Журнал «Безнең мирас»

Солдат йөрәге (дәвамы)

III. 1915 елның октябрендә Русиядән пленныйларны күрергә дип делегация килде. Арада бер хатын кеше килде. Бу хатын Николай патшаның сеңлесе икән.


Кызыгы шул – әлеге хатынның улы да шушы лагерьда пленда икән. Егетне әнкәсе белән күрештерделәр.Бу күрешүне Австрия генераллары карап торган булдылар. Менә шушы делегация килеп киткәннән соң, урыс пленныйларына шактый күп кенә җиңеллекләр булды. Ашау ягына артык рәтле булмаса да, духовой оркестр барлыкка килде, кино күрсәтә башладылар, кесә ягына хәллерәк егетләргә, Русиядән акча һәм посылка алып торучы яшьләргә футбол уйнарга рөхсәт ителде. Ә теге княгиняның улы һәр ай саен Русиядән посылка һәм акча алып тора башлагач, беттән тәмам арынды булса кирәк – футбол командасының башлыгына әйләнеп куйды. Аның иптәшләре дә күп иде. Барысы да Петербург егетләре. Дөресрәге, Петербург дворяннары малайлары. Әлеге княгиня тырышлык күрсәткәндер инде, хәллерәк кешеләрнең балаларына һәм якын кардәшләренә посылка һәм акчалар туктаусыз килеп тора башлады. Ул гына да түгел, Русия пленныйларына Русия хөкүмәтеннән Мәскәүдә пешерелгән, берсе-берсе әчмуха гүрәнкәле – дүртесе бер гүрәнкә килешле зур тартмаларга тутырылган печенье килә башлады. Бу печенье белән австриялеләр хәтта атларын да туйдыралар иде. Ләкин пленныйларга барысын да бирмиләр. Кайбер бәйрәмнәрдә һәрбер пленный башына берничә кисәк өләшеп бирәләр иде. Ишетүләргә караганда, Мәскәүдә бу печеньены, һәр көнне бирергә дип, һәрбер пленный башына берәр печеньедан хисаплап пешерәләр икән. Австриялеләр аны үзләре теләгәнчә хәл итәләр иде. Тулысынча бирергә дошман бит ул, туган-тумачаң түгел. Шулай да княгиня килеп киткәннән соң, авыр яралыларны алмашу да башланды, ике арада пленныйлар хат һәм акча, посылка алып тордылар. Ә кайдадыр аяусыз сугыш бара иде...


Фронттагы хәлләр аңлаешсыз иде. Русия солдатлары да сугыштан кача икән хәзер. Фронтка җибәрелгәч, бер пуля да атмыйча, ярты көн дә сугышмыйча, полкы-полкы белән нимесләр ягына пленга чыга башлаулары да сер түгел инде. Шул сәбәпле уналтынчы елның язында Варшава нимесләргә бирелде. Австриялеләр дә сугышырга ашкынып тормыйлар иде булса кирәк: үзләре били торган империя чикләреннән урыс солдатларын куып чыгарып бетергәч, урыс җиренә керергә теләмәделәр. Әллә Русия ягы каты каршылык күрсәтеп ташладымы, ике як та сугыш хәрәкәтләрен туктатып, озаклап оборонада яту башланды. Бары тик уналтынчы елның көзендә генә генеральный һөҗүм ясап, Русия гаскәрләре австриялеләрне тагын да Карпат тауларына кадәр кудылар. Бу һөҗүм вакытында Русия ягыннан Румыния дә катнашты.


Лечениедә тәмам дүрт ай вакыт үтте. Лечение алган урын Вайн шәһәренең көньягына урнашкан Висильвург дигән станса кырындагы зур бер лагерь иде. Монда биек итеп корылган мәһабәт баракларның исәбе-хисабы юк. Баракларның кайберләре буш, дворы-дворы белән кешесез-җансыз иде. Нәрсә өчен шулай күп итеп корганнардыр? Лагерьның төньягында кирпеч заводы бар. Лагерь кешеләре файдага эшләсенгә төзелгәндер инде. Тик ятып кына булмый бит. Лагерь бик чиста. Барак араларына һәм юлларга вак ташлы ком сибелгән. Двор саен зур тигезләгеч тәгәрмәч-катук бар. Дәваланырга китерелгән яралы-гарип пленныйлар иртәнге аштан көндезге ашка (көндезге сәгать бергә) кадәр, әбиттән соң сәгать икедән башлап кичке сәгать сигезгә хәтле шушы авыр тимер катукны тартып, ком җәелгән сукмак-юлларны тигезләп йөргән булалар. Читкә калып булмый, бу – мәҗбүри эш. Эш өчен өстәмә порция дигән булып, берәр чирпәк мал чөгендере шулпасы бирәләр. Менә шушы әсир кешене дәвалау була инде. Лазаретка дәвалануга җибәрелү гомуми пленныйлар лагеренда слабосильный (хәлсез әсирләр) командада ятудан күп тапкырлар авыр иде.


Лечениегә килүчеләр төрле лагерьлардан җыйнап китерелгәннәр. Килгәч тә, беренче тапкыр комиссия үткәндә үк, табиблар таякка таянып йөрүче аксакларның таякларын алып бетерделәр. Алар яралыга:


– Курыкма, курыкма, сиңа таяксыз да йөрергә мөмкин, – дип, үзләре җитәкләп йөртеп тә күрсәтәләр. Дөресен әйтергә кирәк, арабызда сәламәт кешеләр рәтендә эшкә бармыйча, аяклары авыртудан куркып кына таякка таянып йөрүче яралылар да күп иде. Менә шундыйлар зур катукны көннәр буена тартып йөри башладылар. Төрле гимнастикалар ясату, кулы яралыларга берничә килограммлы герләр күтәртү, алагаем олы баракларны себереп чыгару һәм юу, саламнан галош үрү ише эшләр эшләтеп «дәвалау» үзәккә үтте. Пленныйлар командага бүленде, ничәнче команда икәнлеген белдерү өчен, кызгылт бишмәтнең нәкъ түш турысына диагональ буенча тегелгән түгәрәк калай тагылган була. Бу калайларга «16», «17», «18» кебек номерлар төшерелгән. Болар команданың номеры. Безнең Дрезденнан килүчеләрнең түшенә уналтынчы нумер тагылган иде.


Шулай да лечение бөтенләй үк файдасыз булды дисәң, гөнаһ булыр. Күбесе шактый ныгып китте. Үлсәм үләм, дошманга файда китермим, дип эшләмичә йөрүчеләрнең дә авызлары ябылды. Берәүнең дә тиз генә үлеп китәсе килми икән ул. Кайбер һөнәрләргә өйрәнү дә алдагы тормышта ярап куйды.


Үзара мөнәсәбәткә килгәндә, алар начар иде. Безне кораллы солдатлар сагы астында йөртәләр һәм бу солдатлар безгә явыз дошманга караган кебек карыйлар. Юкса, бу ил солдатлары белән дөнья яралганнан бирле беренче тапкыр очрашуыбыз. Безнең бу кешеләргә бернинди дәгъвабыз һәм бернинди алыш-бирешебез дә юк. Ни сәбәптән без бу ил халкы белән дошман булдык соң? Моның сере кайда?


Николай патша белән Франц Иосиф һәм кайзер Вильһельм арасында ачу-кычу яки нинди булса да бер-берсен рәнҗетә торган дошманлык булган икән, ник алар үзләре генә сугышмыйлар? Ник алар бөтен ил халыкларын бер-берсенә каршы сугыштыралар икән? Бу нинди гаделсезлек икән? Мондый уйлар башка еш килә иде.


Лечениегә килгән яралы пленныйларны үз лагерьларына озата башладылар. Бу вакытта инде җирсеп үләрлек ямьле җәй көне иде. Чынлап әйткәндә, май ае иде бу. Без килгән вакыт нәкъ кыш үзәге иде бит. Карлы, яңгырлы, күңелсез юеш көннәр иде.


Безне Дрезден стансасында Италия фронтына җибәрелә торган Австрия артиллеристлары төялгән эшелонга утырттылар. Шул фронтка озатыла торган эшелон булу мөнәсәбәтендә безне духовой оркестр һәм үзләренчә «ура» кычкырышып озаттылар. Шунда бер хәл булды. Эшелон Прага шәһәрен үтеп, бер стансага җитәрәк крушениегә очрады. Артиллеристларның күпләре һәлак булды, күпләре яраланды. Пушкалар төялгән платформаларның асты өскә килеп бетте. Без (Русия пленныйлары) төялгән беренче вагонның алгы көпчәкләре генә рельстан чыккан иде. Әсирләрнең берсе дә һәлак булмады. Сугышка баручы Австрия солдатларының юлда ук һәлак булулары бик гаҗәп иде. Яралы пленныйларның йөри алмаслыкларын арбаларга төяп, йөрерлекләрен җәяүләтеп алдагы стансага илттеләр. Таң вакытында икенче эшелонга утырдык.


Австрия җирен матур һәм төзеклеге өчен мактарга була. Торым-торымга баяр усадьбалары күренә. Алар шактый. Авыллар җидешәр, күп булса, уникешәр йорттан гына торалар. Безнең Русиядәге крәстиян авыллары кебек берәр, хәтта икешәр чакрымга сузылган авыллар юк. Өйләр икешәр-өчәр катлы чүлмәк белән ябылган. Безнең яктагы шикелле салам түбәле бернинди каралты юк. Басулар таш юллар белән челтәрләнеп беткән. Юл буйларында һәр ике яклап алма һәм груша агачлары үсеп утыра. Шундый матур, шундый ямьле. Дрезден шәһәре тирәсе дә шулай.


Без төялгән эшелон Австрия мәмләкәтенең баш шәһәре Венага килеп җитте. Без лечениегә барышлый да бу шәһәрне күреп киткән идек. Шәһәр зур бер кара урманны хәтерләтә. Иге-чиге юктыр кебек. Мәһабәт биек йортлар завод төтене белән ысланып, каралып беткәннәр. Станса тирәсендәге кирпеч йортлар морҗа юллыгы кебек кап-кара. Барышлый безгә бүрәк (шалканга охшаган үсемлек) шулпасын биргәннәр иде. Шулчакта мин:


– Австрия патшасы Франц Иосиф үзе дә бүрәк ашап кына җан асрый икән. Без пленныйларга икмәкне каян алып бирсен тагын! – дип иптәшләрне көлдергән идем. Бу юлы, чыннан да, кунак сыедай аш бирделәр. Беренчегә – ак макарон, зур гына кисәк яхшы симез ит, икенчегә – фасоль боткасы иде. Шулай ук бишәр йөз грамм бодай икмәге дә биргәннәр иде.


Без, сынык күңелле яралы тоткын-пленныйлар, Вена шәһәре әбитеннән бик канәгать калдык. Тоткынга эләккәннән бирле беренче мәртәбә шундый ашау тәтеде. Бер-беребез белән күтәренке күңел хәлендә сөйләшә башладык.


Беребез гөман кылып:


– Әллә солых булды микән? Австриянең пленныйларны гомердә болай сыйлаганы юк иде, – дип акыл сата башлады.


Безнең нәрсә турында сөйләшүебезне постта торган бер солдат аңлап алган икән. Җавап бирде:


– Солых булганы юк әле. Сугышның очы-кырые күренми. Урысларда халык күп, яңадан егерме биш ел сугышырлар әле, – диде.


– Австрия белән Алмания солых сорасалар да, урыслар күнмәсләр микәнни? – дибез.


– Нимесләр урысларның солых соравын көтәләр. Тик урыслар ягы бирешми.


– Сугышны сез башладыгыз бит. Сез сорарга тиеш солыхны! – дидем мин кыза төшеп.


Посттагы солдат миңа җавап бирмәде. Шулчакта Франц Иосиф сурәтендә киенгән, чәһрәсе (йөзе, чырае) караңгыланган бер генерал килеп керде. Посттагы солдатлар үрә каттылар, без дә урыныбыздан тордык. Генерал сакау урысчалап безгә утырырга кушты. Кырку гына итеп урыс телендә:


– Ничек соң, аш әйбәтме? – дип сорады.


Без барыбыз беравыздан:


– Аш бик әйбәт, азрак кына булды шул, – дип шаулашып алдык.


Ул чәһрәсен тагын да боза төште. Ачу белән:


– Русиягә кайткач, күп итеп ашарсыз. Без шуннан артыгын бирә алмыйбыз сезгә. Имгәкләр, әрәмтамаклар, ыштыр битләр! – дип, ачу белән идәнгә тибеп алды да, кырт-кырт атлап чыгып китте.


Вагоннар кузгалыша башлады. Бездән алда беренче класслы вагоннардан торган поезд кузгалды. Аның артыннан ук безнең эшелон хәрәкәткә килде. Алдагы стансага барып җиткәндә әлеге беренче класслы эшелон да шунда туктап тора иде. Бу эшелон безгә бик гаҗәп тоелды. Чөнки бу эшелонның вагоннары пыяладан эшләнгән. Вагоннар ятып бару өчен җайлашмаган. Кара-каршы һәм аркага-арка куеп утыру өчен матур диваннар тезгәннәр. Башка поездларның вагоннарына өчәр катлы ятак эшләнгән. Монда андый нәрсә бөтенләй юк икән. Бу вагоннарга утырган пассажирларның суткалап юлда йөриселәре юк. Бәлки, сәгатьләп кенә йөриләр. Берничә сәгать эчендә барачак җирләренә барып җитәләр. Ә инде ерак юлга сәфәр өчен махсус вагонлы эшелон була.


Стеналары ачык пыяладан булганга күрә, сөйләшкәннәре аермачык ишетелә. Мин инде нимесчә әйбәт аңлыйм, сүзләренең һәммәсен күңелгә салып куям. Вагоннарның эче ачык күренеп тора. Бик матур эшләнгән вагоннар затлы киенгән сәламәт йөзле халык белән тулы. Анда – хәрби әфисәрләр, гражданский ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар төялгән. Һәммәсе дә шат чырайлы. Хатын-кызлар дөньяларын онытып, үзара сөйләшеп баралар. Ир-атларның күбесе гәзитә, китап укыйлар. Шундый гаҗәп тоелды: бу эшелонның пассажирлары – хатын-кызлар, балалар – безне күреп алгач, кызыксынып урыс тоткыннарын күзәтә башладылар. «Бу нинди халык монда килеп чыкты?» – дигәннәрдер инде. Йөзләре белән янәшәдә барган әфисәргә табан борылдылар.


– Урыс, урыс, урыслар болар! – дип, нидер сөйли әфисәр.


Бала-чага һаман кызыксына.


– Нинди халык алар? Кием-формалары бигрәк начар. Гел шулай киенәме алар?


Әфисәр иренми, белдекле кыяфәт белән урыслар хакында аңлата.


– Әнә күрәсезме, араларында ярыйсы гына русский хәрби киемлеләре дә бар. Күбрәгенең өстендә без биргән иске киемнәр. Аларның илләрендә салкын кыш бик озак була. Бездә көннәр ел әйләнәсе җылы. Ул якларда җәй вакытлары нибары өч-дүрт ай, ә ерак Себердә бөтенләй җәй булмаган урыннар да бик күп, – дип сөйли. Һәммәсе гаҗәпкә калалар. Әфисәр кызык итеп кулларын угалап ала. –Ух, тух, Иркут-бухта, Забайкал!


Ул шул рәвешле хатын-кыз һәм бала-чагага Русиянең салкын, коточкыч ил икәнен аңлатып маташа. Себердәге кырык-илле, хәтта алтмыш градус салкын булган җирләр турында сөйләргә керешә. Урыс халкының ничек киенеп йөрүе хакында аңлатуга күчә: иләмсез зур калын толып һәм киез итек, бүрек, бияләй дип сөйли. Тыңлаучылар гаҗәпсенеп көлешәләр. Русия ягында пленда калган солдатларны кызганып сүз алышалар. Арада әсир төшкән туган-тумачалары да булган пассажирлар да бар икән. Русиядән язган хатлары турында сүзләр куерып китә.


– Ничек җан асрыйлар бу урыслар? Ничек өшеп үлеп бетмиләр микән? – дигән сораулар яңгырый.


– Урысларның яралышы шундый. Кар булмаса, авырый башлыйлар. Бозда ятып йоклыйлар, чәй-кофены белмиләр, чи ит ашап, салкын су эчеп, эчләрен уып, шатыр-шотыр кикереп йөриләр, – ди белдекле әфисәр. –


Пленда йөрүче урыслар безнең илнең җылылыгына түзә алмыйча пешеп тә үләләр...


Әфисәрнең бу сүзеннән кычкырып көлделәр. Икеләтә кызыксыну белән янә безнең эшелонны күзәтеп тора башладылар. Аннан соң әфисәр Русия җиренең киңлеге һәм андагы халыкларның төрлелеге, бигрәк тә казак кавеменең бик чая һәм шәфкатьсез сугышчы булуы хакында тезеп китте:


– Казаклар ат өстендә туалар, шунда үсәләр. Атлары шундый оста өйрәтелгән, сугышта тезген тотасы да юк. Казакларның итекләренә сөңге беркетелгән, сугышта аяклары белән кадыйлар, бер кулында – мылтык, икенче кулында – кылыч. Яуга керсәләр, мәхшәр: кадыйлар, аталар, чабалар, турыйлар...


Хатын-кызларның йөзләре агарынып, сискәнеп китә; бала-чага куркудан, әниләре артына яшеренә. Нимес марҗалары, тыела алмыйча, Русиягә пленга алынган нимес солдатларын, үз туганнарын кызганып елый башлыйлар. Русиядә күп айларга сузылган кышлар хакында зарланып хат язуларын әйтәләр. Бик күпләре салкын тиеп, авырып үләләр дә икән. Салкыннан өшеп үлүнең никадәр газаплы икәнлеге турында сүз кыза. Аларны һаман бер сорау борчый: шундый да куркыныч һәм салкын Русиядә халыклар ничек тормыш итәләр? Әфисәргә тагын сораулар ява:


– Анда бай тормышлы кешеләр бармы соң?


– Аларда бик начар тормыш итәләр, кап-кара икмәк ашыйлар. Шуңа күрә дә ерткыч, тәрбиясез, кыргыйлар һәм юньсез алар, – дип, әфисәр Русия халыкларын хурларга керешә. Кинәт кенә бу әфисәргә каршы чыгучы табылды. Юан бер таза карчык:


– Кыргый, тәрбиясез, дигәнгә ышанмыйм. Миндә бер урыс пленный солдаты эшли. Үзе шундый чибәр, шундый чисталыкны ярата. Кухаркаларым ул килеп эшли башлагач, юу-чистартудан бушамыйлар. Теге солдат үзе дә бик пөхтә, башкалардан да чисталык таләп итә, – диде.


– Аларда культуралы халыклар да бар. Төрле кавем яши, дип әйттем бит инде, – ди әфисәр, сүзен бирәсе килмичә.


Калын сигара капкан карт полковник сүзгә катнаша.


– Аурупаның бик күп өлешен Русия биләп тора. Аурупа культурасы аларга үтеп керә тора. Аларның телгә алырлык тәрбиясе юк. Булган культураларына төкереп карыйлар. Русиядә зур байлар, промышленниклар, алпавытлар барлыкка килде. Миллион, миллиардлар белән эш итәләр. Русия миллиардеры Астафьевларны белмәгән кеше юктыр? Әмма халкы начар яши, сәләмә, наданлык көчле. Русия үз халкын савып, интектереп гомер кичерә. Бай яшәргә мөмкинлеге җитәрлек, югыйсә. Бөтен Аурупа илләренә икмәк чыгарып тора ул.


Шушы урында сүз өзелде. Кисәк бик каты свисток бирделәр. Ниндидер бер эшелон шашкын көч белән яннан чабып үтә башлады. Артыннан дөнья җимерелеп калгандай булды. Ул күздән югалырга өлгермәде, әңгәмәгә баткан пассажирларын минут эчендә алып, беренче класслы эшелон да китеп барды. Алар артыннан иренеп кенә безнең эшелон кузгалды.


Прага шәһәренә кайтып туктауга, безне вагоннан төшереп, шәп бер столоваяга китерделәр һәм әбит (төшке аш) бирделәр. Прага шәһәрендә биргән әбит күп яклардан Вена шәһәре әбитеннән дә өстен иде. Ак икмәк, ак макаронлы шулпа, борай боткасы, симез, шактый олы ит кисәге. Чиста киенгән поварлар безгә аш өләшеп йөри башлагач, тоткын башыбыз җиңеләеп, өзелеп әрнегән ач йөрәгебезгә хәл кереп киткәндәй булды. Без, гаҗәпсенеп, бер-беребезгә сорау бирәбез: «Бәй, соң безне дә кешеләр дип тану бар микәнни әле бу каһәр суккан дөньяда?»


Ач кешегә яхшы ашлар бик аз сыман тоела. Ашлар олы телдән узмады, кече телгә барып җитмәде кебек булды. Безне шунда ук вагоннарыбызга китереп яптылар һәм озакламады – безнең эшелон Дрезден шәһәренә таба йөгерде. Кояш тәбәнәгәя иде инде. Без Дрезден шәһәре стансасына килеп җиттек. Вагоннан төшереп, дүртәргә тезеп, грунт юлдан алып киттеләр. Юлыбыз Чехословакия ягыннан Дрезден шәһәре крепостена килеп керә. Крепость өчәр, урыны белән бишәр кат кирпеч-таш белән эшләнгән. Борынгы заманда Зөлкарнәйн (Александр Македонский) патша эшләттергән Кыйстантин1 (Константинополь, хәзерге Истанбул шәһәре) крепостенарак охшаган бугай. Дрезден крепостеның өч яктан зур күпер аша керә торган өч капкасы бар. Крепостьның кирпеч стеналары унбиш-егерме метр биеклектә. Кирпеч стенадан соң баскычлап туфрак һәм балчык өелгән. Ул балчык-тауны бу кадәр биек итеп кемнәр, нинди көчләр түгеп өйгәндер?! Өелгән тау-крепость өстендә зур-зур агачлар үсеп утыра. Шуңа күрә Дрезден шәһәре, читтән караганда, урман эчендә утырган шикелле тоела. Урман уртасыннан биек бер манара күренә. Бу манараның дүрт ягында дүрт сәгать. Барысы да бер үк вакытны күрсәтеп торалар. Сәгать битлеге кап-кара, цифрлары ялтырап торган алтын белән капланган. Уклары да шулай ук ялтырап тора. Укларының сәгать ничәне күрсәткәнен өч чакрымнан шәйләргә була. Тонык суккан тавышы җиде чакрымга ишетелә икән. Ярты сәгать икәнен белдереп, кыска гына итеп бер мәртәбә сугып куя. Ә инде тулы бер сәгатьтә – берне, икедә – икене, өчтә – өчне, уникедә уникене суга.


Безне икенче номерлы лагерьга урнаштырдылар. Бу лагерь шулай ук сортировочный булып хезмәт итә иде. Бу лагерьга төрле җирләрдән инвалидларны җыйныйлар, авыр яралы һәм төзәлә алмаслык авыруларны Русиягә кайтаралар. Хезмәткә ярарлы чагыштырмача сәламәт пленныйларны хезмәт лагерена җибәрәләр. Аларны производствога – шикәр заводларына, шахта һәм рудникларга, хәтта урман эшләренә, лесопилка заводларына җибәрәләр. Ай ярым чамасы торганнан соң безне дә беренче номерлы лагерьга озаттылар. Монда бик усал нимес фельдфебеле идарә итә иде. Ул безне ял итмәстән эшкә куа башлады.


Дрезден шәһәреннән көнбатыш якта, ике чакрым читтә, тагын бер крепость бар. Бу крепость эчендә солдатлар казармасы һәм дүрт катлы төрмә бар. Тагын да читтәрәк өч катлы фәхешханә урнашкан. Казарма – солдатлар белән, төрмә – тоткыннар белән, фәхешханә хатын-кызлар белән шыплап тулган.


Бу крепостьны узган вакытта тимер челтәрле тәрәзә аша урыс пленныйларына аерым игътибар күрсәтеп, арестантлар нидер кычкыралар. Ике канаты ике якка ачылып, пәрдәләре җилфердәп торган фәхешханә тәрәзәләреннән хатын-кызлар шаян һәм оятсыз сүзләр белән эндәшәләр, үзләренә ымлап чакыралар. Яшь хатыннар шундый чибәр күренәләр, үлгән йөрәкләрне дә уятырлык. Арестантлар исә тормыш тәртипләренә үзгәреш кертергә кирәклек хакында ымлап кычкыралар. Алар Франц Иосиф һәм кайзер Вильһельмны сүгәләр. «Урысларда көч һәм сәләт җитәрлек. Бирешмәгез! Сез аны булдырырсыз, сез безне сасы камералардан коткарырга тиешсез! Без монда сугышка каршы чыккан өчен килеп эләктек», – дип кычкыралар. Аларга җавап биреп булмый инде. Биек манарада сакта торучы солдатлар һавага ата башлыйлар. Имеш, сөйләшмәгез! Посттагылар урыс әсирләрен сүгәргә керешәләр. Арабызда посттагылар белән әйткәләшерлек кешеләр була. Алар посттагы солдатларны үрти башлый.


– Арестантларыгыз сездән аңлырак икән. Ник сез шундый акыллы кешеләрегезне төрмәдә яткырасыз? Күпме кеше сасы төрмәдә эшсез килеш җан асрый. Эшкә кушыгыз аларны, Австрияне өр-яңадан матурайтып төзерләр иде. Карагыз инде, күпме чибәр хатын-кызлар ир күрмичә тилмереп ята, үзегез булдыра алмасагыз, яннарына барып йөрергә безгә рөхсәт итегез!


Постлар отыры ачуланалар.


– Сөйләшмичә барыгыз! Башыгызны чәрдәкләргә дә күп сорамабыз! – дип кычкыралар, сафның тигезлеген бозмаска кушалар.


Австрия ягында булган чех әфисәрләренең һәм солдатларының Русия пленныйларына ягымлылык күрсәтүләре сокланырлык иде. Бер кызыклы вакыйга истә калган.


Безне крепость эчендәге зур икмәк складына эшкә китерделәр. Таза, юан гәүдәле ир уртасындагы чех каршы алды. Ул строй каршына басып, иң элек исәнлек-саулык сорады. «Урыслар безгә туган тиешле халыклар алар», – дип тә куйды. Төрле җанга ятышлы сүзләр дә әйтеп, күңелне күтәрде. Минем каршыма килеп, аерым исәнләште. «Үз йортыгыздан чыгып, сугышка китүегезгә күп вакыт үттеме? Атаң-анаң, туганнарың бар идеме? Хәлле, чибәр егет күренәсең, анда сөйгән кызың калгандыр, әлбәттә. Кызың да төшеп калганнардан түгелдер, чибәрдер инде. Сине озатканда бик елагандыр, әле дә сагынып көтә торгандыр. Хат аласыңмы Русиядән?» – дип, сораулар белән мине күмеп ташлады. Һәрбер соравына уңай җавап бирдем.


Эшкә керештек. Дугадан дуга өзелми, дисәм хата булыр. Алар атларны бездәге кебек дуга белән җикмиләр. Арбаның алдына беркетелгән юан сыңар тәртә, шуның ике ягына ике атны каеш-арканнар белән генә җигәләр. Йөк артыннан йөк тезелеп кенә килеп тора. Он тутырылган капчыкларны җилкәбезгә салып, складка ташыйбыз. Авыр яралы булу сәбәпле, берничә ел слабосильныйлар командасында ятуым, шуның аркасында икмәк, ашны бик аз бирүләре үз эшен башкарган – бу хезмәткә хәлем җитәрлек түгел иде. Тиз арада хәлем бетте. Капчык күтәреп барганда, тезләрем сыгыла-бөгелә. Теге чех әфисәре арыган һәм йомшак булуымны шунда ук сизеп алды. Кулымнан тотып диярлек кайдадыр җитәкләп алып китте.


– Мин сине тагын да авыррак эш эшләргә кушам, – диде ул көлеп. Пешкән икмәкләр тутырылган складка алып керде. – Күпме ашый аласың – аша, ләкин яшереп алма. Сине тикшереп чыгарырмын. Әгәр дә ипине урласаң, төрмәгә яптырып куярмын. Лагерьга кайта алмассың. Озакламыйча ипи төяргә килерләр. Син ипи төяшерсең. Алар килгәнче, тизрәк ашый башла. Бераз хәл керсен, – диде дә, мине складта калдырып чыгып китте.


Баштарак, курка төшеп, ипине ашарга кыймыйча тордым. Берничә ел инде туйганчы ипи ашаганым булмаганга күрә, бер килограмм килешле бодай икмәген, бер башыннан сындырып алып, ашарга керештем. Яртысын ашаган идем, икмәк төяргә олаулар да килеп җитте. Эш бик кызу булды. Ярты икмәкне ашарга вакыт булмады. Эш тә бетте. Чех әфисәре дә килеп җитте.


– Әйдә чык! – диде миңа.


Калган ярты ипиемне алырга да, алмаска да белми торганда, чех әфисәре:


– Ничә ипи ашадың? Туйдыңмы? Нигә яртысын калдырдың? – диде.


– Бары яртысын гына ашарга өлгердем. Эш бик кызу булды, – дидем мин. Ул калган ярты ипине пәкесе белән икегә бүлде дә ике чалбар кесәсенә тыгарга кушты һәм мине күмер складына китереп кертте.


– Ашап бетер дә, утын тураучылар янына чык. Ипи ашаганыңны беркемгә дә күрсәтмә дә, әйтмә дә, – дип, янымнан китеп барды.


Башыма уй йөгерде. Нинди кешеләр микән бу чехлар? Миңа ул Русия татары дип әйтә. Үзе – Австрия чехы, үзе бик ягымлы, тәрбияле күренә. Шундый усал нимесләр арасында каян килеп чыкканнар болар?


Минем татар икәнемне белгәч, бөтенләй йомшарды. Чехлар без татарларны беләләр дә, яраталар да икән. Каян килә бу? Чехлар миңа «татар» дип сирәк эндәшә, күбесенчә, миңа төбәп, «Мөхәммәди» дип атыйлар. Ягъни, Мөхәммәт динен тотуыма ишарә итәләр. Яһүдләргә дә начар карамыйлар. Чехларны кешелекләре өчен ихтирам иттем. Монда ике төрле халык: берсе – чехлар, икенчеләре – словаклар. Словак кавеменнән булганнар чехларга караганда катырак бәгырьле, алар безгә пленный итеп, кимсетеп карыйлар. Үзләре дә кистереп әйтәләр: «Без чехлар кебек йомшак халык түгел, без, словаклар, катырак холыклы, кешене бик үк кызгана белмибез, усал халык без!» – диләр.


IV
1916 елның көзендә Корбан гаете булды. Бу гаеткә Бүснәдән (Босниядән) бер мулла килде. Мулла дигәнем төрекчә хәрби киемдә иде. Фәсендә укадан эшләнгән ай һәм йолдыз кокардасы ялтырап тора. Татар-мөселман пленныйлары арасындагы кайбер тиктормаслар муллага үтенеч җиткерделәр: «Австрия хөкүмәте Русия мөселманнарын Бүснәгә эшкә җибәрсен иде, мөселманнар арасында яшисебез килә. Монда төрле кавем-халык арасында бозылып-каралып бетәбез», – диделәр. Бу үтенеч татарларга күп хафалар китерде, зур ялгышлык булды. Аңа кадәр Австрия хөкүмәте мең ике йөз кеше сыешлы мәчетне бер атна эчендә корып биргән иде. Теләгән кешегә мәчеттән чыкмыйча намаз укып кына ятарга мөмкин иде. Имеш, мөселманнар арасында татарларга иркенрәк була... Австрия хөкүмәте теге телләре озын мөселманнарның зарын тиз ишетте бит! Тоттылар да, җыйнап, атна-ун көндә безне Бүснәгә, Альп таулары итәгенә озаттылар!


Безнең эшелоныбыз 1916 елның октябрендә Прага шәһәре аша Австриянең баш шәһәре Венаны үтеп, ерак көньяктагы Загреб шәһәренә барып чыкты. Аннан соң Әдрән диңгез буйлап Албаниянең зур шәһәре Тиранага килеп җитте. Аннан соң юл көнчыгыш якка борылды һәм Бүснә иленең баш шәһәре Сараевога таба китте. Аннан юл безне Травник губернасы территориясенә китерде. Загреб шәһәренең матурлыгына исебез китте. Күркәм, төзек шәһәр иде ул.


Бүснә җиренә кергәч, безне кечкенә вагоннарга утырттылар. Бу инде безнең шәмаилләрдә генә рәсемен күргән Һиҗар тимер юлына бик нык охшый иде. Нәзек кенә рельслар салынып, кечкенә паровозлар сөйри торган гаҗәп кечкенә вагоннар. Җыйнак, матур итеп эшләнгән вагоннар ике төрдә: класслы һәм йөк вагоннары.


Бүснәгә барып, Альп таулары сыртында дөнья яралганнан бирле үскән өй юанлыгы ак чыршы һәм бөке (бук) агачларын кисәргә тотынып, эштән йончып, пленныйларга карата иң каты кысынкылыкларны татый башлагач, Бүснә мөселманнарының диндәш халык икәнлеге дә онытылды. Алар хәтта Русия мөселманнарын мөселман дип танудан да баш тартты.


Бүснәдә телләре бер булса да, диннәре буенча төрле халыклар яши. Телләре – хорват теле. Монда хорватлар төп халык булып санала. Хорватлар православие динен тоталар. Элек Төркия бу җирләрне басып алган булган һәм ислам динен хорватларга көчләп таккан. Монда шулай итеп төрле диндәге хорватлар барлыкка килгән. Алар арасында поляклар дине – католик динен тотучылар да бар. Шулай ук яһүдләр һәм нимесләр дә бар. Төрек динен тотучы хорватлар бигрәк усал. Дин буенча алар бигрәк каты шовинистлар. Мөтәгассипләр икән. Аларга бу йогынтыны төрекләр урнаштырган. Төркиядән килеп оялаучы төрекләр Бүснә мөселманнарын гел кыздырып, башкаларга өстереп кенә торалар. Төрекләр безне, Русия мөселманнарын да яратмый булып чыкты. Төрекләрнең күпчелеге шәһәрләрдә яши. Аерым зур җирләр биләп торучы алпавытларның да төрекләр икәнлеген әйтеп китик. Алар әле үз телләрен онытып бетермәгән, картлары төрекчә дә сөйләшә белә. Яшьләрнең хәл башка, телләрен белмиләр диярлек, тәмам хорватлашканнар. Рәсми тел хорват теле хисаплана. Мөселман динен тотучылар үзләрен өстенрәк тоя, баерак тормыш итә. Күбесенчә помещиклар һәм завод-фабрика хуҗалары да алар. Җирләрнең күп өлеше мөселманнарда. Төп хорватлар уңдырышлы җирләрдән куылганнар. Тау башында ярым җимерек такта баракларда торалар. Диннәрен тоту да тыелган булса кирәк. Авылларда мөселман өчен мәчетләр бар, әмма бер чиркәү дә күрә алмассың. Травник шәһәрендә җиде мәчет, бер яһүдләр чиркәве булса да, православныйларның чиркәүләре берәү дә юк. Баш шәһәр Сараевода җитмеш биш мәчет бар. Башка дин ияләре өчен бер чиркәү дә юк. Шәһәрдәге хорватларның киеменә карап кына кайсы дин тотуын белеп булмый. Барысы да бер төстәге кием-салымда. Дин буенча мөрәҗәгать итәргә туры килсә: «Мөселманмы, православныймы?» – дип сорамый булмый. «Православный» яки «католик» дип җавап бирүчеләрнең саны «мөселман» дип җавап бирүчеләрдән бер дә ким түгел.


Дрездендагы лагерь белән саубуллашу безгә ямансу булды. Нигәдер анда хәл өметлерәк тоела иде. Сәламәтлек тә яхшыра төшкән иде, ашау ягы да ничава иде. «Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә» булып чыкты безнең «Бүснә, мөселман кардәшләр» дип саташуыбыз. Теге ялтыр фәсле мулланың әйтүе буенча, Бүснәгә баргач, безгә һәрь яклап яхшы булырга тиеш иде. Булды, ди!


***
Татарлар арасында төрле кешеләр очрады. Кайбер татарлар, пленга төшкәч тә, Русияне инкяр итеп, фронтта кигән солдат формасыннан баш тарттылар. Алар Австриянең пленныйлар өчен теккән махсус киемнәреннән йөри башладылар. Бик мәзәк форма иде бу – кызгылт вельвет чалбар һәм гимнастёрка, озынчарак бишмәт, соры материядән козырёксыз фуражка. Бу форманы, берәр нәрсәгә алыштыра алмасыннар, диптер инде, бетми торган аксыл лак белән буяп куялар. Күңелсез инде. Мин Русия солдат формасын югалтмаска бик нык тырыштым һәм теләгемә дә ирешә килдем. Яраланганда умырылган чалбар һәм гимнастёркамны чиста итеп юдым, ертыкларын, ишен табып, бер яһүдтән шәп кенә яматып алдым. Берчакны сугышка керергә дә өлгермичә авыр яраланып әсир төшкән авылдашымны очраттым. Аның киемнәре өр-яңа иде. Берничә көн үтүгә авыр яралыларны Русиягә озатырга хәзерли башладылар. Аларга әйбәт киемнәр кигезделәр, ул миңа үзенең яңа киемнәрен бүләк итеп калдырды. Уң кулының уч тирәсенә разрывной пуля тиеп, бармакларсыз калган иде ул. Бу яңа киемгә каты погоннар куеп, погоныма үз полкымның номерын – «191»не матур сәйләннәр белән чигеп төшердем. Илдә хезмәт иткән вакытта рядовой солдатка каты погоннар куеп йөрергә рөхсәт ителми, ләкин пленда йөргәндә аны тикшерүче юк бит! Мин үземнең укымышлы, төшеп калган егет түгеллегемне ассызыклап, кыланыбрак, урыс әфисәрләренә охшатып йөрергә тырыша идем. Минем шундый формада йөрүемә дежур торучы Австрия солдатларының эчләре поша, миңа ныграк бәйләнәләр дә иде. Имеш, мин – чын урыс солдаты, монда да нимесләргә дошман булып калам, эшкә барганда һәм кайтканда һәрвакыт алдагы сафның флангасына бастыралар. Бу урынга баскан пленный солдат, юлда нимес әфисәре каршы очраса, сафтагылар ишетерлек итеп каты кычкырып: «Смирно!» – дип команда бирергә тиеш. Австрия әфисәрләренең эченә нык тидем – берсенә команда бирсәм, өчесенә бирергә «оныта» идем. Команда бирелмәгәч, әсирләр төркеме түш киерергә җыенып, кәпрәеп торган әфисәр яныннан башларын түбән салындырып, тып-тын узып китәләр.


Әфисәрләрнең чырайларын сытып:


– Һай, дуңгыз урыслар! Әфисәргә хөрмәт күрсәтергә дә теләмисез! – дип сүгенеп калуларын күрү миңа бик күңелле тоела иде.


Бервакыт стансадан әбиткә кайтабыз. Эш авыр булса да, бүген табыш белән кайту. Вагоннарга тозлы ит һәм тозлы балык төядек. Карап торучы бер чех иде. Кайтырга тезелгәч, ул безгә эш өчен рәхмәт әйтте, башкалар сыман, кесәләребезне тентеп маташмады. Корсак астына каеш белән кыстырылган кисәкле итләр, симез селёдка балыклары үзебезгә насыйп булды. Мондый чакта күңелләр күтәренке инде. Башта бер Австрия әфисәре очрады. Матур итеп, чыңлатып: «Смирно!» – командасы бирдем. Әфисәр мактап: «Вольно!» – дип команда бирде. Саклап килүче солдатларны да мактап алды, һәрчак шулай эшләргә кушты.


Бераз кайткач, күрәм: ике постовой алдан-арттан торып бер урыс әфисәрен каядыр алып барып яталар. Әфисәр – полковник чинында. Күрәсең, аягы яралы – интегеп, аксап атлый, кулында кечкенә таягы да бар. Әфисәрнең йөзендә безне күрүгә кызганыч сызыклар хасил булды. Аңа да, безгә дә бу хәлебез бик ямансу тәэсир итте. Үз әфисәребез яныннан тыныч кына үтеп китәсе килми бит, аның белән тигезләшүгә, үз илебездә хезмәт иткән чагыбыздагы кебек күтәренке рух, гайрәт белән:


– Взвод, смирно! Равнение на право! – дип кычкырдым һәм кулны хәрәкәтеннән туктаттым. Әфисәребез һушсыз булып елап калды. Ул безгә: «Вольно!» – дип команда да бирә алмады.


Кайчандыр шундый әфисәрләр кул астында хезмәт итүебез искә килеп, йөрәкләр тетрәде. Иртән торулар, шау-шу килеп солдат күнегүләре ясау, занятиеләр үткәрү, ашау-эчү, ял итү вакытлары хәтергә төште. Чын солдат йөрәге һичкайчан да чын әфисәр йөрәген чит күрми ул. Хезмәт һәммә кеше өчен тигез. Әфисәр хезмәте икеләтә җаваплы: үзе дә хезмәтен яхшы үтәргә тиеш, солдатларны да кирәгенчә өйрәтергә бурычлы. Яхшы, тәрбияле әфисәр солдатка таяныч ул. Моны аңламаган солдат чын солдат була алмый. Элек тә ул шулай булды, хәзер ул бигрәк тә шулай.


– Бичара полковник, – диде арабыздан бер солдат. – Солдатларның әсир төшүе була инде ул. Без алгы сафта сугышабыз. Зур чиндагы әфисәрләр дә тоткынлыкта җәфа чигәләр икән...


Аңа каршы җавап бирүче булмады.


Байтак җирләр кайтканнан соң, бер рота чамасы булыр, Австрия солдатлары очрады. Арадан бер нимес солдаты:


– Бер мең тугыз йөз беренче полк, капут! – дип кычкырды.


Нимеснең погонымдагы 191 нче полкны белдерә торган номерны ялгыш укыганын аңлап, аңа каршы:


– Надан гөмбә, дөрес итеп цифр да укый белмисең бит син! Сукыр тәре! –дип кычкырдым. Һәр ике колоннадагылар шаркылдашып көлделәр.


V


Язмаларымда эзлеклелек булып җитмәс дип, кисәтеп куйган идем инде. Искә кайсы вакыйга килеп төшә, шуны теркәп куярга тырышам. Бүснәгә китү чорына әйләнеп кайтыйк әле.


Безнең эшелон Прага шәһәренә таба бара иде. Миңа бу юл бик таныш. Икенче көнне нәкъ әбит вакытында Прага шәһәренә килеп җиттек. Әйбәт кенә ашатырлар дип өмет иттек. Ашатырга уйлап та караучы юк.


– Дрезденда ике көнлек икмәк бирделәр, әбитегез шул була. Сезгә һәр көн саен таратырга, Австриянең артык запас икмәге юк, – дип җикеренделәр постовойлар. Каешлар бушады, эш хөртиләнде. Ике көнлек икмәк кичә әбит вакытында ук ашалып беткән иде. Һәрчак ашыйсы килеп торганлыктан бер-ике кабымлык ипине дә запаска ничек саклыйсың? Моңа хәтле Прага шәһәреннән ничә тапкырлар үттек. Һәрчак тамакны яхшылап туйдыралар иде. Бу юлы ашатмыйча, мәхрүм булып китү бик авыр булды. Австриянең баш шәһәре Венаны сагына башладык. Икенче көнне әбит вакытында Вена шәһәренә килеп җиттек. Ике тәүлек бернәрсә ашамаган идек. Безне вагоннардан төшерделәр. Бик озаклап кабат-кабат санадылар. Монда бер ят фельдфебель дә бар иде. Столоваяга алып килделәр, бер бөртек ярма, бер чеметем он да салынмаган әче кәбестә шулпасы бирделәр. Ул да күп түгел, кеше башына берәр чирпәк тиде. Юл өчен икмәк бирмәделәр.


Шаулаучылар табылды.


– Кайда безгә өченче көнге ужин? Кайда кичәге әбит? Ә бүгенге ужинны кайчан һәм кайсы стансада бирәсез? – дип кычкырдылар.


Тавышлануыбызга ачулары килеп, куалап вагоннарыбызга кертеп тутырдылар. Эшелон тиз генә китмәде. Кич булды. Безгә ужин да бирмәделәр. Икенче көнне кояш чыккач кына эшелон кузгалды. Эшелон Италия границасына таба бара иде. Италия чигенә якынлашкан саен безнең эшелон стансаларда, хәтта ярымстансаларда да бик озаклап китмичә тора. Беренче нәүбәттә фронтка солдатларны үткәрәләр, йә фронт кирәк-яраклары төялгән эшелоннар уза. Без Вена шәһәреннән Италия чигенә унике көн бардык. Күпме генә ара инде ул. Русия кебек очсыз-кырыйсыз илмени ул Австрия! Унике көн эчендә ике тапкыр да ашарга бирмәделәр. Алҗындык, күпләп үлүләр китте. Сакчылар стансаларда яшереп кенә чи шикәр чөгендере бирә башлады. Ихтимал, безнең вагон постлары гына шулай мәрхәмәтле булгандыр, чөнки башка вагоннарда үлүчеләр тагын да күп булган. Юлга кузгалганда бер мең ике йөз татар әсире идек. Бүснәгә барып җиткәнче дүрт йөз кеше үлгән булып чыкты. Нимесләр төгәл халык: үлүчеләрнең барысын да теркәп, «авырудан үлде» дип язып куйдылар.


Менә ерактан ук болытларга терәлеп торган зәп-зәңгәр биек таулар күренде. Бу таулыклар тоташ урманлыклар белән капланган һәм алар Венгрия (Һунгария) чигеннән үк башлана. Шушы таулыклардан Дунай дигән елга юл ала. Көнчыгышка таба сузылып киткән Дунай елгасы Бусанский Бруда (? – ред.) дигән шәһәрнең уртасыннан агып уза. Бу шәһәрнең яртысы Һунгария ягында, яртысы Бүснә ягында. Шушы шәһәргә җиткәч, Австрия-Венгрия эшелоныннан төшереп, яңа эшелонга утырттылар. Тимер юл нәзек рельслардан, кечкенә паровоз һәм вагоннардан тора икән. Вагоннар, алда әйткәнемчә, төрлечә: йөк вагоннары һәм классный, бик матур вагоннар бар. Безне йөк вагоннарына утырттылар. Безнең эшелоныбыз Дунай буйлап Загреб шәһәренә таба юл тотты. Бүснәгә барып кергәч, көнгә бер тапкыр гына булса да, исән калганнарыбызга кукуруз икмәге бирә башладылар. Загреб шәһәрен узганнан соң безнең иптәшләрне һәрбер стансада бүлеп-бүлеп калдыра килделәр. Без төялгән ике-өч вагон нәкъ паровозның башында ук иде. Ниһаять, безне урманлы тау түбәсендә урнашкан бер үзәк Чардак дигән стансага китерделәр һәм дүрт йөз грамм кукуруз икмәге белән фасоль боткасы бирделәр. Чардакта унике кешене генә алып калдылар. Безне тагын арырак – Жулит дигән урынга җибәрделәр. Жулитны без «жулик» дип атадык һәм бу урын безнең өчен чынлап та жулик булып чыкты. Чардактан егерме сигез чакрым ары иде бу урын. Бу урынга хәтта суны да вагоны белән генә китереп торалар. Чардак һәм Жулит төбәкләре Альп тауларының иң биек җиренә урнашкан. Урмансыз ачык тау сыртлары төньяк-көнчыгыштан башлап төньяк-көнбатышка сузыла. Еракта тигезлекләр күренә иде. Шулай ук Албания яклары да түбәнлектә урнашкан. Төнге тынлыкта Италиядәге вулканның үкергән тавышы һәм сирәк-мирәк күккә ялкынлатып ут ыргытуы да күренгәли. Без моны Италия фронтындагы сугыш галәмәтедер дип уйладык. Шул тирәдә яшәүче бүснәкләр моның вулкан галәмәте икәнен аңлатып бирделәр. Вулкан һәр ел Раштуа чорында котыра башлый һәм нәкъ шушы чорларда торым-торымга җир тетрәү була икән.


Чардак дигән стансаның вокзалы алдында бер нимес кызы белән безнең русский пленный бер егетнең шаярышканын күрдек. Егет тә шундый чибәр, чигүле погонлы. Ягъни, хәрби мәктәп юнкеры иде. Кыз, нимес кызларына хас булганча, кыланчык, горур, тәкәбберле чибәр нәрсә иде. Бездә патриотизм юкка чыкмаган иде, урыс егетенең бу нимес кызы белән шаяруын килешмәгән эш дип кабул иттек. Без үзебезне мөселманга санап, бер җиргә тупланмакчы идек, монда нинди генә милләт кешеләре юк! Мөселманлык дип авыз ачучылар бөтенләй калмады. Без монда Русия әсирләре, бетте-китте.


Уналтынчы елның маенда бу егетне безнең янга Жулитка сөрделәр. Моның сәбәбе – Чардактагы комендант нимес әфисәренең әлеге кыз артыннан йөреп маташуы булган. Нимес әфисәре урыс егетеннән көнли башлаган. Алар кыз өчен бик каты гына бәрелешеп алганнар. Әфисәр эшне зурга җибәреп, урыс егетен хөкем иттертеп аттырмакчы булган. Ләкин кыз ирек бирмәгән. Урыс егете дә нимесчә сөйләшергә бик оста иде. Кыз баш управляющий Аис Миланов кызы иде.


Тихонов Алексей безнең янга Жулитка китерелгәч, безне агитларга, агартырга тотынды, ике тапкыр восставать итәргә җитәкләде. Беренчесендә шактый уңыш казандык. Беренчесе, моңарчы якшәмбе көнне ял бирелми иде. Ял көннәре генә түгел, урыс халкының башка бәйрәмнәрендә дә эштән бушата башладылар. Икенчедән, юньләп эшли алмаган авыру-яралыларга эш көннәренә икешәр крона түли башладылар, әйбәт эшләүчеләргә хезмәт хакын арттырдылар. Өченчедән, өс киемнәре бирелә башлады. Дүртенчедән, тәмәке һәм шырпы бирү тәртибе керде. Шул ук вакытта, ашарга бирүне бик каты кыса башладылар. Әсирләргә бернәрсә сатмыйлар иде. Тик аракы гына саталар. Тихонов безне икенче тапкыр баш күтәртте. Ашатуны яхшыртуны сорадык. Нимес әфисәре:


– Сезгә җитәрлек акча бирелә. Икмәк арттырырга мөмкинлек юк, – дип аңлатты.


Забастовка комитеты сайладык. Комитетта дүрт кеше – өч урыс, бер татар иде. Забастовка дүрт көнгә сузылды. Урыслар һәм татарлар, шулай ук, берничә яһүдләр белән дүрт йөз кешегә җыелдык.


Бишенче көнне эшелонга төялгән жандарм отрядлары килеп безнең баракларны пулемётлар белән чолгадылар. Безгә Тихонов курыкмаска, бер сүздә, нык торырга кушты. Ул үзе барактан да чыкмады. Безне чыгарып тезделәр. Жандармнар коралларын корып:


– Эшкә чыгасызмы? – дип өч тапкыр сорады. Яһүдләр эшләргә риза булып, стройдан чыгып, постовойлар янына барып бастылар. Без, урыслар һәм татарлар, сүзебездә бердәм, нык тордык.


– Туйганчы ашатыгыз, хезмәт хакыбызны тулы итеп бирегез. Без эшкә чыгарга каршы түгел. Хәзер үк кухняларны ачыгыз. Биш көнлек икмәкне хәзер үк кулыбызга бирегез! – дип, таләп куйдык.


Жандармнар бик ачулы, пулемётларны да хутка да җибәргән булыр иде, ләкин жандарм отрядындагы гади солдатлар безгә атудан баш тартты.


– Безнең туганнар Русиядә пленда йөриләр. Без боларны ачка да кырсак, атып та үтерсәк, урыслар безнең братларны шулай үтермәсләрме? – дип кычкырыша башладылар.


Жандарм әфисәрләре фикер алышты. Солдатлар килгән вагоннарына төялеп кире киттеләр. Күп вакыт үтмәде, буш вагоннар тагып, икенче поезд килеп туктады. Баракларыбыздан чыгып тезелергә куштылар һәм «моннан китәбез», диделәр. Строй белән вагоннар алдына китерделәр. Кырыгар кеше санап, вагонга кертеп, өстән бикләп куйдылар. Тихонов белән бер вагонга туры килдек. Тихоновыбызны җаныбыз кебек күрә идек. Вагонга керү белән безнең өстән дә ишекне бикләп куйдылар. Тимер челтәрле тәрәзә аша күзәтеп торабыз: жандармнар баш күтәрүчеләр комитетында булган өч кешене тотып алдылар һәм таза сүс бау белән кулларын артка каерып, өчесен өч чыршыга бәйләп куйдылар. Поезд китте, алар бәйләнгән килеш шунда калды. Эшелон Чардакка килеп туктады. Су сорап, вагон ишекләрен ачтырдылар. Шунда эшләүче пленный ватандашларга бәйдә калучылар хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кичекмәстән аларны азат итәргә куштылар. Әсирләр бер-берсен бәладә калдырмый ул. Шунда ук бер татар һәм бер Златоуст башкорты Жулитка таба йөгерде. Ул иптәшләрнең чынлап коткара алулары хакында ишетә алмадым мин. Ачык булмаган хәбәрләр генә килеп иреште: коткарырга баручыларнымы, әллә бәйләнеп калучыларнымы атканнар икән нимесләр.


***
Бу хәлдән алда булган бер вакыйганы язып китмичә булмый. Жулитта без урман кисүдә эшләдек. Диаметры бер ярым метр юанлыгындагы ак чыршыларны кисеп аударабыз. Ул чыршыларның буе туксан һәм йөз егерме метрларга хәтле бара. Беренче вакытта без бик яхшы эшләдек. Чөнки, җитәрлек булмаса да, беренче айларда ашарга да ару гына бирделәр. Аннан соң китте инде. Аш дигәне – кәбестә суы, көнгә кеше башына ике йөз грамм кукуруз икмәге, ул да авызга алмалы түгел, күгәреп беткән. Пычкы чүбеме, нәрсәдер кушалар. Без алҗыштык. Эшкә чыгу түгел, болай барактан чыксаң да җилдә йөреп булмый. Кайбер халыклар мәшкә (гөмбә) ашыйлар. Ниһаять, урманны кар каплады. Поезд да йөрүдән туктады. Су түгел, продукт-азык та килә алмый. Бишәр көн аш-сусыз, икмәксез торыла башлады. Үлүчеләр дә күбәйде. Нимесләрдә закон шундый: ачтан үлгән кешенең үлем сәбәбен бервакытта да дөрес итеп күрсәтмиләр, «авырудан үлде». дип язып куялар. Бервакыт алҗулары чамадан ашкан әсирләрне Чардак стансасына, табиб каравына алып киттеләр. Ара – егерме сигез чакрым. Җәяүләп, кар ярып шушы араны үтәргә кирәк. Чардакка үз аягы белән барып җитүчеләр аз булды, күбесе юлда үлеп калдылар. Үлүчеләрнең күбесе олырак яшьтәге тоткыннар иде. Миңа ул вакытта егерме өч яшь иде. Иң артка калып булса да, барып җитә алдым.


Чардакка барып җиткәч, безне бер буш баракка урнаштырдылар. Анда биш көн тордык. Врач каядыр киткән, аның кайтуын көтәргә куштылар. Көтәбез врачны. Гадәттәгечә, ике йөз грамм кукуруз икмәге, вакытында чәй, аш биреп торалар. Жулиттагыдан яхшырак бит. Чәе дә шикәрле. Повар белән үземнең җаным кебек күргән өр-яңа шинелемне алмаштым. Ул миңа кара бубрик шинелен бирде. Повар урыс пленные иде. Сигез йөз грамм килешле бер бодай икмәге һәм бер крона акча өстәде. Мин бер кронага столовойдан бер порция аш сатып алдым. Аш пешмәгән хайван үпкәсеннән иде. Ашны ашау белән эч китү башланды. Эчем авырта, температурам күтәрелде. Ниһаять. врач та килеп җиткән. Безне врачка алып киттеләр. Врач ачлыктан алҗынган халыклардан авыру таба алмый. Авыруы табалмагач, әсирне җәзага тарталар. Богаулап салкын кладовойга ябалар. Врач каршысына мин килеп бастым. Авыруым бар, моны врач та таныды:


– Ошпитал Тороуник! (Травник шәһәренә, госпитальгә!) – дип кычкырды врач.


Шунда булган иптәшләр:


– Сары май кайнаган көнне тугансың икән, иптәш. Безне богаулап амбарга ябалар, ә сине госпитальгә җибәрәләр, – диделәр.


Австрия хәрби вәкилләре минем исем һәм фамилиямне, лагерь номерымны язып алдылар. Икенче көнне Травник дигән шәһәргә озаттылар. Безнең белән бергә әлеге врач үзе дә барды.


Яйце дигән шәһәргә җиткәч, безне эшелоннан төшереп бер чиста һәм җылы баракка урнаштырдылар. Имеш, пересадка була. Баракта әлеге врачыбыз үзе җыйнап алып килә торган больнойларын кабат тикшерә башлады. Бу вакытта инде минем бернинди авыруым да калмаган иде. Врач гаҗәпкә калды. Яралы җирем дә юк. Чөнки күпләрнең аяк-кулларында йә балта ярасы, йә өшеп кабарган яралары бар иде. Ә миндә бернәрсә дә юк. Мин шат һәм җитез йөрим. Врач тикшерде, тикшерде дә, аптырауга калып:


– Чардакта сез нинди авыру белән авырый идегез? – дип сорады.


– Эч китү белән, пан врач. Үзегез дә беләсез, без Жулитта эшли идек. Дүрт көн ашарга бирмәделәр. Чардакта кантингә (ашханә) кереп бер порция аш сатып алдым. Ул чи, пешмәгән хайван үпкәсенән булып чыкты. Моны белсәм дә, ачлыгыма түзә алмыйча ашадым. Шуннан башланды инде хәлләр... Хәзер савыктым инде. Теләсәгез ни эшләтегез...


Врач ябык йөземә карап торды да:


– Ярар, – диде. – Госпитальгә баргач, тагын да тазарырсың, – диде.


«Госпиталь» дигән сүзне зур өмет белән кабул иттем. Иптәшләремнең «сары май кайнаган көнне тугансың икән» дигән сүзләре, мөгаен, рас киләдер, дип сөенеп куйдым.


Травник дигән шәһәргә килеп җиттек. Таулар арасына кысылып утырган шактый зур гына бер шәһәр икән. Шәһәрнең читендә «Резервная казарма» дигән вибуска (вывеска, алтакта) куелган зур, дүрт катлы йортка урнаштырдылар. Госпиталь шушы була инде. Госпитальдә ашау мактанырлык түгел: көнгә ике йөз грамм ипи, бер чирпәк кәбестә яки аз гына каштан оны сибелгән шыбыр су-шулпа һәм ике кашык сып-сыек итеп изелгән бәрәңге яки фасоль бирәләр. Тазар, хәллән шул ашау белән! Ныклап авырып ятучыларга мондый ашның кирәге юк, барыбер җан тәслим кылалар. Минем кебек ачка алҗыган яшь кешеләргә чиссыз (җанга ятмый торган) ашның нәрсә файдасы булсын? Ул гына да түгел, температурасы булмаган авыруларны эшкә куалар. Ком бушату, әрдәнә өю яки стансада вагоннардан күмер бушату, башка төрле йөк төяү һәм бушату, һич тә булмаса, кар яуган арада (гәрчә, ул кар эреп бетеп торса да) шул карны җыеп, арбага төятеп, аны кулдан тарттырып, читкә илттертеп түктерүләр – ачка алҗынып беткән, кеше төсе бер дә калмаган пленныйларны иң соң дәрәҗәдә җәзалау һәм мәсхәрәләү иде.


Аның да өстәвенә, Австрия капралларының шул чиртсәң дә егылырга торган ач пленныйны сугып егулары, кычкырып, кабахәт сүзләр белән сүгүләре, мәсхәрәләүләре үзәккә үтте. Нимес халкының чын йөзе шушы. Дөрес, сакта торучы солдатларның барысы да нимесләр түгел. Хорватлар, бүснәкләр, хәтта мөселман бүснәкләр дә, албаннар, молдаваннар, һунгар-венгрлар, чехлар, словаклар да бар. Ләкин болар нимесләр приказыннан чыкмыйлар. Нимесләр аларга да өстен карыйлар, һәр төрле начарлыкка мәҗбүр итәләр. Ачулары кайный, нишләгәннәрен белештерми башлыйлар. Русия пленныйлары өченче этажда яталар иде. Ишегалдына чыгу өчен йозаклы җиде ишек һәм ишек саен берәр пост аркылы үтәргә кирәк. Бу йорт, госпиталь булудан бигрәк, төрмәне хәтерләтә иде. Мин монда декабрь аенда эләктем. Элекке урынга – Жулитка кире кайтармадылар. Күрәсең, шәүлә-скелет кыяфәтем производствога җибәрүне тоткарлагандыр. Март ае беткәнче гомерем шундый газапта үтте. Эштә йөрүчеләргә фирт бирәләр. Фирт – әбит саен Әстерхан чикләвеге хәтле йомарланган камыр ул. Аны «галушки» диләр. Бервакыт врачтан фирт бирүләрен сорадым. Миңа врач:


– Син эшләрлек түгел. Без эшләрдәйләргә генә фирт язабыз, – диде. – Сине эшкә яраклы итү өчен, берне түгел, ай дәвамында көнгә уналты фирт биреп торырга кирәк. Һай-һай-һай... – диде, табиб башын чайкап.


Шулай итеп, гайрәтле егет хәленә кайтканчы Австриягә бик кыйммәт төшәчәкмен икән бит. Тизрәк үлүем күпкә яхшырак икән. Врач күземә карап шулай диде. Сәламәтләнеп эшкә йөри башласам, югыйсә, күпкә файдалырак булыр идем, дип уйлаган булам. Нимесләргә анысы да кирәк түгел. Максатлары – халыкны мөмкин кадәр интектереп, теге дөньяга озату. Юк, бирешмим, теш-тырнагым белән тормышка ябыштым, язмышны җиңдем – түздем, тәмуг газабына чыдадым. Мине ачлыктан киптерделәр, кыйнадылар, сугышта алган ярамны рәтләп дәваламадылар, тәрбия күрсәтмәделәр. Русия халкы шундый чыдам була. Без мөселман халкына кайда да түзәргә кирәк. Сабырлык лазем. Исән-имин кайтсам, бу каһәр суккан нимесләр күрсәткән газаплар хакында киләчәк буыннарга җиткереп калырмын! Бу халыкка, арт сабагын ныклап укытмый торып, акыл кермәячәк.


Минем язмышыма кагылышлы төш күрә торган гаҗәп бер гадәтем бар. Забунлыкта (тоткынлыкта) чагымда күргән бер төшем хакында язып үтәргә булдым. Сугышка керер алдыннан да бер төш күргән идем. Анысын сугышта исән калачагыма, ләкин дошманнар ягында пленда калачагыма юрадым. Запасный батальонда хәрби өйрәнү вакытында булды бу. Гомеремдә суда йөри торган корабка утырганым түгел, күргәнем дә юк иде. Төш болай. Имеш, иптәшләр белән без кып-кызыл ләмнәре актарылып яткан зур бер елга ярына килдек. Яр читендә бер кораб тора иде. Иптәшләр белән корабка төялдек. Кораб кузгалды. Елганың аргы ягына чыгабыз, имеш. Үземнән кечерәк энем өйдә калган иде. Шушы энем дә безнең белән икән, тик корабка утырмады, яр читендә, шул кызыл ләме актарылып аккан елга суында кулларын-битләрен юа калды. Кораб елга уртасына килеп җитүгә давыл купты, кораб күз ачып йомганчы җимерелеп, таралып бетте. Күп иптәшләр су төбенә батты. Мин исә корабның бер идән сайгагына атланып, шәп ат сыртына менеп юырткан кебек, шул такта белән юыртып елганың теге ягына чыга башладым. Шулчакта сул як җилкәмне һәм сул як ботымны бик каты авырттырып нәрсәдер тешләп алды. «Төшлек китабы»нда «корабка утырып елганы кичүчеләр – чит илгә әсир төшәр», дип юралган. Дөрес бит, сугышка кергәч, сул як җилкәм – осколка тиеп, сул ботым пуля тиеп яраландым. Әсир төштем. Ә энемнең шул елгада бит-кул юып калуы – аның минем арттан сугышка китеп, сугышта һәлак булачагы булган икән. Бу вакытларда энемнең сугышка киткән хәбәрен ишеткәнем дә юк иде.


Менә бу Травник госпиталендә ике кич рәттән төшемдә әниемнең баштан-башка кисеп борай күмәче биргәнен күрдем. Юрыйм: мөгаен, дидем, миңа Русиядән посылка килгәндер. Мөгаен, Жулитка кайтсам, ул посылканы алырмын. Шушы төштән соң үземне Жулитка кире җибәрүләрен сорый башладым. Бу вакытларда моңа хәтле аждаһа булып йөргән маҗар-венгр врач урынына икенче хорват врач килгән иде. Аның хакында: «Госпитальне бераз төскә кертәчәк икән. Аш-су да яхшырачак икән», – дигән сүзләр ишетелә башлады. Ләкин бу сүзләргә минем һич тә ышанасым килмәде. Һәнүз (туктаусыз) Жулитка җибәрүләрен сорыйм. Ә яңа врач җибәрәсе килми.


Ул миңа:


– Син һич тә эш эшләрлек түгел бит әле. Анда үләргә кайтмакчы буласыңмы? – ди.


Мин үземнекен тукыйм:


– Кайда үлсәм дә бер инде. Монда бөтенләй тынгылык юк, һәрвакыт эшкә куалар. Ничә ай ятып бер мәртәбә дә фирт бирмәделәр, – дим.


– Ярый соң, – диде яңа врач, – мин сиңа фирт язармын!


– Минем өчен әлегә Австриядә фиртләр үсмәгән, өлешемне Русиядә алырмын.


Врач көлемсерәп торганда өстәлдә таралып яткан карточкаларны умырып алдым да врачка тоттырдым.


– Зинһар, җибәрегез моннан!


Табиб карышмады. Канцеляриягә баргач, ике көнлек кукуруз икмәге бирделәр. Мин аны стройда чакта ук ашап бетердем. Бүгеннең ярты көне, тагын башланмаган ике көн бар. Вагонга утыргач, гражданскийлар белән сөйләшеп, корыч пәкеләремне яртысы кычыткан яфрагыннан эшләнгән арпа камырына алмашып, тиз генә капкалап куйдым. Күренгәнчә, гражданский халыкның да хәле әйбәт түгел икән монда. Халык ярлы яши. Ризык-фәлән сораштырсаң:


– Ништи, ни имам, – диләр. Безнеңчә әйтсәк: «Бернәрсәм юк», – дигән сүз була.


Чардакка кайтып төштем. Әле икмәк алачак көнем тумаган иде. Шулай да икмәк сорагач, отказ итмәделәр. «Озакламыйча Жулитка поварлар белән бергәләп китәрсең. Икмәкне Жулитка кайткач та алырсың, – диделәр. Госпитальгә киткәнче, 1916 елның декабрь аенда эшләгән барлы-юклы хезмәт хакымны канцеляриягә кереп сорадым. Бухгалтер исем-фамилиямне буташтырырга кереште. Минем белән бер фамилиядәге тоткын бар иде. Аның исеме «Ш» хәрефе белән, минем «Җ» хәрефе белән башлана, нимес шуларны бутый.


– Алгансың бит инде акчаңны. Нәрсә баш катырасың? – дип шаулаган була.


Хәлне аңлатам. Бутап бирү ихтималын төшендерәм.


– Әйе, әйе, шул фамилиядәге кеше алган, – дигән була бухгалтер нимес, эшнең асылына төшенгән кыяфәттә.


Читтән исемлеккә күз салам, имза урыны буш, нимес үзе ниндидер тамга гына куйган. Димәк, алдаша, яңадан кайтып йөрмәс дип, акчамны үзләштергән.


Сүземдә нык торам. Лагерь номерымны әйттем. Бухгалтер каушагандай булды. Чыраен сытып кына өч крона акча бирде. Бусы да ярады. Кантингә кереп, аш сатып алып ашадым.


Жулитка кайттым. Лагерьда, моңа кадәр Гастинак дигән җирдә, берничә йөз пленныйны кырып үтереп бетергән нимес суксиры эш итә икән. Суксир – хәрби чин. Русиядә старший унтер дип йөртелә. Бу нимес шундый кансыз нәрсә икән. Мин шушы аждаһа кулына каптым хәзер.


Жулиттагы баракта өч көн Газраилне көтеп яттым. Беркөнне яныма яһүд писаре килде:


– Русиядән сиңа атап күмәч килгән, иртәгә Чардакка барасыңмы посылкаңны алырга?


Эчкә җан керде. Төшем рас чыкты бит. Бардым. Чыннан да, унике кадак борай күмәче, сохари салганнар иде. Сохари арасыннан кечкенә хат килеп чыкты. Энем хакындагы аяныч хәбәрне дә шунда белдем. Ул миннән соң озак тормый сугышка китеп һәлак булган...


VI


Безне яңа урынга күчерәләр. Әсирләр белән бергә иректән тулысынча мәхрүм ителмәгән тотаклар да заводка озатыла икән. Арада таныш Тихонов та бар. Андыйларны «ирекле тәрбиядә асралучы тотак», «вольныйлар» диләр иде. Вагоннарга утырту башлангач, вольный пленный Тихоновны озатырга гыйшык тотып йөрүче нимес кызы йөгереп килде. Сакчылар куып маташсалар да, кыз тыңламады. Кыз белән егет кавышып, нимесчә сөйләштеләр. Без, әсирләр, нимесчә аңлый идек инде, барысын күреп, аңлап тордык. Кыз дулкынлана, көлә.


Эшелонны озак тотмадылар. Кыз белән егет саубуллаштылар. Барып җитү белән хат салырга кушты кыз. Кая озатылуыбыз кызга алдан ук билгеле булган, күрәсең. Эшелон кузгалды. Киттек без.


Травник шәһәренә җитәргә өч чакрым калгач, Турбита дигән лесопилка заводына төшерделәр. Яңа урын. Көн бик ямьле, җирсеп үләрлек. Документларны канцеляриягә җыеп алдылар. Австриянең гадәте шул: яңа җиргә килсәң, бер айга хәтле ашау-эчү яхшы гына була. Аннан соң эшләр хөртиләнә инде, чыдап кына тор. Бер көнне пычкы оныннан пешерелгән икмәк китергәннәр. Аны, белмичә, һәркем алды. Ашаган кешеләр бик нык авырдылар. Әсирләр үзара сүз куештылар: яңадан китерсәләр, бу икмәкне алмаска, алучылар була калса, андыйларны үзара хөкем итәргә! Икенче көнне дә шул ук икмәк, өченче көнне дә... Сбор (әсирләрне җыя торган мәйдан) уртасында икмәкләр чүмәлә булып өелде. Әсирләрнең саны – мең биш йөз кеше. Берсе дә тик утырмый, һәммәсе дә эшкә йөриләр. Ләкин икмәкне алмыйлар. Өченче көнне һәммә халыклар тышта аш ашап утыралар. Әбит. Шулвакыт сбор капкасыннан комендант әфисәр килеп керде.


– Өстенә ыргытыгыз! – дип кычкырып, бер урыс тоткыны икмәк чүмәләсенә табан йөгерә башлады. Аның артыннан һәммәбез өемгә ябырылдык. Күз ачып йомганчы, пычкы оныннан пешкән икмәк белән әфисәрне күмеп куйдык. Каяндыр санитарлар йөгерешеп килделәр. Пычкы оны икмәге арасыннан бите-күзе канга баткан һушсыз комедант әфисәрне актарып алдылар һәм носилкага салып алып киттеләр. Әбит вакыты үтте, эшкә чакырып гудок гүләде. Без заводка эшкә киттек.


Кич эштән кайтуга сборны жандарм командасы чолгап алган иде. Безне тезделәр. Жандар әфисәре сорау ала башлады.


– Әнә икмәгегезне кире төяп алып китегез. Үзегез ашагыз андый икмәкне. Без ашамабыз, үлгәнче эшләрбез! – дип шаулаштык. Монда күпчелек урыс һәм татар тоткыннары иде. – Шушы агач икмәкне ашарга мәҗбүр итсәләр, нәрсә эшләр идегез? – дип, бердәм кычкырдык.


Әфисәр артык бәйләнеп тормады. Өелеп торган икмәкләрдән берничә буханка икмәкне алды да солдатларын алып кире китте.


Икенче көнне иртән үк беренче сорт оннан пешкән ак икмәк китерделәр. Мондый сыйфатлы икмәк китерү берничә ай дәвамында барды.


Заводтан унсигез чакрымдагы тауга менеп, ак чыршы кисеп йөрдек. Ачлыктан алҗымадык. Ашатсалар, Русия халкы эштән качмый ул. Русия пленныйларыннан алда монда итальяннар, серблар эшләп мәтәшкәннәр. Эшләренең рәте булмаган. Аларның барын да куып, безне китереп тутырдылар. Теге комендантны пычкы оныннан пешкән икмәк белән күмеп куйгач, яңа комендант бик сак йөрде. Көн саен кухняны һәм биреләчәк икмәкне дә күзәтә иде.


Шулай урман кисеп йөрибез. Унсигез чакрым китеп, тауга менгәч, беренче пункт – гәстилгә туктыйбыз. Заводтан шушы урынга хәтле электр хәрәкәткә китерә торган «сәлбан» исемле һава тимер юлы салынган. Бер тау башыннан икенче тауга башня-манаралар корып рельс үткәргәннәр, бәләкәй вагонеткаларны юан тимер аркан белән электр сөйрәп йөртә. Шушы ук юл белән тау өстендә киселгән бүрәнәләрне заводка кайтаралар, шушы ук юлдан атларга фураж, кешеләр өчен продуктлар килеп тора. Бүрәнәләрне гәстилгә кечкенә тимер юл белән паровозлар ташый. Бу тимер юл гәстилдән урман арасына тарала. Гәстилдән ары биш чакрым эчендә «яссик» дигән урын бар. Берара яссикта тордык, гәстилдә дә яшәп алырга туры килде миңа. Моңа сәбәп шул булды. Яссикта эшләгәндә бер хорват сакчысы белән тыныша алмадык. Ул мине яратмый, бәйләнә дә тора. Мин аны яратмыйм. Хорватчалап сүгенеп җибәрәм, мин сиңа әйтим. Ят халык арасына барып эләксәң, ни хикмәт, башта шул телдә шәпләп сүгенергә өйрәнеп аласың. Теге хорват белән очрашкан саен сүз көрәштерәбез. Мин Русияне мактыйм, аты-юлы белән сүгеп, Австрияне хурлыйм. Аның үз Хорватиясен мактыйсы килә һәм Австрияне битараф калдыра. Янәсе, аның Австрия белән бер уртаклыгы да юк. Беркөнне сүгешү шулхәтле кызды, хорват түзмәде, мылтык приклады белән шартлатып аркама китереп сукты. Мин дә кыздым, тегенең сары йонлы яңагына сөялле учым белән чатнатып чаптым. Сугышырга тотындык, даулашу бик каты буласы иде. Башка пленныйлар арага керде. Әсирләр ун кеше, постовой берүзе. Сакчы шикләнде, куркуы йөзенә чыкты. Ачы тавыш белән: «Атам!» – дип кычкыра. Беләбез, мылтыгында бер патрон бар иде, шул сыңар патронны стволына озатып, һавага атып җибәрде. Бу инде әбиткә кайтканда, юл өстендә булды. Постовой безне капрал янына китереп бастырды да жалоба бирде. Капрал каты итеп әрләргә кереште. Арадагы башкорт солдаты эшнең ничек булганлыгын яхшылап сөйләп бирде. Капрал минем гимнастёркамны ачып аркамны карады.


– Барасыңмы госпитальгә?! – дип кычкырды.


– Барам, – дидем.


Капрал:


– Поезд килгәнче мин сине арестка ябып торам әле, – диде.


Кечкенә караңгы бүлмәгә ябып, өстемнән йозаклап куйды. Әбит алдылар. Ашадылар. Караңгы бүлмәдә гарәпчә хөтбәләр укыйм, кычкырып җырлыйм, такмак әйтәм, арест бүлмәсен җимерердәй итеп, барабан кагам, биим. Миңа тынычланырга кушалар.


– Комачауламагыз! Мин бит молитва укыйм, – дигән булам.


Поезд килде. Теге усал сакчы белән, бүрәнәләр өстенә утыртып, госпитальгә җибәрделәр. Гәстилдә кундык. Икенче көнне тагын ике татар өстәлде. Алар да авырып киткәннәр. Без өч татар булдык. Безне башта таудан түбәнге заводка төшерделәр, аннан инде янә поездга утыртып, Травникка җибәрделәр. Зур бер баракта кундык. Ару үзәккә үткән, бик каты йоклаганмын. Иртән постовой килеп уятты һәм миннән сорау ала башлады:


– Теге ике иптәшең кая китте? – ди.


Аптырап тик торам. Иптәшләрем төнлә качкан булып чыкты. Алар андый теләкләре барлыкны бер дә сөйләнмәгәннәр иде. Җай чыкканга карап эш иткәннәр булса кирәк. Мунча кереп, киемнәрне парда тотканнан соң, врач карый башлады.


– Кай җирең авырта?


– Кичә постовой приклад белән кыйнады. Арка авырта...


Врач даруларга кереште. Үзе мине шелтәли:


– Сакчыга каршы дәшмә, карышмаска кирәк. Артыгын тырышып эшләмәгез. Азрак селкенеп торсагыз, җитеп торыр. Беләм, сезгә ашау җитми. Ни эшләмәк кирәк? Сугыш әсирен бер илдә дә кунак итеп сыйламыйлар. Аңлыйсызмы?..


– Эшләмәгән өчен кыйнамады ул мине. Мин Русияне мактадым. Шуңа ачуланып кыйнады, – дидем. – Эш ягына сынатмыйбыз алай...


Албан врачы яхшы күңелле иде:


– Үз илен мактарга һәркемнең хакы бар. Чыннан да, Русия яхшы илдер, ләкин сез бит Русияне кесәгезгә салып йөри алмыйсыз. Русия бик зур ул. Ай-һай зур ул Русия!.. Русиягә тиңләшү өчен йөз Австрия җире кирәк, – диде. Дәвалау сеансы беткәнлеген белдереп: – Сине госпитальгә алып калып булмый. Өч көн баракта ял ит. Белешмә язып бирәм. Болай чиста күренәсең, мунча кереп килүең дә бик ярый, – диде. – Син бер дә урыс кавеменә охшамагансың. Алар чисталыкны арткарак калдыралар.


– Татар кавеменнән мин. Мөселман булам. – Үземнең эчне пошырып торган сорауны бирдем. – Мине, сакчыга һөҗүм иткәнсең дип, арестка япканнар иде. Кичә әбит тә бирмәделәр. Кайткач та мине арестка япмаслармы? – дидем.


Врач тавышын басып:


– Әйттем бит инде. Карышып эш чыгара алмассың. Юк нәрсә өчен дә үз-үзегезне кыйнатмагыз. Сез – хәрби пленныйлар, буйсынмый чарагыз юк. Сез генә түгел, Австрия властена без, албаннар да буйсынабыз. – диде. – Үзем дә мөселман өммәтеннән булам. Без сабыр халык, уйламый-нитми тәртипне бозарга һич ярамый. Син әле яшь кеше, өеңдә әти-әниең көтә торгандыр. Бу мәхшәрдә исән калу ягын кара, – дип киңәш бирде.


Больницада яткан берничә тоткынны кушып, безне кире заводка кайтардылар. Теге ике әсирне качырган өчен минем белән әрләшкән сакчыны кулына богау салып, күмер складына япканнар икән. Безне гәстилдә алып калдылар, нигәдер яссиккаҗибәрмәделәр. Шулай итеп, теге хорват постовоеннан котылдым. Ишеттем, ул сакчыны күмер складыннан алып, Италия фронтына җибәргәннәр икән. Мин аны фронтка киткән чакта күреп калдым. Мыскыллап:


– Бар инде, кораллы маскаллар (Мәскәү кешесе, урыс солдаты) белән сугышып кара. Мондагы коралсыз маскалларны кыйнарга йөз яшьтәге картларның да көче җитә, – дидем.
Дөресен әйткәндә, албан табибы мине Травник больницасына белеп җибәрмәде. Анда әсирләргә начар караш иде. Больницада ятып кайтучылардан хәтта хәл-әхвәл сорашмый идек. Исән кайтып керүләре бер могҗиза була иде. Тик теге хорват белән һаман саен ызгышудан гарык булып, барырга җөрьәт иткән идем госпитальгә. Больницага барган чакта, канцелярия тирәсендәге бакчада, әлеге вольный Тихоновның теге нимес кызы белән култыклашып йөргәннәрен күрдем. Тихоновны урман эшенә җибәрмәделәр, бухгалтериядә калдырганнар иде.


– Бәхетле парлар кавышканнар! – дип кычкырдым аларны күрүгә. Алар да мине танып, сөенгән шикелле көлештеләр. Егет мине үз янына чакырды. Постовой җибәрмәскә иткән иде. Егет нимесчә:


– Җибәр аны, монда килсен! – дип кычкырды. Челтәрле койма янына килдем. Исәнлек-саулык сорашкач, егет миңа әйбәт сыйфатлы ун данә папирос бирде. Тартмый идем, папиросларны уптым ике кронага постовойга саттым, Травник шәһәренә килгәч, ара табып, ике липушка (көлчә, кабартма) сатып алып ашадым.


Гәстилдә эшләү уңай иде. Җәйлектә монда урман җимешләре дә бик уңа икән. Җир җиләге белән башланып китә. Кура җиләге һәм кара бөрлегән, хәтта чикләвек һәм груша агачлары да бар. Урман грушасын кышкы айлар узганчы җыеп була. Урман грушасы җиргә коелгач әчеп бетә. Гәстилдә кофеханә, кантин, ларёк бар. Акча булса, барын да сатып алырга мөмкин.


Кереш мәкаләне укый аласыз: Факил Сафин. «Бер гасырдан соң

Авторбиографик әсәрнең башын журналның башын һәм азагын укырга мөмкин.

Теги: Зариф Мөэминов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру