Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)
Әсәрнең башын монда укый аласыз
Искәндәр!
Бу юлларны укып, син тагын: «Галия кызу эш аркасында балаларын да оныткан»,—дип уйлый күрмә. Балалар — минем шатлыгым. Бала караучы Наташа да аларны үзем кебек үк тирән ярату белән ярата. Үткән ел балаларым өчен радио куйдырдым. Җәй көннәрендә бу радио өй алдын клубка әйләндерде. Балалар гына түгел, зурлар да килеп кич буе концерт тыңлыйлар, җырлыйлар, бииләр. Хәзер Әдрәстә 40 радиоточка бар. Шулай да халык күбрәк минем радионы тыңларга җыела. Чөнки минем радио буенча теләгән бер шәһәрне тыңларга мөмкин.
Еш булмаса да, балаларым белән бергә су керергә барам, урманга чыгам.
Киләсе елга пианино алырга җыенуымны яздым шикелле. Ләкин балалар өчен болар гына җитми. Аларга тере кеше дә, ата да кирәк. Авыл тормышын күрмәгән кешеләр генә, крестьян балалары ата-ана мәхәббәтен күрмичә үсәләр, дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Әйе, авыл балалары күбесенчә үз ирекләрендә үсәләр. Ләкин ата-аналары бушаган минутта туйганчы сөеләләр дә, назланалар да.
Синең белән аерылуга өч еллап вакыт узгач, Кадрия бик еш:
— Әнкәй, нигә безнең әтиебез юк? Ул кайчан кайта? Минем әтием кемгә охшаган? Ник ул хат язмый? — дип сораштыра башлады.
Менә шуңа күрә дә эштән арткан һәрбер минутымны мин балаларыма биреп килдем. Миңа алар янында ана да, ата да була белергә кирәк иде. Ә бу бик кыен нәрсә. Балаларым яшь, әтиләре турында дөресен сөйләсәм, аңлый алмаслар. Шул ук вакытта: «Без аерылдык», «Сез ятим калдыгыз», — дип, иске заман сүзләре белән кәефләрен дә бозасым килми. Ата турында сүз чыккан саен, мин аларга:
— Ул Москвада укый. Укып бетергәч кайтыр. Сезгә бүләкләр китерер, — дип сөйлим.
Балаларга шулай сөйләгәч, семья тормышым белән кызыксынган чит кешеләргә дә «ирем читтә» дип ялганларга өйрәндем. Кем белә, бәлки, гайбәттән саклану өчен генә дә мин «ирем бар» дияр идем. Чөнки авылда тол хатынга, ире булмыйча балалар асраган кешегә начар күз белән карау бетмәгән әле.
Хатын-кызга хайвани теләкләрне ничек җиңелрәк үтәү күзлегеннән карау бетеп җиткәне юк әле. Үткән ел мин үзем шушындый типларның берсенә очрадым. Бу тип — әлеге Галиуллин.
Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга белән таныштырып үтәм.
Безнең авылда бер автомобиль бар. Бу автомобильгә күбесенчә райбашкарма председателе Галиуллин утырып йөри. Бу машина турында үткән елларны төрле-төрле әкиятләр сөйләнде, җыр-такмаклар әйтелде.
Көннәрнең берендә миңа районыбызның иң ерактагы Ак каен авылына эш белән барып кайтырга кирәк иде. Ат сорап йөргәндә, әлеге Галиуллинны очраттым. Ул, ат сораганымны ишеткәч:
— Ат көчен юкка әрәм итмәгез, хәзер шул якка машина китә. Сиңа гына урын табылыр. Машина белән үк кайтырсыз да, — диде.
Мин риза булдым. Башта дүрт кеше барырга тиеш булсак та, китү вакыты җиткәч, машинага шофердан башка Галиуллин белән мин генә утырдык. Шушындый үзгәрештән һәм Галиуллинның минем белән бүген «сез» дип төче телләнеп, йомшак итеп сөйләшергә тырышуыннан, мин үземә тиешле нәтиҗәләрне чыгардым. Юлда үземне мөмкин хәтле иркен тотарга булдым.
Авылны чыгу белән үк, Галиуллин, минем тормышым турында сүз башлап: «Ялгызыңа күңелсез түгелме? Менә сезнең ише усал хатыннар авылда күбрәк булса, без бик тиз үсәр идек. Юк шул, аз. Аннары матур хатын-кызга авылда яшәве дә күңелсез. Матурлар бик сайлаучан булалар. Бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? Юк. Физиологический потребностька ничек карыйсыз?» — дип, бер-бер артлы өзек-өзек җөмләләрен тезеп китте. Шул арада тозсыз анекдотларын да сөйләп алды. «Туңмыйсызмы?» дип, җилкәмә салынган плащымны төзәткән булып, кулларын хәрәкәткә китерә башлады. Аннары үзен зур каһарманга исәпләп, шәхси тормышында, өй эчендә рәхәт күрәсе килгәнен, ләкин шул рәхәтнең, уңмаган хатыны аркасында, юклыгын аңлатты. Ләкин мин, аны кирәгенчә тыңламыйча, сорауларына җавап кайтармыйча бардым. Чөнки аның мәче күзләрен елтыр-елтыр китереп, мал карагандай сөзеп каравы, мышнаулары мине чиркандырды.
Бер ярты сәгать барганнан соң, без куе урманга кердек. Галиуллин шоферга акрын барырга кушты. Ул бу урманның матурлыгын, чәчәкләрен, җиләкләрен мактады. Шул урман аркылы үткәндә, кулаклар тарафыннан үтерелгән ике коммунистның батырлыкларын сөйләде һәм, бераз эндәшми баргачтын, «Кара урман» көенә җырлап җибәрде. Галиуллинның һәрбер кыланышы, җырлаган чакта җилкәләрен селкетүе, тавышы, мәче күзләремә моңлык кертүе — бөтенесе дә миңа ошарга тырышуын күрсәтәләр иде. Ләкин ул шулай ясалма кыланган саен, минем нәфрәтем тагын да арта барды.
Урманны чыгабыз дигәндә, ул машинаны туктатырга кушты. Мин аңа киңәшмәгә барасын, үземнең дә ашыгуымны әйттем. Ул ярым гаҗәпсенү белән:
— Табигатьне яратмыйсызмыни? Миңа калса, сезнең шикелле матур хатын белән шушындый яшел урманда, чәчәкләр арасында, саф һава уртасында бергә булу өчен мин киңәшмәне генә түгел, бөтен дөньяны оныта алам, — дип, куе агачлар арасына кереп китте.
Мин машинадан төшмәдем. Биш-ун минуттан соң Галиуллин бер букет чәчәкләр һәм тамырлары белән үк өзелгән кып-кызыл җиләкләр китерде. Ул аларны:
— Теләсәгез ничек аңлагыз, миннән истәлек, — дип, миңа сузды.
Машина кузгалып китте. Галиуллин үзенең тактикасын үзгәртте. Турыдан-туры алырга мөмкин булмагач, йомшак мөгамәлә белән минем күңелемне табарга тырышты.
Ак каен авылында озак тормадык. Мин, балалар яслесендә смотр уздырып, шуның күршесендә үк бизгәк белән авырган бер хатынны караганда, Галиуллин килеп тә җитте.
— Киттекме, доктор? — диде.
Кире кайтырга дип машинага утырганда, караңгылык төшә башлаган иде инде. Бөдрәләнә башлаган болытлар яңгыр булып яварга җыеналар. Ашыгырга кирәк иде. Яңадан урман аркылы кайтырга туры килде. Юл буе Галиуллин үзенең киңәшмәдә булуы, анда нәрсә сөйләве турында мине таныштырып барды. Аның тавышында да, сүз сайлавында да «Күрәсеңме, мин сезнең белән ничек уртаклашам, сезне якын күрергә теләүдән шулай итәм бит» дигән нәрсәне аңлап була иде. Шуңа бәйләп, үзенең семья тормышын, хатынының булдыксызлыгын да сөйләде. Очраган бер кешегә хатынын, семьясын яманлап йөргән вак кешеләрне яратмыйм мин. Шуңа күрә бу сүзләрдән соң миндә Галиуллинга карата нәфрәт тагы да артты, үсте.
Урманга кердек. Урман уртасында машинабыз кинәт туктады. Шофер Ибрай:
— Их, шайтан алгыры, машинаның моторы бозылды бит, — диде.
— Ну? — диде Галиуллин.
— Инде нишлибез? Төзәтеп буламы? — дип соравыма, шофер борчылган кыяфәт белән:
— Өстемә карап тормасагыз, тиз төзәтермен, — диде дә, моторның калфагын алып, казынырга тотынды.
Галиуллин, мине култыклап:
— Минем шофер бик тискәре кеше, әйдәгез, бераз читкәрәк китеп тынычландырыйк үзен. Ибрай карап торганны һәм үз эшенә тыгылганны яратмый, — дип сөйләнә-сөйләнә, мине урман эченә, юлдан читкә алып китте. Шофер, машинаны төзәтеп бетергәч тә, быргы кычкыртырга булды.
Галиуллин ярым караңгыда миңа җиләкләр җыйды, чәчәкләр китерде. Ә мин быргы көттем, машина турында уйландым. «Машина ватылмаган. Бу бары урманда туктап тору өчен корылган хәйлә генә. Галиуллин нинди планнар кора икән?» Минем бу уйларымны Галиуллинның, яңадан бер кочак чәчәкләр китереп, яныма утыруы өзде. Ул бер чәчәк алды да, аның яфракларын берәм-берәм өзеп, «Ярата-яратмый, ярата-яратмый» дияргә тотынды. Үчне мәхәббәткә борып шаяра башлады. «Урманда сулавы рәхәт», — дип, кулларын бер күтәреп, бер төшереп, тирән-тирән суларга кереште. Аннары:
— Ә сез нигә суламыйсыз? Сулагыз, сезнең тирән сулавыгызны карыйсым, тыңлыйсым килә. Хатын-кызларның, бигрәк тә сезнең шикелле матурларның, сулавы аеруча матур була: күкрәк бер күтәрелә, бер төшә... ягез, — дип, минем кулларымнан эләктереп алды һәм, ничектер җаен туры китереп, үбәргә омтылды.
Мин:
- Бу нәрсә тагын?! — дидем дә бар көчем белән үзен этеп җибәрдем.
Ләкин Галиуллин кылануыннан тукталмады, мин этеп җибәргәч, шаярам дип белде, күрәсең, шаркылдап көлде дә:
— Һэ, сез көчле... карап карыйк... кайсыбыз көчлерәк икән, — дип, мине кочаклап алды.
Мин лач итеп аның битенә төкердем һәм каты кычкыру белән (шофер ишетсен дип) «кабахәт», «шакшы» дип, аны этеп җибәрдем. Үзем машинага йөгердем.
- Нигә быргы кычкыртмыйсыз?
Кычкыртырга гына тора идем, үзегез килеп җиттегез, — диде шофер.
Машина кузгалып киткәч, Галиуллин бөтенләй башка, гаепле кеше тавышы белән:
— Зинһар, гафу итегез... Мин белмәдем... Мин түзмәдем, назланасым килгән иде... Каршы тормассыз дип уйлаган идем, — диде.
- Сез кабахәтнең дә кабахәте икәнсез. Бер тапкыр этеп җибәргәч, нигә инде икенче кат сузылырга?
- Шаярасыз дип белдем. Хатын-кызлар бервакытта да: «Мин синеке», — димиләр. Алар һәрвакыт: «Нишләвең инде бу? Кирәкми», — диләр, ә үзләре кочакка кысыла баралар. Ә сез башка. Онытыйк. Бу турыда бервакытта да искә төшермәгез, — дип ялварды.
Шуннан соң безнең сүз, әллә ничек, бәйләнмәде. Мин Галиуллинның бу кыланышына әллә артык әһәмият биргәнгә, әллә аны өйрәтергә теләгәнгә машинаны туктатырга сорап, шофер янына күчеп утырдым һәм каһкаһә белән:
— Синең начальнигың, Ибрай, хатын-кызлар янында үзен тота белми, хулиганнарча кылана. Мин синең яныңда утырып барам, — дидем.
Галиуллин бер сүз дә эндәшмәде.
Төрле бәет, такмаза, җырларның тууына сәбәп булган Галиуллин машинасы әнә шул инде. Такмаза-җырларда төп каһарманнар булып әлеге Камал Галиуллин, МТС кешесе Мөстәкыймов һәм хатын-кызлардан яследә бала караучы Марфүзә һәм тимер юл станциясеннән Тамара исемле бер кыз йөри. Әйтелгән такмаклар, җырланган җырлар буенча да машинаның моторы бик еш бозыла икән.
Ләкин Галиуллинның бу «батырлыклары» озакка бармады. Чуан тиз тишелде. Эш Галиуллинның партиядән чыгарылуы, урыныннан алынуы белән бетте. Галиуллин китеп, яңа җитәкчеләр сайлангач, районыбыз бик тиз алга, югарыга таба күтәрелә башлады. Ышанмассың, быел урамнарга агачлар утыртылды, тротуарлар ясала. Колхозчылар да, Галиуллин куылгач, ничектер, яхшырак эшлиләр кебек тоела. Корбановны бик яраталар. Ул — Галиуллинның киресе, онытылып эшли белә, тынычлыгы белән иң авыр бәлаләрне дә җиңеп чыга.
Гадел Кутуй
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА