Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Син - томан"

"Син - томан"

Кырларга  җәелгән ак томан,Як-якта чит юллар юк сыман.Бар җиһан, бар тормыш онтылган -Тик сине, кадерлем, юксынам.Үләнгә чык төшә таңнарын,Таң кошы тарата моңнарын;Сөюнең гел сүнмәс нурыннанУянган мәң...

Кырларга  җәелгән ак томан,
Як-якта чит юллар юк сыман.
Бар җиһан, бар тормыш онтылган -
Тик сине, кадерлем, юксынам.
Үләнгә чык төшә таңнарын,
Таң кошы тарата моңнарын;
Сөюнең гел сүнмәс нурыннан
Уянган мәңгегә уйларым.
Ачыла ак чәчәк таҗлары,
Матурдыр яшьлегем язлары.
Үтенәм: китмәгез мәңгегә
Сөюнең илаһи назлары!
Кырларга җәелгән ак томан,
Гел сине, тик сине юксынам.
Томаннар артына омтылам -
Бар да Син, һәм дә Син юк сыман...
Томаннар артыннан тапмадым,
(Исемең җырларда ятладым).
Мин Сине һаман да юксынам.
Син диеп адаштым мәңгегә -
Син - томан,
Син - томан,
Син - томан...
Фидаил
Фото: pixabay
#Фидаил #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи