Шагыйрь, публицист, педагог, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Ярулла улы Шәмсуаров 1954 елның 6 апрелендә ТАССРның Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районындагы Яңа Иштирәк авылында туган. Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Лениногорск районының Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
Шагыйрь, публицист, педагог, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Ярулла улы Шәмсуаров 1954 елның 6 апрелендә ТАССРның Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районындагы Яңа Иштирәк авылында туган. Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Лениногорск районының Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
ТУГАН ТЕЛ ЮГАЛМАСЫН!
Һәр ана назлап үстерә
Нарасыен, баласын.
Милләт имин торсын дисәң,
Туган тел югалмасын!
Ә дөньяга килгән бала
Ул бит тиңсез гүзәл гөл.
Милләт исемнән башлана –
Тиешлесен куша бел!
Бишексез заман булса да,
Белсен бала, онык та.
Җирдә иң кадерле мирас –
Ана телен онытма!
Татар гармуныннан иңә
Сабыйга илаһи моң.
Белем иленә юлдашың
«Әлифба» – төп китабың!
Күз карасы төсле ярат
Әни иңдергән телне.
Рухи юлдаш итеп сана
Тукайны һәм Җәлилне!
Һәр ана назлап үстерә
Нарасыен, баласын.
Милләт имин торсын дисәң,
Туган тел югалмасын!
ИКЕ ДУС
Күптәнге дуслар урамда
Талгын җәйге җил исә.
Берсе гүзәл ак күбәләк,
Берсе безнең Илүсә!
Алар якты нур өләшеп
Бергә баралар, кара.
Тиңсез шатлык бүләк итә
Безнең көләч дөньяда!
Якын дустың янда чакта,
Вакыт та бик тиз үтә.
Таңда кояш күз ачуга
Дуслар бер-берсен көтә!
Ә бу тансык матурлыкны
Күрергә кирәк менә.
Үз итеп куна күбәләк
Оныгым күлмәгенә!
Бу җирдә сердәшең булу
Бик күңелле һәм рәхәт.
Безнең урамның бизәге
Илүсә һәм күбәләк!
ЯЛГЫЗ АНА
Узганнарны барлап яши,
Гомер йомгагын сүтә.
Ә күзләре олы юлда –
Ул балаларын көтә!
Менә бүген кайтырлар дип,
Тәрәзәдән күз алмый.
Малайдан сыңар хәбәр юк,
Нигәдер кызы кайтмый!
Тиздән туксан тула аңа,
Көтеп алган туган көн.
Яраткан оныкларыңны
Назлап сөя торган көн!
Көне-төне керфек какмый,
Уйларга чумып ятыр.
Күршеләре көндәгечә
Кайнар ризык ашатыр!
Көчле җил исә күрмәсен,
Өйгә зыян килмәсен.
Күпне күргән төп нигезе
Берүк җимерелмәсен!
Гомер сөргән карты мәрхүм,
Оныклар үсеп җитте.
Олы юлны күзли-күзли,
Күзләрнең нуры бетте!
Көтү кайткач, уң күршесе
Көндәгечә сөт кертер.
Ишек бикләмичә кунар,
Кайтырлар, диеп көтер!
Төн уртасы ялгыз ана
Гомер йомгагын сүтә.
Олы юлдан күз алмыйча
Бала-оныгын көтә!..
КӨЗГЕ ХАТЛАР
Миңа көздән хатлар килеп төште,
Төрле төстә алар язылган.
Мин яшелен алдым әле бүген,
Узган җәйне күңел сагынган…
Ул хатларның һәрбер төсе үзгә,
Учларыма алам сарысын.
Туган җирен якын иткән кеше
Һәр үләнен аның сагынсын!
Юлларыңда җанга якын сүзләр,
Үзенә тарта, назлы, ягымлы.
Син дә менә искә төшер әле,
Алтын көзле сабый чагыңны!
Кызылы да җанга якын миңа,
Кагылуга мин дә кызарам.
Ел әйләнә илһам өләшкәнгә
Дүрт фасылны тигез яратам!
Көләч кояш күзен кыса миңа,
Ул урамга мине чакыра.
Авылымның гүзәл каеннары,
Дөнья матур җирдә сез барда…
Миңа көздән хатлар килеп төште,
Төрле төстә алар язылган.
Яшел төстәгесен җыям әле,
Узган җәйне күңел сагынган!
МОҢ ИЯСЕ
Руслан Габитовка багышлана
Милләт үз итә, ярата
Талантлы татар улын.
Соклану хисе уята
Җирдә синең барлыгың!
Халкыма моң тарату өчен
Син җирдә яралгансың.
Бу дөньяга бөек моңны
Таратырга тугансың!
Синең зәңгәрсу күзләрең
Дымланып ала бер тын.
Син атлаган сукмаклардан
Җанга ияләшә моң!
Беләсеңме, күңелләрдә
Горурлык уятасың;
Татарның гомер юлдашы –
Бүген дә тальян гармун!
Сахраларда йөри калсаң,
Бер юлдаш кирәк бугай.
Уйлата да, елата да
Халкым юлдашы курай!
Гасырлар күрке кубызда
Уйныйсы килә, туган.
Без бу җирдә илаһи моң
Таратыр өчен туган!
Милләт үз итә, ярата,
Талантлы татар улын.
Соклану уята җанда
Җирдә синең барлыгың!..
КАБАРТМА
Бала чаклар искә төште әле,
Сагынасыз сез дә, мин беләм.
Җиң сызганып, алсу таң атканда,
Кабартмалар инәй пешергән!
Зур табада тансык ризык чыжлый,
Мич ялкыны күчә йөзенә.
Аның үзгә кабатланмас тәмен
Тоям әле менә бүген дә!
Алты бала мичтән күзен алмый,
Өмет белән яна күзебез.
Уйлар белән үткәннәргә кайтып,
Узган балачакны эзлибез!
Мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләр,
Чуен белән куйган тәмле аш.
Хәтер белән үткәннәрне барлау
Начар гадәт түгел, замандаш!
Кабартасың, диеп уйламагыз,
Узганнарны искә төшерәм.
Һәрбер өйдә уңган хатын-кызлар
Кабартмалар таңнан пешергән!..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала