Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)
Әсәрнең башын монда укый аласыз
Искәндәр!
Хатларымда язылган вакыйгалардан соң, үз-үземә ачуым артты, «Син, Галия, иске карашлардан арчынып бетмәгәнсең, семьяны бик югары күтәрәсең, романтикага бирелеп, тормыштан читкә тәгәрисең. «Врач хатлары», «Амбулатория хатлары» язасы урынга, Искәндәргә язасың» дип, үземне тиргәргә тотындым.
Бары тик эштә генә онытыла алам. Амбулаториянең чисталыгын, килгән авыруларның газета-журнал карап утыруларын күргәч, приемда булган кайбер тәҗрибәләрне дәфтәргә яза башлагач кына, чын-чынлап рәхәтләнәм.
Ял көннәремдә балаларымны җитәкләп, Мәфтуха апайга барам. Ул колхоз председателе булып эшли. Без аның белән кичке лампа алдында колхоз турында, илебез турында сөйләшәбез. Кечкенә-кечкенә китаплар укыйбыз. Революция корбаннарына багышланган истәлекләрне актарабыз. Мин Мәфтуха апайның көннән-көн үсә барганын күрәм.
Кайчагында бу сөйләшү өенә күрше хатын-кызлар да, хатын-кызлар баш булганны карап тору өчен ирләр дә керәләр.
Шушындый чәйләрнең берсендә мин җыелган халыкка түбәндәге документны татарчага тәрҗемә итеп укып чыктым. Бу документ 1920 елны Одесса шәһәрендә аклар тарафыннан үтерелгән кыз турында. Менә ул:
Кадерле иптәшләр!
Мин үземнең кечкенә тормышымны намус белән үттем, намус белән үләм дә. Бүген кич мине атачаклар. Ә сигез көннән миңа 22 яшь тула. Үлүем кызганыч түгел, революция өчен бик аз эшләдем — шунысы кызганыч. Үләсе килми. Чөнки мин үземне хәзер генә, төрмәгә эләккәч кенә, аңлы революционерка һәм партия эшчесе итеп сизә башладым. Эшлисе килә.
Кулга алынганда һәм судта үземне ничек тотуым турында иптәшләр сөйләрләр. Алар: «Син үзеңне егетләрчә тоттың», — диләр. Әнкәй бәгыремне кысып-кысып үбәм. Әнкәй, тормышымның ахыры төрмә эчендә, пуля астында бетүе өчен елама. Советлар иленең эшчән анасы булырга тырыш. Дошманнар кулында үлгән кызыңның истәлегенә кер төшермә — большевиклар яклы бул.
Без, үлемгә хөкем ителүчеләр, барыбыз да үзебезне яхшы хис итәбез. Бүген соңгы мәртәбә газеталар укыдык. Безнекеләр Перекопка киләләр. Тиздән Украина иркен сулыш алыр. Кызу эш, иркен хезмәт, рәхәт көннәр башланыр. Илебез чәчәк атар. Тик мин булмам. Менә шунысы кызганыч.
Йә хушыгыз, бәхетле булыгыз!
Д.Любарская
Йомыш белән генә кергән 60 яшьлек Миңниса әби түзмәде. Җыерчыклар белән капланган бите буенча мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә:
— Кем яза дисең әле, доктор апа? — дип сорады.
— Любарская. Нигә сорыйсың, әби?
— Яхшырак кара, доктор, минем кызым Фәтхуллина түгелме? 22 яшь дигән бит. Аннары Украинасы да бар. Минем кызым Мәрьям дә атасы янына Донбасска киткән иде. Атасы турында хәбәрем бар. Безнекеләр кая киләләр дип укыдың әле?
- Перекопка.
— Әйе. Картым менә шунда Перекопны алганда үтерелгән. Ә кызым турында һичбер хәбәрем юк. Бәлки, бу хатны ул мескенем язгандыр. Теле бик йомшак. «Әнкәй бәгырем» дигән бит. Минем кызым да йомшак күңелле иде, — дип, үксеп елый башлады.
Мин мөмкин хәтле җиңел итеп аңлатырга һәм юатырга тырыштым.
Мәфтуха апай төрмәдән язылган әлеге хатны үзенә бирүемне сорады һәм башка хатны укырга кушты. Икенче хатны да, укыгач, үзенә алды.
Хатлар укылып беткәч, шул уңай белән без Гражданнар сугышы һәм сугышта хатын-кызларның катнашулары турында сөйләшеп алдык. Сөйләшү озакка сузылды. Киткән чагында, Мәфтуха апай:
- Мин син укыган хатларны изба-читальняга бирәм, — диде.
Мәфтуха апай бик зирәк кеше. Икенче баруымда, ул мине, авыру карарга дигән булып, Миңниса әбигә алып китте. Тик юлда юргамда гына:
- Син инде бернәрсә дә белмәгән бул. Миңниса әби сине бик ошаткан. «Докторны миңа алып кил», — ди. Кунакка чакыра үзеңне. Башка хатын-кызлар да булачак. Син безгә авырудан саклану, балаларны ничек тәрбия итү турында сөйләрсең, — диде.
Бу турыда мин үзем дә уйлап йөри идем. Хәтта бер тапкыр Мәфтуха апайга: «Берәр колхозница йортында әңгәмә уздырасы иде. Шәһәрдә хәзер җыелышларны ударниклар өендә уздыралар», - дип сөйләгән идем.
Без барып кергәндә, Миңниса әби бер хатын белән өстәл хәстәрләп йөри иде. Өе чиста. Идәннәр сап-сары итеп юылган. Тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр корылган. Стенада - Ленин рәсеме.
Озакламый егермеләп кеше җыелды. Сүз ара сүз чыгып, мин профилактика турында сөйләп алдым. Миңниса әби, иске заманны искә төшереп, ачлы-туклы яшәвен, газап-михнәт белән көн күрүен сөйләде. Ирен, кызын сагынды. Аның улы — райкомның иң яхшы тракторчысы — Мәрданша гармун алып уйный башлады. Арадан берәү ул уйнаган көйгә сүз кушты. Җыр күтәрелде.
Авылга килгәннән бирле бер генә тапкыр да җырлаганым юк иде. «Безнең доктор җырчы икән» дип сөйләүләреннән курыктым. Докторлыгыма караганда, җырчылыгыма тизрәк ышанырлар дип уйлаган идем. Ә монда түзмәдем — җырлап җибәрдем.
Җыр бетүгә, гармун бию көенә сиптерергә тотынды. Комсомолка Галия һәм тагын берәү ду китереп бии башладылар.
Тәрәзә алды халык белән тулды. Бер минутлык тынлыктан файдаланып, Мәфтуха апай ашлык җыю кампаниясенең җитүе һәм ничек эшләргә кирәклек турында сөйләде. Үзенең колхозындагы алдынгы кешеләрнең исемнәрен дә әйтеп үтте. Шуннан соң ул җыелган халык арасыннан әллә кемне эзләп табып алды да аңа сорау бирде. Аңардан җавап алгач, икенче кешегә күчте, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Аның сораулары һәм алган җаваплары бу төстә булды:
— Камәр апа, синең Фатыйма исемле бер кызың бар иде, ул хәзер кайда һәм кем булып эшли?
— Беләсең ич. Буа районында агроном ул хәзер.
— Ә син нәрсә тик торасың? Синең дә бит, Гайшә җиңги, Шәмсинур исемле кызың бар иде. Кайда соң ул?
— Ул Казанда инженер булып эшли.
— Ә синең кызың Халисә кайда?
— Халисә Москвада укый. Судья була ул.
— Ә син, Җиһанша абый, ник дәшмисең? Тәрәзә төбендә торасың. Өйгә керер идең. Синең дә бит Майшәкәр исемле кызың бар. Ул хәзер кайда?
Җиһанша абый тиз генә җавап бирмәде. Башта мыек астыннан елмайды. Аннары «Рәхмәт, кызым Мәфтуха, мине дә телгә алдың» дигән сыман тамак кырды. Шуннан соң гына:
— Минем кызга берәвегез дә тормый. Минем Майшәкәрем - трактористка. Менә минем кызым кем, — дип, мактанып җавап бирде.
— Күрәсезме, иптәшләр, — диде Мәфтуха апай, — безнең авыл хатын-кызлары арасыннан кемнәр чыга! Агрономнар, инженерлар, врачлар, судьялар, тракторчылар, председательләр. Бу безнең илдә! Ләкин дөньяда башка илләр дә бар. Хатын-кызлар анда ничек яши соң? Яле, доктор, син укыган кеше — аңлатып бир әле, — дип, һич көтмәгән җирдән миңа борылды да, — миңа сөйләгән нәрсәләрне сөйлә, — диде.
Гадел Кутуй
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА