дәрәҗәләре буенча бериш кешеләр. Шулай булгач, бу сүзнең (катламның) туры мәгънәсенең дә, күчерелмә мәгънәсенең дә укучыларга нинди мөнәсәбәте була ала икән соң?


Тагын бер хата: катламны киңлеге-тарлыгы буенча билгеләмиләр, бәлки калынлыгы-юкалыгы буенча тасвирлыйлар. Димәк, киң катлам, дип әйтү дә татарча дөрес түгел. Әлеге җөмләдә исә катлам сүзенең гомумән кирәге юк: «...мәдәниятебез белән кызыксынган укучыларга» дигәч, җиткән бит инде!


Соңгы вакытларда безнең журна­листларга телебезгә, ихтыяҗ булганлыктан түгел, бәлки мода өчен, тиктомалга, кызыклык өчен генә, яңалыклар кертү белән мавыгу чире йогып бара. Шундыйлардан, мәсәлән, яңгырау, яңгырату, җиткерү, тере, ассызыклау, хезмәт кую һәм кайбер башка сүзләр белән ясалган мәгънәсез, сәер әйтелмәләрне (сүзтезмәләрне) атарга мөмкин. Ми­сал­лар: «Киңәшмәдә яңгыраган тәкъ­димнәрнең файдасы булмыйча калмас»; «...иҗтимагый советның ки­ңәйтелгән утырышында яңгыраган төп фикер»; «...мөһим белдерү яңгыра­ды». Бу җөмләләрдәге яңгыраган тәкъ­дим­нәр, яңгыраган фикер, белдерү яңгырау тәгъ­бирләрендә татар теленең сүзләр бәйләнеше нормалары бозылган: татарча тәкъдим яңгырый, фикер яңгырый, белдерү яңгырый дип әйтеп булмый. Тәкъдим ясала, фикер әйтелә яки бел­де­релә, белдерү ясала яки игълан ителә.


«Римзил Вәлиев бу конференцияне өметле чара дип кабул итүен җиткерде». Җиткерү монда һич кенә дә урынлы кулланылмый. «...кабул итүен әйтте», яки «...кабул иттем, диде» яки башка шулайрак итеп әйтергә мөмкин һәм кирәк тә.


«Татарстан Республикасы Премь­ер-министры вазыйфасында хезмәт куйган». Мондагы «вазыйфасында хезмәт кую»ны – мөгез чыгару, дип кенә бәяләргә мөмкин. Чын татарча – «Премьер-министры булып эшләде», яки «Премьер-министры вазыйфаларын башкарды», яки башка шулайрак.


«...эшче яшьләр мәктәбендә урта белем алуны тәмамлый» («белем алуны тәмамлый», дип сөйләмиләр). Чын татарча – «...эшче яшьләр мәктәбендә белем ала» яки «...эшче яшьләр урта мәктәбен тәмамлый».


«М.Госманов – халыкара масштабта да танылу алган галим» (танылу алуполучать известностьның уңышсыз калькасы). «М.Госманов – халыкара күләмдә дә (яки дәрәҗәдә дә) мәгълүм галим» яки «М.Госмановны күренекле галим буларак чит илләрдә дә беләләр» һ.б.ш. кирәк.


«Эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге... М.Г.Сабировка зур абруй һәм танылу китерде» («...абруй һәм танылу китерү»не татар сүзләре белән русча язу, дип әйтергә мөмкин). Дөресе – «М.Г.Сабиров эшлекле сыйфатлары, кешелеклелеге... белән абруй һәм дан казанды».


«...гайре табигый булмаган хәлләр турында халык аеруча сөйләшергә ярата». Гайре үзе – сыйфатны инкарь итә торган кисәкчә. Димәк, яки «гайре табигый хәлләр...» яки «...табигый булмаган хәлләр» дияргә кирәк, югыйсә, мәгънә кабатлавы (тавтологиясе) килеп чыга.


«...мөселман журналистлары укытып чыгару ихтыяҗы көн тәртибенә менде» (дөресе – «...көн тәртибенә куелды (кертелде)», «...ихтыяҗы туды»).


«...башкалада транспорт белән идарә итү бик күпкә катлауланачак» («...транспорт йөртү... катлауланачак» татарча табигыйрак булыр иде).


Телебездә күпсанлы ялгышлар хөкем сөрүнең тагын бер сәбәбе – сөйләмдә сүзләрнең мәгънәви бәйләнешен гамәлгә ашыра торган грамматик чараларны дө­рес куллана белмәү. Грамматик чараларны бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, кушымчалар, сүз тәртибе, янәшә тору тәшкил итә. Бу чараларны кулланудагы ялгышлар исә шулай ук русчадан хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында килеп чыга.


Мәсәлән, рус телендәге работать за станком дигән әйтелмәне сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф ысулы белән эш итүче тәрҗемәче «станок артында эшләү» дип тәрҗемә итеп куя. Әмма бу гыйбарә татарча дөрес булмый, чөнки безнең телдәге сүз бәйләнеше кайгыйдәсе (нор­масы) буенча оригинал мәгънәсе станокта эшләү рәвешендә белдерелә. Шулай ук бои под Москвой чын татарча Мәскәү астындагы сугышлар түгел, бәлки Мәскәү тирәсендәге (яки янындагы) сугышлар; играть на гармони хәзерге мәгълүмат чараларында кулланылганча гармунда уйнау түгел, гармун уйнау.


Ләкин бүгенге журналистлар еш кына рус һәм татар телләренең бу үзенчәлекләрен исәпкә алып тормыйлар, рус телендәге сүз бәйләнеше чараларын татарчага хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп, телебезне гайре табигый әйтелмәләр (тәгъбирләр) белән чүпли баралар. Берничә мисал китерик.


«Илшат Әминов һәм аның урынбасарлары нәкъ шушы проблема өстендә эшли» (дөресе – «...шушы проблема белән шөгыльләнә»).


«Көнбатышта Мәскәү астындагы Касыйм төбәгеннән алып көнчыгышта Иркутск өлкәсенә кадәр...» («Мәскәү тирәсендәге (яки янындагы) Касыйм төбәгеннән алып...» кирәк).


«...дип, шатлыгы белән уртаклашты Илдус Нәфыйков» (дөресе – «...дип, шатлыгын уртаклашты»).


«Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң». («Станокта, төзелештә эшләгән яһүдне очрату...» кирәк).


«Гаяз Исхакый... бөтен гомерен Идел-Урал төрки-татар дәүләтен төзү өчен багышлый» («...төрки-татар дәүләтен төзүгә багышлый» тиеш).


«...башка төрле сәер ризыкларны да авыз итәргә була» (дөресе – «...ризык­лардан да авыз итәргә була»).


«Руль артындагы хатын-кызны яманламыйк» (чын татарча – машина йөртүче хатын-кызны яманламыйк).


Бүгенге көндә телдән һәм язма сөйләмебездә туган телне бозып куллану күренешләре күптөрле. Бу мәкаләдә аларның бик азы гына күрсәтелде. Насыйп булса, бу хакта язулар һәм әңгәмә корулар тагын булыр әле.


Язмабызга йомгак ясап, туган теле­без­нең сафлыгын, дөреслеген саклауга юнәлтелгән берничә тәкъдим мәгъкуль булыр, дип уйлыйбыз.


Дәүләтнең тиешле органнары, Мәга­риф министрлыгы балаларга һәм яшьләргә татар телен өйрәтүнең, укы­туның сыйфатын, нәтиҗәлелеген күтә­рү мәсьәләләре белән конкрет һәм җитдирәк шөгыльләнсен, туган тел укытучыларының укучылар белеменең тиешле дәрәҗәдә булуы өчен җаваплылыгын арттырсын иде.


Казан федераль университеты җитәкчелегенә, татар журналистларын әзерләү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтеп, булачак белгечләрнең татар телен камил белүләренә ирешү өчен, аларның җитди чаралар күрүе зарур.


Татарстан хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан журналистлар союзы, газета-журнал, радио-телевидение җитәкчеләре журналистлардан үзләренең төп эш коралын – туган телләрен яхшы белүләрен таләп итәргә тиеш.


Мәгълүмат чаралары теле чын татарча, әдәби дөрес, җанлы, матур тел булырга тиеш.

Теги: Рүзәл Юсупов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру