Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)
Әсәрнең башын монда укый аласыз
Искәндәр!
Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Ләкин аерылышкан минутлардагы чыраең һаман күз алдымда тора.
Рафаэль тугач нинди тамаша ясаганыңны хәтерлисеңме? Аны онытуы кыен. Син бит больницага мине каршы алырга да бармадың.
Француз халкында гаҗәп яхшы бер мәкаль бар. Бу мәкальне болай тәрҗемә итәргә мөмкин: «Кеше үзенә күрергә туры килми торган кайгыларны, фаҗигаләрне кайгыртып картая, газап чигә». Син дә юкны, булмый торган нәрсәләрне була дип пошына идең бит. Бу ике баланы ничек тәрбияләрмен, артистлык талантым бетсә, нишләрмен дип уйламый идеңме? Син киләчәктән курка торган кеше түгел идеңме? Әйт, Искәндәр, сине нәрсә борчыды? Бәлки, берәр пычракка баткан булгансың.
Мин больницадан кайтып хәл җыярга да өлгермәдем, син:
— Сиңа, Галия, артист хатыны булырга түгел, яслегә бала караучы булып керергә иде, — аннары бераз йомшарып, — хәер, мин сине гаепләмим, мин үзем гаепле, уйламыйча өйләнүем өчен. Ирекле, сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш... Ә мин семья белән, балалар белән богауландым... Язмыш шулай, күрәсең. Мине яшьтән үк бәхетсез, диләр иде... Дөрес сүз... Мин синең белән артык тора алмыйм. Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм... Хуш... Мине эзләмә, — дидең дә ташлап чыгып киттең.
Дөрес, йөрәгемнең әллә кай почмагында сиңа карата җылы хисем бар иде әле. Шулай да мин сине туктатмадым. Син, ихтимал: «Бу елар, муеныма асылыныр, миннән башка тора алмас, чакыртыр, ялварыр», — дип уйлагансың. Чөнки синең шикелле кешеләр үзләренә баш июне яраталар.
Мин ялварырга да, тезләнергә дә теләмәдем. Башта миңа бик кыен булды. Син чыгып киткәндә, минем бөтен байлыгым, шатлыгым — ике балам иде. Урамда елаган чакларым булды. Бер баламны бакчага, икенчесен яслегә йөрткәндә, рухи авырлыктан баскан урынымда катып кала идем.
Әллә укуымны ташлыйммы дип икеләнгән чакларым да булды.
Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине хәзер театрда эшләми, киткән дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)
Мине бәладән коткаручы кешеләр университет директоры Даутов иптәш белән партком секретаре Николаев булдылар. Галиәкбәр абзый белән студентлар коллективы да күп кенә ярдәм иттеләр. Аларның миңа күрсәткән туганлыклары сыйнфый туганлык иде. Иптәшләрем күңелсезләнергә бирмәсәләр, башкалар матди егылудан саклап калдылар.
Даутов белән Николаев иптәшләрне мин бик озак онытмам. Алар гаҗәп яхшы җитәкчеләр. Галиәкбәр абзый минем нинди хәлдә калуымны белгәч тә, Даутовка барып сөйләгән. Алар 14-15 нче елларны Бондюг заводында бергә эшләгән булганнар. Шуннан Даутов иптәш мине үзенә чакыртып алды. Николаев та шунда иде. Нинди сизгер кешеләр — алар минем семья тормышым турында бөтенләй сорашмадылар. Ярага тоз салып әрнетергә теләмәделәр, күрәсең. Бары уку турында гына сөйләштек. Шул көннән башлап миңа йөз илле сум стипендия билгеләнде.
Галиәкбәр абзый үзе дә, хатыны да бик еш хәлемне белә башладылар. Артта калган дәресләрдән куалап җитү өчен үземә ярдәмгә иң яхшы студентларны беркеттеләр.
Бу соңгы бер ел эчендә без бөтенләй күрешми тордык. Ахрысында, институт тәмам булды (бу вакыт медицина факультеты аерым институтка әйләндерелгән иде инде). Дәүләт имтиханнарын биреп бетергәч, мин Даутов иптәшкә барып (ул башка хезмәткә күчерелгән иде), зачет книжкамны күрсәтеп, аңа һәм аның аша партиягә, хөкүмәткә рәхмәтемне белдердем.
Галиәкбәр абзыйларда институтны бетереп врач булу хәбәре зур бәйрәмгә әйләнде. Ял көне туры килгән иде. Көне буе балаларым белән шунда сыйланып, кунак булып утырдым.
Һәм бер айдан соң, ике баламны күтәреп, Әдрәс районына врач булып эшләргә киттем. Китәр алдыннан Кадриям белән «Швейцария» бакчасына бардым. Анда татарча спектакль куела, спектакльдә Искәндәр катнаша, дигәннәр иде. Син үзеңнең яраткан ролеңдә идең. Без сиңа күренмәс өчен бик сакланып утырдык. Кадрия сине онытмаган икән, таныды:
— Әнкәй, әтием бит бу, — диде.
— Юк, акыллым, әтиең түгел... охшаган гына... Синең әтиең еракка, бик еракка китте. Синең әтиең хәзер артист түгел инде, — дидем мин.
Спектакльгә бару сиңа соңгы сәлам калдыру иде.
Син миңа күпме генә газап-михнәт китерсәң дә, миндәге йомшаклык һаман үзенекен итә килде. Казаннан киткәндә, ничектер, күңелсез тоелды. Пароход кузгалгач, Ольга Ковалеваның яратып җырлаган:
...Люди добрые, поверьте, Помню, что было. Расставание хуже смерти: Его я не забыла... — дигән җырын җырладым. Ләкин бик тиз:
— Җитәр, Галия, ташла... Искәндәр сиңа тормый, — дип, үземне кулга алдым да башымны югары күтәреп, алга, күп кайгы күргән Иделнең тынычлыгына карадым.
Искәндәр!
Мин сиңа моннан ике атна элек ике хат язган идем. Ләкин җибәрмичә калдым. Менә бу хатым белән бергә җибәрермен, ахры.
Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине сагынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», — дисең. Кызыксынуың өчен чын күңелдән рәхмәт.
Мин район үзәге булган Әдрәс авылына килеп төштем.
Бу авыл миңа бик ошады. Монда иске авыл эзләрен күрсәтеп торган мәчет тә, фәлән дә юк. Авыл уртасыннан боргаланып-сыргаланып агымсу үтә. Шунда шатлана-шатлана бәбкәләре белән казлар, үрдәкләр һәм нәни балалар коена. Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә. Авыл өстенә хуш ис — аромат җәелә. Күрше таулардан чишмәләр ага. Тау өстендә урман шаулый. Авылдан километрда урман эчендә ял йорты урнаша. Ял йортының флагы көндезге кызыл йолдыз сыман җем-җем итә, җилферди. Бу ял йортына һәр ел саен илебезнең төрле почмакларыннан ял итүчеләр җыела.
Көн саен авыл өстеннән һава яңгыратып корыч кошлар оча. Болын уртасыннан безгә дөнья яңалыкларын китереп, сәлам хатларын калдырып, поездлар уза. Поездда баручылар, чәчәкле авылга карап, яулык селкәләр. Поезд тавышына кушылып, кырларда тракторлар җыры яңгырый. Ак тасмадай сузылган таш юлдан грузовик һәм җиңел машиналар йөри.
Авылның җәйге күренеше әнә шул төстә. Ләкин авылда тора башлау белән миңа бик күп кыенлыкларга да очрарга туры килде.
Иң әүвәл ике ай буена амбулаториянең кечкенә генә бер бүлмәсендә урнашып тордым.
Мин килеп төшкәндә, амбулатория — врач пункты ташландык хәлдә иде: бинасы җимерек, пычрак, салкын—кичләрен җилләр ыжгырып тора. Миңа хәтле пункт белән бер фельдшер мөдирлек иткән. Ул пунктка килгән спиртны эчү һәм ялган справкалар язып өләшүдән башка бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Мин килер алдыннан гына аны, шундый эшләре өчен һәм дәүләт ашлыгын урлау эшенә катнашуда гаепләп, кулга алганнар.
Мөдир үзе бозык булгач, пунктның башка медицина эшчеләре дә: фельдшер Николай Яковлев, акушерка Хәдичә Таһирова, санитарка Мәрьям Галиева, чәчәк салучы Петров та эшкә салкын карарга гадәтләнгәннәр. Хезмәткә соң чыгалар, иртә китәләр, пунктка кергән авылларга барып йөрмиләр.
Райздрав урындыгына вакытлыча утырган тәҗрибәсез 20 яшьлек кыз үзеннән чыгып бернәрсә дә эшли алмый.
— Монда мин ничек эшләрмен икән, — дип котым очты. Шуның өстенә балаларымның авырулар килеп йөргән җирдә яшәүләре дә йөрәкне әрнетә башлады. Райбашкарма кешеләренең пункт эшләре белән җитәрлек үк кызыксынмавы ачуны китерде. Аптеканың ярлылыгы эчне пошырды. Берничә тапкыр «Әллә ташлап, качып китимме?» дип тә уйладым. Ләкин китмәскә, киртәләрне җимерергә булдым.
МТС эшчеләренең ярдәме белән тиз арада гына амбулатория бинасын чистарттым, түшәмен һәм стеналарын агарттым. Аптека мөдиренә кискен рәвештә иң кирәкле даруларны булдырырга куштым. Авыруларны караган чакта:
— Кай җирең авырта, апа?
— Башым.
— Мә алайса, шуның белән аптекадан порошок алырсың. Көнгә өч тапкыр эчәрсең.
— Синең нәрсәң авырта?
— Аякларым сызлый. Салкын тиде, күрәсең. Эчем дә рәтле түгел.
— Мазь булыр. Йоклар алдыннан сөртерсең, — дип кенә карауларны туктаттым. Авыруны тыңлап карау, градусник куллану, авыруга карточка тутыру шикелле нәрсәләрне керттем.
Билгеле, шушындый кечкенә әйберләр дә башта каршылыкларга очрады. Җыелыш уздырырга туры килде. Пунктның эчке тәртибен төзеп аңлаттым. Авылларга чыгып йөрергә план төзедем. Эшнең иң күп өлешен үземә алдым.
Ләкин иң курыкканым — авыруны белә алмау, дөрес диагноз куймыйча ялгышу иде. Икенче көнемдә үк үземә тилерә башлаган 6 яшьлек бер ир баланы китерделәр.
— Күптәнме авырый?
— Кичәгенәк бик яхшы иде әле. Бүген кичкә таба шулай булды, — диде анасы.
Аптырадым бит. Баланы тыңлаган булдым, температурасын карадым, пульсын санадым. Ләкин нәрсә белән авырый — белә алмыйм. Фельдшер да юк. Ә бала тилерә: акыра, куллары белән баш әйләндергеч хәрәкәтләр ясый, күзләрен акайта.
Бу беренче бәладән мине врачлык сизгерлегем коткарды: авыруны коендырырга, юеш простыня белән төреп тотарга куштым һәм нервларны тынычландыра торган дару биреп җибәрдем. Ике- өч көннән соң бала элекке сәламәт хәленә килде. Ул, мескен, тилебәрән үләне ашаган икән.
Ашлык җыю вакыты җитте. Авылда берүзем калып, эшчеләремне участокларга беркетеп, төрле авылларга чыгарып җибәрдем. Ерак авыллардан монда килеп ат куып йөргәнче, халык үзенә кирәк беренче ярдәмне урында алсын, дидем.
Шул вакыт эчендә районыбызда медицина эшен югары дәрәҗәгә күтәргән өч вакыйга булып алды. Шуның аркасында врач исеме бик озак телдән телгә сөйләнеп йөрде.
Беренче вакыйга — 6-7 яшьлек бер кыз баланың Әдрәс суына бату вакыйгасы. Бу кызны мин элегрәк тә белә идем. Аның исеме - Нәфисә. Ул бик еш минем Кадриям белән бергә уйный иде. Беркөн Кадрия артыннан аларга кергәндә, семьялары белән дә танышып чыктым. Атасы ашлык хәзерләү пунктында механик булып эшли. Бик яхшы эшче. Партия члены. Анасы Зәйтүнә киоскыда газета-журналлар сата. Тату торган менә шушы семьяның бердәнбер балалары — Нәфисә, йөзә белмичә су кереп, тирән чокырга очрап баткан. Балалар шау-шуына җыелган халык аны берничә минуттан соң гына судан үлек килеш чыгарган. Атасы миңа чапкан. Мин өйдә юк идем. Амбулаториягә килделәр.
Бату хәбәрен ишетү белән үк, мин, чемоданымны эләктереп, су янына йөгердем. Ләкин баланы өйгә алып кайтканнар иде инде.
Хәзер дә күз алдымда. Әнә ул өстәлдә ята. Тәне күгелҗем төскә керә башлаган, иреннәре каралып бөрешкән. Аяк бармаклары арасына үлән кысылган. Нинди матур бала иде. Әле иртә белән генә безнең тәрәзә янына килеп, шатлыклы күзләрен уйната-уйната:
- Кадрия, әйдә, уйнарга!.. — дип кычкырган иде. Уйнарга, сикерергә, көләргә әзер иде. Ә хәзер үлек. Аның баш очында, баласының юеш чәчләрен үбә-үбә, ана елый. Зәйтүнә апаның үксеп елавы үлем кайгысын тагы да авырайта. Аяк очында нәрсә эшләргә дә белмәгән ата:
- Доктор, берәү генә бит... Бердәнбер балабыз иде... Шулай ук үлдемени? — ди. Нәрсәдер әйтергә тели. Ләкин сүзен әйтә алмый, тотлыга. Аның сүзен ана дәвам итә:
- Мин... мин генә гаепле... мин карамадым... Бәгърем, ник мине калдырдың?.. Каты сүз әйткән идемме әллә?.. Зинһар... зинһар... доктор...
Өй эче халык белән тулган. Болар барысы да минем күз алдымнан ике-өч секунд эчендә үткән нәрсәләр. Халыкны чыгарырга, ананы алып китеп тынычландырырга куштым. Баланың авызын ачып, сулыш алу эшләргә тотындым. Пульс бөтенләй юк. Тәрәзәләрне ачтырып, һаваны алмаштырдым.
Бичара Нәфисә! Кадрия янында еш күргәнгә, мин аны яратырга да өлгергән идем. Ә хәзер үлек. Үзем сулыш бирү эшлим, үзем хыялланам. Гүя минем алдымда Нәфисә түгел, Кадрия ята... юк, икәве дә үлек яталар, имеш. Мин Нәфисәнең ике кулыннан тотып сулыш ясыйм. Иртә белән дә шулай иде бит: ул, кулыма сарылып, Кадрия белән бергә мине өйдән озата чыккан иде.
Тәрәзә төбендә Кадрия елый. Аның тавышын мин бик ачык таныйм. Ул Нәфисә өчен елый. Дустын кызгана. Мин Нәфисәнең атасына борылам:
— Кадрия елый, — дим, — ул бик сизгер. Ул Нәфисәсен сагына. Алар бергә уйныйлар иде. Судан чыгарганны да карап торган. Әйтегез, алып китсеннәр үзен. Нәфисә терелә, диегез, юатыгыз үзен.
Кулларым талганчы сулыш ясадым. Соңгы өмет итеп баланың тәненә камфора җибәрәм. Тагын бер тапкыр авызын, борынын арчыйм. Күзләремнән яшьләр тамарга тора. Йомшаклыгыма ачуланам. Докторга болай изрәргә ярамый, дип, үземә батырлык кертергә тырышам. Ә үзем, сулыш ясый-ясый, авыз эченнән генә: «Терел, терел, бәгърем, яңадан уйнарсың, Кадрия белән йөрерсең, зур үсәрсең, илнең матурлыгын, тормышта яшәүнең күркәмлеген күрерсең... Терел...» — дим. Баланың атасы нәрсәдер сөйли: «Арыдыгыз инде, доктор, булмый, күрәсең», — ди бугай. Ләкин мин ишетмим. Күрше бүлмәдә баланың анасы — Зәйтүнә апа акыра: «Баламны җәфалыйсыз гына... Харап булдым бит...» Монысын да ачык ишетмим, һаман сулыш ясыйм, һаман авыз эчен арчыйм.
Һәм... шатлыгымнан күз яшем тамды... Йөрәк тибеше кузгалды.
Бөтен өмет өзелгәч, бичара ана елый-елый тавышсыз калгач, бала үзенең тере икәнен белдерде, сулыш алган кебек булды, авызыннан су акты. Күз кабакларын селкетте. Әйе, баланың йөрәге тибә башлады. Шуннан соң миндә көч арткандай булды. Мин бөтен көчемне баланы саклап калырга, тибә башлаган йөрәкне туктатмаска тырыштым.
Ата-ананың шатлыгын күрсәң иде.
Әйе, бала исән калды. Ун көннән соң ул яңадан Кадрияне уйнарга чакыра башлады.
Бу вакыйгага хәзер дүрт еллап вакыт узды. Ә Нәфисәнең ата-анасы хәзердә дә әле миңа рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Ерактан күргәндә дә, берәр урында тавышымны ишеткәндә дә, яныма килеп исәнлегемне сорашалар, бик озак итеп күзләремә карап торалар.
Икенче вакыйга күрше авылда булды. Беркөнне үземне Чымты авылына авыруны карарга алып киттеләр. 40-50 минуттан соң мин анда идем инде. Кечкенә генә бер өй янына тукталдым. Эш вакыты булуга карамастан, өй һәм ишегалды халык белән тулган.
— Авыру кайда? — дидем. Күз яшен сөртә-сөртә, бер карчык (авыруның анасы булып чыкты ул):
- Менә, бәгырем, — дип, сәкегә күрсәтте. Карасам, сәкедә толыплар белән томаланып, бармаклары белән мендәргә ябышып, авызыннан күбекләр чыгарып, 18-20 яшьлек бер кыз ята. Толыпларны алу белән пар күтәрелде.
- Авыруны торгызырга кирәк, халыкны чыгарыгыз, тәрәзәләрне ачыгыз, — дидем.
Җыелган халык берәм-берәм чыга башлады. Ләкин әлеге карчык: «Юк, юк, болай гына авырый ул, кузгатмыйча гына карагыз», — дип, авыруга кагылырга да бирми. Авыруның температурасын карадым — 39°. Пульсын санарга дип кулына сузылсам, бармакларым юеш бернәрсәгә тиде. Бу — кан булып чыкты. Ә карчык һаман саен:
- Кузгатмагыз, узар... Зыяндашлы бала ул... һәр ел шулай була торган иде, — ди.
Халык чыгып бетүгә, карчыкны читкә этеп җибәрдем дә авыруны, күлмәкләрен күтәреп, йөзе белән үземә әйләндереп, карарга тотындым. Ул кан эчендә иде. Карчык елый-елый кулларыма ябышты:
- Зинһар, хур итә күрмәгез... чыгып китегез... сездән башка да терелә ул, — ди.
Мин карчыкны тагын этеп җибәрдем. Ачу катыш:
— Балагыз үлә бит, күрмисезмени? — дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Кулларымны юып, авыруга ярдәм бирергә тотындым. Ул бала тапкан. Ләкин соңгылыгын алмыйча калдырганнар. Мин тиешле ярдәмне күрсәттем дә карчыкка:
- Авыруга тынычлык кирәк, беркемне дә кертмә, — дип, авыл советына киттем.
Урамга чыгу белән, үземне карт-карчык, бала-чага сырып алды. Әле анысы, әле монысы!
- Нәрсә бар?
- Тереләме?
- Нишләттегез үзен?
- Бала табамы? — дип, сораулар белән ябырылдылар. Авыл советына кызның бала тапканын, баланың юкка чыгарылуын һәм акт төзергә кирәклеген әйттем. Милиционер килде. Акт төзелде. Карчык елый-елый кызның балага узу тарихын сөйләде:
— Улым Габделхак авылда комсомолда эшли иде. Гәҗитләргә дә яза иде. Шәкүр бай семьясының калдыклары булган теге Низам, Гаязларны да язган, дип әйттеләр. Авылдан куарга кирәк, дип язган, диделәр. Шуннан соң улым шәһәргә эшкә китте. Хәзер дә шунда. Ә теге явыз Низам Маһинур кызым белән йөрергә тотынды. «Мин сине үземә алам, өйләнәм», — дип сөйләгән, күрәсең. Кызым ышанган. Ә Низам Габделхактан үч алу өчен генә шулай йөргән икән. Соңыннан әллә кая качып китте. Маһинурым балага узды. Кызым, үзен хурлыктан саклап калу өчен, төрле дарулар эчеп карады, бөтен серен миңа сөйләде. Ә мин «Габделхак ишетсә, нишләр?» дип, бик курыктым. Кызым эчен бәйләп йөри башлады. Күбрәк өйдә утыра торган булды. Халык сизмәде, ахры. Ул-бу бер дә ишетелмәде, һәм бүген таңда бала тапты. Ләкин бала үлек иде.
Шуннан соң без мунча янында җиргә күмелгән баланы казып карадык та тикшерү ясадык. Мин баланың чынлап та үлек тууын расладым.
Авыру бер атнадан аякка басты.
Ләкин мине кызның көлкегә калуы, анасы теле белән әйткәндә, «хур булуы» борчыды. Кыз терелеп җиткәч тә, беркая чыкмыйча өйдә генә утыра торган булды. Йомыш белән кергән күрше хатыннар:
— Тереләсеңме инде? Габделхак нәрсә яза?
— Кулак Низамны әйтәм әле... Төче телләнеп Габделхак сеңлесен ничек алдый алган! — дип, ярага учлап-учлап тоз салалар.
Шуларны ишеткәч, мин кызның рухын күтәрергә, аны юатырга тырыштым. Ләкин күзләрендә ачу күрдем.
— Нигә син катнаштың? Үлеп котылган булсам, бу хурлыкны күрмәгән булыр идем. Тере калсам да, болай сөйләп йөрмәсләр иде, — дигән кебек, миңа чирканып, ачуланып карый. Мин аңлатырга тырыштым, ләкин файдасыз, кыз тыңламый да. Үзәгенә үткән, күрәсең. Тирән итеп кайгыра белә ул.
Болай ярдәм күрсәтә алмагач, мин икенче юлны кабул иттем. Бөтен мәсьәләне аңлатып, Габделхакка хат яздым. Кызны гайбәттән, «хурлыктан», үз-үзен үтерүдән саклап калу өчен аны хәзер үк шәһәргә алдырырга кирәклекне аңлаттым. Гадәтемчә, хатны йомшак сүзләр белән тутырдым. Хат тәэсир иттеме, әллә Габделхак шулай тиз аңладымы: ике атна эчендә ул Маһинурны үз янына алдырды. Хәтта рәхмәтләр белән тулган җавап хаты да яздылар.
Бу вакыйгадан соң авылда: «Доктордан яшереп кала алмассың, ул барысын да белә», — дип, бик озак сөйләделәр. Ә кызны алырга килгән Габделхак авыл советында, комсомол ячейкасында:
- Кеше үлем алдында булган, үлә башлаган, ә сез бәладән коткарып каласы урынына, гайбәт чәйнәтеп аңа кабер казыгансыз. Ярый әле, шундый яхшы доктор туры килгән. Докторыгызның кадерен белегез, — дип сөйләгән диделәр.
Өченче вакыйга — төрле җирдә дәваланып та сәламәтләнә алмаган бер картның Әдрәскә килүе булды. Аны әлеге уңышлы эшләремнән соң туганнары: «Бездә бик шәп доктор бар, сине шул гына терелтсә терелтер», — дип чакыртканнар. Бу карт Әдрәскә зур өметләр белән килде. Ул берничә район больницасында булган. Аны: «Синдә рак», — дип куркытканнар. Карт миңа килгәндә бөтенләй ябык иде; яңаклары ябышкан, күзләре эчкә баткан, үзе көчкә йөри. Тыңлап карадым: йөрәге яхшы эшли, үпкәләре дә. Бөтен зарланганы:
— Ашый торган ашымны йота алмыйм, кире чыгарам, — ди.
Шул уңай белән ике-өч көн эчендә үземдә булган бөтен нәрсәне яңадан карап чыктым һәм шуннан соң гына ышандырырлык рәвештә картка:
- Куркырлык бернәрсә дә юк. Синдә рак түгел, — дидем, — шулай да рентген нурларына күренәсең калган. Берәр атна хәл җый да Казанга рентгенга бар, — дип, кулымнан килгәнчә үзен дәваларга тотындым. Нәрсә белән дәваладым? Җылы ванна. Аш юлын йомшарта торган дарулар. Сыек аш. Кишер сыгынтысы.
Шушындый чаралардан соң авыруым аз-аз гына булса да ашый башлады, баш чатнавы бетте, үзе тышка йөрергә тотынды, һәм тыныч йоклый торган булды. Бер ай вакыт эчендә тәмам таза халәтенә керде.
Бу өч вакыйга минем рухымны күтәрде, кыюлыгымны арттырды. «Укуым юкка булмаган, җәмгыятькә минем дә файдам тия», — дип, канатланып эшли башладым.
Доктор исеме халык телендә аеруча бер җылылык белән сөйләнсә дә, райбашкарма председателе пунктка һаман да ярдәм кулын сузмады. Ремонт ясатырга дип төзелгән сметаны кире кайтарды. Аптеканы башка бинага чыгарырга рөхсәт бирмәде. Катырак сөйләшә башлагач, райбашкарма председателе Галиуллин:
- Ремонтка акча юк. Квартира өчен иртә тыпырчынасың. Юкны кайдан алыйм соң? Үз яныма торырга кермәссең бит, — дип, коточкыч сүзләр тезеп китте.
Шушындый юләр башның районда җитәкче булып торуына исем китте. Ул үзенә баш игәнне ярата икән. Йомыш белән кабинетына кергән кешегә урын да тәкъдим итә белми. Галиуллин белән ярты сәгать сөйләшүдән соң, мин районның ни өчен койрыкта сөйрәлүен, чәчү буенча да, башка кампанияләр буенча да планның тутырылмау сәбәпләренә төшендем.
Галиуллин үткән ел Казанда эшләгән. Анда ул бер учреждениенең башында торганда эшчеләр, хезмәткәрләр арасында талаш, җәнҗал чыгарырга сәбәпче булган. Иң яхшы көчләрне үзеннән качып китәргә мәҗбүр иткән. Быел каты шелтә белән районга килгән. Ләкин ул монда да «Юл ерак, ишетелмәс» дип уйлагангамы, йә булмаса иске «гөнаһлары» бетмәгәнгәме, һаман үзенекен итә килде.
Мин үземә, эшемә дигән булышлыкны бары тик МТС директоры Кадыйровтан һәм райпо мөдире Латыйповтан гына күрә идем. Алар миңа байтак ярдәм иттеләр. Амбулаториягә ремонт ясаганда, материал табыштылар. Ат сораганда, ат бирделәр. Аларның киңәшләрен истә тотып, Галиуллин кабинетыннан мин райкомга киттем, һәм әле бер атналар чамасы гына районга килеп эшли башлаган райком секретаре иптәш Корбанов янына кердем. Ул, мин килеп кергәндә, нәрсәдер язып утыра иде. Бер бюрократтан икенче бюрократка эләктем, ахры, дип ачуым килде, һәм, тавышыма усаллык биреп:
— Мин, иптәш, Казанга кайтып китәм. Мин тик яту өчен вуз бетермәдем. Мин эшләргә килгән идем, ләкин сезгә эшчеләр кирәкми икән... Мин аңламыйм, Галиуллин шикелле булдыксыз кешеләрне эш башында нигә тоталар икән? — дидем.
Корбановның елмаюы минем сүземне бүлдерде. Ул, тагы да елмая төшеп:
— Гафу итегез, сүзегезне бүләм. Утырыгыз. Мин монда яңа кеше — ялгышмасам, без таныш та түгел әле. Сез кем буласыз? Мин — Сафа Корбанов, — дип, күрешергә кулын сузды.
— Доктор Галия Сафиуллина, — дип, мин дә кул бирдем. Оялуымнан битләрем уттай яна башлады. Яулык чыгарып, маңгай тирләремне сөртергә тотындым. Аның тыныч тавышы, күзлек аркылы миңа текәлгән соргылт күзләре йомышымны оныттырдылар. Ул:
— Килүегез өчен рәхмәт. Мин сезнең турыда күп кенә яхшы нәрсәләр ишетергә өлгердем. Халык: «Әдрәснең доктор күргәне юк иде. Инде менә дигәне булды», — ди. Үзегезне бик яраталар. Нигә китәм дисез, Галиуллинга ник ачуландыгыз? Ярдәм кирәкме? Сөйләгез, мөмкин булган булышлыкны эшләргә тырышырбыз, — диде дә, урыныннан торып, бүлмә буенча йөрергә тотынды. Ул кечкенә буйлы иде.
— Сез минем ачуланып керүемә гаҗәпсенмәгез. Моңа мин гаепле түгел. Әдрәснең Галиуллиннары гаепле. Сезне күргәч, дөресе, сез торып йөри башлагач, ничектер җиңелрәк булып китте. Йомышым шул: амбулатория ташландык хәлдә, шунда ук аптека да, квартиралар да. Кышка хәтле ремонт ясатырга кирәк. Ә Галиуллин бу турыда ишетергә дә теләми.
— Ярый, — диде Корбанов, — мин сөйләшеп карармын. Хәзергә бернәрсә ышандыра алмасам да, мөмкин булганын эшләргә тырышырбыз.
Корбанов яныннан мин тәмам тынычланып чыктым. Корбанов минем белән сөйләшкән кебек үк, Галиуллин янына барып кына сөйләшәсем килде.
Шул ук көнне кич белән, мин күрше авылларның берсенә киткән арада, Корбанов, Галиуллин һәм техник — өчәү амбулаторияне килеп караганнар. Ә иртәгесе көнне Галиуллин мине үзенә чакыртып алды да:
- Әмма усал да икәнсең. Усаллар эшлекле булалар. Мин үзем до усал. Ат докторына дип тоткан бер квартирам бар иде. Шуны сиңа бирәм. Барып кара. Ошаса, бүген үк күчәргә мөмкин. Иртәгә президиум утырышы була. Шул вакытка райздрав, техник һәм үзең — өчәүләп ремонт турында смета төзегез. Ләкин сметаң ике мең сумнан артмаска тиешле. Докладны үзең ясарсың, — диде.
Шаркылдап көләсем килде. «Квартирам бар, шуны сиңа бирәм, имеш». Корбанов каты кыздырган, күрәсең!
Ахырысында квартирага да күчтем. Мең бәла белән, аннан такта, моннан кадак, тегеннән бур җыеп, ремонтны очлап чыктым. Аптеканы икенче бинага күчердек. Ләкин бу эшләрнең ахырына чыгар өчен күп көч түгәргә, йокы калдырырга, аш вакытын истән чыгарып, онытылып эшләргә туры килде. Ә эш — муеннан: шилык җыю, допризывникларны әзерләү, ремонт алып бару һәм башкалар. Менә болар һәммәсе дә медицина өлкәсе буенча беренче айларымда ук минем өстемә төшкән иде. Шул ук вакытта көн саен авылларга да чыгарга туры килә иде. Аннан арып, тузанга буялып кайтасың. Өйгә килеп керү белән ике яктан ике балам сырыша. Алар белән рәхәтләнеп, уйнап-көлеп йокларга ятасың. Изрәп йоклыйсың. Ләкин туйганчы йокларга бик сирәк туры килә иде. Чөнки бик еш төнлә белән авыруларны карарга алып китәләр. Мин зарланмыйм. Иренмичә, татлы йокымны ташлап, караңгы төндә сикәлтәле юллардан, кара урман аша, авыруга ярдәм кулын сузарга барам. Тик Галиуллин шикелле кешеләрне очраткач кына йөрәк әрнеп китә. «Автомобильне аның кебекләргә түгел, докторларга бирергә иде», — диясе килә. Соңыннан, тынычлангач, шундый фикерләремә үзем дә гаҗәпсенәм һәм кычкырып көләм. Шулай да яхшы эшләре өчен җиңел автомобиль белән бүләкләнгән «Кызыл таң» колхозы доктор артыннан автомобиль җибәргәндә, шул автомобильгә утырып, киң кырлар аша барганда: «Берничә елдан соң минем матур илем һәрбер район врачын автомобильгә утыртып йөртер», — дип, шул нәрсәнең тормышта булуына ышанып уйланам.
Гадел Кутуй
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА