Журнал «Безнең мирас»

Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укый аласыз

Искәндәр!


Бу хатны мин өзеп-өзеп, ялгыз калган минутларымда язам. Яза башлавыма байтак вакыт үтте, ә ахырына, соңгы сүземә һаман җитә алмыйм әле. Хатларымда аңлашылмый торган урыннар, әйтелеп бетмәгән фикерләр булса, гафу ит. Күрәсең ич, балалар турында яза башлаган идем. Галиуллинга күчкәнмен. Кайчагында шундый озын хатлар язуыма кәефем дә китә. «Ни өчен язам?» — дип, үз-үземә сораулар бирәм. Йөрәккә тулган шул. Бушанасым килә. Ә вакыт-вакыт хатларда кузгатылган мәсьәләләрнең тирәнлегенә төшенеп, аларны «Ана хатлары» исемендә газетага да язасым килә.


Мин сиңа балаларыма «әткәй» табуым турында язарга уйлаган идем. Бу гаҗәп эш болай булды.


Кичләрнең берсендә, студентка чагымнан калган дәфтәрләрне актарганда, корзина төбеннән бер рәсем килеп чыкты. Бу рәсем — минем белән бергә укыган, миңа яшерен мәхәббәт тотып йөргән рабфак студенты Вәли Сафиуллин рәсеме иде. Рабфакта чакта мин стена газетасында секретарь булып эшли идем. Шуннан эләгеп калган рәсем, ахры. Рәсемне кулга алып карый башлау белән күз алдыма тере Вәли килеп басты. Кара күзләрен төбәп, безнең залдан чыгып китүебезне карап калуын хәтерләдем. Кызгандым үзен. Аңардан көлеп йөрүемә ачуландым. Ләкин рәсем караган кичне, Искәндәр, мин сине уйламаска тырыштым. Ирек-ле-ирексездән гел Вәли Сафиуллин тирәсендә әйләндем. Һәм яңа дөнья ачкан шикелле, «Вәлинең фамилиясе дә минем фамилиям белән бер, мин дә Сафиуллина бит. Кадрия: «Әткәй кайда? Ул кемгә охшаган?» — дип сорый. «Менә синең әткәең. Менә минем ирем», — дип, Вәлине үземә хыялый ир иттем.


Ачуланма, Искәндәр! Бу кичне мин сине бөтенләйгә оныттым. Бу кичне мин Сафиуллин рәсемен, рамага куеп, стенага элдем. Ә иртәгесен Кадрия белән Рафаэльгә:


— Карагыз, әткәегез нинди чибәр! Ул тиздән кайтыр, — дип, аларны хыялый аталары белән таныштыра башладым.


Рәсем төшерергә яратуымны син яхшы беләсең. Тора-бара Вәли рәсемен мин берничә данә итеп эшләдем, зурайттым, кечерәйттем һәм Вәли рәсемен үз рәсемем белән янәшә куеп төшердем — икәү бергә төшкәндәй чыкты.


Бервакыт үтенеп сорагач, син минем белән рәсемгә төшәргә булган идең. Шунда син Кадрияне итәгеңә алып төшкән идең. Бу рәсем миндә әле дә саклана. Алар икәү. Шуның берсеннән синең башыңны кисеп алып, Сафиуллин башын куеп төшердем.


Бу рәсемнәрнең барысы да стенага эленделәр. Аларга үзем дә, балалар да, күршеләр дә ияләштек. Ә Рафаэль, «Әткәең кайда?» дигәч, «Менә» дип, бөтен рәсемнәрдән Вәлине күрсәтеп чыга. «Әткәеңне ничек яратасың?» дип сорагач, «Менә ничек», — ди дә Вәлинең рәсемен үбәргә тотына.


Ләкин кайчагында шушындый нәрсәне уйлап чыгаруыма үземнең дә исем китә. Шаярудан башланган әйбер чынлап та зурга китә.


Иң курыкканым Сафиуллинның тере булып чыгуы яки аның каршыларына очравым иде. Ләкин, нишләптер, күпмиллионлы халык арасында Сафиуллин югалгандыр, онытылгандыр, дөньяның атыдай бер өлеше булган киң Советлар Союзында Вәли минем белән очрашмаслык урында эшләп ята торгандыр, дип, үз-үземне төрлечә тынычландырырга тырыша идем.


Яшермим, бик еш Вәлине күрәсе килгән көннәрем була. Хәтта, амбулаториядәге уңышлардан соң өйгә кайтып кергәч, аның рәсеменә карап: «Вәли, син хәзер кайда? Галия исемле «хатының» барлыкны үзең беләсеңме? Галия — синеке!» — дип хыялланам.


Балаларга ата табылды. Ләкин хыялый атаны чын ата итеп өзлексез рәвештә саклап баруы бик кыен булды. Кадриянең «Әткәй ник хат язмый?» дип соравына каршы, үз-үземә хатлар язарга туры килде. Соңрак һәр ун көн саен мин башымнан уйлап чыгарып Вәлидән дип, үземә һәм балаларга сәлам хатлары китерергә өйрәндем. Хат алгач, җавап та язарга кирәк була. Айга бер-ике тапкыр минем белән бергә үткән җәйдән бирле Кадрия дә Вәлигә, дөресе — «атасына» хат яза. Менә аның бүген салып җибәрергә дигән яңа хаты:


Әткәйгә сәлам! Рафаэль дә сиңа хат язган булып утыра. Ул яза белми. Минем кәгазьләрне генә боза. Мин аңа ачуланмыйм. Рафаэль — кечкенә, ә мин — зур. Ләкин ул усал — таяк белән башка суга. Таяк белән кыйнашырга ярамый, дип әйтәм, аңламый.


Әткәй, син кайчан кайтасың? Тизрәк кайт инде. Икәү бергә урманга йөрербез. Анда бик күп матур чәчәкләр бар. Әнкәй күп эшли, бушамый. Наташа Рафаэльне карый, ә ялгызымны җибәрмиләр. Син кайтсаң, икәү йөрер идек. Син миңа рисовальный дәфтәрләр, цветной карандашлар, пионерский галстук һәм скакалкалар алып кайт, Рафаэльгә дә ал. Алмасаң, ул елар, минекен сорар.


Кайт инде, әткәй. Мин сиңа үзем ясаган рәсемнәремне күрсәтермен. Үбәм.


Кызың Кадрия.


Тора-бара Вәлидән «килгән» хатларга мин газеталардан укылган хәбәрләрне, кызыклы вакыйгаларны алып, аларны хатлар итеп балаларга тәрбия бирерлек рухта язарга өйрәндем. Сирәк кенә булса да, «Вәлидән — атагыздан посылка» дип, балаларга бүләкләр китерә башладым. Ләкин бу эшнең ахыры куркыта. Балалар үскәнче бу «сер» ачылмасын гына иде. Ә үскәч, мин аларга үземнең юләрлегемне әкият итеп сөйләрмен. Ул чагында кешеләр дә бит бик нык үзгәргән булырлар.


Ләкин үткән ел — әлеге суга баткан Нәфисәнең анасы — Зәйтүнә апа, газета китереп, бик каты куркытты:


— Кара әле, Галия, монда синең иреңне язганнар. Рәсемен дә төшергәннәр, — диде.


Аптыравымнан нәрсә әйтергә белмәдем. Катып калдым.


— Нигә шатланмыйсың? Аны мактаганнар бит. Мә, укы, «укытучы Сафиуллин» дигән, — диде дә миңа газетаны сузды.


— Әткәйне язганнармы? Карыйм әле, — дип, Кадрия дә, йөгереп килеп, карарга тотынды.


— Нишләп шатланмыйм! Әлбәттә, шатланам. Ләкин мин бик арыганмын. Аннары Вәли бу турыда миңа хатта да язган иде, — дип, курка-курка гына газетаны укырга тотындым.


Вәли Сафиуллин, Казан рабфагын бетергәннән соң, Москвага киткән. Университетның физматында укыган һәм төннәр буенча математика өстендә утырган. МГУны бетергәч, Москва урта мәктәпләренең берсенә математика укытучысы булып кергән. Анда сокланырлык рәвештә математика кабинеты оештырган. Укыту эшенә үзенең модельләрен керткән, профессорның әйтүенә караганда, Сафиуллин математиканы иң күңелле, иң җиңел, дөрес иткән. Сафиуллин мәктәбе үрнәк мәктәпкә әйләндерелгән. Хөкүмәт Сафиуллинның укыту хезмәтләрен, җәмәгать эшен исәпкә алып, аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләгән. Мәкаләдә әнә шулар языла.


Зәйтүнә апа чыгып китте. Ә мин, Вәлинең газетада басылган рәсемен карап, төрле уйларга чумдым.


Туган илем, син нинди көчле! Вәлине атаклы кеше булу дәрәҗәсенә күтәргәнсең. Мине дә, мине дә, илем, үзеңнең кочагыңнан чыгарма.


Күпме уйланып утырганмын — ачык хәтерләмим. Тик болай булгачтын, Вәлинең «хыялый ата» булуы ачылыр, миннән көләрләр, дип курка башлавым гына исемдә. Нишләргә? Аның ата булуына үзем дә, балалар да, күршеләр дә ияләшкән идек инде. Аннары Советлар илендә Вәли шикелле атаклы кешеләр байтак. Вәлине Әдрәстә кем күрсен соң? дип, үз-үземне юатып та куйдым, һәм:


- Кадрия, Рафаэль, тыңлагыз, әткәегез турында сөйлим, — дип, әлеге мәкаләне балалар теленә күчереп аңлата башладым.


Ярый. Тыныч йокы яки хәерле иртә, Искәндәр. Вәли турында уйлап, өченче хатымны шуның белән тәмам итәм.


Гадел Кутуй


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Гадел Кутуй Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру