"Сине яратканга юләрмен..."
"Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенләен бирсәм, үләрмен.
"Юләр лә бу!" диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.
Бөтенләен бирсәм, үләрмен.
"Юләр лә бу!" диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.
Телисеңме, күкрәгемне ярып,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
"Дөрес түгелдер..." дип уйлый күрмә,
"Яратам!" дип әйтеп туймасам.
Күңелемне өермәләп алган
Сулар сибеп сүнмәс ут әле.
Минем хәлем аңлашылмас сиңа -
Мин яратам, ә син - юк әле.
Бер көн килеп, сүрәнләнгән җаның
Биләп алыр шушы ут инде...
Ул чак миңа аңлашылмас хәлең -
Син сөярсең, ә мин - юк инде.
Шәмсия Җиһангирова
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА