Үтәсеңме минем эзгә басып,Уйлыйсыңмы иртә-кичләрен?..Синең бүләк иткән чәчкәләрнеМенә кабат килеп иснәдем.Сизәсеңме, җилләр сәлам юллый:Җылысы да була, салкын да...Безнең сөю тирән яшеренгән -Җиргә иң...
Үтәсеңме минем эзгә басып,
Уйлыйсыңмы иртә-кичләрен?..
Синең бүләк иткән чәчкәләрне
Менә кабат килеп иснәдем.
Сизәсеңме, җилләр сәлам юллый:
Җылысы да була, салкын да...
Безнең сөю тирән яшеренгән -
Җиргә иңгән туфрак астында...
Син эндәшмә: сүзләр кирәк түгел,
Сүзләр артык инде күптәннән!..
Киләчәккә омтылам дигәндә,
Кул болгыйсың миңа үткәннән...
Беләсеңме, синсез (ялгыз!) чакта
Тормышымда һәрчак җигелдем.
...Бүген менә мин тез чүктем кабат -
Язмышыма тагын җиңелдем...
Фото: pixabay
Уйлыйсыңмы иртә-кичләрен?..
Синең бүләк иткән чәчкәләрне
Менә кабат килеп иснәдем.
Сизәсеңме, җилләр сәлам юллый:
Җылысы да була, салкын да...
Безнең сөю тирән яшеренгән -
Җиргә иңгән туфрак астында...
Син эндәшмә: сүзләр кирәк түгел,
Сүзләр артык инде күптәннән!..
Киләчәккә омтылам дигәндә,
Кул болгыйсың миңа үткәннән...
Беләсеңме, синсез (ялгыз!) чакта
Тормышымда һәрчак җигелдем.
...Бүген менә мин тез чүктем кабат -
Язмышыма тагын җиңелдем...
Фото: pixabayЭнҗе Хөсәенова
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала