Шулай да булгалый
Без ул чакта шәһәр базарыннан ерак түгел генә үзебезнең агач өебездә яши идек. Йортыбыз зур, якты. Өч зур тәрәзәсе урамга карап тора. Өстәвенә, тәрәзәләр бер генә катлы, безнең өйдә сөйләшкәнебез урамга ишетелеп тора. Әле ул чакта бурлар да юк диярлек иде. Шулай да бервакыт төнлә белән тәрәзәгә сугып киттеләр. Ике зур өлге челпәрәмә килгән иде. Йөгереп, урамга чыктым, урам тып-тын, беркем дә юк.
Иртән-иртүк пыялачы абзыйга йөгердем. Озак көттермәде абзый. Килеп, пыяла куеп та китте. Бушка түгел, әлбәттә.
Бер атна үттеме-юкмы, әлеге тәрәзәләрне тагын кырып киттеләр. Бу юлы инде аптырап калмадым, тоттым да җинаятьче артыннан йөгердем. Төн булса да, әлләни караңгы түгел. Яңа яуган кар өстендә яңа эзләр ап-ачык күренеп тора. Эз буенча элдертәм генә. «Детский мир» янында 14-15 яшьләр чамасындагы бер малай басып тора. Эзләр шуныкы булып чыкты. Кулында таягы да бар, өстәвенә. Кулыннан нык кына эләктереп алдым да: «Әйдә, - мин әйтәм, - әтиең янына, тәрәзәләрне син ваттың бит!» Малай ык-мык килсә дә, «Милициягә алып барам», - дигәч, карышып тормады, минем белән китте.
Хәлне сөйләп биргәч, әти кеше улын бик каты итеп орышкан булды, бер-ике тапкыр яңагына да сугып алды. Малай исә: «Әти, үзең бит... Әти, үзең бит...» - дип кенә мыгырдады, башкача каршы сүз әйтмәде.
Таң атканын да көтмәде оста абзый, безгә килеп, тәрәзәләргә яңа пыяла куеп китте. Һәм бу юлы хезмәте өчен бер тиен дә алмады. Өстәвенә, бик уңайсызлануы аның үз-үзен тотышыннан ук күренеп тора иде. Күрәсең, төнлә белән фәлән-фәлән кешеләрнең тәрәзәләрнен ват дип, үзе өйрәткән пыялачы, ә малае ул кушканны гына үтәгән. Ә безнең тәрәзәләрне бүтән ватмадылар шуннан соң.
Ягсуп Мортазин
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА