Сәяф Шәйхи: "Үзе дә юк, сурәтләре дә юк карарга..."
Сәяф Шәйхи (Сәяф Гарафетдин улы Шәйхиев) 1941 елның 1 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Урта Сон авылында туган. Шигырьләрен мәктәптә укыганда ук яза башлый. Күпсанлы шигырьләре, хикәяләре төрле район һәм республика газета-журналларында дөнья күрде. Әдәби эшчәнлеге өчен ул Мамадыш район газетасының Дмитрий Крещенов һәм Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш район хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләренә лаек булды.
Аерым әсәрләре үз вакытында «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталарында, «Идел» журналында басылган шагыйрьнең Чаллы һәм Казан нәшриятларында 11 китабы дөнья күрде.
С.Шәйхи 2012 елның октябрендә вафат булды.
Тальян моңы
(Әтием Гарафетдингә багышлыйм)
Күңелемне телеп,
Кинәт кенә
Яңгырады тальян тавышы.
Сулыш алмый тыңлыйм
Тетрәндергеч моңны,
Бу кемнең соң күңел сагышы?
Тын һавада йөзә
Гармун моңы,
Кем уйный соң шулай сайратып?
Моңнар канатында
Үткәннәргә кайттым,
Моңсу хисләремне яңартып.
...Малай чагым, сугыш беткән еллар,
Сагыш тулы иде авылда.
Күпме ир-егетләр
Ятып калды
Сугыш дигән утлы давылда?!
Бик күпләрнең берсе —
Минем әти,
Утыз җиде яшьлек ир-егет.
Алтмыш елым узды, әтиемнең
Җылы сүзләренә тилмереп.
Тик бер генә тапкыр,
Күзләремә карап:
«Улым», – диеп әйтүен ишетсәм,
Сабый чакка кире
Йөгереп кайтыр идем,
Килеп керсә әгәр ишектән.
Кайтмады шул әти,
Кара язу гына
Шакып керде өебез ишеген.
Шул мизгелдә
Сугыш дигән афәт
Дер селкеткән сабый бишеген.
Улы калган илдә,
Җыры калган,
Вараксины калган өстәлдә.
Әгәр кайталмасам,
Улым уйнар, диеп,
Әйткән булган илдән киткәндә.
Насыйп булмады шул
Әтием гармунында
Авыл көен сузып уйнарга.
Уйнамадым кичке уеннарда,
Уйнамадым Сабантуйларда.
Әни мәрхүмәгә үпкәләмим,
Күңелем бармый,
Кулым да һич бармый язарга.
Ни эшләсен,
Бер пот бәрәңгегә
Алыштырган аны базарда.
Мәрхәмәтсез, явыз
Ачлык килеп,
Урын алгач өстәл артында,
Әни бәгырькәем,
Күз яшьләрен йотып,
Чыгып киткән кышкы салкында.
Соңгы адым –
Бары шушы гармун,
Соңгы ышаныч, өмет яктысы.
Әйтә иде әни:
«Атаң төсе киткәч,
Саулыгымның бетте яртысы».
Ә аннан соң
Күпме еллар узды,
Язмыш баштан сыйпап тормады.
Сугып екты, тартып торгызмады,
Таптап үттем диеп уйлады.
Ләкин ялгышты ул,
Үстек әрсезләнеп,
Ятимлеккә бирешеп тормадык.
Тамак ачкач, әнис тамыры чәйнәп,
Киләчәкне көтеп чыдадык...
...Күңелләрне телеп,
Кинәт кенә
Яңгырады тальян тавышы...
Үткәннәрдән кайткан җыр-моңнарның
Киләчәккә китеп барышы.
Күңелем тагын
Сагыш белән тулды –
Сискәндергеч моңны тыңладым да.
Әтием рухы,
Тальян моңы булып,
Йөри кебек авыл урамында...
...Канлы-яшьле, авыр, газаплы сугыш елы дип тормаганмын, туасы булгач, барыбер туасы инде, озак көттерүнең нигә кирәге бар, дигәнмендер, 1941 елның 1 сентябрь иртәсендә Кызыл Йолдыз районының Урта Сон авылында дөньяга аваз салганмын. Сизенгәнмендер инде, күрәсең, әтиемә өченче сентябрь көнне яу кырына чыгып китәргә дип чакыру килгән булган. Әнием мәрхүмә дә: «Син иртәрәк тудың, әтиемне күреп калыйм дип уйлагансыңдыр», – дип әйтә иде. Нинди уйлау ди ул... Ә, бәлки, уйлаганмындыр да... Хәтерләмим.
Тальян гармуны белән бергә мине кочагына алып урам әйләнгәннән соң, үзенең бу дөньяда дәвамы, аның гомерен дәвам итәрлек улы калуына сөенеп китеп барган әтием.
Әтиемә шул китүеннән әйләнеп кайту насыйп булмый. Мәскәү астында барган канкойгыч сугышларның берсендә 1941 елның 13 октябрендә һәлак була ул. Үзе дә юк, сурәтләре дә юк карарга...
Сугыштан соң, авыр еллар.
Керфекләрдә – өмет яше...
Кайтмаганнар кайтыр, диеп
Өметләнде карты, яше.
Керфекләрдә – сугыш яше,
Ә күзләрдә – түземлелек...
Авыл башы. Җил капкадан
Әти кайтып керер кебек.
Безнең мирас. - 2020. - №5. - 83-85 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА