Солдат йөрәге (башы)
1915 елның май аена керү белән 240 нчы запасной батальондагы маршевой роталарда киеренке эш башланды. Якшәмбе көнне «Тревога» белән уяттылар. Командирның ачы тавышын ишетүгә барысы да, йөрәкләренең күкрәк читлеген ватардай булып какканын тоеп: «Әһә, юкка түгел бу, сугышка кузгалабыз икән», – дип уйлап алдылар.Җаннарга кайнар кан йөгерде, кул-аяклар хәлсезләнеп калды. Бераздан иркенрәк тын алдылар, кайсыдыр белдеклесе хәбәр итеп өлгерде – чынлыкта хәрби өйрәнүләргә кузгалыш икән бу. Командирлар ут чыккандай шулай юри кыланалар. Сугышка бармыйбыз икән ич әле! Күңелле булып китте, дәрт тулышты, бер-беребезгә шаян сүзләр дә әйтешеп алдык. Стройга тезелеп басуга: «Марш!» – командасы яңгырады. Аяк астында тузан бутала башлады. «Запевай!» Таң вакытында стрельбага баручы солдатларның җыр тавышы бөтен шәһәр халкын татлы йокысыннан уятты. Әллә нигә моңсу яңгырады бу җыр. Өч-дүрт катлы йортларның чардакларында, гөлләр арасында, эчке күлмәкчән хатын-кызлар башларын түбән иеп елашалар. Урамның ике ягында да асфальт өстенә яңгыр тамчылары биешкән сыман – меңнәрчә күзләрдән яшь тама. Аларны күреп олы яшьтәге солдатлар чынлап йомшыйлар, җырның соңгы куплетларында аларның тавышлары кысылып чыга. Ә яшь солдатлар тагын да моңлырак итеп, горурланып җырлыйлар. Арадан шаянрак яшь бер солдат әкрен генә, көлемсерәгән тавыш белән иптәшләренә:
– Фельдфебель дә җылый башлады, прапорщиклары усалрак ахры, – диде.
Шулвакытта батальон командирының:
– Игътибарны читкә юнәлтмәскә! Аякларыгызны төз тотыгыз, кычкырыбрак җырлагыз! – дигән ярсулы командасы яңгырады. Әйтерсең, бу тавыш меңгә якын урамны каплаган солдатларны уйларыннан бүлеп, янә бер мәртәбә йокысыннан уятты, батальонның атлавында бердәмлек барлыкка килде. Әле генә елап барган фельдфебель авызын югары күтәреп ачы тавыш белән җыр башлап җибәрде. Ул, җебеп баруыннан ояла төшеп, сул ягына аскан шашкасын кысыбрак тотты.
Ату мәйданына тезелеп торган мишеньнәр каршысына килеп җиткәч, фельдфебельләргә кызуга туры килде. Усалландылар, җебеклекнең эзе калмады. Бу вакытта әлеге кара мыеклы фельдфебельнең урамда елавына беркем дә ышанмас иде. Взводныйлар отделениеләргә бүленгән солдатларны орышалар, сүгенәләр. Ул ара булмый, ротный командир килеп җитте. Анысы алай кычкырынмый, тик кайбер йомшак солдатларның (беренче нәүбәттә татар солдатларының) борыннарын кысып тарта. Гаҗәп, шушы урысча бер сүз әйтә алмаган татар солдатлары арасында мишеньнең күзенә үк бәрүче дә бар икән. Ул ятып атарга тиеш булса да, чүгәләп яки аягүрә басып атарга рөхсәт сорады.
– Мин охотник, ятып аны cукыр да ата… – диде ул урысча вата-суга, әмма эре кыяфәт белән.
Мишень тикшерүчеләр «отлично» билгесе күрсәткәч, әфисәрләр батальон командиры янына җыелдылар. Күңелләре булган әфисәрләр, төз атучының янына килеп, иңсәләреннән каккаладылар. Аларның «Рәхмәт!» диюләренә каршы «Ратсы стараться!» дип тиешенчә җавап та кайтара белми торган бу солдат – татар солдаты иде. Әфисәрләр арасыннан берсе аннан:
– Сугышка баргач, нимесләргә каршы шулай ата алырсыңмы? – дип сорады.
– Керешкәле картус кигән нимесләрнең берсен дә калдырмам. Алар бүреләрдән ерткычрак, – дип җавап бирде татар солдаты, бар белгән урысчасын җигеп. Татар солдатлары шактый күп икән, стрельбищеда алар сынатмадылар. Әфисәрләр инде аларга чак кына булса да яхшырак күз белән карый иделәр. Запас батальонда татарлар өчен – мулла, урыс солдатларга – поп булачак, дип белдерү ясадылар. Мулла белән попка эш кайда да табылып кына тора икән. Әбәттән соң шәһәр уртасындагы мәйданга батальон солдатларын алып килделәр һәм татарларны урыслардан аердылар. Татарларны кызыл фәскә марля урап кигән яшь кенә бер мулла үз тирәсенә җыйналырга кушты. Урысларны поп чакырып алды. Тик шунысы бик гаҗәп булды: марилар, чуашлар ике арада калдылар. Алар мулла янына да, поп янына да бармадылар. Әфисәрләрнең берничәсе шул милләт кешеләренең урысча белүчеләре белән ниндидер әңгәмә ясап утырды. Татар солдатларын мулла патша хәзрәтенә турылыклы булып гадел хезмәт итәргә ант эчтерде. Татар солдатлары арасында укыган егетләр дә бар иде. Алар куркынычлы сүзләрне кирегә әйтеп ант бирделәр. Мулла туктатып:
– Кайсыларыгыз анда ялгыш укыйлар? – дип кабатласа һәм кисәтсә дә, алар сүзләрен төзәтмәделәр. Мәсәлән, мулла: «Әгәр дә падишаһ хәзрәтенә зәррә кадәр хыянәт итсәм, мине Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән мәңгегәчә мәхрүм итсен», – дигәндә, алар: «Мәхрүм итмәсен», – дип укыдылар. Урысларны поп ничек ант иттерткәндер – попның укуына караганда, урыс солдатларының ачык башларына пумала белән ниндидер су чәчеп йөргәне күбрәк күренде. Марилар һәм башка динсез милләтләр дә ант иттеләр. Алар казармадан бербөтен икмәк алып килеп, вак-вак телемнәргә турап, үзләренчә нәрсәдер укып, берәр телем ипи ашадылар. Аларның бу кыланышларын күреп торучы әфисәрләр көлмәде. Хосусан, урыслар алардан бервакытта да көлмәде. Ә татар-мөселманнар фронтка барып кергәнче мари-чуашларны мыскыллап йөдәтте.
– Сез аллагызны бер телем ипигә ягып ашадыгыз, – дип көлделәр. Мари милләтендәге солдатлар үзләренең антлары хакында төпле фикерләрен аңлатып биргәч, бу антның мөселман һәм православие солдатлары антларыннан өстенрәк булуы ачылды. Икмәк һәм тоз бирүченең кадере һәрнәрсәдән өстен икәнлеген, икмәк-тоз бирүчегә карата кылынган хыянәттән дә зур хыянәт юклыгын алар бик төпле рәвештә аңлатты.
Май аеның матур бер көнендә 240 нчы запасной батальонда хәрби белем алган төрле яшьтәге солдатлар эшелонга төялеп фронтка киттеләр. Суточный акча егерме сигез тиен иде. Аңарга көнлек ризык алып була. Дүрт кадак ипи – унике тиен, ярты кадак колбаса – унбиш тиен. Тагын бер тиен, мөгаен, тарта торганнарга тәмәкелектер инде. Кипятокны бушлай бирделәр. Тагын ун көнгә хисаплап чәй һәм шикәр дә өләштеләр. Бу эшелон бәхетле булды, күрәсең. Фронтка барып җиткәнче ике урында тукталып, аларны яхшы ашлар белән сыйлап, кунак итеп тә алдылар. Суточной өстенә һәр солдатка тагын ике булки, ике пачка папирос, бер кап шырпы тараттылар.
Һәрбер вагонда солдатлар үзләренчә өздереп җырлый, моңланалар. Һәр халыкның үзләренчә моң сыйфаты бар. Ул моңны шул халык кына аңлый ала. Менә татар солдатлары төялгән вагон. Монда татарның моңлы көйләрен сузалар:
Менә урыс солдатлары төялгән вагоннар уза. Русия халыкларына гына хас булган яңгыравыклы авазлар яңгырый. Мөгаен, алар да ватаннарын өзелеп сөюләре һәм дошман нимесләргә нәфрәтле булган моңнарын җырлыйлардыр. Әнә бит алар да: «Жизнь свою положем...» – дип сузалар. Ягъни: «Туган илем өчен гомер дә кызганыч түгел», – дип җырлыйлар.
Иң кызыгы – марилар. Марилар татарларга кушылып беравыздан җырлыйлар. Нинди гаҗәп халык бу марилар?! Үзләренчә дә, татарча да, урысча да сөйләшәләр, җырлый да беләләр. Өч төрле тел осталары булганнар. Ике мари үзләренә кызу-кызу сөйләшә. Яннарына бер татар килде исә, шунда ук татарча сөйләшә башлыйлар, урыс килсә, шунда ук урысча сөйләшергә керешәләр. Шул ук вакытта алар мари булдылар һәм мари булып калалар да. Беркем гаеп итми, көлеп бер сүз әйтми. Икмәк белән ант итә мари, икмәкне олылый, кадерен белә. Яшәгән илне, илдәге халыкларны хөрмәт итә, телләрен өйрәнә. Үзенекен дә онытмый. Тел белү – мәгънәле эш ул. Мари халкы артык гади, ихлас, эчкерсез. Кайбер җүнсез кешеләр шул сыйфаты өчен мариларны кимсетмәкче була. Мариларны татарлар үзләренә, урыслар үзләренә аудармакчы булып күп җәфа чиктергәннәр. Бу аларның исем һәм фамилияләреннән дә күренеп тора. Әнә кара кашлы, кара бөдрә чәчле яшь кенә мари егете. Аның исеме Хәмәтьяр. Фамилиясе Миңнеяров. Ягъни аның исем-фамилиясендә мөселманнардан кергән «Хәмәт», «Миңнеяр» бар. Менә сипкелле түгәрәк йөзле, саргылт кашлы тагын бер мари егете. Монысының исеме – Михаил, фамилиясе – Таңгылбаев. Михаил урыслардан килеп кергән. Асманбай, Уразбай, Миңнехан – боларны төп мари исемнәре дип була. Шулай ук кызлар исеме Сылубикә, Тукбикә, Гөлбикә, Гөлбистан, Таңсылу, Айсылу – бу исемнәрне дә мариларның татарлашуыннан килеп чыккан, дияргә була. Мари егетләре барысы да зур бер авылдан. Нибары дүрт кенә егеткә солдат булу бәхете (!) эләгүе белән мактаналар. Яшьтәшләре утыз сигез булып, шуларның утыз дүрте, күзләре бозык булудан, «негоден» булып калганнар.
– Сез мариларда күз бозыклыгы киң таралган. Мари халкының сәер үзенчәлеге бу дип әйтәләр, дөресме? – дип сораган идем.
– Менә безнең күзләребез урысныкыннан да, татарныкыннан да, нимеснекеннән дә ким түгел. Сезнеңчә фикер йөртсәк, ягъни күзләребез таза булгач, без мари халкы булудан туктыйбызмыни инде? – дип каршы сорау куйдылар.
Мариларның күпчеле күз авыруы белән изалана. Бу хакта алар менә болай сөйлиләр:
– Бездә бәйрәмнәр еш була. Бу бәйрәмнәрдә савыт-сабадан, хәтта бер сөлгедән берничә дистә кеше файдалана. Шул рәвешчә, үзләре дә сизмәстән, марилар арасында бер күзе бозык булган кеше йөз кешене боза ала. Моны алар белә, әмма гадәт шулай, мәҗүси аллалары каршында гөнаһлы калудан куркып, бу йоланы үзгәртә алмыйлар. Без ни өчен күзләрне бозылудан саклап калдык, дисезме? Без урыслар арасында яшәдек. Аралашып, урысларга эшләп үстек. Урыслар безнең һәрберебезгә аерым сөлге тотарга һәм аерым савыттан ашарга өйрәттеләр. Без ярлы халык. Без мари бәйрәмнәренә катнаша алмадык, – диләр.
Паровоз кычкыра-пошкыра алга чаба. Юл кырындагы будкалардан хатыннар яки сакаллы ирләр – юл эшчеләре – яшел материя уралган кыска гына таяк тотып чыгалар һәм шушы кечкенә әләмчекне җир селкетеп барган эшелонга табан сузып калалар. Яшел таякны күрү белән үк паровозга дәрт өстәлә, ул пошкырып, көпчәкләрен тагын да кызулатып җибәрә. Паровоз сызгыра, шпаллар селкенә, рельслар чажылдый. Яшел киемнәргә төренгән хәрби халыклар бу берничә йөз метр озынлыктагы сөйрәлеп, үкереп шуыша торган коточарлык зур аждаһага охшаган эшелонның кемнәргә каһәр булып алга ашкынуын сизәләр. Содатларның йөрәкләре тагын да ныграк кага. Шушы, һич куркуны белмичә, гайрәт белән кызулап алга ыжгыра торган эшелон, бермәл эчендә дошман тылына сөзеп кереп, нимесне тар-мар итеп бетерсен иде дә... Хыял... Зур стансаларга якынлашкач, паровоз үзенең килеп җитүен белдереп, мәһабәт тавыш белән озак итеп кычкыра башлый, инде стансага җитеп, дистәләгән рельслар арасына килеп кергәч, тынычлана төшеп, моңсу гына тагын бер тапкыр кычкыра. Аның бу соңгы тавышы бер караганда исәнлек сорауга охшаса, икенче исәптә «шушы зур һәм матур вокзалда туктап, азрак ял итәргә булмасмы?» дигән шәфкать өмет итүгә охшый иде.
Ярсып килгән паровоз матур итеп эшләнгән вокзал турысына җитүгә, җыерылып каткан кара шинельле, ялтырап торган зур җиз сәмруг кошлы кокарда тагылган фуражкалы дежурный ялтырап торган җиз пудовкага (зур кыңгырау) кызу-кызу, бик каты итеп чүкеч белән сугып ала. Туктап тору юк. Паровоз бу өметсез чаң тавышын ишетү белән, үзендә һичкем җиңә алмаслык кыргый көч барлыгын күрсәтеп, тагын да катырак алга омтылып чаба башлый. Рельслар тагын да катырак чажылдый, вагон көпчәкләре тонык тавыш белән шаулыйлар. Вагоннарның ачык ишегенә шыгрым тулып яшел киемле солдатлар өелешкән. Солдатлар төялгән вагоннар очып-очып вокзал кырыннан узалар. Вокзал алдында җыйналган төрле матур күлмәкле хатын-кызлар, башларын эшелонга игән хәлдә, күзләренә ак яулык тоталар. Кайберләре эшелонга горур караган хәлдә, ак яулыкларын солдатларга болгыйлар, кайберләре матур ап-ак кулларын изиләр. Аларны күреп солдатлар да хәрәкәткә килә: яулык болгыйлар, кул изиләр һәм горур тавыш белән:
– Йомшамагыз да, еламагыз да, җиңеп кайтырга барабыз! – дип кычкыралар.
Шаян урыс солдатлары:
– Не плачь, Мар-ус-ся! Скоро вернемся!.. – дип кычкыралар.
– Дай бог, пожалуйста, вернитесь все живыми... – диләр чибәр марҗалар, аларга каршы.
Менә бер зур шәһәр стансасы. Паровоз үз маршрутын бетерә дә, бу эшелонны калдырып, теге очтан урап үзе китергән эшелон кырыннан кире килә башлый. Ул солдатлар белән үз телендә саубуллаша башлый: «Хушыгыз инде, батырлар. Сезгә уңышлы көрәш телим. Илнең язмышын сезгә тапшырам. Шаять, сынатмассыз, нык булыгыз», – ди ул гүя. Тагын бер кат нык кына сызгыртып ала һәм, ягулык запасын тупларга дип, күмер склады ягына ашыга.
Стансаларның төрлесе бар. Без хәзер генә килеп туктаганында күренеш катлаулырак. Вокзал кырындагы юлда бер эшелон тора. Туклы бер эшелонга яралылар төялгән, болар – фронттан илгә, лазарет-госпитальләргә кайтучылар. Башларын-кулларын ак марля белән ураган яралылар сак һәм әкрен генә хәрәкәт итә. Ак халатлы сестралар сабыр, йомшак тавыш белән аларны юата, тәрбия кыла. Бу эшелонда бернинди рух күтәренкелеге күренми. Киресенчә, һәркайсында әрнүле уй-фикерләр кайнаша. Мондый эшелонны күргән кешеләрдә дошманга нәфрәт тагын да көчлерәк яна. Күптәнме, әлеге эшелондагы аяксыз, кулсыз, күзсез калучылар яңа гына килеп туктаган 240 нчы батальон солдатлары кебек тере, батыр йөрәкле, сукса тимер өзәрлек таза егетләр иде бит. Алар да фронтка барган чагында горур кыяфәттә, дәртле җырлар җырлап, шаярышып-көлешеп фронтка ашкыналар иде...
240 нчы батальон солдатлары сәгать саен фронтка якынлаша. Алар дошман булган нимесләргә каршы үзләренең икеләтә-өчләтә, хәтта бишләтә артык көрәшергә тиеш булуларын сизәләр иде. Фронтка баручыларны монда кадәр китергән паровоз, ягулык, су запасын алгач, сау солдатларны калдырып, яралылар төялгән эшелонның башына барып туктады. Ул аларны алга, Русия үзәгенә алып китәргә тиеш. Бу юлы инде паровоз яңгыраулы түгел, бичара тавыш кына чыгарып, сулкылдап алды. Сугыш гарип-горабасы төялгән эшелонны кабул иткән вакытта ул дошманга каты нәфрәт, каты ләгънәт сүзләрен әйтеп кабат-кабат кычкырды һәм, яралы солдат белән сак мөгамәлә иткән табиб кебек, әкрен генә әлеге эшелонны үзенең бетмәс-төкәнмәс көче белән сөйри башлады. Йөреше кызганнан-кызды. Янәшә юлларны узу белән шундый каты кычкырды ки, дошман булган нимесләргә тагын бер кат ләгънәт әйтүе булды бугай.
Күп вакыт узмады, инвалидлар эшелоны үтеп китүгә, яннан каты шаулап-сызгырып, кыргый көч белән, стансага тукталып та тормыйча, пушкалар-снарядлар төялгән сансыз вагоннарны сөйрәп бер эшелон үтте. Моны күреп, солдатлар: «Нимесләргә – колбаса!» – дип кычкырдылар.
Бара торгач, 240 нчы батальон солдатлары төялгән эшелон чиккә якынлаша башлады. Бу вакытларда сугыш Австрия-Венгрия җирендә бара иде. Чиккә якынлашкан саен эшелонның бару тизлеге акрынайды. Кайбер стансаларда солдатлар төялгән җидешәр эшелон тукталып тора иде. Солдатлар вагоннарыннан төшеп ачык яланда, матур болыннарда йөриләр. Якташлары белән, хәтта туган-тумачалары белән үк очрашалар, хәл-әхвәл белешәләр, алдан ук китүчеләр үзләреннән соң булган авылдагы хәлләр, тагын авылдан кемнәр киткәнлеге, кемнәрнең нинди хәлдә кайтканлыгы, өйләнеп киткәннәре – хатыннары, балалары, яшь солдатлар – авылдагы сөйгән кызлары хакында сорашалар. Авылда чакта үзләренең шаян эшләре турында сөйләшәләр, көлешәләр. Фронт юлларында иң ямьле очрашулар менә шушы инде. Санаулы көннәр үтәр, монда очрашып сөйләшкән, шау килгән солдатларның язмышы ничек булыр? Кем бетәр, кем калыр? Калучылар булса, ничек булып калыр? Шулай да, гомерлеккә гарип булып калганчы үлү артык икәнлеген һәрбер солдат (бигрәк тә яшьләр) аңлый, язмышларына – йә исән-имин калуны, йә яу кырында ятып калуны юрыйлар иде.
Ник шулай булмасын! Сугыш бит ул – үтерешү... Кайберәүләр пленда калу хакында сүз кузгаталар. Ләкин шунысы бар, солдатлар нимесләрдә плен калудан шулхәтле куркалар. «Үзең үлгәнче, юк дигәндә ике нимесне үтереп үләргә кирәк. Пленда калсаң, ни гарьлек! Илең күзенә, халкың күзенә ни йөзең белән күренерсең...» – диләр. Шунда күкрәгенә Георгий хачы таккан олы яшьтәге калын сары мыеклы башкорт солдаты:
– Каушап утырмаң, егеттәр, нисместәр менән өс мәртәбә осрастым. Улар һугыса белә, атакага эсеп күтәреләләр, кыдгану-фәләнне белмәйләр, дуңгызды кадаган кебек рәхәттәнеп кадый бирәләр, – диде һәм өстәп куйды: – Русия һолдатын касан, кемдең һындырганы булды? Бедгә беркем дә каршы тора алмай!
Солдатны, сакаулап сөйләшкәч, авызына вак (тәмәке) салып сөйләшүче татар солдаты дип белдем мин.
– Сөйләвен бик сөйкемле сөйлисең, абзый кеше. Авызыңнан вагыңны төкереп сөйләш әле, – дигән идем, теге агай кызып китә язды.
– Нәмә бас катыраһың, нәмәдәй вак булһын миндә? Татар түгел бит мин, асаба башкорт. Моңа тиклем башкортны осратмаган икән һин, – диде.
Кыенсына калдым. Оренбург губернасыннан икән бу башкорт агае.
Башкортларны беләм мин. Безнең якта халыклар ике төркемгә бүленеп яши. Бер төрлесенең урман-җире күп. Андыйларны башкортлар дип йөртәләр. Аларның җирләре гомерлеккә бүлеп бирелгән. Икенче төрлесенең, гомумән, күпчелек халыкның, җирләре бик аз, урманнары бөтенләй юк. Андыйларны типтәрләр дип йөртәләр. Бу аерма каян килеп чыккандыр? Ул хакта беркем бер сүз сөйләүче юк. Шулай яши бирәләр. Урман, җир бирелгән башкортларга патша хөкүмәте, ни сәбәптәндер, күп җәһәтләрдә җиңеллек тә биргән. Типтәрләр белән башкортлар арасында күремсезлек, хәтта эчке бер дошманлык хөкем сөрә. Типтәрләр һәрчакта башкортларга бәйле: тормыш өчен иң кирәкле булган читән чыбыгы, утын ишене башкортлардан сатып алырга мәҗбүрләр. Бер төрле сөйләшәләр, бер дин тоталар, кыз биреп, кыз алып торалар, тик типтәрләр кимсетүләргә дучар булып гомер кичерә. Авылда бер урамда башкортлар яшәсә, типтәрләр икенче урамда яши, аралашып йорт салу юк. Ниндидер аерымлану, каршылык бар. Башкортлар туктаусыз типтәрләр өстеннән әләк язалар, патша хөкүмәте аларның һәр әләген тикшереп, типтәрләрне тинтерәтеп бетерә. Һәрчак башкортлар өскә чыга, беркайчан да типтәрне яклаган хөкем булмый. Исең китәрлек! Типтәрләр үз хакларын даулыйлар, мондый тормышка һич риза-бәхил түгелләр иде.
Әлеге башкорт солдатының сүзләрен тыңлаганда, башыма шундый әрнүле уйлар килде. Мин үзем типтәр гаиләсендә туып-үскәнгә күрә, башта аны нәфрәтле караш белән каршыладым: безнең авылдагы кебек, типтәрләрне рәнҗетеп көн итүче бер ялачы, дип уйлаган идем. Баксаң, бу башкорт агае безнең авылдагы башкортлардан бөтенләй икенче төрле икән. Хәтта аның икенче бер милләт кешесе икәнлеге билгеле булды. Бездәге башкортларның бездән тел аерымлыгы юк иде. Ә чын башкортның үз теле бар икән. Ияләшмәсәң, аңлап бетермәле түгел. Эчкерсез, ярдәмчел, йомшак күңелле, башкаларны хөрмәт итә торган кеше булып чыкты бу башкорт.
Солдатларның сугыш хакында, сугыш хезмәте хакында бәхәс алып барган чагында, ил өчен утка керергә риза булып та, патшаны нәфрәт белән искә алулары гаҗәп иде.
Солдатлар арасында акыллы башлар күп. Берсе әнә сүз башлап, очыныпмы-очына:
– Без патша исеменә тик ант кына бирәбез. Чынлыкта илебез өчен ант эчәбез. Явыз нимесләргә Русиягә килеп керергә ирек бирсәк, без Русияне нимесләргә саткан булабыз. Нимес патшалар моннан күп еллар элек Русияне таптаганнар. Русия халыкларын теләгәнчә мыскыл иткәннәр. Юк, безгә нимес патшасы кирәк түгел. Урыс патшасы сугышка чакырганда «урыс», «татар», «башкорт», «чуаш», «мари» дип тормый. Әле бик яхшы яшәп ята идек. Әгәр дә урыс патшабыз үз рәгыятенә (вазифаларына) начар карый башласа, тәхетеннән алып ташларга Русия халкының көче җитмәс, дисезме? Шулай булгач, без, Русия халыклары, Русиянең үзенә дә хуҗа, патшага да әле без хуҗа! Русиягә кул сузарга теләгән теләсә кайсы дошманның алгы тешләрен коеп бетерү, арт сабагын укыту – Русия илендә яшәүче барлык халыкларның бурычы. Солдат егетләр моны әйбәт белә, изге бурыч дип саный...
Икенчесе сүзгә кушыла:
– Чыннан да, үз туган җиребез безгә кадерле. Русия солдатлары моңа хәтле күптапкырлар булган сугышларда дошман гаскәрләрен үз җирендә кыйнады. Менә хәзер дә безнең сугыш дошман җирендә бара. Дошман гаскәре илгә бәреп керә башласа, уйлап карыйк, бер генә авылны дошманга калдыру да ни дәрәҗәдә авыр булыр?! Илне дошманга бирү солдат өчен хурлык, йөз каралыгы. Андый мәсхәрәлекне безнең Русия солдатлары моңа хәтле күрергә күнекмәгән, мәсхәрәлек көненә калырга бервакытта да язмасын!
Укыган, грамотный егет өстәп куя:
– Русиянең җиңелүе – патшага гарьлек түгел, безгә гарьлек... – Ул, сүзен өзеп, көмеш портсигарыннан папирос алып, берне авызына капты һәм бу әңгәмәне бирелеп тыңлап утырган миңа сузды. Моңа хәтле юри дә бер папирос тартканым булмаса да, шундый грамотный кеше тәкъдим иткәч, тартасы иттем. Гомеремә беренче мәртәбә авызга папирос каптым. Егет, шырпысын сызып, башта минекен кабызды, аннан үзекенә ут элде. Гаҗәп, күңел күтәрелде, аңа дустанә рәвештә елмайдым.
II
Бу зур стансада без берничә көн тордык. Тимер юл төрле якларга тармакланып, эшелонны төрле тарафларга җибәрә. Өч көннән соң бары тик урыс солдатларыннан гына торган ике эшелонны төрек фронтына җибәрделәр. Аның артыннан ук төрле милләт халкыннан торган ике эшелонны алман фронтына озаттылар. 240 нчы батальон солдатлары белән тагын да бер эшелонны Австрия-Венгрия фронтына озаттылар. Башта бу эшелоннар Люблин шәһәрендә туктап торды. Берничә көннән соң полный музыка белән Галициягә озаттылар. Без үзебезнең генерал Брусилов корпусында хезмәт итәчәгебезне аңладык. Без Буг елгасы буйлап фронтка кереп киттек. Безнең часть – 48 нче дивизия, 191 нче Ларго-Кагульский полк булды.
Без сугышка керәсе көнне Львов өчен канлы көрәш бара иде. Урыс гаскәрләре каршылык күрсәтә алмыйча чигенәләр. Ләкин без катырак булып чыктык – каршы торабыз бит! Һәр төнне җидешәр тапкыр атакага ташланабыз. Дошман ягында Австрия-Венгрия солдатлары белән нимесләр катнаш иде. Гаҗәп хәл шунда иде – без һәр кичне дошманнарның фронтларын өзәбез, меңнәрчә пленныйлар алабыз. Тик, ни өчендер, дошман гаскәрләрен һәнүз куасы урынга, кояш чыгу белән һәр көнне егерме биш-утыз, хәтта кырыгар чакрым артка чигәбез. Русия солдатларының кан түгеп алган җирләрне, авылларны ташлап китәбез. Солдатларга бу бик гарьлек тоела.
Үткән көнге уңышлы атакадан соң безнең полк унбиш чакрым гына чигенде. Бары ике авыл, бер баяр усадьбасын гына калдырдык. Кичке разведчиклар хәбәр җиткерде: австриялеләрне нимес солдатлары ташлап киткәннәр. Позициядә тик австриялеләр генә калганнар икән. Кояш баюга без атакага хәзерләнә башладык. Ротный командирлар хәзер үз роталарын яхшылап стройда тоталар иде.
Мин ротный командирга, алдагы көннәрдәге хәлләрне күздә тотып, ризасызлыгымны белдердем:
– Без һәрбер төнне дошманның оборонасын өзәбез. Ә ни өчен кире чигәбез? Шулай ук Русия солдатлары хакында уйлаучы кеше дә юкмыни? Безгә яңадан бик авыр түләргә туры килмәсме? – дидем.
Ротный командир атта килеш ротаның каршында тора иде.
– Бу синең эшең түгел. Урынсызга тыгылып, солдатларның хәрби хәрәкәтен аксатырга телисең икән, чык стройдан, атам мин сине! – дип кычкырды һәм кобурасыннан наганын чыгарды.
Канның кайнар чагы. Тиз генә кругны (мылтыкның саклык йозагы) ычкындырдым да, винтовкамны төзәгән хәлдә, стройдан чыгып, ротныйга каршы бер-ике адым атладым. Сизәм: бер-бер хәл булса, иптәшләр минем якта булачак. Бу хәлне көтмәгән ротный командир урман эченә чаптырып кереп югалды. Фельдфебель, взводный, отделение командирлары берсүзсез катып калдылар. Һаман кайнарланам. Иптәшләр тынычланырга кушып үгетләделәр. Фельдфебель миңа стройга керергә кушты һәм йомшак тавыш белән:
– Солдатлар тинтәк түгел, аңлыйлар, әфисәрләр барысы да – ишәк, фәлән-төгән итим, – дип каты сүгенеп алды.
Фельдфебель команда бирде. Атакага барачак роталар җыйнала торган җиргә тезеп алып китте. Баштагы кызулык атака вакытында да сүрелмәде. Бу атакада берүзем өч нимес солдатын пленга алып чыктым. Беренче Георгий хачын бирергә булды командир Брусилов. Ләкин орден кулга кергәнче каты яраланып, дошман ягында пленда калдым. Әсир төшкән көнем – 1915 елның 8 июне булды.
Бу көнгә кайтыйк. Безне әлеге качкан ротный командир каршы алды. Эшнең болгавыр чагы, миңа бәйләнеп, аны-моны тикшереп тормадылар. Шыпырт кына дошман позициясенә алып киттеләр. Сапёрлар салган басмага килеп җиткәндә, тавышларын кысып кына команда биреп, берәр сафка сузылырга куштылар. Әмма австриялеләр йоклап ятмый икән бит! Без килгән юл өстендә тузан күтәрелүдәнме, әллә алар алдан ук күреп-сагалап торганнармы – без басма аша елганы кичә башлау белән пулемёттан ут ачтылар. Солдатлар яраланалар, үлеп суга коелалар. Приказны бозучы булмады, солдатлар һаман тынлыкны саклый бирде. Дәррәү сафлар белән кичүдән туктатып, басмадан берәмләп кенә үткәрә башладылар. Басмадан үткән солдатлар елга яры буйлап чылбырга тезелә барды. Югалтулар күп булса да, елга аша кичү тәмамланды. Австриялеләр прожектор белән яктыртып, безне күзәтергә кереште. Елга аша чыгуыбыз сер түгел иде инде. Ул да булмады, безнең артиллеристлар прожекторны беренче снаряд белән үк бәрделәр һәм пехота атакага ташланды. Австриялеләр ягыннан бер пуля да очмый иде инде. Авыл буйлап казыган окопларын ташлап, сызып өлгергәннәр. Полк авылга килеп керде. Авыл тып-тын кебек. Бары ерак урам очында ике-өч пулемёт буран очырып ата. Пулемётка каршы барып булмый. Полк һөҗүменнән ярты сәгатькә тукталды. Безнең артиллерия авылны тупка тота башлады. Анда да, монда да пожар күтәрелде. Пехота авылның аргы ягына чыкты. Җәйге төн болай да якты, инде таң яктысы да отыры көчәя иде. Яшеренер җир юк, барысы да уч төбендәгедәй ачык күренеп тора. Австриялеләр, авылны калдырып, куе бодай басуына чыкканнар да, җиде кат чылбырга таралып ятканнар икән. Һөҗүм итүчеләргә тагын котырып ут ачтылар. Кире авылга чигендек. Унбиш минут үткәч, австриялеләрнең чылбырлары арасына безнең артиллерия снаряд яудыра башлады. Безнең яктан һава шары күтәрелеп тора иде. Аннан дошман турында мәгълүмат рәсемгә төшерелеп, безнекеләргә тапшырыла. Австрия артиллеристлары бик еш атсалар да, һава шарын бәрә алмадылар. Полк тагын атакага ташланды. Сигез йөздән артык исән австриялеләр пленга бирелделәр. Пленныйларны кабул иткәндә, дивизия командиры генерал Брусилов үзе дә катнашты.
Генерал, пленныйлар сафына карап торганнан соң, әрле-бирле йөренеп алды һәм каты итеп:
– Ник бирелдегез? Винтовкасын ташлап, кул күтәргән солдаттан да чиркангыч кеше юк! – диде.
Австрия солдатлары беравыздан:
– Русиягә каршы сугышырга теләмибез, безнең алар белән бүлешәсе әйберебез юк, – дип җавап бирделәр.
Шунда арадан бер чех солдаты:
– Бу фронтка без Франциядән килдек. Ун көн йөрдем шушы фронтта. Урысларга каршы бер пуля да атмадым, – диде.
Австрия солдатларының: «Сугышырга теләмибез. Бүлешәсе әйберебез юк», – дигән сүзләре безнең Русия солдатларында да бик зур тәэсир калдырды. Стройга тезелгән полк солдатлары бердәм башларын түбән иеп җиргә карадылар. Безнең дә австриялеләр белән бүлешәсе әйберебез юк! Алай булгач, бу сугыш нигә кирәк? Патшага ант биреп кердек бит бу сугышка. Генерал да патша кушканга күрә генә солдатларга сугышырга куша. Кем туктата соң бу сугышны? Австрия патшасы Франц Иосиф белән Русия патшасы Николайның нинди бүлешәсе әйбере бар икән? Бу сорауга җавап бирергә солдат акылы җитми. Томанлы бу мәсьәлә солдатларны аптырата. Генерал Брусилов кыска гына аңлатма ясады. Тамагын кырып алды. Солдатлар барысын да аңлый бит. Чынлыкны ярып салып та булмый. Кыен юлдан чыгарга кирәк иде:
– Балалар, – диде ул, – бүгенге уңыш өчен сезнең полк командиры полковник Красильниковны Беренче дәрәҗә хач-медаль белән бүләклибез. Моннан соң да шулай яхшы сугышыгыз. Һөҗүмдә катнашкан солдатларның һәммәсен хач-медаль белән бүләкләячәкмен. – Бераз тын торды. – Иртәгә 190 нчы полк һөҗүмгә бара, сез дә ярдәм итәрсез. Без бүген сигез йөз пленный алдык. Дошманның әле көче сындырылмады. Дөрес, аларның солдатлары күп түгел. Ләкин алар коралга бездән баерак. Мылтык һәм патроннарыгызны теләсә кая ташлап калдырмагыз. Без моңа хәтле дошманнарны куып бардык. Дошманнарны үз кораллары белән кыйнап алга бардык. Кызганыч ки, хәзер чигәбез. Барлы-юклы коралларны дошманга калдырып чикмәгез. Йә, балалар, сезгә, ради бога, уңышлар телим, – диде дә, җиңел автомобильгә утырып китеп барды.
Безне, солдатларны, тынгысызлык биләп алды. Австриялеләрнең сугышырга теләмәүләре хакында ешрак уйланабыз. Ләкин безне шул гаҗәпләндерә: австриялеләр сугышырга теләмиләр икән, нигә соң алар үзләре башлап ата башлыйлар һәм күпләребезне үтерәләр? Без һөҗүм итә башласак, тизрәк пленга чыгу ягын карыйлар. Бу урыс солдатларын шикләндерә. Без бервакытта да алдан стрельба ачмыйбыз. Алар ата башлыйлар. Солдатлар арасында: «Австриялеләр үз җирләрендә сугыша бит. Урысларны куып чыгарып бетергәч, солых була икән», – дигән сүз таралды. «Алай булгач, аларга каршы сугышып йөрүнең нигә кирәге бар? Сугышмыйча гына үзебезнең иске чиккә китәргә дә, солых ясап, бөтенләй өйгә кайтып китәргә кирәк», – диешәбез.
Арадан берсе:
– Нимес патшасы кайзер Вильһельм: «Русияне бетерми торып, солых ясамыйм», ди икән, – диде.
Аның бу сүзләре кабына башлаган өмет утын сүндерде дә куйды. Сугышны башлавы гына ансат, туктатуы бик кыен икән ләбаса. Бер генә патша да алдан башлап солых турында сүз кузгатмый. Солдатларны алар таракан, кырмыска ише бөҗәкләр урынына да күрмиләр.
Солдатларның бирешәсе килми, теге иптәшләренең сүзеннән көләләр.
– Русияне бетерү – бәрәңге әрчеп ашау гына булмас. Дошман нимесләрне Русия туфрагына бер табан да бастырмабыз! – диләр.
Андыйларга каршы сүз әйтүче табыла:
– Менә хәзерге кебек, гелән генә чигәргә кушсалар һәм көн саен егермешәр чакрым чигерсәләр, кая барып чыгабыз? Дошманны үзебез ияртеп кайтып керәбез түгелме соң өйгә? Солдатларга нинди приказ бирелә, шуны үтиләр. Ил өчен дип, үзләренә үзләре приказ бирә алмыйлар, үз башлары белән сугышып та йөри алмыйлар, – ди берсе. Аңа каршы беркем дә җавап бирмәде. Дөресен әйткәндә, мәсьәлә бик томанлы иде.
Өч көн йоклап ял иткәннән соң, кояш баеган вакытта, ротный командир килде. Ул алдагы төнгә сугышчан заданиене аңлатты. Приказ аңлаешлы – моннан өч көн элек кенә үзебез калдырып киткән авылны кире сугышып алырга. Ул авылны өч көн буена австриялеләр төрле ныгытмалар белән ныгыттылар инде. Мин ротный командирның приказын тыңлап бетердем дә шеренгадан өч адым алга чыгып бастым һәм винтовкамның курогын төшереп, шунда ук бер патронны ствол эченә кертеп, затворны чатлатып ябып куйдым һәм ротныйга карап:
– Моннан соң сугышмыйм мин! Өченче көн үзебез дошманга сугышсыз-нисез биргән авылны бүген бер юләр солдат та сугышып алырга теләмәс! – дип кычкырдым.
Фельдфебель каршыма йөгереп килде.
– Нәрсә өчен син һәрвакыт хәрби тәртипне бозасың?! Кем рөхсәте белән стройдан чыктың әле? – дип бәйләнә башлады. Взводный һәм отделение командирлары килеп җитте.
Ротный командир, үч алырга җай чыгуына куанып, җикеренә:
– Тиз генә коралсызландырыгыз һәм кулга алыгыз! – дип боерык бирде.
Шул мәлдә бөтен ротадагы солдатлар хәрәкәткә килде.
– Коралсызландырырга хакыгыз юк! Кагылмагыз! Ротныйдан башлап барыгызны да менә хәзер үк атып бетерәбез! Авылны үзебез алырбыз һәм кире бирмәбез! – дип кычкырган тавышлар колакка кереп калды.
Ротный командир тагын урман арасына кереп югалды. Солдатлар ротный командир качу белән, үзлекләреннән диярлек, тәртипкә килделәр. Фельдфебель эшне сузмаска теләп, кызу-кызу команда биреп, полкның башка роталары җыйнала торган җиргә алып китте. Безнең рота барып җиткәндә, башка роталар маршка кузгалып киткәннәр иде. Юл өстендә тәре тоткан бер поп яныннан үтеп баручы солдатларны чукындырып тора иде. Безнең полкта күпчелек мөселманнар һәм мари, чуашлар иде, попка бөтенләй игътибарсыз үттек. Колоннаның уң ягыннан элемтәчеләр кәтүшкәләрен сүтә-сүтә чыбык сузып баралар. Калкулыкның сыртына менеп җиттек. Тәбәнәк урман шунда бетте. Тирә-якта, төнне тагын да караңгылатып, биек манаралардай чинар агачлары үсеп утыра. Агачлар авылны уратып алган иде. Әйтерсең, бу биек булып үскән төп-төз агачлар бу авылның мәһабәт сакчылары – гыйфритләре иде. Авыл өстен әллә кайдан ике прожектор әледән-әле яктыртып ала, яктылык нәкъ без менеп җиткән калкулык өстеннән шуыша, урман буен яктыртып ала, урамнарны капшап үтә. Прожектор леп итеп сүнү белән, күзләр берничә секундка бернәрсә күрә алмый. Мондый мәл кыска гына булса да, солдатны читен хәлдә калдыра. Урман кырыенда берничә минут туктап тордык. Ипләп кенә приказ бирелде, шыпырт кына кем аяк өсте, кем мүкәйләп, кем ятып шуышып, түбәнгә таба – авылга карап кузгалдык. Прожектор яктырткан арада безне шәйләп алдылар, өстебезгә пулемётлардан ут ачтылар.
Взводный минем яннан шуыша икән. Ул миңа:
– Мукминов, синме бу? – дип пышылдады. Раслаган төс биреп, аваз чыгардым. – Австриялеләр урысларга каршы ачыктан-ачык сугышырга теләмиләр, пулемёттан гына сибәләр, – дип сөйләнүен дәвам итте.
Ни дип җавап кайтарганмындыр. Хәтерләмим. Полк командиры Красильниковмы, башка командирмы, кайсыдыр каты итеп команда бирде:
– Ур-ра! Ур-ра! Эт җыккырлары, алга, калмаска!
Һәммә солдат бераваздан «Ура» кычкырып алга йөгерә башладык. Дошман ягыннан бер пуля да килми иде. Чәнечкеле тимерчыбыктан үргән ныгытма кырына килеп җиттек, шунда полк шып туктады. Кайчылы солдатлар чыбыкны кисеп өлгергәнче берничә минут үтте, әмма кайчылылар юлны ачканчы дошман пулемётларының кургаш бураны полкның ярты солдатын җиргә егып салырга өлгергән иде инде. Күтәренке «ура» тавышлары тынды. Баш күтәреп булмый: прожекторлар туктаусыз яктыртып торалар, ул да булмады, бер-бер артлы анда да, монда да снарядлар төшеп ярыла башлады. Җир актарыла. Солдат гәүдәләре һавада очып йөриләр. Кул астына үлгән солдатның кайчысы килеп эләкте. Аны алып, чәнечкеле читәнне кисә башладым. Сул як калак сөягемә бер осколка килеп бәрелде, уң ягым белән җиргә аудым. Үлмәс җанга бер сәбәп дигәннәр, баштүбән, ярты гәүдәм белән чокырга тәгәрәп төштем. Аякларым өстә калды. Шул ара булмады, сул ботыма пуля килеп тиде. «Аһ» иткәнче бер кул, бер аяк белән генә калдым. Шулай да исән калудан өметне өзмим, чокырга бөтен гәүдәм белән яшеренергә тырыштым. Пуля сызгыруларын чамалап ятам. Мөгаен, миннән бер карыш югары җирдә энә булса, тыз-быз очкан пулялар шул энәне дә өзәр иде. Бу гарасат ярты сәгать чамасы дәвам иткәндер. Миңа ул чиксез сыман тоелды. Ату тавышлары, ниһаять, туктады. Бөтен полк, чалгыдан чапкан төсле, кырып ташланган. Нибары җиде солдат яраланып исән калган. Шуның берсе мин идем. Моны соңрак белдем.
Кояш чыккан вакытта ике дошман солдаты күренде. Хәлем мөшкел, тик аңым бар, хәтерләп ятам. Яраларым каты булса да, сөякләр исән, ахры. Иткә пуля тисә дә, рәтләнергә өмет бар. Бу кайзер солдатлары үлеп җитмәгән яралы урыс солдатларын кайсын атып, кайсын штык белән кадап миңа табан якынаеп киләләр. Боларның эт өргән кебек «һау-һау» дип сөйләнүләреннән австрия нимесләре икәнлеген белдем. Киләләр болар. Инде чират миңа да якынлаша. Үз-үземне белештермичә, башымны күтәреп:
– Бу нинди вәхшилек, кешеләрме сез, әллә этләрме? – дип кычкырдым. Болар минем өскә ташландылар. Прикладлары белән гөжт итеп яралы аягыма китереп суктылар.
– Үтерегез, үтер! Ләкин шуны белегез, Русия гаскәрләре киләчәк орышта сезне дә үтерер! Инде яраланып, үлми калсагыз, болай кыйнамаслар, госпитальгә дәваларга җибәрерләр, – дип ыңгыраштым.
Шушы сүзләрне әйтеп өлгерүгә уң яктан килгән бер Австрия әфисәрен күрдем. Ул ачылы тавыш белән нәрсәдер кычкырды. Нимес солдатлары катып калдылар. Әфисәр нигәдер бик каты ачулана һәм каны тәмам кызган иде. Кычкыра-кычкыра минем янга килеп җитте. Әлеге нимес солдатлары смирнога бастылар. Әфисәр боларны уңлы-суллы чапкалап алды. Үзе бик каты кычкырып: «Санитар!» – дип эндәште. Тавышына янәшәдәге чокырдан ике санитар чыгып, монда табан йөгереп килделәр. Исән калганнар аз иде. Мине һәм тагын бер иптәшемне култыклап алып, зур чокыр аша салынган күпер астына китерделәр. Нәкъ шушы вакытта безнең яктан урыс артиллеристлары авылны бик каты тупка тота башлаганнар иде. Австрия солдатлары керер тишек таба алмыйча анда-монда йөгерешәләр, торым-торымга авыл пожар белән чолгана бара. Тупка тоту бер сәгать чамасы дәвам итте. Исән калган Австрия солдатлары авылны ташлап, елга яры астына тулдылар. Безне күреп йодрык яныйлар, мылтык белән кизәнәләр. Хәлем юк, шулай да яндагы әфисәргә әйтеп каласы сүзем бар.
– Австрия солдатлары пленга алындылар исә, Русиягә каршы сугышырга теләмибез, диләр. Үзләре урысларга каршы аталар-аталар да, пленга чыгалар. Сугышта бераз өстен чыксалар, яраланып та үлми калган урыс солдатларыннан үч алып, аларны газаплап, үтереп йөриләр. Сезне моннан соң кеше дип әйтеп буламы? Этләр икәнсез! – дидем.
Әфисәр җавап кайтармады. Солдатларга ачулы карап:
– Яраларын яхшылап бәйләдегезме? – дип сорады. Аннан миңа төбәлеп: – Урысның көче бармы әле? – диде.
Мин аңа:
– Җитәрлек, – дип җавап кайтардым. Тавышымда ныклык сизелсен дип кычкырыбрак әйтергә тырыштым.
Ул миңа тагын үткер карап:
– Нигә кәпрәясең? Урыс түгеллегең күзеңә чыккан бит, – диде.
Урысча ярыйсы гына сөйләшсәм дә, башка кавем икәнен һәркем чамаларлык иде шул.
– Казак син! Һай, бик усал халык сез, казаклар! – диде.
– Сезнекеләр сугыш мәйданында бер дә батыр түгел. Яраланган Русия солдатлары янында ай-һай батыр кыланалар, – дип баягы сүземне дәвам иттем.
–Үлми калганнарны аталар, кадыйлар, кыйныйлар. Урыс командирлары солдатларны бу эштән тыялар, яралы дошман солдатын лазаретка җибәрергә кушалар. Приказны үтәмәгән солдатка кырыс чаралар күрелә...
Әфисәрнең йөзеннән кара төс йөгереп үтте. Ул да солдатларның рәхимсезлеген хупламавын белдерде.
– Сугыш шулай инде ул... – дип кенә куйды. Аннан күзгә карап, сорашуын дәвам итте. – Варшаваны кайчан бирәсез? Одессаны? Киевтан кайчан табан ялтыратасыз?
Мин турысын ярдым:
– Безнең солдатларда настрой әйбәт, шәһәрләрне түгел, кечкенә бер авылны да дошманга бирмәсләр!
Офицер янына солдатлар җыела башлаган иде, алар бу сүзләремнән көлешергә тотындылар.
– Алай бик настройлы булгач, урыслар ни өчен чигенәләр соң? – диде икенче бер әфисәр.
Күреп торам, башка яралы урыс солдатларына игътибар итмиләр. Минем тирәгә җыелды болар.
– Нигә чигенәбезме? Сезне шулай алдап китерәбез. Менә таулар тирәсенә барып җитегез әле, күрерсез күрмәгәнне. Арт сабагыгызны укыта башлагач, кабат: «Без урысларга каршы сугышырга теләмибез», – диярсез дә, пленда калырсыз...
Әфисәрләрнең йөзләренә тыелгысыз ачу галәмәте чыкты.
– Син – казак! – дип кабатлады Австрия әфисәре. – Явыз нәрсә! Чыкмаган җаның гына калган, бетле тәре, телеңә салынып ятасың!
– Мин казак түгел, мин чыкылдап торган Казан татары!
– А-а, ишеткәнебез бар. Русия татарлары сугышчан халык ул. Әүвәл заманнарда Аурупаны буйсындырганнар. Сугыша беләләр. Тик сугышуыгызның ата-анасы юк. Авыл-калаларны аласыз да, кире чигенәсез. Аурупаны алгансыз, аннан кая киткәнсез, шайтан белсен... Бу сугышта да шул – һөҗүмнәр ясап, авылны бер аласыз, аннан чигенәсез, аннан тагын кире алып азапланасыз. Ни үзегез сугышмыйсыз, ни безгә рәхәтләнеп сугышырга ирек бирмисез. Мәзәк халык икәнсез...
Шуннан соң безне санитарлар кулына тапшырдылар. Арбаларга төяп, сикәлтәле юлдан көне буе каядыр бардык. Кич булгач, янып беткән бер авылга туктап, авыл очында янмыйча калган бер амбарга тутырып кундырдылар. Яралар сызлый – чистартып, кабат бәйләп куючы юк. Икенче көнне атлар белән сөйрәтә торган кечкенә вагонеткаларга төяп, бер тимер юл стансасына китерделәр. Анда берәр банка консерва һәм берәр чирпәк (кечкенә чүмеч) какао бирделәр. Аннан соң тимер юл вагоннарына төяп, Краков дигән шәһәргә китерделәр. Стансада сортировать итеп, тагын да арткарак – Ржев дигән кечкенә шәһәрчеккә китерделәр. Бер йортка кертеп салдылар. Бу йортның бүлмәләре үз солдатлары өчен лазарет итеп файдаланылган. Хәзер хәрби әсирләр өчен лагерь икән. Монда әсирләрне иң нык интектергәне бет булып чыкты. Ул хәшәрәтләр әсирләрне тере килеш ашыйлар бит.
Көз җиткәч, безне бу лагерьдан Дрезден шәһәре кырындагы лагерьга җибәрделәр. Монда да бет иде. Дөрес, сирәк-мирәк мунча керткән булалар, ара-тирә кием-салымнарны кайнар парда тоткан булалар, ләкин бу «төзәтенүләрдән» соң бет тагын да ныграк котыра. Плендагы тормыш шул.
Яраларым көчәеп, уналтынчы елның башында лечениегә җибәрделәр. Минем өчен башкарак тормыш шуннан соң башланды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА