Шөгер ягы – Кара Алтын иле
Мәдәният. 1754 елда хәзерге Чирмешән районының Утыз Имән авылында туган һәм 1834 елны хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылында (Шөгергә якын гына) вафат булган һәм шундагы зиратка күмелгән бөек татар шагыйре һәм галиме Габдерәхим Утыз Имәни «Кыйссаи Йосыф» әсәрен өйрәнепфәнни хезмәт алып барган чорында нәкъ менә элеккеге Шөгер районының Сарабиккол (Әби авылы), Куакбаш, Түбән Чыршылы (Бу авылда икенче бер бөек галимебез Риза Фәхреддин мәдрәсәдә укыткан. Риваятьләргә караганда, кайчандыр бу Тимәш авылына Габдерәхим Утыз Имәнинең туган авылыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган. Ул шушы авылларда яшәгәндә төрки һәм татар дөньясында, беренчеләрдән буларак, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен фәнни эшкәртеп, халык арасында таралган төрле кулъязма ядкярләрне берләштереп, аерым китап рәвешенә китерә. Утыз Имәнинең бу кулъязмасы 1839 елны Казанда аерым китап булып басылып чыга. Китапның катыргы белән тышланган 90 битле төп кулъязмасын 1947 елны Шөгер районының кайчандыр Утыз Имәни яшәгән һәм эшләгән Куакбаш авылы кешесе, шагыйрьнең дүртенче буын вәкиле Гамәлетдин улы Ходайфә Утыз Имәни тормышы һәм иҗатын өйрәнүче Казан галиме доцент Үлмәскамал Беляевага бүләк итә. Кулъязма китапта бу әсәрне эшкәртүне Габдерәхим Болгари (Утыз Имәни) 1824 елда тәмамлады, беренче мәртәбә аның улы Әхмәтҗан күчереп язды, дигән язу бар. Кулъязма китапның бу нөсхәсен Куакбаш кешесе Нигъмәтулла Хөсәен улы 1884 елны күчереп язуы турында әйтелә.
Әйткәнемчә, 1983 елны Казанда «Кыйссаи Йосыф» бик нык тулыланган, затлы бизәлгән рәвештә (540 бит күләмендә), академик басма булып дөнья күрде. Бу тирән фәнни һәм әдәби китапны төзүче, төп текстны әзерләүче, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын язучы – якташым, әлеге Утыз Имәни гомер иткән Тимәш авылында туып-үскән күренекле татар галиме Фазыл Фәсиев.
Шулай итеп, Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәрен 1830 еллардан алып 1983 елга кадәр булган чорда (150 еллар чамасы) фәнни өйрәнү, нәшер итү, бөтен дөньяда пропагандалау эшендә Шөгер төбәгендәге авылларда туып-үскән һәм яшәгән шәхесләр Татарстанның мәдәни тарихында шактый тирән эз калдырырлык гамәлләр кылганнар икән.
Шөгер ягы татар мәдәниятенең төрле өлкәләрендә эшләп халкыбызның рухи кыйммәтләрен арттыруга лаеклы өлеш керткән тарихи шәхесләргә бай.
Шул ук Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан Утыз Имәни Тимәш һәм Сарабиккол авылларында яши, мулла, мөгаллим, шактый танылган шагыйрь була. Аның шигырьләре татарлар яши торган төрле төбәккә кулъязмалар рәвешендә тарала, берничә китабы басылып чыга. Әхмәтҗан әсәрләре Казан Дәүләт университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар фондында саклана. Бер бәйләм шигырьләре 1992 елда дөнья күргән «Татар поэзиясе антологиясе»нә дә кертелде. Ул антологияне дә миңа, Шөгер малаена төзү насыйп әйләде.
Алда әйтелеп киткәнчә, татар халкының күренекле галиме, дин әһеле, әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхреддин Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә эшли. Ул монда үзенең шактый исемдәге фәнни һәм әдәби әсәрләрен иҗат итә. Шушы Чыршылы авылы халкыбызның тагын бер атаклы шәхесе – галим һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышы белән дә бәйле. Ул XX гасыр башында шушы авылның Габделфәттах мулла кызы, бик укымышлы туташ Хөсникамалга өйләнә. Атласи еш кына Әлмәттән Чыршылы авылына килеп йөри, бу якларның тарихын өйрәнә, документлар туплый. Ул Бөгелмә өязенә кергән авыллар тарихы турында китап яза башлый, әмма аны төгәлләргә өлгерми, 1929 елда НКВД тарафыннан хаксызга хөкем ителгәндә өендәге тентү вакытында кулъязманы юкка чыгаралар. Һичшиксез, бу кулъязмада Бөгелмә өязенә кергән Шөгер яклары, бигрәк тә, сөекле хатыны туган Түбән Чыршылы авылы турында язмалар булмый калмагандыр.
Шөгер төбәгенең Зәй-Каратай авылы да халкыбызның мәдәни тарихында зур урын тота. Зәй-Каратай бертуган ике бөек шәхеснең – шагыйрь, тарихчы, фольклорчы, мәгърифәтче, мөгаллим Фазыл һәм атаклы мәгариф галиме, педагог Кәбир Туйкиннарның туган авылы. Бүгенге көндәге билгеле әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов та шушы авылда туган.
Югарыда санап кителгән шәхесләрнең кайберләре Шөгер төбәгенең игелекле туфрагында туып үскән, кайберләре бу якларда яшәп, татар халкының рухи байлыкларын арттыру өчен иҗат иткән, олы хезмәт күрсәткән.
Бүгенге көндә әлеге олы галимнәр, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләренең лаеклы дәвамчылары бар. Әгъдәс Борһанов, Марсель Әхмәтҗанов, Римма Ратникова – әнә шундыйлар. Олы аксакал галимебез Фазыл Фәсиев, республикабызның атаклы галимнәре, бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре бертуган Рамил һәм Рафаэль Вәлиевләр, язучылар Мәхмүт Газизов, Әнвәр Шәрипов, Таһир Шәмсуаров, Әнәс Исхаков, Җәүдәт Дәрзаман, Кәшшаф Әмиров, Разим Вәлиуллин, Роза Хафизова, Людмила Аланлы, Касыйм Тәхау һәм Шөгер төбәгендә яшәп иҗат итүче дистәләрчә сәләтле яшь әдип-шагыйрьләр – әнә шундыйлар. Вакытсыз вафат булган, әдәби әсәрләрендә халкыбыз тарихын, каһарманнарыбызны зур осталык белән сурәтләгән күренекле язучы Җәмит Рәхимов та Шөгер төбәгеннән.
Әлеге әдипләрнең барысы да Лениногорскида татар әдәбиятының күренекле язучысы Шамил Бикчурин оештырган һәм озак еллар җитәкчелек иткән яшь язучылар түгәрәгендә беренче әдәби чыныгу алды. Хәзер ул Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсе дип атала. Бу әдәби җәмәгать оешмасы Әлмәттә Татарстан Язучылар берлеге бүлеге оештырылганчы ук, 1958 елның октябрь аенда рәсми рәвәштә эшли башлый. Лениногорск әдәби түгәрәге республикабызның иҗади тормышында шулкадәр актив эшли ки, анда Татарстанның төрле районнарында туып-үсән яшь язучылар тартыла. Шундыйлардан Альберт Хәсәнов, Флёра Гыйззәтуллина, Рәмзия Габделхакова, Шамил Маннапов, Рәшит Бәшәр, Әсрар Галиев беренче әсәрләре белән Лениногорск әдәби түгәрәгенә килә, озак еллар аның утырышларында катнаша һәм соңыннан күренекле язучылар булып китә.
Татарстан гимнының сүзләр авторы, Бөек ватан сугышы ветераны, бик күп популяр җырлар авторы шагыйрь Рамазан Байтимеров та шушы күренекле әдәби берләшмәнең актив әгъзасы. Аның «Туган ягым» дигән шигыренә көй язган күренекле композитор Рөстәм Яхинның шушы җырга язган музыкасы Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан гимны итеп кабул ителә. Әмма «Туган ягым» җырының сүзләрен рәсми гимн өчен яраклаштырырга кирәк була. Рамазан Байтимеровның «Туган ягым» дигән җыры сүзләрен гимнга яраштырып эшләүдә миңа якыннан катнашырга туры килде. Татарстан Дәләт Советы рәисе урынбасары, гимн сүзләре өстендә эшләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова бу турыда матбугатта: «Гимнның сүзләрен камилләштерүгә шагыйрь Гәрәй Рәхим аеруча зур өлеш кертте» – дип язды. Гимн сүзләрен эшкәртүдә Р.Байтимеровның кызы Гөлшат бик актив катнашты.
Шөгер ягы – мәгариф өлкәсендә дә кызыклы төбәк. Таһировлар, Вәлиевләр, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, тагын СССРның, Россиянең, Татарстанның төрле икътисади, иҗтимагый, фәнни, хәрби һәм башка өлкәләрендә зур дәрәҗәләр алган дистәләрчә күренекле шәхесләр атаклы Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлады. Бу мәктәп менә инде 100 ел буе саф татар телен, әдәбиятын саклап, аларны нәтиҗәле һәм сыйфатлы укытып туган халкыбызга лаеклы белгечләр әзерләүгә юл ача.
Узган гасырның утызынчы елларыннан алып алтмышынчы елларына кадәр Шөгер районыныда ике татар урта мәктәбе эшләп килде.
Районның икенче татар урта мәктәбе минем туган авылым Федотовкада иде. Бу мәктәптә районның көнбатыш төбәгендәге әлеге атаклы Сарабиккол, Түбән Чыршылы, Куакбаш, Кирлегәч, Ормышлы, Яңа Елховой авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаган яшьләр килеп урта белем ала иде. Кызык, чын мөселман авыллары яшьләре керәшен авылына килеп, саф татар телендә белем алды.
Федотовка урта мәктәбендә дә Иске Шөгердәге шикелле районыбызда туып-үскән атаклы укытучылар эшләде. Районның күренекле шәхесе Миргасыйм Вәлиев озак еллар мәктәп директоры булды. Аның уллары – бүгенге көндә Татарстанның күренекле галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре игезәкләр Рамил һәм Рафаэль Вәлиевләр безнең авылда туып, балачакларын Федотовка урта мәктәбе ишегалдындагы яшел чирәмдә үткәрде – директор яши торган өй мәктәп ишегалдында иде.
Безнең мәктәп татар теле һәм әдәбиятына аеруча игътибар бирде. Чөнки татар теле һәм әдәбият укытучыбыз шул ук Иске Шөгердә туып үскән гаять талантлы укытучы, күренекле галим Һади Атласиның укучысы, үзе дә шигырьләр иҗат иткән Саҗидә Сөләйман кызы Мулюкова иде. Ул чакта әле XX гасырның 40-50 нче елларында Татарстанда яшьләр журналы юк һәм Совет хакимияте андый журнал чыгаруны тыеп килде. Әмма яшь иҗатчыларда үз журналларын булдыру теләге бик көчле иде. Шуны искә алып, Саҗидә апа җитәкчелегендә без, яшь каләм тибрәтүчеләр, айга бер тапкыр «Яшь иҗатчы» дигән кулъязма журнал чыгара башладык. Журналга үз шигырьләребез, хикәяләребез, мәкаләләребез тупланып, журналның һәр саны класстан-класска йөреп укылды. Журналның тиражы бер генә данә булуына карамастан без аны мәктәпкә кергән һәр ата-ана, кунаклар, югары оешмалардан килгән вәкилләр дә укуын тели идек. Шул максаттан без журналның бер почмагын тишеп бау бәйлибез һәм мәктәп коридоры диварына элеп куябыз. Янында өстәл һәм урындык була – журналны алып укы да, кире урынына элеп куй.
Бүгенге көндә минем архивта аның бер саны сакланып калган. Безнең мәктәпне тәмамлап, соңыннан озак еллар Казан телевидениесендә иң актив тележурналист булган Мөкаддәс Юсупов бу журналларда күп шигырьләрен дөньяга чыгарды. Иске Шөгер мәктәбе шикелле үк безнең мәктәптән дә шактый гына фән, әдәбият һәм башка өлкәләрдә уңыш казанган шәхесләр чыкты.
Мин Федотовка урта мәктәбен 1959 елда тәмамлап, Казан Дәүләт университетына укырга кердем һәм бөтен гомеремне әдәбиятка, язучылык эшенә багышладым. Безнең мәктәпне тәмамлаган Антипов Вадим Иванович, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, башта Казан шәһәрендә, аннары Чабаксар шәһәренең баш прокуроры булды. Хәзер ул Россия генераль прокуратурасының Түбән Новгородтагы Идел буе федераль идарәсе начальнигы булып эшли. Вадим Иванович Россия Федерациясенең юристлык өлкәсендәге иң яшь генералы.
Безнең авылда туган, Федотовка һәм Иске Куак авылларында урта белем алып, гомере буе СССР күләмендәге иң күренекле Казан Оптика-механика заводында инженер-конструктор булып эшләгән Ефимов Пётр Васильевич та – бүгенге Лениногорскиның күренекле шәхесе. Ул – бу заводтагы ябык конструкторлык фәнни лабораториясенең СССР хәрби көчләрендә, бигрәк тә космонавтика өлкәсендә кулланыла торган оптик приборларны уйлап табу төркеме җитәкчесе. Пётр Васильевич уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырылган күп кенә оптик приборлар СССРның космик ракеталарында, җир тирәли әйләнгән кешесез һәм космонавтлар идарә иткән космик корабльләрдә дөньяда беренче мәртәбә файдаланыла. Сүз дә юк, гап-гади урман, тау, чокырлар арасындагы Федотовка авылы космосны яуларлык егет үстерүе белән чиксез горурлана.
Бөтен гомерен нефтьчеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган тәҗрибәле табиб Кузьмин Василий Егорович та безнең авыл егете. Ул Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң гомере буе, пенсиягә чыкканчы, Әлмәттә нефтьчеләрнең сәламәтлеген саклау буенча санитарлык пунктын җитәкләде, фидакяр хезмәте өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан «Республиканың атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Соңгы елларда безнең авылдан тагын бер талант күтәрелеп чыкты. Ул композитор, җырчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Людмила Аланлы. Ул татар шагыйрьләре һәм үз шигырьләренә көй яза, аларны һәм халык җырларын республикабызның зур фестивальләрендә, конкурсларында үзе башкара, радио-телевидение аша музыкаль чыгышлар ясый.
***
Без һәрвакыт күпмилләтле туган Татарстаныбызда төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тыныч яшәүләре белән горурланабыз. Бу җәһәттән Шөгер ягының көнбатыш төбәге, Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә дә уникаль бер төбәк! Нибары 500 кв.километр чамасы мәйданны биләгән бу төбәктә, уртача һәм зуррак 13 авыл урнашкан. Шушы 13 авылда – 9 милләт һәм этник группа вәкилләре яши. Әйтик, Сарабиккол, Түбән Чыршылы, Кирлегәч, Куакбаш, Ормышлы авылларында саф Казан татарлары, Иске Варваринкада руслар (аларның бабалары монда 1830 елда Пенза губернасының Арбищево авылыннан күчеп килә), Яңа Варваринкада украиннар (алар монда 1905 елда Украинаның Чернигов өлкәсеннән күчереп утыртыла), Мордва Карамалкасында мордвалар, Яңа Елховойда чыкылдаган мишәрләр (алар монда 1895 елда хәзерге Әлмәт районының Иске Елховой дигән атаклы авылыннан күчеп утыра), Совет власте елларында гына төзелгән Мичурин авылында татарлар белән чувашлар, XIX гасырның утызынчы елларында нигезләнгән Кузьминовка авылында чувашлар һәм мордвалар (мукшы), XVI гасырда ук нигез салынган минем туган авылым Федотовкада (тарихи исеме – Аналык (ягъни «Ана авылы») – керәшеннәр, Иске Куак авылында руслашкан поляклар һәм французлар яши. Бу Куак авылының тарихы бик кызыклы. 1654 елда, рус-поляк сугышы вакытында, Смоленск янындагы сугышларда бик күп шляхтичлар, ягъни поляк солдатлары русларга әсир төшә. Бу чорда рус дәүләте көнчыгыш җирләрен яулап алу максаты белән Кама аръягы хәрби ныгытмасын төзи. Хәзер аның Яңа Чишмә калдыклары сакланып калган. Россия хөкүмәте, Смоленскида әсир төшкән 478 шляхтич гаиләсен шушы хәрби ныгытманы саклау өчен Яңа Чишмә кальгаларына күчереп утырта. Бу поляклар урыслаша башлагач, Рәсәй хөкемдарлары тирә-яктагы татарларны буйсындырып тоту өчен, шляхтичларның бер өлешен элеккеге Шөгер районының Федотовка (Ана авылы) һәм Сарабиккол авылларына якын гына урынга, Шушма елгасы белән Куак суы дип аталган инеш кушылган җиргә күчереп утырта һәм тирә-як авыллардан талап, зур чәчүлек мәйданнары булган җир бирә. Әле хәзер дә Иске Куак авылының җир биләмәләре безнең авылның сыер фермаларына кадәр килеп терәлгән.
Ә 1812 елда Наполеон гаскәрләрен җиңгәч, Рәсәй хөкүмәте әлеге сугышта әсир төшкән 256 француз хәрбиен дә Иске Куакка китереп урнаштыра. Алар арасында бер штабс-офицер, 5 обер-офицер була.
Әмма озакламый, Иске Куакның урыслашкан шляхтичлары һәм французлары тирә-як татар авылларының усалланмавына, үзара тыныч яшәргә омтылуларына күнегеп китә һәм алар белән бик дус яши башлый. Авылларында зур базар ачып, әлеге 13 авыл кешеләрен җәлеп итә.
Менә шул заманнардан башлап, бүгенге көнгә кадәр, Шөгер ягының әлеге күпмилләтле төбәгендәге 13 авылда яшәүче 9 милләт һәм этник төркем вәкилләре (рус, татар, поляк, француз, украин, чуваш, мордва, мишәр, керәшен) беркайчан да бер-берсенә корал күтәрмичә үзара дус булып, кирәк чакта бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Толерантлыкның, милләтара һәм динара дуслыкның, җир йөзендә үзара аңлашып яшәүнең иң олы мисалы түгелме соң бу?! Нәни генә төбәктә 9 төрле яшәү рәвеше, гореф-гадәте, холкы 9 төрле булган адәмнәр төркеме ничә гасырлар, ничәмә йөз еллар кулга-кул тотынып, дус, иптәш һәм туган булып яши.
Бу мәсьәләләрдә дә Шөгер төбәге, Шөгер ягы бөтен дөнья халыкларына үрнәк булырлык матур яши. Ул – Татарстанның горурлыгын арттыручы уникаль бер төбәк!
***
Шөгер төбәгендә башланган «Лениногорскнефть» НГДУсы – бөтен Татарстан нефте тарихын үзенә туплаган, данлы Татарстан нефте тарихының көзгесе ул! Әйтергә кирәк, татар нефте тарихы рәсми, дәүләт күләмендә алып барылуга соңгы 70 елда гына түгел, ә аның борынгы заманнардан ук халык хуҗалыгында кулланыла башлау тарихы да хәзерге «Лениногорскнефть» идарәсе эш алып барган территориягә, бигрәк тә элеккеге Шөгер районы һәм аның күршеләре булган нефть чыганакларына карый. Бүген без һич икеләнмичә: «Кара алтын – Татарстан горурлыгы, ә аның әнкәсе – Шөгер төбәге!» – дип әйтә алабыз.
Мәкаләнең беренче өлешен биредән укый аласыз.
Гәрәй Рәхим: «Татар авыллары белән нефть тарихын без берничек тә аера алмыйбыз»
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА